Мәдәни җомга

Киләчәккә татар карашы

“Мәскәүнең татар штабы” советы эшлекле сөйләшү үткәрде

“Мәскәүнең татар штабы” советы Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Аксакаллар шурасы белән берлектә Казандагы Милләт йортында “Татарстанның 100 еллыгы: киләчәккә татар карашы” дигән темага эшлекле сөйләшү үткәрде. Мәҗлескә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, галимнәр Рүзәл Юсупов, Хатип Миңнегулов, Дамир Исхаков, Идел буе районының сәяси репрессия корбаннары җәмәгать оешмасы башлыгы Фәрзәнә Кулиева, мәгариф белгече Марат Лотфуллин, Камал театры артистлары Әзһәр Шакиров һәм Ренат Таҗетдинов, Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, “Татар мөселман календаре”н әзерләп чыгаручы Фәния Хуҗахмәт, Р.Ваһапов исемендәге фестиваль директоры Рифат Фәттахов,  Конгресс каршында эшчәнлек алып бара торган Аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәүф Хәсәнов, язучылар Тәлгат Галиуллин, Нәҗибә Сафина, “Звезда Поволжья” газетасы баш редакторы Рәшит Әхмәтов, журналист Римзил Вәлиев һ.б. чакырулы иде. 


Түгәрәк өстәл утырышында сүз нигездә телебезне һәм халкыбызны милләт буларак саклап калу турында барды. “Татар штабы” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев сөйләшүне киләсе елда республикабызда гаять зур истәлекле вакыйгалар көтелүеннән башлады. 2020 елда тормышыбызны ТАССРның оешуына – 100, республиканың суверенитет алуына 30 ел тулу кебек зур бәйрәмнәр бизиячәк.  Шул ук вакытта Россия күләмендә җанисәп алу да узачак. Бу әһәмиятле вакыйгалар Татарстанда яшәүче милләттәшләребезне артык дулкынландырмый сыман. Мәскәүдә исә хәл башкачарак. Анда яшәүче татарларның күпчелеге туган телебезне белми, аңлашыла ки, катнаш никахлар да елдан-ел арта бара. Шуңа да “Штаб” алдында Россия башкаласында яшәүче яшьләребездә  халкыбыз белән горурлану хисләре һәм милли үзаң уяту кебек гаять зур мәсьәлә тора. “Без “Штаб”ка җыелып уйлашабыз, ветераннар, аксакаллар белән фикерләшәбез, Мәскәүдә үтә торган күп чараларга йөрибез, чыгыш­лар ясыйбыз, әмма телебезне сак­лау мәсьәләсендә эш авыр бара. Билгеле ки, “Штаб”ка ике-өч ел йөргән яшьләр телебезне дә өйрәнә, күңелләрендә татар халкының киләчәге өчен борчылу хисләре дә уяна. Идео­логик тренинглар үткәрү – милли үзаң тәрбияләргә ярдәм дә итә кебек. Безгә Татарстан Президенты Р.Миңнехановның юлламасындагы чыгышы аеруча нык тәэсир итте. Ул безгә юл картасы кебек булды”, – ди Р.Ямалиев. 

Аның фикерен Ркаил Зәйдулла дәвам итте. “Юлламада күңелебезгә ошаган фикерләр күп иде, туган телебезне саклау турында да сүз булды, Татарстанның суверенитет турындагы декларациясе дә телгә алынды”, - диде ул. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мәскәүдә дә, хәтта Казанның үзендә дә, милли рес­публикаларны бетерергә, дигән сүзләр ычкындырылган заманда, әлбәттә, иң беренче нәүбәттә, федерализмны саклап калырга кирәклеген искәртте. Федерализм булганда, милли республикалар сакланачак һәм безгә үзебезнең әдәбиятыбызны, телебезне саклау мөмкинлекләре күбрәк булачак. Татарстаннан читтә яшәүче татарларның мәдәни хәле республикада яшәүчеләрнекенә караганда да аянычлырак. Федерализм принципларын алга кую белән бергә Конституциябезне дә  югары күтәрү – төп бурычларның берсе. Соңгысында барысы да ап-ачык язылган. Бу төп документ буенча республикада дәүләтнеке  итеп кабул ителгән телне укыту мәҗбүри булырга, дәүләт имтиханын татарча гына түгел, рус булмаган милләтләрнең һәркайсы үз телендә бирә алырга тиеш. Киләсе елда, иң беренче нәүбәттә, татар теленең дәүләт теле буларак мәктәпләрдә укытыла башлавына ирешү сорала. 

Соңгы елларда Россия дәүләте тарафыннан оештырылган һәм татарларны, һәм рус булмаган башка милләтләрне  туган теленнән аеруны максат иткән  сәясәт алып барыла. Дамир Исхаков әйткәнчә, Татарстаннан башка республикаларда һәм Россия өлкәләрендә яшәүче милләттәшләребезнең 40 проценты гына үз телендә аралаша ала. Галим телне саклау татар халкын үстерү стратегиясен эшләгәндә иң авыр мәсьәлә булып истә калуын да әйтте. “Аның бүгенге көндә дә чишелеше табылмады”, – диде ул.  

Марат Лотфуллин телебезгә каршы һөҗүмнең мәктәп һәм балалар бакчалары аша эшләнелүен белдерде. Чөнки мәгариф халыкның тәҗрибәсен киләчәк буыннарга тапшыру оешмасы. “Без, милли мәгариф, дип сөйләргә яратабыз. Әмма милли булмаган мәгариф тә, нейтраль мәктәпләр дә юк. Казанда рус балалар бакчалары һәм бик аз санда татар балалар бакчалары һәм мәктәпләре бар. Без соңгыларын, милли, дибез. Әгәр балагызны, зур кеше итәм, дип, рус мәктәбенә бирәсез икән, балагыздан шул милләт кешесе ясыйсыз. Бу уку йортларында татар тарихы, татар мәдәнияте өйрәнелми, киресенчә, безнең милләткә карата түбән итеп карау тәрбияләнә. Шуңа күрә һәр кешенең үз балаларын, оныкларын татарча укытырга, үз телендә тәрбия кылырга омтылуы мәслихәт”, – диде мәгариф белгече.   

М.Лотфуллин шул ук вакытта халыкның татар милләте буларак сакланып калуы өчен татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү һәм авыл теле генә җитмәвенә, югары белемне үз туган телендә алу кирәклегенә игътибарны юнәлтте. “Татар мәдәния­тенә фән дә керергә тиеш. Ә ул тел белән генә чикләнми. Әйтик, мәктәпләрдәге кабинетларда рус галимнәре рәсемнәре эленеп тора. Ә татар галимнәре кайда? Халкыбыз алар турында белми дә диярлек. Татар кызы бозда биюдә дөнья күләмендә беренче урынны алды һәм аны рус гүзәле иттеләр. Самолетны авария ясамый утырта алган ир-егетебезне дә рус каһарманына әверелдерделәр”, – диде М.Лотфуллин. Ул бу елларда татар мәгарифен күтәрү өчен көрәшүчеләр дип, Казан дәүләт төзелеш-архитектура университеты  профессоры Фаил Әхмәдиевне һәм Казан авиация институты профессоры Гали Даутов кебек шәхесләрне атады. 

Д.Исхаков җәмәгатьчелекне оештыруны ахырына җиткермичә, эшне дәүләт органнарына тапшыруыбызның дөрес юл булмавын искәртте.   Мәскәүдә алып барылган сәясәт сәбәп­ле дәүләт органнары милли мәсьәләләрдә халыкка ярдәм итә алмый. Галим татар халкына җәмәгатьчелек булып оешырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Ягъни милләтне төрле ысуллар белән, мәхәлләләр рәвешендә һәм җәмгыятьләр итеп формалаштырырга кирәк. “Шулай оешмасак, Татарстанның да, милләтнең дә нигезе булмаячак. Бу – гаять катлаулы эш. Беренче чиратта, телне гаиләдә һәм берләшмәләр эчендә сакларга кирәк булачак. Һәр гаилә баласын үз туган телендә тәрбияләсә, аны беркем дә тыя алмый. Әгәр үз туган телләрен белмәүчеләр  күбәя икән, ул – безнең гаеп. Татар халкының киләчәге булсын өчен безнең һәркайсыбызга бик нык эшләргә туры киләчәк. Телебезне, милләтебезне саклап калу кирәклеген яшьләргә аңлату сорала”, – диде. 

Җыенда һәр гаиләдә балага үз туган телен укый-яза, иркен аралашырлык итеп өйрәтү һәр ата-ананың төп бурычы булуы турындагы фикер кабат-кабат яңгырады. Рүзәл Юсупов фикеренчә, телебезне саклау һәм үстерү мәсьәләсендә безгә әлегә тәгаен эш күрсәтү, кирәк чакта, җиң сызганып катнашу, алга бару җитми. Әзһәр Шакиров, бу илдә рустан башка бөек милләт юк, дигәнне гасырлар дәвамында татарның канына сеңдерүләрен искә төшерде. Ул-кызларыбызны, аларның олы тарихлы, мәртәбәле милләт татар халкы вәкилләре икәнлекләрен, телебезне, динебезне, яшәү рәвешебезне сакларга тиешлекләрен белдереп үстерү – аналарыбызның төп вазифасы  булуын ассызыклап әйтте. “Бер–беребезне зурларга, хөрмәтләргә өйрәнсәк, киләчәгебез булыр”, – диде ул.

Утырыш Миңгол Галиев, Ирек Кашапов, Фәннур Хәсәнов, Фәрзәнә Кулиева, Альбина Кармышева һ.б. башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: