Мәдәни җомга

КАЮМ БАБАЙ ВАРИСЛАРЫ

Халкыбызның олуг шәхесләренә багышлап, мәктәп укучылары өчен төрле гыйльми конференцияләр, укулар үткәрү матур традициягә әйләнде. Узган атнада бөтен республика балалары Яшел Үзән шәһәренә мәгърифәтче, энциклопедист, галим Каюм Насыйрига багышланган XI төбәкара фәнни укуларга җыелды. Шәһәрнең 10 нчы гимназиясе аның исемен йөртә. Биредә гыйлем иясенә багышланган музей да бар. Әлеге уку...

Халкыбызның олуг шәхесләренә багышлап, мәктәп укучылары өчен төрле гыйльми конференцияләр, укулар үткәрү матур традициягә әйләнде. Узган атнада бөтен республика балалары Яшел Үзән шәһәренә мәгърифәтче, энциклопедист, галим Каюм Насыйрига багышланган XI төбәкара фәнни укуларга җыелды. Шәһәрнең 10 нчы гимназиясе аның исемен йөртә. Биредә гыйлем иясенә багышланган музей да бар. Әлеге уку йорты тагын шунысы белән үзенчәлекле - монда күптән инде урыс балаларын татар теленә коммуникатив технологияне кулланып укыталар. Ягъни башта аралашырга өйрәтәләр, аннары тел гыйлеменә, кагыйдәләргә күчәләр. Мәктәп директорының милли тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Нәҗметдинова: «Бу - безнең 20 елга якын урыс балалары белән эшләү дәверендә җыйган тәҗрибәбез», - ди. Сүз уңаеннан шунысын да искәртик, Каюм Насыйри үзе дә татарларны урыс теленә нәкъ шуңа охшаш методика белән укыткан.

Төбәкара укулар күрше-тирә республика, өлкәләрдә яшәүче татар балаларын, укытучыларны да җәлеп иткән. Күрше Киров өлкәсе, Чуашстан, Мари Иле республикаларыннан да фәнни эшләрен тәкъдим итүчеләр бар иде. Фәнни бәйгедә җиңүчеләрне ачыклау өчен жюри әгъзалары итеп галимнәр, иҗат әһелләре, журналистлар, музей белгечләре чакырылган иде. Жюри рәисе, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Хатыйп ага Миңнегулов укучыларны сәламләп: «Каюм Насыйри, Гаяз Исхакый, Риза Фәхретдин бер генә кысага сыя торган зат түгел, - диде. - Алар универсаль, энциклопедик шәхесләр. Бу шәхесләр һәркайсы үз халкын алгарыш юлына бастыруны олуг максат итеп куйган. Ошбу юлда нинди генә кыенлыклар күрсә дә, алар иманнарына тугры калган затлар. Әйтик, Г.Исхакыйны 18 мәртәбә төрмәгә утырталар. «Кешене төрмә белән куркыталар. Мин зинданны күп күрдем, мин аннан курыкмыйм», - дигән ул. Бу шәхесләрнең, гыйлемнәре никадәр зур булса да, мал артыннан кумыйча, милләткә фидакярләрчә хезмәт итүе соклану уята. К.Насыйриның үзенең торырга рәтле йорты да булмаган. Әмма ул укытырга балалар җыйган, аларның аяк киеме булмаса, үз акчасына сатып алып биргән, өс-башларын караган, ашаткан-эчерткән.

Галимнең фәнни хезмәтләре дә тау хәтле. Алар әдәби телне формалаштыру, терминнар уйлап табу, тел өйрәтүне системага салу һ.б. багышланган. Ул тормышны өйрәнә, фольклор җыя, терки. Беренче мәкальләр, җыр, әкият җыентыклары аның кулы белән башкарыла. К.Насыйри халыкны тәрбияләүдә әдәбиятнең мөһимлеген яхшы аңлый. Шушы ике ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен Шәрекъ әдәбиятен тәрҗемә итә, үзебезнең халыкка яраклаштыра. Һичшиксез, аның мирасын бүген дә өйрәнү, файдалану тиешле».

Педагогика фәннәре докторы, профессор Валериан Габделхаков та урыс гимназиясендә татар галименең зурлануына әһәмият бирде. «Бу - урыслар белән татарлар арасында булырга тиешле мөнәсәбәтләрнең үрнәге. Инде хәзер урыс укучыларына татарча чыгыш ясый башлар вакыт җитте. К.Насыйри үзе дә татарларга, үз телләре белән генә чикләнмичә, урыс телен дә өйрәнергә кушкан», - диде ул.

Фәнни-гамәли укуларда балалар 6 секциягә бүленеп эшләде. Һәр төркемдә 1, 2, 3 нче урыннарны алучылар билгеләнде. Туган якны өйрәнүчеләр төркемендә укучылар үзләре туып-үскән төбәкнең тарихын, табигатен, танылган шәхесләрен өйрәнгән иде. Бу төркемдә беренчелекне яулаган Әтнә районы, Яңа Шашы мәктәбе укучысы Ләйсән Каюмова үз авылы тирәсендә табылган мамонт калдыклары хакында сөйләде. «Ел саен язгы ташу сулары киткәч, без мәктәбебез белән Шашы елгасы буена төшәбез. Яр буйларын игътибар белән карап йөрсәң, анда бик кыйммәтле табылдыкларны очратырга була, - дип сөйләде ул. - Казып алып кайтабыз да, укытучыларыбыз ярдәмендә биология дәресләрендә аларның мамонтның кайсы өлеше булуын, яшен ачыкларга тырышабыз. Мәктәптә инде әлләничә мамонт теше саклана. Кызганыч, безгә кадәр бу кыйммәтле сөякләрне, арбага төяп, чимал итеп тапшыра торган булганнар. Мин үземнең туган ягымны археологлар, палеонтологлар килеп өйрәнүен көтеп калам».

Яшел Үзәннең 5 нче гимназиясендә белем алучы Ләйлә Каюмова исә Түбән Шырданның чишмәләре тарихын өйрәнгән. Каюм бабай, туган ягына кайтып, кырларда-болыннарда йөрергә, дару үләннәре җыярга яраткан. Кече Шырданда да Каюм чишмәсе булуы да мәгълүм иде. Ә менә Ләйлә, өлкәннәр хикәятләреннән чыгып, ике авыл арасында, Олы Шырданга якынрак җирдә Каюм бабай тазарткан, кырыена агачлар утырткан тагын бер чишмә барлыгын ачыклаган. Бу фактлар К.Насыйри музее хезмәткәрләрен дә кызыксындырды.

Олы Ачасыр мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ришат Ганиевне галимнең туган авылы Кече Шырданның бетә баруы борчый икән. Ул үз туган авылының матурлыгын, тарихилыгын сурәтләгәннән соң, аны саклап калу, үстерү планын тәкъдим итте. «Тау ягының тарихи шәхесләр белән бәйле авыллары бик күп. Шулардан туристлык маршруты ясарга, Татарстанны күрергә килгән туристларны кызыклы итеп ял иттерергә менә дигән урын алар», - дип тәкъдим итте ул.

«Татар филологиясе» дип аталган секциядә катнашкан 9 нчы сыйныф укучысы Әнәс Насыйров (Яшел Үзән шәһәре, 4 нче мәктәп) үз чыгышында аеруча җитди мәсьәләләр күтәрде. Ул татар халкында катнаш никахның ни дәрәҗәдә булуын, аннан милләткә нинди зыян килүен тикшергән. «Безнең 4 нче мәктәптә барлыгы 578 бала укый. Шуларның 59ы катнаш гаиләдә үсә. Алар туган теле дип урыс телен исәпли. Катнаш никахка кергән 50 гаилә аерылган, 34е яңадан үз милләт кешесе белән никахка кергән, 16 ана балаларын ялгыз үстерә. 13 гаиләдә ата яки ана үзе катнаш гаиләдә үскән.

Сыйныфларыбызда үткәрелгән анкета җавапларыннан күренгәнчә, саф татар гаиләсендә үсүче 11 укучының 5есе катнаш гаиләдә проблемалар буласын аңлый, - дип нәтиҗә ясады ул үзе үткәргән тикшеренүләргә нигезләнеп. - Генеологик күзәтүләр күрсәткәнчә, катнаш гаиләләр ХХ гасыр башында киң таралган булган. Ә 2004-06 еллардагы сораштыруларда кайберәүләр үз милләтләрен күрсәткәндә аптырап калган һәм үзләрен «метис» дип атаган. Бүген «саф» милли гаиләләр аз. Совет чорында татар милләтенең тарихы бозып күрсәтелү дә милләткә зур зыян салган. Чөнки күпләрнең «татар-монгол» булып йөрисе килмәгән. Ул заманда совет кешесе өчен милләт зур роль уйнамый, үзара мәхәббәт кенә булсын, дигән фикер өстенлек иткән. Совет чоры әдәбиятендә милли рух түгел, ә сәясилек алга сөрелгән, ягъни саф мәхәббәтнең бер сыйныф, бер караш, бер тәгълимат, бер кыйбла кешеләре арасында гына мөмкин булуы исбатланган. Катнаш никах кору - милләткә хезмәт булып санала алмый. Бүген халкыбызның гореф- гадәтләрен, милли йолаларын катнаш никахта торып түгел, бер милләт вәкилләре арасында саклау да кыенлаша бара».

«Табигать белемнәре» секциясендә иң яхшы чыгыш ясаучы дип Яшел Үзәннең 5 нче гимназиясеннән Камил Каюмов табылды. Ул үзенең умартачы һөнәренә гашыйк икәнен, үскәч, ничек итеп бал сатучы эшмәкәр булып китәчәге турында сөйләде. «Безнең Шырдан авылында умартачы Гомәр абый бар. Бер көнне аның янына барып: «Гомәр абый, минем дә бал кортлары тотасым килә, өйрәт әле», - дидем. «Бик әйбәт, балакай, өйрәтермен», - диде ул. Иң мөһиме - әтине ризалатасы бар. Аның сүзе кыска булды: «Бик әйбәтләп уйла, малай, урамда йөрергә вакытың калмас, эшең булыр», - диде. Мунча түшәменә дигән такталар умарта оясына китте. 7 оя умарта алып кайттык, - диде ул. - Җәй буе мәш килдем. Беренче көннәрне 20шәр энә «бүләк иткән» кортлар җәй ахырына таба мине таный башлады, битлексез дә яннарында йөрергә рөхсәт итте. «Кортлар гел тикшереп торганны яратмый, син караган көнне алар инде бал җыймый, ояларын тәртипкә китерү белән шөгыльләнә», - ди Гомәр абый. Шулай итеп, без көзгә кадәр кеше организмы өчен бик тә файдалы бал, балавыз, прополис, корт анасы сөте, бал икмәге һәм умарта корты агуы җитештердек. Бер еллык эшчәнлек нәтиҗәсендә 280 кг бал алдык. Үзем 35 кг бал сатып, 175000 сум акча эшләдем». Алга таба Камил үзенең эшмәкәрлек планнарын сөйләде, кайларда умартачылык оештырачагын һәм җитештергән продукциясен ничек итеп сатачагын әйтте. Кыскасы, ул бүгеннән умартачы-эшмәкәр инде.

Шулай итеп, гыйльми укуларда катнашучылар уку дәверендә төрле фәннәрдән үзләре ирешкән уңышлар белән уртаклашып, бер-берсенең кызыксынулары, ачышлары белән танышты. Алар арасыннан, һичшиксез, Каюм бабай варислары да үсеп чыгар дип ышанабыз.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Казан - Яшел Үзән - Казан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: