Мәдәни җомга

КЕНДЕГЕБЕЗ ҖИРГӘ БЕРЕКСӘ ГЕНӘ...

Казанда Бөтендөнья татар яшьләренең IV форумы булып узды. Яшь мил-ләттәшләребезнең милли үзаңын үстерү, халкыбыз тарихы белән таныштыру максатыннан, аларны күренекле шәхесләребез белән дә очраштырдылар. Анда яшьләребезгә гыйбрәт булырлык шактый җитди фикерләр әйтелде. Искәндәр Гыйләҗев, тарих фәннәре докторы, профессор: - Милләтнең үсеше өчен халыкның милли тормыш белән яшәве кирәк, дип саныйм....

Казанда Бөтендөнья татар яшьләренең IV форумы булып узды. Яшь мил-ләттәшләребезнең милли үзаңын үстерү, халкыбыз тарихы белән таныштыру максатыннан, аларны күренекле шәхесләребез белән дә очраштырдылар. Анда яшьләребезгә гыйбрәт булырлык шактый җитди фикерләр әйтелде.

Искәндәр Гыйләҗев, тарих фәннәре докторы, профессор:

- Милләтнең үсеше өчен халыкның милли тормыш белән яшәве кирәк, дип саныйм. Үрнәк өчен ХХ йөз башын алыйк. Ул чакта күренекле кешеләр, байлар милләт үсеше өчен тырышкан. Без заманында татарлар яшәгән төбәкләргә экспедицияләргә йөрдек. Шунда күрдек: күп йортларда шул елларда чыккан гәзит-журналлар сакланган, китап шүрлекләре буш булмаган. Димәк, халык кызыксынган, актив җәмәгать тормышы белән яшәгән. Бүген безгә активлык җитми, татарча китап, гәзит-журнал укучылар бик аз.

Рабит Батулла, Татарстанның халык язучысы:

- Халыкка динне аңлату, өйрәтү дә дәүләт эше булырга тиеш. Телне өйрәтү кебек үк. Болардан мәхрүм кеше тулы канлы шәхес була алмый. Кайвакыт гомерендә бер Коръәнне кулына тотып карамаган язучылар, композиторлар, журналистлар очрый. Андый кеше башкаларга ни тәкъдим итә ала? Ул буш кеше түгелме? Менә шулар хакында уйланыйк.

Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы:

- Хәзер Татарстанда традицион Ислам турында күп сөйлиләр. Ә татар халкында Ислам диненең тарихы бик озын һәм күпкырлы. Әйтик, XIX гасыр ахырында җәдитчелек һәм кадимчелек каршылыгы булган. Ул чорда халыкның яртысы авылда яшәгән. Авыл халкы тулысынча кадими карашта торган. Ә шәһәр татарлары (10 процент) Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре җитәкчелегендә җәдитчелеккә йөз тоткан. Боларның кайсысын традицион дип санарга? Икенчедән, безне Болгар дәүләтеннән башлап мөселман, диләр. Ләкин Болгар дәүләтендәге Ислам дине нинди булган - бу турыда бер мәгълүмат та юк. Бездә сакланган дин асылда Алтын Урдадан килә. Аның тәрикате Урта Азиягә тарта. Шуның өчен безнең бабаларыбыз белем алырга Бохара мәдрәсәсенә йөргән. Әгәр без дин тарихын Болгардан башласак, чын тарихи Ислам төшеп кала һәм моңа бәйле рәвештә безнең үзбәк, таҗик, казахлар белән традицион дуслыгыбыз да онытылып калачак.

Безнең бабайлар гомер-гомергә чит илләргә барып гыйлем алган. Мисырда да, Истанбулда да укыганнар. Димәк, безгә дә чит илләргә барып укудан баш тартмаска кирәк. Үз-үзебезне гыйлемнән чикләүдә файда юк. Чит илләрдә укырга, әмма төп ориентирны югалтмаска кирәк. Ә аны саклау өчен тарихи аң булдыру зарур. Тарихи аңы булган кеше үз урыныннан кузгалмый. Яшьләр арасында бер ялгыш фикер бар. Безгә дин кирәк, әмма милләт кирәкми, диләр. Иң кызганычы шул - кем үзенең милли мәдәниятен белми, тарихи йөзен югалта - менә шул инде ваһһабит була. Ваһһабчылык - ул тарихсыз, милләтсез тормыш рәвеше дигән сүз.

Рафаэль Мөхәммәтдинов, тарих фәннәре кандидаты:

- Безнең иң зур милли идеологларыбызның берсе - Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре милләтне саклап калу өчен төп өч принципка таянган: берсе - миллилек, икенчесе - Ислам дине, өченчесе - Аурупа казанышларын үзләштерү һәм урысча өйрәнү. Заманында Төркия юлбашчысы Кемал Ататөрк шуның ике принцибына таянган: төрекчелек һәм заманчалык, ә Ислам принцибын төшереп калдырган. Бездә исә ике принцип алга сөрелә: заманчалык һәм исламчылык. Ә милләт төшенчәсе төшеп кала. Бу һич тә дөрес түгел. Мәрҗани әйткәнчә, безгә өч китка да таянырга кирәк.

Фәүзия Бәйрәмова, язучы һәм галимә:

- Кайчандыр Тын океаннан алып Каф тауларына кадәр татар дәүләте җәйрәп яткан. Мин моны бик күп тарихи документларга таянып әйтәм. Мәсәлән, Чиләбе өлкәсе җирләрендә XVI гасырда бары тик татарлар гына яшәгән. Новосибирски өлкәсендәге бер татар авылына VIII гасырда нигез салынган, дип белешмә бирелде. Себер татарларында күп гаиләләрдә 7 мең еллык шәҗәрә саклана. Себер татарларының бер тарихи музеен булдырырга иде. Бу яклардагы татарларны чукындыру хәлләре турында бер җирдә дә язылмый. Анда да бик көчле чукындырулар булган. Мин әйтергә телим, чит өлкәләрдә яшәүче татарлар туган җирләрендәге үз тарихларын өйрәнсен, барласын. Һәркем үз тарихи Ватанында яшәгәнен белсен һәм шуның белән горурлансын.

Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары:

- Тарихи Ватан дигәннән, безнең татар халкының 75 проценты шәһәр җирендә яши. Бу - халыкның бик аз өлеше генә җир биләмәсенә ия, дигән сүз. Ягъни милләтнең зур өлеше җирсез булып чыга. Безнең традицион мәдәниятебез җир белән бәйле. Җирсез, милексез милләт була алмый. Шуңа күрә авылларны ныгыту, җирләр сатып алу турында ныклап уйларга кирәк. Кендегебез җиргә берексә генә милләт булып сакланырбыз.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: