Мәдәни җомга

ИСЛАМ ҺӘМ ТАТАР ГАЛӘМЕ

Узган атнада республикабызда зур җыен - «Милли тормыш һәм дин» дигән V Бөтенрусия дин әһелләре форумы булып үтте. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе бергәләп оештырды. Форум эшендә Русиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан район һәм авылларыннан килгән 800дән артык делегат катнашты. Пәнҗешәмбе көнне форум...

Узган атнада республикабызда зур җыен - «Милли тормыш һәм дин» дигән V Бөтенрусия дин әһелләре форумы булып үтте. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе бергәләп оештырды. Форум эшендә Русиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан район һәм авылларыннан килгән 800дән артык делегат катнашты.

Пәнҗешәмбе көнне форум делегатлары төрле секцияләрдә фикер алышты. «Татар гаиләсен саклауда дини йолаларның һәм милли гореф-гадәтләрнең тоткан урыны», «Исламда социаль хезмәт», «Дөньяви җәмгыятьтә имамның тоткан урыны» дигән темаларга багышланган утырышларда милләтебез өчен иң актуаль булган мәсьәләләр тикшерелде. Җомга көн Камал театрында форумның пленар утырышы булды. Аның эшендә Президент Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Президент аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, РФ Дәүләт Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка төбәк Диния нәзарәтләре рәисләре, район мөхтәсибләре, авыл имамнары катнашты.


Форум кунакларын иң башлап Президент Р.Миңнеханов сәламләде. «Форумның координацион советы төзелеп, ул килешенгән мәсьәләләрне хәл итү өчен даими эшли башлаячак. Безнең бергә булуыбыз үзебезнең халкыбыз, үзебезнең динебез өчен кирәк - бергә булсак кына зур эшләр башкара алырбыз»,- диде Илбаш.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында алда торган бурычлар хакында сөйләде. «Узган ел «Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре» дип аталган документ кабул иткән идек. Концепциягә карап, мөселман татарларның юл башын күрергә һәм алга таба аның кайсы тарафка алып барачагын чамаларга була. Ләкин шуны аңларга кирәк: бу документ юлны гына күрсәтми, шушы юлдан барганда нинди гамәлләр кылуны да күздә тота. Гамәлсез юл - бушка үтелгән юл бит ул. Шушы концепция нигезендә, республикада «2014 ел - гореф-гадәтләрне торгызу елы» дип игълан ителде. Татар халкының рухи мирасын өйрәнү - Исламга дәгъватның нәтиҗәле юлы ул, - дип сөйләде мөфти хәзрәт. - Узган ел сыйфатлы дини китапларга ихтыяҗ артуны исәпкә алып, Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан «Хузур» нәшрият йорты оештырылды. Без Ислам динен сакларга һәм таратырга тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Туры юлга баскан милләт, әгәр араларында аерымлык һәм таркаулык барлыкка килмәсә, азмас», - дигән. Хак Тәгалә барыбызга да динебез кыйммәтләрен халкыбызга җиткерергә мөмкинлекләр бирсен иде».

Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин бүгенге җәмгыятьтә дин әһеленең роле хакында болай диде: «Имамны тикшерәләр. Тәртибе ничек, җәмәгатенә мөнәсәбәте ничек. Имам - алда баручы, җитәкләүче ул. Шуңа күрә аның һәрьяктан үрнәк булуы мөһим.

Кырым Республикасының Русиягә кушылуы безнең өммәтебезне көчәйтте. Без хәзер 400 мең мөселманга ишәйдек. Аллаһ Раббыбыз безләргә сүз берлеге, эш берлеге, фикер берлеге насыйп итсен».

Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин үз чыгышында гаиләләрнең иманлы тормыш рәвеше алып баруы мөһимлегенә басым ясады. «Авылларның, шәһәрләрнең тынычлыгы да гаилә тынычлыгыннан башлана. Бер гаилә төзү - бер мәчет төзүдән дә мөһимрәк. Гаилә төзүчеләр өчен имам ата да, киңәшче дә булса иде. Безнең бурыч - яшьләргә гаилә кыйммәтләрен төшендерү. Кыямәт көнендә Раббыбыз җавапка һәр кавемне имамы белән бергә чакырачак», - диде ул.

Башкортстанның Борай районы, Таңгатар авылы имамы сәүдәгәр-эшмәкәр Илдус хәзрәт Фаюршин иң авыр мәсьәләләрнең берсе - эчкечелеккә каршы көрәш хакында үз фикерләре белән уртаклашты. «Безнең Борай районында 23 мең кеше яши. Ел саен 2 процент халык кими бара. Сәбәбе - эчкечелек. Аракы - ул легальләштерелгән наркотик. Аны куллануның сәбәпләре өчәү. Беренчесе - сатып алу мөмкинлеге иркен булу, икенчесе - аның зыянын белмәү, мәгълүматсызлык, өченчесе - аракыга тиз ияләшү. Менә шушыларны булдырмас өчен, мин иң элек үз кибетләремдә хәмер сатуны туктаттым. Миннән күреп, башка эшмәкәрләр дә шушы иманлы юлга басты. Районыбызда яшьләр тырышлыгы белән «Аек авыл» конкурсы үтә. Кайбер экспертлар, аракы сату кимү белән базарга ялган аракы, көмешкә чыга, дип саный. Дөрес түгел, чөнки бу еллар эчендә көмешкә куу артмаган. Икенчедән, яшьләр берсе дә эчүне көмешкәдән башламый. Без, «Аек Башкортстан» җәмгыяте вәкилләре, республика уку йортларына 130 метрдан да якынрак урында исерткеч сатмаска, дигән тәкъдим керттек һәм ул хөкүмәт тарафыннан кабул ителде. Аек авыллар - аек тормыш итүнең рекламасы ул», - дип сөйләде хәзрәт.

Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин үз чыгышында игътибарны туган телебезгә юнәлтте. «Самара татарлары арасында татар телендә аралашу торган саен кими бара. Күп авылларыбызда татар мәктәпләрен яптылар. Ә бит мәктәпне яптырмау өчен ата-аналарның ризалык бирмәве генә кирәк.

Күп гаиләләр катнаш никахтан тора. Кайвакыт мәҗлесләргә киләсең, кияү, килен, яки кода-кодагыйлар татарча аңламый. Аптырагач, вәгазьне урысча сөйләүгә күчәсең. Мулла да урысча сөйләгәч, туган телебез онытыла бара шул инде. Өлкәбездә ике мәдрәсә эшли. Анда укучы шәкертләр арасында бүтән милләт вәкилләре күп. Иммигрантларны гыйбадәтханәләргә имам итеп куеп та булмый. Үз телебездә сөйләүче татар имамнары әзерләүне максат итеп куярга иде», - диде ул.

Хәзрәт татар гаиләсе хакында да уй-фикерләре белән уртаклашты. «Кайвакыт мәчеткә никах укытырга килгән яшьләр иман кәлимәсен дә әйтә белми. Андыйлар белән сүзне Аллаһы Тәгаләдән башлыйбыз. Гаилә тормышының җаваплылыгы, әти-әнинең вазифалары хакында сөйлибез. Безнең уебызча, гаиләләрнең ныклыгын арттыру йөзеннән, өйләнгәндә кызга мәһәр бирүне мәҗбүри итеп куярга кирәк. Югыйсә, зур бәя бирелмәгәнгә күрә, безнең кызларыбызның кадере юк, бик тиз генә аерып та җибәрәләр. Әгәр мәһәр бәясе югары куелса, ирләр кабат өйләнү өчен мал җыярга мәҗбүр булудан тайчыныр иде», - диде ул.

ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров элек-электән татар җәмгыятендә имамнарның роле зур булуын искә төшерде. «Гасыр башында да имамнар сабак укытып кына калмаган, ә бәлки юрист та, табиб тә булган, мәхәллә тормышын оештырган. Шуның белән татарлар гыйлем ягыннан алдынгы булган, - диде ул. - Соңгы елларда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте социаль Ислам концепциясен тормышка ашыра башлады. Моның ачык мисалы булып Казанның «Ярдәм» мәчетендә башкарылган эшләр тора. Биредә начар күрүче мөселманнарга дини белем бирелә. Аларның кайберләре хәтта үз авылларына кайтып, имамлык вазифасына да кереште».

Рөстәм хәзрәт узган ел дәвамында Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырылган социаль проектлар хакында да сүз алып барды. «Социаль Ислам идеясе - ул проект кына түгел. Без аны курыкмыйча татар халкының дини, яңа үсеш юлы, дип атыйбыз. Бу идеяне тормышка ашыру татарларга Русия мөселманнары арасында интеллектуаль-рухи өлкәдә лидерлыкны сакларга ярдәм итә. Социаль Ислам - ул безнең җәдитче бабайлар кебек үк заман белән бергә атлавыбызны, күп дин кардәшләрдән бер адым алда баруыбызны күрсәтә торган ноу-хау», - диде хәзрәт.

Мәскәү, Үзәк регион һәм Чуашстан мөфтие, РФ Җәмәгать палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов милли, дини алгарыш өчен яшь имамнарга эш шартлары тудыру кирәклегенә басым ясады. «Татар халкының бай дини мирасын өр-яңадан өйрәнү кирәклеген исәпкә алып, алдагы елны «Милли әлифба һәм язма мирасы елы» дип игълан итү бик вакытлы һәм файдалы булыр иде. Чөнки безнең сусавыбызны басардай гыйлем шушында», - дип сөйләде ул.

Дин әһелләре форумында шулай ук шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, гәзитебезнең баш мөхәррире Зиннур Мансуров та чыгыш ясады. Аның чыгышын гәзитебезнең алдагы санында укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәрбез.

Форум эшенең соңгы көнендә кунаклар бердәм рәвештә «Изге Болгар җыены»нда катнашты. «Ак мәчет» комплексы бинасында башланып киткән җыенны кабат Президент Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде: «Бу җирдә ата-бабаларыбыз Ислам динен тоту турында хәлиткеч карар кабул иткән. Бу изге урынны без саклап калдык, һәм ул бүген килеп сәҗдә кылу урыны да. Бу бәйрәмнең әһәмияте сез Болгарга килү бәрабәренә йөзләрчә тапкыр артты, безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт сезгә», - диде ул.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фондының Химаячеләр советы рәисе Минтимер Шәймиев: «Казан һәрвакыт Ислам өлкәсендә агарту үзәге саналган. Шуңа күрә, без һәрчак укымышлы халык булдык. Без һәрвакыт Ислам кануннарын сакларга тырыштык», - дип мөрәҗәгать итте.

Биредәге бәйрәм чараларына Күвәйтнең дин эшләре һәм вакыфлар буенча министры урынбасары Әдил Әл Фәләх, Бәйрут каласындагы Global University университеты ректоры Карабира Мөхәммәд Фуад Каракира, БДБ мөселманнарының консультатив советы рәисе Пашазадә Аллаһшөкер, Украина мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әхмәд хәзрәт Тамим да катнашты. Очрашу ахырында Президентыбыз барлык дин әһелләрен Татарстанда, дөньяның башка почмакларында ешрак очрашырга өндәде.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: