Мәдәни җомга

Касыйм – татар тарихы шәһәре

Сәүдәгәрләр шәһәре Касыймда бөтен дөньяга сүзләрен ишеттергән нәселләр бар.

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Идел буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Касыйм шәһәренең 870 еллыгы уңаеннан «Мөхлисә Бубый укулары» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Россиянең 13 төбәгеннән  тарихчы галимнәр, туган якларын өйрәнүчеләр катнашты.


Ислам дине тыныч юл белән таралган. Бу динебез традиция­ләренең үзенчәлеген дә билгели. Гыйльми җыенда РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов искәртеп үткәнчә, дин тоту өчен катлаулы заманнар да булды. Советлар иле җимерелгәннән соң, мөфти-шәех Тәлгать Таҗетдин башлангычы белән Россия мөселманнары шәһәрләрдә, авылларда ислам диненә, аның кануннары белән яшәүгә йөз белән борылды. Мәчетләр төзелә, мәдрәсәләр ачыла башлады, университетлар, институтлар беренче укучыларын кабул итте. Мөселманнарга, намаз укып, Аллаһка сәҗдә кылу урыннары барлыкка килде. «Бу – ренессанс чоры булды», – диде Д.Мөхетдинов. Мөфти-шәех Равил Гайнетдин ярдәме белән Касыймдагы Хан мәчете дә мөселманнарга кайтарылды. Хәзер Россия Мәдәният министрлыгы мәчетне рес­таврацияләү, Әфган-Мөхәммәд солтан һәм Шаһгали тәкыяләрен яңарту проектлары эшләнгән. «Бу дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларның уникаль хезмәттәшлеге», – диде Д.Мөхетдинов. 

Сәүдәгәрләр шәһәре Касыймда бөтен дөньяга сүзләрен ишеттергән нәселләр бар. Шакуловлар, Ишембаевлар, Кастровлар, Акбулатовлар, Вергазовлар, Мусяевлар, Девишевлар – шундыйлардан. Әйтик, 1887 елда дөньяга килгән Сара Шакулова – Париж университетында белем алган беренче математик. Зөһрә Байрашева татар профессиональ опера җырчысы, Разыя Котлыярова медицина буенча югары белем алган татар хатын-кызы булалар. Без күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе Фикрәт Табеевның да шушы яклардан икәнен беләбез. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков конференциядә Касыйм сәетләре Шакуловлар турында чыгыш ясады. Алар – Алтын Урда мөселманнары, бу нәсел башында торучылар-сәетләр XV-XIV гасырларда татарлар яшәгән җирләргә күчеп утырган. Фамилияләре сәет Шахколый­дан (Шакул) килеп чыккан. Д.Исхаков 1983 елда бу нәселне дәвам итүчеләрнең өендә булып, аларның татар дөньясында иң озын шәҗәрәләрнең берсе булган нәсел агачын күргән. «Анда 44 буын теркәлгән», – диде ул. «Әмма әлегә тарихи бәйләнеш­ләр начар күзаллана, галимнәребез Шакуловларны әле тагын да өйрәнергә тиеш», – диде тарихчы. 

Конференциядә чыгыш ясаган төбәкне өйрәнүче Энҗе Даутова да бу фикерне куәтләде. «Бәкләр, алпавытлар, кенәзләр, морзалар, гомумән, татар халкының алга китешендә әһәмиятле роль уйнаган аристократия начар өйрәнелгән», – диде ул. Ул бу уңайдан Касыйм ханлыгы тарихында искә алынган морза Дауд Бебиш турында сөйләде. Алар бу якларга Казан ханлыгы җирләреннән күченеп килгән. Зур тармаклы нәсел буларак билгеле. Бебиш­лар XVIII гасырның беренче яртысында Касыйм өязенең Полянка, Сәет, Высокая һәм Мунтово авылларында теркәлгән. Дауд Бебиш та Касыйм өязенең Шелдаис авылында нигезләнә. Бераздан аңа энесе Гәрәй дә килеп кушыла. Ике туган да кулга-кул тотынып эшли, балалар үстерә. Дауд алпавыт дәрәҗәсенә ирешә. Россия тәхетенә Романовлар династиясе утыргач, башка диннән булган халык­ларга, аеруча йомышлы татарларга карата кырыс фәрманнар чыгарыла башлый. Әйтик, алар нәсара динен кабул итмәсәләр, үз биләмәләреннән мәхрүм калганнар. Ә инде чукындырылганнар салым түләүдә һәм рекрут җыемнарыннан азат ителгәннәр. Шушы рәвешле  татар аристократиясе юк ителү дәрәҗәсенә җиткерелә, ислам динен тотучы бик күпләр туган җирләрен калдырып китәргә мәҗбүр ителә. «Шелдаис авылыннан Дауд Бебишны да шушы язмыш көтә, аның биләмәләре тартып алына», – диде Э.Даутова. 

Конференция уза торган залда Санкт-Петербургта 1787 елда беренче булып нәшер ителгән Коръән дә күргәзмәгә куелган иде. Екатерина II фәрманы белән 1787 елда гарәп имлясында басылган тәүге Коръән Россия милли китапханәсендә саклана. Китапханәнең Азия һәм Африка илләре әдәбияты бүлеге мөдире Сергей Бычко Изге Китабыбызның китапханәдән беренче тапкыр чыгуы турында әйтте. Басманы Петербургтан – Мәскәүгә, ә аннан Касыймга  алып килгәннәр. Әлбәттә, әлеге хәзинәне бүгенгә кадәр шундый яхшы рәвештә саклый алулары хәйран калдыра. 

Беренче басма Коръәннең «Казан басмасы» дип танылган шрифты Казан имамы Госман Исмәгыйль тарафыннан ясалган. «1787 елда Петербургта басылган Коръәннең дә, 1803 елда Казанда басылганының да хәрефләре бердәй. Аерма шунда: Госман Исмәгыйль Петербург басмасының кырларында аңлатмалар биргән. Бу аның тирән белемле кеше булганын дәлилли», – диде Дамир Мөхетдинов. Санкт-Петербургта Коръән зур булмаган тиражлар белән биш тапкыр бастырылган. Аннары типография тупланмасы Казан университетына тапшырылган. Хәзерге вакытта Россия милли китапханәсе фондларында 240 борынгы кулъязма һәм 600гә якын басма Коръән саклана. Китапханә вәкилләре Коръәннең электрон күчермәсен Россия Диния нәзарәтенә дә бирделәр. 

Күп кенә чыгышлар Сөембикә-ханбикәбезгә, Касыйм ханлыгына багышланган иде. Тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф залдагыларның игътибарын Казандагы Сөембикә манарасын саклап калу мәсьәләсенә юнәлтте. Борынгы язмаларда Сөембикә манарасын татарлар Хан мәчете, ә руслар «Азия архитектурасы манарасы», «борынгы манара», «татар манарасы» кебек гыйбарәләр белән йөрткәннәр. «Ул 1832 елда гына беренче тапкыр Сөембикә манарасы буларак искә алына», – диде Н.Гариф. 1913 елда начар халәттә булуына игътибар итәләр. Губернатор тарафыннан төзелеш оешмасына аның торышын билгеләргә һәм бу хакта җавап бирергә кушыла. 

1917 елгы революциядән соң Хан мәчете манарасыннан 1730 елда куелган каракош сурәте алына һәм ярымай куела, 12 елдан соң ул кабат төшерелә. Бары 1980 еллар ахырында гына татар җәмәгатьчелеге үтенече белән Сөембикә манарасы рес­таврацияләнеп, аңа ярымай урнаштырыла. 

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшли торган «Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, тарихчы-археолог Альберт Борһанов географик, археологик, архитектура һәйкәлләрен, кабер ташларын өйрәнүнең әһәмиятен искәртте. Ул бу уңайдан Касыйм шәһәренең  Мещера шәһәрчеге, Хан кирмән, Касыйм ханлыгы атамаларын йөрткән тарихи урын булуын искә төшерде. «Биредә XV-XVI гасырдан калган  истәлекле корылмалар, биналар бар», – диде ул. Әйтик, Татар бистәсе,  Татар урамы, Татар тавы кебек атамалар, Хан мәчете, Шаһгали һәм Әфган-Мөхәммәд солтан тәкыяләре кебек гаять әһәмиятле корылмалар бар.  

Альберт Борһанов шуңа да Касыймдагы ядкәрләрне өйрәнүләр барышында һәм һәйкәлләрне тәртипкә китергәндә дәүләт структуралары һәм җәмәгатьчелекнең дә катнашуы кирәклеген ассызыклады. Шушы максаттан Фәнни-методик советлар да булдыру сорала. «Төбәкнең  күренек­ле шәхесләребезнең тормышын өйрәнү, мемориаль такталар кую, һәйкәлләрен урнаштыру – эшебезнең мөһим юнәлеше булырга тиеш», – диде А.Борһанов. Биредә шулай ук туризм инфраструктурасын үстерер­гә, тарихи биналарны төзекләндерү мәслихәт. Касыйм шәһәре тарихын һәм аның тирәлеген нечкәләп өйрәнү һәм тарихи биналарны саклау буенча дәүләти комплекслы программа кабул итү әйбәт булыр иде. Галим шулай ук Касыймны, аның татарларга бәйле һ.б. объектларын  тарихи шәһәр-музей, музей-тыюлык итәргә, аны дәүләт саклау реестрында булуында ирешергә, шәһәргә Бөтенроссия тыюлыгы статусы бирергә, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасны саклау исемлегенә кертергә тәкъдим итте.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотосы.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: