Мәдәни җомга

Иж-Бубый мәдрәсәсенә 240 ел

Быел Әгерҗе районының һәм халкыбызның горурлыгы булган Иж-Бубый мәдрәсәсе оештырылуга 240 ел тулды.

Шулай ук авылны һәм шушы төбәкне мәгърифәт учагына әверелдереп, аны татар-мөселман дөньясына таныткан Гобәйдулла Бубиның тууына – 150, Габдулла Бубиның тууына 145 ел вакыт узган. Шул уңайдан Казан кооператив институты бинасында “Милли мәгариф үсешендә Иж-Бубый мәдрәсәсенең роле” дигән халыкара фәнни конференция узды. Ул институтның Татар мәдәнияте үзәге, Әгерҗе районы Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта гомуми белем бирү мәктәбе, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә ­уздырылды.

Иж-Бубый мәдрәсәсенә багышланган җыенның Казан кооператив институты бинасында уздырылуы һич кенә дә гаҗәп түгел. Бу югары уку йорты базасында татар айдентикасын саклау һәм милли мәгарифне үстерү максаты белән ике ел элек татар мәдәнияте үзәге эшли башлаган иде. Татар мәдәнияте үзәге базасында бөек мәгърифәтче, беренче хатын-кыз казыя Мөхлисә Буби исемендәге татар хатын-кызлары клубы да эшчәнлек алып бара. Анда социаль, мәгариф өлкәләрдә хезмәт куючы затлы, зыялы хатын-кызларыбыз җыела. Клубта нигездә Мөхлисә Бубый эшчәнлеге һәм тормыш юлы өйрәнелә һәм аның исемен мәңгеләштерү мәсьәләләре күтәрелә.

Әгерҗе районындагы Иж-Бубый мәдрәсәсенең язмышы бик гыйбрәтле. Ул үз чорында Европа уку йортлары дәрәҗәсенә күтәрелгән. Аның эшчәнлеге Габдулла, Гобәйдулла һәм Мөхлисә Бубилар кебек күренекле мәгърифәтчеләр белән бәйле. Шушы бертуганнар мәдрәсә белән җитәкчелек иткән чорда уку йортында 1907 елдан тарих, гарәп, фарсы, төрек, француз, рус телләре, татар теле белән янәшә куелып, укытыла башлый. Шулай ук сәяси икътисад, арифметика, геометрия, физика, астрономия, география, ботаника, медицина, психология педагогика кебек фәннәрдән белем Россиянең алдынгы дип саналган һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә бирелә, фәлсәфә, мантыйк, әхлак, Коръән, хәдисләр, ислам тарихы тирәнтен өйрәтелә. Француз теленнән белемне шул ил укытучылары килеп укытуы да мәгълүм. Габдулла Буби үзе дә француз телен камил белгән. Мәдрәсәдә тирәнтен дини белем бирү һәм дөньяви фәннәр укыту аның дәрәҗәсен нык күтәрә. 

“Бубилар мирасы” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Раиф Гәрәев мәдрәсәнең зур уңышка ирешүен аның белән тирән белемле, алдан күреп эш итүчән фикерле кешеләр җитәкчелек итүендә күрә. Нигъмәтуллиннар-Бубиларның нәселләре җиде буын мулла икәнлеге теркәлеп калган. Өч бертуганның әниләре Иманкол кызы Бәдрелбанат, Иж-Бубый авылына кияүгә чыгып килгәндә, биш телне белә торган кыз була, үзенең балаларына да тирән белем, яхшы тәрбия бирә. Бубилар үзләренең җәмәгатьләрен дә укытучы итеп әзерли. Фатыйма һәм Нәсимә Бубилар хатын-кыз мәдрәсәсендә белем бирә.

Кызлар мәдрәсәсе җитәкчесе Мөхлисә Буби була. Бу мәдрәсә, Россия күләмендә беренче буларак, аны тәмамлау турында абруйлы диплом бирүе белән дә аерылып тора. Аларда, хәзергеләрдән аермалы буларак, белгечнең фоторәсеме дә бар. Иж-Бубый мәдрәсәсендә Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүлүдова да укыган. Аның дипломы бүген авыл музеенда саклана. Мәдрәсәдә рус теленә аерым игътибар бирелгән, атнасына 12 сәгать укытылган. Габдулла Буби рухи тормышыбызны тирәнәйтү һәм күтәрү өчен татар теле кирәк булса, матди тормышны алып бару, сәүдә итү рус теле аша бара, дип әйтә торган була. Аннары рус теле укытмаган мәдрәсәләргә патша хөкүмәтенең ярдәме дә булмаган. Бубилар өстеннән күп шикаятьләр язалар. Вятка губернасы губернаторы Петр Кармышанский үзе ат белән Иж-Бубыйга килә һәм мәдрәсә эшенең торышы белән турыдан-туры таныша. Ул урамнан узышлый ук бер кыз баланы туктата, аның белән русча сөйләшә башлый. Бала шартлатып русча җавап бирә. Губернатор мәдрәсә, андагы белем бирү системасы белән танышкач, уку йортының эшчәнлегенә бик зур бәя бирә. Истәлекләрендә, губернамда башка шулкадәр төзек, камил уку йорты булуын белмим, дигән язма теркәлеп калган.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бүгенге көндә татар мәгариф сис­темасының шактый зур кыенлыклар кичерүен искәртте. Шуңа күрә без, хәлебезне, нинди вәзгыятьтә яшәвебезне аңлап, артка борылып карарга, анализ ясарга, тарихтан сабак­лар алырга тиешбез. Депутат Габдулла Бубиның “Иж-Бубый мәдрәсәсенең кыска тарихы” дигән хезмәтен искә алды. “Анда уку йортының тарихы, татар халкының мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә укыту системасы бик ачык итеп бирелгән, кайчагында бабаларыбыз­ның белем бирү тәҗрибәсенә, мәгарифенә сокланып та куясың. Татар халкы үз телендә, чын тарихыбызны өйрәнеп, белем ала алмады. Милләтебез патша заманнарында да кыенлыклар кичерде, Советлар хакимлеге елларында да тәнкыйть­ләнде. Әмма чагыштырып караганда, революциягә кадәр ниндидер мөмкинлекләр булуын һәм алардан безнең мәгърифәтчеләрнең, мулла-хәлфәләрнең бик акыллы файдалана белгәнен аңлыйсың. Шуңа күрә аларның тәҗрибәсен өйрәнү кирәкле гамәл булыр иде”, – диде Р.Зәйдулла. Ул шулай ук соңгы елларда мәгариф системасында татар телендә белем бирүгә күп кенә чикләүләр салынуга карамастан, безгә, Бубилар тәҗрибәсенә карап та, күңелдәге өмет хисен дә сүндерергә ярамавын әйтте. Мәгълүм булганча, Иж-Бубый мәдрәсәсе  патша охранкасы һәм үзебезнең җасуслар аркасында 1912 елда тар-мар ителә. Габдулла белән Гобәйдулла Бубилар төрмәдә утырып чыга һәм Габдулла Кытайга китә. Шул вакытта, хатлар яза һәм тиздән революция булачагын,  татар мәгарифен яңадан тернәкләндерәчәкләрен әйтә. Мәгърифәтче киләчәктә, шушы үзгәрешләр булганнан соң, татар милли кызлары өчен гимназия ачарга теләге булуын белдерә. “Габдулла Буби безнең 1000 еллык тарихтагы фидакяр затлар арасында киң фикерле булуы белән аерылып торган. Ул милли кызларыбызның шушы вәзгыятьтә милләтне саклап кала алуын яхшы аңлаган. Бәйсезлеге булмаган халыкның киләчәге хатын-кызлар кулында”. – диде депутат. Ул шулай ук чыгышында меценатлар, химаячеләр катламын да искә алып, Иж-Бубый мәдрәсәсенә, аның биналарын торгызырга Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның бик зур сумма бүлеп бирүен искә төшерде. Моннан тыш чыгышы белән Башкортстанның Благовар ройоны Каргалы авылыннан алпавыт Гомәр Еникеев та ­(Ә.Еникинең туганы) 10 ел дәвамында түләү шарты белән шактый зур җирне Бубиларга тапшыра. Татар мәгарифе иганәчеләр ярдәмендә үсеп китә. Ә белем бирү системасы алга китә икән, татар әдәбияты да күтәрелә. “Без милләт буларак, төрле катламнар бергә укмашып, бер иман белән, бер эшчәнлек белән яшәсәк кенә безнең киләчәгебез булачак”, – диде депутат.

“Бубилар мирасы” иҗтимагый оешмасының рәисе Искәндәр Җиһангәрәев Иж-Бубыйда урнашкан мәдрәсә укытучылар гына түгел, ә милләт аналары тәрбияләве белән үзенчәлекле булуын искә алып, бүгенге көндә төп максат кызларны тәрбияләү булырга тиешлеген ассызык­лады. Ул Габдулла Бубиның “Хатыннар” дигән китабына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген, анда дәүләтне тәрбияләү өчен хатын-кызны тәрбияләргә кирәк, дигән фикер язылуын искәртте. “Бүгенге көндә безне тугач та акушер хатын-кыз каршы ала, балалар бакчасында, мәктәптә хатын-кыз тәрбияли”, – диде ул. И.Җиһангәрәев шулай ук җыенда катнашучыларның игътибарын социологик сораштыру нәтиҗәләренә юнәлтте. Аның күрсәткечләре буенча бүген яшьләрнең шактый өлеше үз киләчәген туган җире белән түгел, чит ил белән бәйли. “Бу – бик зур фаҗига. Аннары соңгы вакытта яшьләрнең шушы тормышны булдырган өлкәннәребезгә, укытучыларга, табиб­ләргә, дин әһелләренә, дәүләт эшлеклеләренә ихтирамы юк. Киресенчә, аларга каршы чыгу гадәти хәлгә әверелде. Шуңа кызларны тәрбияләүгә игътибар итү кирәк”, – диде оешма рәисе. И.Җиһангәрәев Иж-Бубыйны авыл-музей итәргә һәм анда кызлар гимназиясе ачарга теләүләрен белдерде. Нәкъ менә шушы уку йорты – Иж-Бубый авыл-музейның үзәге булырга тиеш. Анда укыту программалары кызлар һәм малайлар өчен аерым булыр дип уйланыла. Чөнки кызларга укытылган йортны алып бару, кул эшләре кебек дәресләр малайларга кирәкми. Мәктәптә шулай ук дини белем дә, әхлак тәрбиясе дә бирелергә тиеш.

Иж-Бубыйда бүгенге көндә уннан артык тарихи бина сакланып калган. Ир-атлар мәдрәсәсен үз акчасына яшәткән, бик күп биналар салган М.Әхмәтҗановның йорты сүтелгән иде. Ул респуб­лика Президенты күрсәтмәсе нигезендә яңадан торгызылды. Иж-Бубый авыл тарихы музее мөдире Алсу Хисмәтуллина мирасханәнең шул йортка урнаш­тырылачагын хәбәр итте.

Кооператив институт ректоры Алсу Нәбиева конференциядә быел Мөхлисә Буби турында фильм төшерү проектын гамәлгә ашырырга ниятләүләре турында сөйләде. Хәзер фильмның сценариен язу эше бара. Фильм өчен материаллар архивлардан һәм Бубилар нәселе вәкилләреннән җыелган. Бертуган Бубилар исемендәге мәктәп директоры Равил Бадахшин да уку йортында Бубилар эшчәнлеген өйрәнү җәһәтеннән күп кенә чаралар үткәрелүе турында сөйләде. Әйтик, мәктәптә инде җиде ел дәвамында Төбәкара бертуган Бубилар укулары үткәрелеп килә. Әгерҗе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев та Иж-Бубыйны авыл-музей итеп, уку йортының һәм музееның да статусын күтәрәчәкләрен әйтеп, конференциядә катнашучыларның өметен ныгытты. Музей мөдире Алсу Хисмәтуллина Габдулла Бубиның Казан федераль университетының фәнни китапханәсендә гарәп имлясында язылган кулъязма хезмәтләре, китаплары саклануын искә төшерде. Аларны, өйрәнү, Кирилл хәрефләренә әйләндерү, кулъязмаларны китап итеп бастыру мәслихәт.

Язучы, публицист Марат Әмирханов Иж-Бубый авылының үзәк урамына “Бертуган Бубилар” исемен бирергә тәкъдим итте.

Конференциядә шулай ук Zoom аша Казахстаннан Көнчыгыш фәннәре докторы Розалия Гарипова, Финляндиядән Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алган Райханә Батыршаның кызлары Айтән Самалетдин белән Нәрмин Бәдретдин, Төркиядән Мәрмәрә университеты тюркология институты докторанты, галимә Ләйсән Шаһин, Германиядә, Парижда, Лондонда, Таллинда, Уфада һәм башка ил-шәһәрләрдә яшәүче татарлар катнашты, чыгыш ясады. Конференция ахырында Казан кооператив институты белән Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый гомум урта белем бирү мәктәбе арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды.

Сөембикә КАШАПОВА.

.Казан кооператив институты ректоры А.Нәбиева һәм Иж-Бубый мәктәбе директоры Р.Бадахшин.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: