КАЗАНДА ӘДӘБИЯТ МУЗЕЕ БУЛЫРМЫ?
Казанда Татар әдәбияте музеен булдыру турында сүз күптәннән бара. Моннан 13 еллап элек башкаланың Островский урамында урнашкан Шәриф Камал музеена директор итеп шагыйрь Рәмис Аймәт билгеләнә. Ул вакытта музей бинасында балалар китапханәсе, бакчачылык җәмгыяте, туристлык оешмасы урнашкан була. Яңа директор эшкә ныклап тотына - әдәби-музыкаль салонны торгыза, анда күпләгән күргәзмәләр,...
Казанда Татар әдәбияте музеен булдыру турында сүз күптәннән бара. Моннан 13 еллап элек башкаланың Островский урамында урнашкан Шәриф Камал музеена директор итеп шагыйрь Рәмис Аймәт билгеләнә. Ул вакытта музей бинасында балалар китапханәсе, бакчачылык җәмгыяте, туристлык оешмасы урнашкан була. Яңа директор эшкә ныклап тотына - әдәби-музыкаль салонны торгыза, анда күпләгән күргәзмәләр, әдәби-музыкаль кичәләр оештыра, Шәриф Камал укуларын башлап җибәрә. Әмма музей эше өчен мәйдан тар булу сәбәпле, бертөркем язучылар, сәнгать әһелләре, галимнәр ул чактагы Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать белән чыга. Аңа Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Шәүкәт Биктимеров, Илһам Шакиров һәм башка күренекле шәхесләребез дә кул куя. Президент мөрәҗәгатьне уңай кабул итә, музейда урнашкан бүтән оешмаларны аннан чыгаруны хәл кыла һәм бинаны татар әдәбияте музеена бирү турында хөкүмәт карары да эшләнә. Татар әдәбияте музее нинди булырга тиеш дигән сорау Шәриф Камал музей-фатирында оештырылган күпләгән "түгәрәк өстәл"ләрдә күтәрелә. Аларда даими катнашкан мөхтәрәм галимнәр Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллин, Марсель Әхмәтҗанов музейда Шәриф Камал чорын, аның даирәсен һәм репрессия елларын күрсәтергә кирәк, дигән фикер әйтә.
Аннан соң инде 13 еллап вакыт узса да, татар әдәбияте музеен оештыру мәсьәләсенең "түгәрәк өстәл" формасыннан алга киткәне юк. Чираттагы "түгәрәк өстәл"ләрнең берсе күптән түгел Татарстан Милли музеенда үтте.
- Безнең, музей хезмәткәрләренең максаты - бүгенге көндә бер телдә дә китап укырга, музейга йөрергә теләмәгән, Интернетка кереп чумган балаларны, яшьләрне татар әдәбиятенең мавыктыргыч икәнлегенә ышандырырлык музей ачу, - диде Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова. - Әмма иң башта язучы Шәриф Камал музей-фатиры урнашкан бинаны төзекләндерү сорала. Ә аннан да алда булачак музейның концепциясен эшләргә кирәк. Музеебызда күптән түген генә эшли башлаган шагыйрә Альбина Әпсәләмова татар әдәбияте музееның концепциясен төзегән. Шулай итеп, бу җыеныбыз Альбинаның хыялындагы музей белән танышу һәм аның турында фикер алышуга багышланыр.
Альбина Әпсәләмова концепциясендә язучы Шәриф Камал яшәгән өч бүлмәне ничек бар, шулай саклау, калган мәйдан бик тар булу сәбәпле, анда совет чоры язучыларына һәм аларның иҗатына багышланган экспозиция төзү, ә аннан алда IX гасырда башланган һәм аннан соңгы әдәби мирасны электрон чаралар аша күрсәтү каралган. Татар әдәбияте музее экспозициясен ХХ гасырның 20-30 нчы елларында татар әдәбияте үсеше, Ватан сугышы һәм татар әдипләре иҗаты, иҗат лабораториясе, ХХ гасырның 70-80 нче елларында татар әдәбияте, татар язучыларының дуслары һәм илһамчылары, язучыларның иҗтимагый тормышта катнашуы, әсәрләр һәм геройлар, язучы Шәриф Камалның тормышы һәм иҗаты, дигән темаларга бүлеп төзү күздә тотыла. Альбинаның әйтүенә караганда, музейда чит илләргә китеп иҗат итәргә мәҗбүр булган, репрессияләнгән язучыларның иҗаты да урын алачак.
- Татар әдәбияте искиткеч бай, әмма, кызганыч ки, бүгенге көндә ул тиешенчә пропагандаланмый, - диде Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. - Бүгенге көндә җөмһүриятебездә музейлар белән бәйле вәзгыять гел дә начар түгел. В. Аксенов музее әйбәт кенә эшләп китте, Л. Толстой музеен Универсиадага кадәр тәртипкә китерергә вәгъдә итәләр. Казанда - Боратынский, Лаешта менә дигән Державин музейлары бар. Әмма боларның берсе дә татар әдәбиятенә кагылмый. Ә татар әдәбиятенә килгәндә хәл башкачарак. Шагыйрьнең 125 еллыгына без хәтта Г. Тукайның әдәби музее экспозициясен дә яңарта алмадык.
Аннары Разил Вәлиев 90 нчы елларда кабул ителгән, Милли китапханә өчен бина төзү турындагы хөкүмәт карарын да искә төшерде. Ул бинада татар китабы, татар кулъязмасы институты белән бергә, татар әдәбияте музее ачу да ниятләнгән була. Әмма, күргәнебезчә, болар барысы да хыялда гына калды.
- Татар әдәбиятен пропагандалауда музейларның роле гаять зур, - диде Р.Вәлиев. - Шуңа күрә тарихи һәйкәлләрне торгызуга юнәлдерелгән "Мирас", китапханәләр эшен үстерү буенча махсус программалар булган кебек, музейлар эшен үстерүгә йөз тоткан аерым дәүләт программасы кабул ителергә тиеш.
Эшлекле мәҗлестә Разил Исмәгыйль улы музей халкын әлеге тәкъдим белән хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә өндәде.
- Әлбәттә, соцреализм музее идеясе беркатлырак һәм берьяклырак, чөнки совет чорында да бер соцреализм методы белән генә иҗат итмәгәннәр, төрле юнәлешләр булган, - диде Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин. - Музей төзү идеясен язучы Шәриф Камал чоры, аның даирәсе тирәсендә әйләндерү дөрес булачактыр, минемчә, чөнки биредәге мәйдан бөтен татар әдәбиятен чагылдырырга мөмкинлек бирми. Ә инде шул кысынкы шартларда Кол Галиләрдән алып, бүгенгәчә бөтен әдипләребезне һәм аларның иҗатын күрсәтергә тырышабыз икән, ниятебез дә тиешле дәрәҗәдә тормышка ашмаячак, аннары тулы канлы зур музейга да дәүләттән акча өмет итеп булмаячак.
- Мин татар әдәбияте музеен болай күз алдыма китермәс идем, чөнки анда татар әдәбиятенең ике бөек чоры - Алтын Урда һәм ХХ гасыр башы яңарышы чорлары күрсәтелми, - диде филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин. - ХХ гасырның 20-30 нчы елларында татар әдәбияте үсеше, дию дә дөрес түгел, чөнки татар әдәбиятен сүленнән мәхрүм иткән шәхес культы еллары бу. Соцреализм методы белән иҗат ителгән әсәрләр - зур байлыгыбыз, әлбәттә. Әмма алар белән беррәттән, тәнкыйди реализм, натурализм, символизм өслүбендә язылган әсәрләр дә бар. Бездә гыйсъянчылык, футуризм да булган. Пролетар, крәстиән, юлаучы, репрессияләнгән язучылар да булган. Минемчә, совет чоры әдәбиятен генә алып караган вакытта да, музейда аның бөтен байлыгы, төрлелеге чагылырга тиеш.
- Татар әдәбияте музее Ташкенттагы Нәваи музееннан ким булырга тиеш түгел, - диде филология фәннәре докторы, профессор Нурмөхәммәт Хисамов. Галим музейны урта гасыр, ХХ йөз башы, 60 нчы еллар әдипләре, хәзерге заман әдәбияте дигән бүлекләргә бүлеп төзергә тәкъдим итте.
- Әгәр дә яңа бинага өмет итеп, музей оештыруны кичектерәбез икән, бу мәсьәлә тагын 10-15 елга сузылырга мөмкин. Альбина Әпсәләмованың концепциясен хупларга кирәк, минемчә. Ә аны камилләштерү - ул вакыт эше, - диде филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты доценты Әлфәт Закирҗанов. - Совет чоры әдәбиятенә килгәндә исә аны чагылдыруда объективлык сакланырга, һәм электән килгән традициягә нигезләнеп иҗат ителгән әсәрләр дә, канлы көрәшне мактап, сыйнфый көрәш белән мавыгып язылган әсәрләр дә экспозициядә урын алырга тиеш. Шәриф Камал музеенда да татар әдәбиятенең бөтен чорларын чагылдырырга була, минемчә. Моның өчен һәр чорның әдәбият тарихында багана булып торган, сыйфат үзгәрешенә китергән күренешләрне, авторларны, әсәрләрне калку итеп күрсәтергә, ә тулырак мәгълүмат алырга теләүчеләр өчен интерактив чаралар тәкъдим итәргә мөмкин. Татар әдәбияте музеенда шулай ук әдәбиятнең музыкага, театрга, рәсем сәнгатенә йогынтысын күрсәтеп узу да мәслихәт.
Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Альбина Әпсәләмованың концепциясен татар әдәбияте музее концепциясенә кереш кенә дип бәяләде. Шагыйрь фикеренчә, ул татар әдәбиятенең бөеклеген шуңа тиң дәрәҗәдә чагылдырмый.
- Зур әдәбият тарихын кечкенә мәйданда күрсәтү мөмкин түгел, әлбәттә. Шуңа күрә шәхсән үзем анда 60-70 еллар әдәбиятен кертмичә, Шәриф Камал, аның даирәсе, сугыш чоры белән чикләү ягында, - диде шагыйрь, Г.Тукайның әдәби музее директоры Рәмис Аймәт. - Язучы Шәриф Камалның мемориаль фатирлы Татар әдәбияте тарихы музее дигән исем, минемчә, артык катлаулы. Аңа шул чор әдәбиятен колачлаган берәр матуррак образлы исем табу кирәктер, бәлки. Үз вакытында без "Тирән тамырлар", "Матур туганда" дигән исемнәр тәкъдим иткән идек. Островский урамындагы бу музей киләчәктә Кол Галидән башлап бүгенге көнгәчә татар әдәбиятен колачлаган музей өчен яңа зуррак бина сораганда киртә булып торыр, дип уйламыйм. Бер үк дәвер әдәбиятенең һәм тегендә, һәм монда кабатлануыннан куркырга кирәкми. Мәскәүдә, мәсәлән, Пушкинның берничә музее бар. Шул ук вакытта Пушкин иҗаты урыс әдәбиятенең көмеш чоры музеенда да чагылдырылган, чөнки бу дәверне Пушкин иҗатыннан башка күз алдына китереп булмый.
"Түгәрәк өстәл" утырышы ахырында татар әдәбияте музее концепциясен төзү буенча эшне дәвам иттерергә карар кылынды.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев