Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

КАЗАН УНИВЕРСИАДАСЫ ТАРИХКА КҮЧӘ

Башкалабызда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы тәмамлануга Казан шәһәр Думасының чираттан тыш XXIV сессиясе үткәрелде. Аңлашыла ки, ул нигездә Универсиада йомгакларына багышланган иде. Сессияне ачканда ук шәһәр мэры Илсур Метшин: "Без һаман да әле Универсиада тәэсире белән яшибез. Һаман да әле тынычланып җитә алганыбыз юк. Без бүген әлеге спорт вакыйгасы йомгаклары...

Башкалабызда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы тәмамлануга Казан шәһәр Думасының чираттан тыш XXIV сессиясе үткәрелде. Аңлашыла ки, ул нигездә Универсиада йомгакларына багышланган иде. Сессияне ачканда ук шәһәр мэры Илсур Метшин: "Без һаман да әле Универсиада тәэсире белән яшибез. Һаман да әле тынычланып җитә алганыбыз юк. Без бүген әлеге спорт вакыйгасы йомгаклары турында сөйләшербез. Әлбәттә, бу Универсиада хакында соңгы фикер алышу булмас. Уеннарга төрле дәрәҗәдә кат-кат йомгак ясалыр әле", - диде.

Сессиядә басым ясап әйтелгәнчә, Универсиада турындагы җылы хисләр озак сакланыр. Казанда узган җәйге Универсиадада дөньяның 162 иленнән 9300дән артык спортчы катнашты. Төрле кыйтгаларда яшәүче яшьләр ике атна дәвамында бер-берсе белән аралашты, тормыш-көнкүрешләре белән уртаклашты, дуслашты.

Казандагы Универсиаданы 800 меңгә якын кеше тамаша кылды. Студентлар уеннарына моңарчы андый игътибар күрсәтелгәне булмаган әле. Хәтта футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын да якынча ике миллион кеше карый икән.

Универсиадада Русия спортчылары чыгышы һәркемне сокландырды. Ярышларның беренче биш көнендә үк илнең җыелма командасы үзенчәлекле рекорд куйды - моңарчы үткәрелгән теләсә кайсы Универсиадада алган медальләре санын узып китте. Русия командасы барлыгы 292 медальгә ия булды. Аның 155е алтын, 75е көмеш, 62се бронза. Татарстан спортчыларының да өлеше саллы. Алар 18 алтын, 9 көмеш, 9 бронза медаль яулады. Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, билбау көрәшендә алтын медальләрнең күпчелеге, синхронлы йөзү буенча барысы да Русия спортчыларыныкы.

Сессиядә волонтерлар эшчәнлегенә дә югары бәя бирелде. Универсиада тәмамлануга И.Метшин волонтерлар белән очрашты һәм үзенең рәхмәтен җиткерде. Казан Универсиадасында Русиядән һәм дөньяның 24 иленнән 20 мең волонтер катнашкан. Аларның иң кечкенәсенә - 15, ә иң өлкәненә 77 яшь булган. Сессиядә әйтелгәнчә, спортчыларга, рәсми делегация әгъзаларына, волонтерларга Русиягә визасыз керү хокукы бирү үзен аклаган, һәркем мондый тәртиптән канәгать калган.

Универсиада чорында транспорт иң югары дәрәҗәдә эшләде. Универсиадада катнашучыларның уртак фикере шундый булган. Бу бәя авиация, тимер юл һәм автомобиль транспортына да кагыла. Автобусларга 1000 машина йөртүче хезмәт күрсәткән. Аларның эшенә карата бер шикаять тә белдерелмәгән.

29 июньнән 20 июльгә кадәр спортчылар өчен 3 миллион ризыктан гыйбарәт 620 тонна күләмендә төшке аш пешерелгән. Универсиада авылының төп ресторанында Аурупа, Азия, милли ашлар (урыс һәм татар), вегетариан кухнялар, шулай ук хәләл ризыклар тәкъдим ителгән.

Спортчыларга һәм кунакларга 53 медпункт хезмәт күрсәткән. Табибләргә 10 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның ике меңе - ярышлар вакытында төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алучылар. Күп кенә кунаклар яңа җиһазларда бушлай бик теләп тикшеренү узган. FISU җитәкчелеге, Татарстан Универсиаданы аның тарихында иң яхшы медицина хезмәте белән тәэмин иткән төбәк булды, дип белдергән.

Универсиаданың барлык төп вакыйгалары Интернетка куелган. Аның барышын 170 илдән 1,2 мең журналист яктырткан. Спорт ярышлары Русиянең 3, чит илләрнең 13 телеканалы ярдәмендә 105 илгә трансляцияләнгән.

Билет сатуда башта шактый кыенлыклар килеп чыккан. Кассаларда озын-озын чиратлар барлыкка килгән. Мондый хәлдән чыгу өчен ашыгыч рәвештә өстәмә кассалар ачарга туры килгән.

Башкала мэры Илсур Метшин Универсиадага әзерлек чорында һәм аны үткәрүгә Русия җитәкчеләренең зур көч куюларын билгеләп үтте. Универсиадага әзерлек белән танышу өчен Президент Владимир Путин берничә тапкыр Казанга килде. Кирәкле ярдәмне оештырды. Федераль хөкүмәтнең барлык әгъзалары диярлек Универсиаданы үткәрүгә үзләреннән өлеш кертте.

Шәһәр мэры Универсиада алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бөтенләй ялсыз эшләвен искәртте. Ул барлык спорт корылмаларын ярышларга әзерләүне шәхси күзәтчелегенә алды. Премьер-министр Илдар Халиков Универсиада алдыннан эш бүлмәсен "Казан-Арена" стадионына күчерде.

"Без Универсиаданың уңышлы үтүе өчен көч куйган һәркемнең хезмәтен бәяләү формаларын табарбыз. Республика һәм шәһәр көннәрендә дә Универсиада нәтиҗәләренә әйләнеп кайтырбыз әле", - диде И.Метшин.

Шәһәр Думасы сессиясе кабул иткән карарда оештыручыларның һәм Казан шәһәр башкарма комитетының алга куелган оештыру эшләрен һәм әлеге проектны гамәлгә ашыруда уңышлы рәвештә иң югары дәрәҗәдә эш итүләрен билгеләде. Нәтиҗәдә 2013 елгы Казан Универсиадасы студентларның спорт уеннары тарихына искиткеч киң колачлы вакыйга буларак кереп калды. Аңа спортчылар да, кунаклар да, экспертлар да югары бәя бирде.

Универсиада нәтиҗәсендә Казанның йөзе сизелерлек үзгәрде. Анда халыкара дәрәҗәдәге, үсеш алган спорт инфраструктурасы булдырылды, аэропорт яңартылды, яңа тимер юл вокзалы төзелде. Казан уңайлыклар тудырылган шәһәргә әверелде. Башкала халкы һәм кунаклар яңа метро станцияләреннән, камилләштерелгән юл киселешләреннән, яңа юллардан файдалана. Казанның тарихи үзәгендә һәм Иске Татар бистәсендә зур күләмдә үзгәртеп кору һәм төзекләндерү эшләре башкарылды. Бу чаралар үз чиратында шәһәрнең истәлекле архитектура һәйкәлләрен саклап калуга китерде. Шәһәрне төзекләндерү, социаль инфраструктура корылмаларын сафка бирү буенча күп чаралар күрелде.

Шуның белән бергә, депутатлар ирешелгән нәтиҗәләр белән тукталып калырга ярамый дип белдерделәр. Универсиаданың бай мирасын сакларга, шәһәр инфраструктурасын үстерү эшен дәвам итәргә, халыкка яшәү өчен тагын да уңайлырак шартлар тудырырга кирәк. Башкарма комитетка 2011-2015 елларга Казан шәһәрен социаль-икътисади үстерү программасына да үзгәрешләр кертергә кушылды.

Сессиядә Казан шәһәренең социаль-икътисади үсешенә, Русия күләмендә һәм халыкара аренада Татарстан Республикасы башкаласының абруен күтәрү һәм дәрәҗәсен ныгытуга шәхси күренекле өлешләре өчен Русия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шуваловка һәм Русиянең спорт министры Виталий Муткога "Казанның мактаулы гражданы" исеме бирелде. Депутатлар бу исемлекне киңәйтә төшәргә, аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да өстәргә тәкъдим иткән иде. Әмма И.Метшин бу хакта Президент белән сөйләшүләр булуын, аның бу идеядән баш тартуын белдерде. Сессиядә катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев та хәзергә Президент кандидатурасын тавышка куймауны сорады. Шулай эшләнде дә.

Шәһәр Думасының "Казан шәһәре муниципаль бүләкләре турында"гы карарына да үзгәреш кертелде. Мактаулы граждан билгесе һәм грамота белән бер тапкыр бирелә торган акча күләме 34 мең 483 сумнан 114 мең 942 сум 53 тиенгә җиткерелде. Бу суммадан Русия Салым кодексы нигезендә физик затлар кеременә салым тотыла. Әгәр мактаулы граждан исеме бирелгән зат үлеп китсә, бер тапкыр түләнә торган акча аның варисына тапшырыла.

Дөнья күләмендәге вакыйганы - 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын башкалабыз тарихында мәңгеләштерү максатыннан, Казан шәһәр Думасы Эсперанто урамы һәм Универсиада авылы арасында барлыкка килгән урамга "Универсиада проспекты" исемен бирергә карар итте.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев