Мәдәни җомга

ИСЛАМ ҺӘМ ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

Моннан 10 көн элек, 18 июльдә Изге Рамазан ае башланыр алдыннан, Русия Ислам университетында «Ислам һәм татар дөньясы» дигән темага «түгәрәк өстәл» оештырылды. Анда татар галимнәре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, төрле оешмалар җитәкчеләре әлеге темага кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты. Фәрит Мифтахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты: - Мәгълүм булганча,...

Моннан 10 көн элек, 18 июльдә Изге Рамазан ае башланыр алдыннан, Русия Ислам университетында «Ислам һәм татар дөньясы» дигән темага «түгәрәк өстәл» оештырылды. Анда татар галимнәре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, төрле оешмалар җитәкчеләре әлеге темага кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты.


Фәрит Мифтахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

- Мәгълүм булганча, III Бөтенрусия татар дин әһелләре форумында «Ислам һәм татар дөньясы» дигән концепция турында киң җәмәгатьчелек белән уртага салып сөйләшү ният ителгән иде. Шуңа күрә без бүген әлеге теманы мөмкин кадәр киңрәк колачларга тиешбез. Соңгы елларда бу җәһәттән аз эшләнмәде, әмма эшлисе эшләр дә бихисап әле. Мин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак, «түгәрәк өстәл»дә әйтелгән уңай фикерләрне дәүләт эшлеклеләренә җиткереп, кайбер мөһим мәсьәләләрне хокукый югарылыкка күтәрергә тырышачакмын.

Илдус Әмирхан, галим:

- Ислам һәм хакимият арасындагы мөнәсәбәтләр - бик җитди мәсьәлә. Әмма мин татар мөселман гаиләсе институты мәсьәләсен иң үзәккә куяр идем. Минем бу турыда унлап хезмәтем дә бар. Гаилә институты мәхәлләнең төп өлеше булып тора. Әмма хәзер мөселман мәхәлләсе төшенчәсен бик тар мәгънәдә генә аңлау күзәтелә. Мәхәллә бит ул - мең еллар яшәгән бөтен халыкларның тормыш итү рәвеше, астан өскә таба юнәлештә халыкның идарә системасы. Монда тел формалаша, монда бөтен проблемалар хәл ителә.

Бүген исә безнең телебез урыс теле булып бара, динебез - гарәп дине, исемнәребез Мәгърибтән килә, холкыбыз - яһүднеке. Чынлыкта Исламда милләт юк, дип уйлау - ул иң зур адашуларның берсе.

Мөселман-татар мәгарифен хәзерге вакытта дәүләт структуралары аша халыкка үткәрү дә бик авыр. Телгә каршылык зур. Бу - фундаменталь концепцияләрнең бер өлеше рәвешендә тәкъдим ителсә, яхшы булыр иде. Безгә татар халкы моделен эшләп, ил буенча, кирәк булса, дөнья буенча да таратырга кирәк.

Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту эшләре бүлеге мөдире:

- Менә инде өченче тапкыр Казанда Бөтенрусия имамнары җыены булып үтте. Әлеге форумга әзерләнгән, аннан соң уздырган вакытта да гелән татар имамнары проблемасына төртелеп калдык. Югыйсә, кайберәүләр фикеренчә, дин - ул милләтсез феномен. Шушы вазгыятьтән чыгып караганда гына да форумны үткәрү кирәк иде.

Без - совет заманында тәрбияләнгән кешеләр. Безгә коммунистик идеология, интернациональлек сөреме сеңгән. Хәзер шуңа Ислам интернациональлеге өстәлә. Мин бөтенебезне дә дөньяда барган тенденцияләргә игътибар белән карарга чакырыр идем. Дөньяның төрле почмакларында бер-берсенә бик охшаш вакыйгалар булып тора. Гарәп илләрен алыйк. Бер үк демонстрацияләр Бахрейнда да, Сүриядә булды. Әмма аларга мөнәсәбәт төрле. Бер илдә демонстрацияләрне яклыйлар, икенче илдә күрмәмешкә салышалар. Әле күптән түгел генә Мьямада йөзләгән мөселманны суйдылар. Гүяки әлеге хәл булмады да - геноцидны беркем дә күрми. Әлбәттә, ритуаль дәрәҗәдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы бу турыда әйткән булды инде. Әмма дөнья күләмендә бу күренми.

Нәрсә әйтәсем килә: безнең дөнья бик нык цинизмга бирелгән. Бу дөнья - һәркемнең үз мәнфәгатьләрен кайгырта торган мәйдан. Шундый шартларда безнең татар халкында милли горурлык хисен үстерү көн тәртибендә тора.Чөнки бүген күпләребез үз мәнфәгатьләре өчен кан кою дәрәҗәсендә көрәшә. Шундый вазгыятьтә, кызганыч ки, алар милләт турында уйларга ашыкмый. Күпләр интернационалист булып калуны өстен күрә. Кызганыч, безнең күп кардәшләрнең аңы ялган интернационализм белән агуланган. Без моны аңласак, үзебезнең мөселман өммәтендәге урыныбызны да җиңелрәк табыр идек. Ә аңламаган очракта, без кем ни сөйләсә, шуңа ышанып йөрүче булып калабыз. Кешенең фикерләү дәрәҗәсе милли аң үсешенә турыдан-туры бәйләнгән.

Русиягә килгәндә исә, безнең халык мәнфәгатьләренә тел, мәдәният җәһәтеннән лоббистлык җитми. Югыйсә, Русия күләмендә карасак, анда, безнең халыкка алай ук начар мөнәсәбәттә түгелләр. 90 нчы елларда, ягъни Б.Ельцин идарә иткән чорда, федераль үзәктә татар милләтеннән бер генә түрә дә юк иде. Ә соңгы вакытта күпме татар министры эшләде. Үзәк телевидениедә дә татар милләтеннән булган журналистлар артканнан-арта бара. Минемчә, безнең үзебездә телебез, мәдәниятебезне оештыру ягыннан махсуслашкан структураларыбыз, технологияләребез юк. Югыйсә, кая гына барма, нинди генә губернатор, министр белән күрешмә, алар бөтенесе дә безне үз итә. Чөнки Русиядә татар халкының тоткан урынын бөтен кеше аңлый. Без исә - шушы интернациональләшкән мескенлегебез, соңгы әйберебезне бүтән кешегә бирү психологиясе корбаннары. Әгәр без бу кырыс дөньяда үз-үзең өчен көрәшергә кирәклеген аңласак, алга таба зур адым ясар идек. Әгәр без үзебез һөҗүмчән булсак, көрәшсәк, безнең телебезне дә, татарлыгыбызны да аягүрә басып, алкышлап каршы алачаклар.

Наилә абыстай Җиһаншина, Татарстан Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе:

- Миллилекне күз алында тотып сөйләгәндә, татар милли киеме турында да әйтми калырга ярамый. Безгә милли киемнәребезне популярлаштырырга кирәк. Кайбер халыклар көндәлек тормышта, урамда үз милли киемнәрен кия, моннан һич тә оялмый, башкалар ни әйтер дип курыкмый. Моның өчен бездә дә милли кием җитештерә торган җиңел сәнәгать булдыру зарур. Безнең миллилегебез тел, уй белән беррәттән, киемебездә дә күренеп торсын иде. Бу җәһәттән, Мөселман модасы фестивале үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Быел ул 10 сентябрьдә, халыкара Казан мөселман киносы фестивале кысаларында уздырылачак. Бу юлы мода күрсәтүдә Төркия, Индонезия, Марокко һ.б. илләр дә катнашчак. Без аларның да мәдәнияте белән танышырга тиешле.

Аннан килеп, мин гаиләне көнүзәк урынга куяр идем. Чөнки чын, хакыйкый бәхетне кеше бары гаиләдә генә таба ала. Бәхетле кеше карьерасын да ясый, кешеләргә дә кирәкле, ул, гомумән, тәҗрибәле, әдәпле, үрнәк кеше була ала. Шушы проблеманы күз уңында тотып, без халыкара гаилә үзәге оештырдык. Без парларны кавыштырып кына калмыйбыз, алга таба гаиләне таркатмау өчен дә тырышабыз. Бездә 1200гә якын татар кешесе исәптә тора. Аларның берсе дә тормышта төшеп калган инсан түгел. Кайсы адвокат, кайсы табиб, кайсы юрист. Алар эш кешеләре һәм шәхси тормышларын кайгыртырга вакытлары да калмый торгандыр.

Без исә парларны таныштыруга зур җаваплылык белән якын киләбез. Үз психологларыбыз бар һәм бер-берсенә туры килгән кешеләрне генә кавыштырабыз. Андый гаиләләр аерылышмый да. Менә шунысы зур шатлык. Безгә чит илдә яшәүче татар яшьләре дә мөрәҗәгать итә. Аларның үз милләттәшләребез арасыннан пар эзләве бик куанычлы хәл.

Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлегебезне тагын да ныгытып, татар гаиләләре төзүдә бергә кулга-кул тотынышып эшләргә телибез.

Рәфыйк Мөхәммәтшин, Русия Ислам университеты ректоры:

- Ислам һәм татар дөньясы проблемасының өйрәнелмәве әлеге «түгәрәк өстәл» сөйләшүе барышында шулкадәр ачык күренә. Бу җәһәттән хәлебез гаять авыр. Әлхәмдүлилләһи, Ислам безнең җәмгыятькә әйләнеп кайта, дип шатланабыз. Уку йортларыбыз да күп. Ләкин зыялылар күзлегеннән караганда, безнең милли фикерләребез бармы, дигән сорауга, юк, дип әйтергә туры килә. Бу очрашу соңгысы булмасын иде. Алга таба аерым проблемалар буенча да очрашып сөйләшергә кирәк. Ислам һәм гаилә дигәндә генә дә, бу беренче карашка интернациональ мәсьәлә кебек, ә инде якынрак килеп карый башлагач, моның бик җитди нәрсә икәнен күрәсең.

Дөрес, яшьләребез никахлы, дибез. Ә инде казыйлар белән аралаша башласаң, алар бу җәһәттән нинди генә четерекле мәсьәләләрне тикшерми. Никах бит ул җаваплылык, дигән сүз дә. Гаиләне бит алып барырга, балаларны тәрбияләргә, хатынны тәэмин итәргә кирәк. Ир - баш икән, димәк, ул гаиләне тәртиптә тотарга тиеш. Кызганыч, яшьләребезнең шактые никах укыта да, йә хатынының муенына атлана, йә әти-әнисенең сыртына утыра. Татар-мөселман гаиләләрендә дә, кызганычка, иң элементар нәрсәләр дә үтәлми.

Аннан килеп, мәхәллә турында Илдус абый Әмирханов күп язды. Мәхәллә - безнең өчен зур проблема. Авылда да, шәһәрдә дә юк мәхәллә. Авылда, дөрес, классик мәхәллә оештырырга була. Ә чынбарлыкка күз салсак, авылда 15-20 бабай мәчеткә йөри. Алар мәхәлләнең нәрсә икәнен дә белми. Ә бит чынлыкта мәхәлләсез Ислам динен торгызып булмый. Бүген күтәрелгән мәсьәләләрнең кайсын гына алсак та, алар актуальлекнең аръягына чыккан.

Марсель Сабиров, Яңа мәгълүмати технологияләр үзәге директоры:

- Кызганычка, әле бүген дә мөселман имиджы ул террорчы имиджы белән тәңгәл китерелә. XXI гасыр - ул мәгълүматлар сугышы гасыры. Шуңа күрә безгә Ислам диненең имиджын уңай якка үзгәртү җәһәтеннән күп эш эшләргә кирәк. Бу җәһәттән Татарстанда уңай күренешләр күзәтелә башлады. Фәрит әфәнде Мифтахов мисалында шуны әйтәсем килә - дәүләт эшлеклесенең мәчет салдыруы, дин мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүе - яхшы үрнәк, Исламга карашны уңай якка үзгәртә торган күренеш. Республика ифтарлары уздыру да, Президентның ул чараларда катнашуы да Ислам файдасына. Мондый акцияләрне тагын да арттырырга иде.

Ислам дине җәелү белән беррәттән, аның Интернет челтәрендә тоткан урыны да киңәя. Ләкин Интернетта Ислам турындагы мәгълүматны контрольдә тотарга кирәк. Анда идеологик көрәш бара. Исламдагы төрле агымнар - дөресме, түгелме - үзләренең позициясен үткәрергә тырыша. Бигрәк тә яшьләр Интернет аша гыйлем туплый һәм «Әһле сөннәт вә җәмәгать» кебек радикаль карашта торган агымнарга аларның башын бутау берни тормый.

Шул ук вакытта Русия Ислам университеты сайты Интернетта үзенең мәйданын киңәйтә төшсен иде. Аннан соң һәрбер имамның, мәчетнең үз сайты, һичьюгы, үз блогы булсын иде, дигән карашта торам. Монда мәчеткә бәйле һәртөрле мәгълүматны, шул исәптән сәдака акчасының күпме килгәне, аның нинди максатларда тотылганы турында да хисап бирелеп барылырга тиеш.

Интернет сайтлары Ислам турында язучы журналистларга мохтаҗ. Кызганычка, Ислам динен тирәнтен аңлаучы журналистлар күп түгел. Әлбәттә инде, зур мәгълүмати проектларны дәүләт ярдәменнән тыш башкарып чыгып булмый. Икенчедән, Интернетта тискәре мәгълүмат тарата торган сайтларны ябарга, аларның хуҗаларына штраф салырга кирәк. Аннан соң мөселман кешесе турында уңай социаль роликлар урнаштыру да мәслихәт.

Харис хәзрәт Салихҗан, «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы:

- Мәктәптә диннәр тарихы фәнен өйрәтү җәһәтеннән фикерем бар. Ничек инде бала 6 сәгать укыганнан соң, 7 нче сәгатькә диннәр тарихын өйрәнергә факультативка калсын? Диннәр тарихы дәреслеге дә камиллектән ерак тора. Дин ул бары тик фән белән берлектә генә көч һәм кодрәткә ия. Ягъни һәрбер дәрес, һәрбер фән дини тәгълимат, Коръән призмасы аша тәкъдим ителергә тиеш. Коръәндә һәрбер фән - физика, химия, биология һ.б. карата бихисап аңлатмалар бар. Менә шул очракта гына динне бала күңеленә салу үтемле булачак.

Марат Гатин, Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе:

- Безгә дини оешмаларга карата комплекслы караш җитеп бетми. Кадрлар, мәгариф мәсьәләсендә дә проблемалар җитәрлек. Имамнарның 70 проценты олы яшьтә. Бүген-иртәгә алар урынына алмашка яшьләр киләчәк, ә яшь буын бу җаваплы вазифага алынырга әзер түгел. Шуңа күрә бик зур мәшәкатьләр килеп чыгарга мөмкин. Бу мәсьәләләрне бүген чишәргә тотынмасак, иртәгә хәлләр тагын да мөшкелләнергә мөмкин.

Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы:

- Минем аңлавымча, Ислам - ул бик демократик дин. Әмма без, татарлар, үз мәнфәгатьләребезне кайгыртып көрәшә алмыйбыз. Моңа без үзебез гаепле. Шуңа күрә икенче сортлы гына түгел, өченче сортлы милләт булып яшибез дә.

Әгәр Интернетны ачып укый башласаң, интеллектуаль дәрәҗәбезнең бик түбән икәне күзгә ташланып тора. Имамнарның 80 проценты югары белемсез. Бүген татар телен генә түгел, тарихны укыту буенча да проблемалар бар.

Римзил Вәлиев, Русия татарлары федераль милли-мәдәни мохтәрияте шурасы рәистәше:

- Мәхәллә төшенчәсе - Чуашстан, Мордовия республикаларында Пенза өлкәсендәге татар авылларында таныш нәрсә. Татарстанда да мәхәллә үрнәкләре күренгәли. Мәсәлән, Дәрвишлар бистәсендә, Яңа Азино урамында. Шәһәрдә дә мәхәллә системасын булдырырга мөмкин. Моның өчен оештыручылар кирәк. Ә нигә ипотекага фатир алганда, йорт төзегәндә, татарларга бер җиргәрәк, бер йорткарак тупланмаска. Шулай итеп, бер микрорайон дәрәҗәсендә мәхәллә төзи алыр идек.

Аннан соң, татар филологиясе бүлекләренә укырга килүче яшьләрнең киләчәген кайгыртып, аларга өстәмә белгечлек бирү турында да уйланырга иде. Татар теле - гарәп теле, татар теле - инглиз теле, татар теле - икътисад һәм башка шундый белгечлекләргә бүгенге көндә ихтыяҗ бар.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: