Мәдәни җомга

Казан архивлар башкаласына әверелерме?

Архив комитеты башлангычы белән документларны саклау, туплау, исәпкә алу яки рәсми эш кәгазьләрен файдалану кагыйдәләрен үтәмәгән  өчен җәзалар кырысландырылган, штрафлар күләме ун тапкыр арттырылган.

Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән утырышы булып узды.

2020 ел архивчылар өчен дә шактый катлаулы булган. Ел дәвамында оешма документларны цифрлаштыру, үткәннәрдә калган вакыйгаларны теркәгән китап-альбомнарга мәгълүмат туплау, халыктан килгән мөрәҗәгатьләргә җавап бирү кебек эшләрдән тыш, былтыр республикада булып узган зур вакыйгаларны билгеләп үтүгә бәйле документларны коллекцияләр рәвешендә архив фондында җыю һәм саклауга аерым игътибар бирелгән. “Архивларга 14 мең фото һәм видеодокументлар, планнар, бәйрәм, тантаналарның сценарийлары кабул ителде”, – диде бу уңайдан Архив эшләре буенча комитет рәисе Гөлнара Габдрахманова.   

Архивларда документларны цифрлаштыру буенча да әһәмиятле эш алып барыла. 2020 елда гына да 6,7 миллион 794 мең бит тәшкил иткән 69,5 мең эш Татарстанның бердәм мәгълүмати архив системасына урнаштырылган. Цифрлаштыр­ган документлар арасында Тибет буддизмы укытучысы, йогиннарның бөек һәм кодрәтле юлбашчысы, күп җырлар һәм балладалар авторы Миларепаның “Учение об освобождении и всеведении” дигән хезмәте дә бар. Шул ук вакытта 148 меңнән артык  саклау берәмлеге махсус архив тартмаларына урнаштырылган, республика архивлары ел дәвамында үзләренә килгән 80 меңнән артык сорауга җаваплар әзерләнгән. 1943–1989 еллардагы 1121 архив документтан, фәнни әйләнешкә кертелү өчен, “яшерен” дигән тамга алынуы галимнәребез өчен зур ярдәмлек тә булган. Архивларда нәсел-ыру тамырларын барлау, шәҗәрәләр төзү эшенә дә җитди әһәмият бирелүе мәгълүм. Әйтик, “Ядкәр” генеалогия порталының оештырылуы, “Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез” дигән шәҗәрәләр конкурсы уздырылу бу эшнең  тулы көченә алып барылуы хакында сөйли.  

Шул ук вакытта республикада яшәүчеләрдән  үзләренең стаж һәм хезмәт хаклары турындагы документларны яңарту өчен күп кенә мөрәҗәгатьләр дә кабул ителгән. Әмма архивчылар бу төр үтенечләрнең 25 процентын гына канәгатьләндерә алган. Үз эшчәнлеген туктаткан кайбер предприятиеләр һәм оешмалар үзләрендә эшләгән хезмәткәрләр турында дәүләт архивына документлар тапшыр­маган. Ябылган оешмаларның  11,5 процентының гына эш кәгазьләре Дәүләт архивларына килеп кергән. Югыйсә учреждение-оешмаларда хезмәт куючыларның документлары - алар кешенең пенсиягә чыгуына, ташламалардан файдалануына конституцион хокукын раслый. Шуңа да милекнең төрле формаларындагы оешмалар, шәхси эшмәкәрләр документларның сакланышы турында кайгыртырга бурычлы.  Ә инде алар, эшчәнлекләрен туктаткан очракта, үзләрендә эшләгән кешеләр турындагы рәсми кәгазьләрне дәүләт яисә муниципаль архивларга тапшырырга тиеш. Салым хезмәте биргән мәгълүматлар буенча соңгы дүрт елда  8688 предприятие һәм оешма эшчәнлеген туктаткан. Әмма аларның 1057 се генә архив сак­лавына документлар тапшыр­ган.  Шуңа да Архив комитеты башлангычы белән документларны саклау, туплау, исәпкә алу яки рәсми эш кәгазьләрен файдалану кагыйдәләрен үтәмәгән  өчен җәзалар кырысландырылган, штрафлар күләме ун тапкыр арттырылган. 

Татарстан муниципаль архивларына кабул ителә торган документлар, димәк ки, эшкәртелергә тиешле рәсми кәгазь күләме дә елдан-ел арта бара, архив хезмәткәрләре башкарырга тиешле вазифалар да үсә. Муниципаль архивлардагы документларны саклауда 62 төрдәге  гамәл башкарыла. Ел саен архивларга керә торган документларны тәртипкә китерү,  урнаштыруда алып барыла торган хезмәт һәм аның төрләреннән чыгып исәпләгәндә, 328 хезмәткәр сорала. Бу сан хәзерге вакытта эшләүчеләр исәбеннән 2,6 тапкырга күбрәк. Архивлар өстәмә штатларга гаять мохтаҗ. 

Тарих фәннәре докторы, Амстердам университеты ассис­тент-профессоры Әлфрид Бос­танов татар  кулъязма китабы сакланышы мәсьәләләренә тукталды. XX гасыр кулъязмаларны җыю дәвере иде. Гасырлар дәвамында иҗат ителгән һәм әйләнештә булган күп әсәрләр, тарихи кулъязмалар Татарстан китапханәләрендә, дәүләт архивларында, Татарстан фәннәр академиясенең институтлары карамагындагы кулъязмалар бүлекләрендә саклана. Галимнәребезнең бу бәһасез мирасны киләчәк буыннарга тапшыруы мәслихәт. 

Кулъязмаларны, татар халкының милли-мәдәни мирасы, дип кенә әйтеп булмый,  алар, әлбәттә, киң даирә өчен глобаль кыйммәт, татар халкының абруе һәм йөзе. Һәм, галим игътибар иткәнчә, кызганыч ки, кулъязмалар мирасы еш кына бик начар хәлдә саклана. Әйтик, университет китапханәсендә атаклы татар галиме Габдерәхим Утыз Имәнинең фарсы телендәге китабына бер шәрех саклана.  “Ул бик кызганыч хәлдә. Аның хәтта саны да сугылмаган, китап фәнгә дә бөтенләй билгеле түгел иде. Бу кулъязма берничә елдан соң юкка чыгачак, аны гөмбәчекләр һәм дым харап итәчәк. Без  бу процессларга киртә куймасак, әһәмиятен аңламасак,  тора-бара алар юкка чыгачак”, – дип хафалана Ә.Бостанов. 

Әлбәттә, архив документларының сакланышы биналарның тиешле таләпләргә җавап бирүе белән дә бәйле. 2019 елда Архив  комитеты рәисе, капиталь ремонт эшләренең акрын баруы сәбәпле, тикшерү уздырганда Казанның муниципаль архивы бинасының  документлар саклану өчен таләпләргә туры килмәвенә, капиталь ремонтны тәмамлау өчен бүленгән акчаларның җитмәвенә игътибар итә. Әмма шуңа карамастан, Башкарма комитет җитәкчелеге 2020 елда архивны капиталь ремонт үткәрү программасына кертү өчен акча күчерүне планлаштыр­маган. 25 министрлыкта һәм ведомствода архив документлары куела торган  зал-биналар саклану шартлары таләпләргә җавап бирмәве, начар җиһазландырылуы, штатлары тулы булмавы кебек төрле дәрәҗәдә хәл ителәсе мәсьәләләр бар. Узган ел җиде районда архив биналарын капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Г.Габдрахманова алар арасында Кукмара архив комплексын үрнәк буларак атап үтте. Биредә документлар саклау өчен барлык шартлар тудырылган. Моннан тыш район архивчылары иркен эш бүлмәләре, архивка килүчеләр өчен уңайлы урыннар, тикшеренү эшләре алып бару, күргәзмәләр, балалар белән дәресләр үткәрү өчен ямьле уку залы белән дә мактана ала. 

Архив хезмәткәрләрен быел тагын да күбрәк мәшәкатьләр көтә. Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева архивчыларның игътибарын узган ел дистанцияле белем алуга бәйле рәвештә Татарстан мәгариф системасында килеп чыккан җитди үзгәрешләргә дә юнәлтте, тармактагы эш алымнары кәгазьләре сакланырга тиешлеген әйтте. Шул ук вакытта архивчылар алдында республиканың алга китүе өчен лаеклы өлеш керткән татарстанлылар турында мәгълүматка ия документлар туплау бурычы да тора.  

Федераль Архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Юрасов быел Татарстан башкаласында архив белгечләре катнашында ике халыкара дәрәҗәдәге чара уздырылачагын белдерде. Аның беренчесе Россия-Кытай подкомиссиясенең архив эше буенча җыены булса, икенчесе – БДБ илләренең архив хезмәтләре җитәкчеләренең консультация советы утырышы. 2026 елда исә Халыкара архив советының халыкара конференциясен дә Казанда уздыру ниятләнә. “Казан  – архивларның башкаласына әвереләчәк”, – диде А.Юрасов.

Сөембикә КАШАПОВА.

 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: