Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Ислам белеме бирү ни хәлдә?

Башкалабызда мөселман уку йортлары укытучыларының форумы узды.

Бу чара 2011 елдан бирле республикабызның Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәниятен, фәнен, мәгарифен үстерү фонды, Россия ислам институты белән берлектә оештырылып килә. Аңлашыла инде, ул мөселманнарның белем һәм тәрбия бирү проблемаларын уртага салып сөйләшү мәйданы булып тора. Быел ул ни өчендер «Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф яссылыгында традицион диннәрнең теологиясе» дип аталган халыкара симпозиум кысаларында үтте. 


Форум «Корстон» кунакханәсенең зур залында узды. Аның беренче көнендә зал тулы үзебезнең мөгаллимнәребез, абыстайларыбыз иде. Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин форумның сәламләүләр өлешен ачып җибәргәч, рәхмәт хатлары тапшырылды. Аңа Алабугада ачылган «Ихсан» мәктәбе директоры Марсель Әхсәнов һәм Норлатта ачылган Әхмәтзәки хәзрәт исемендәге тәгълим үзәге лаек булды. 

Төшкә кадәр булган чыгыш­лардан баш казый Җәлил хәзрәтнеке истә калды. Ул – республикада беренче булып мәктәпләрдә әхлак дәресләрен укыта башлаган хәзрәт. Бу эшнең ничек башлану тарихын искә алып үтте. 1998 елда районның 7 мәктәбендә атнага бер сәгать әхлак дәресләрен укыта башлыйлар, әти-әниләрнең ризалыгы гаризалар белән раслана. Тора-бара Балтачның барлык 22 мәктәбенә дә кертелә. 5-9 сыйныфлардагы 3500 бала ул чакта әлифнең таяк икәнен танырга, әхлакка, намаз тәртип­ләренә өйрәнеп чыга. Әлбәттә, бар да шома гына бармый, өстеннән шикаять язучылар да була. Аларның тырышлыгы белән җәдвәлгә атнага 35 нче итеп кертелгән дәресне факультативка калдыралар, чөнки артык дәрес уку бала саулыгына зыян китерә, имеш… Ул вакыттан соң инде 20 ел вакыт үткән, балалар саны да кимегән, хәзер районда әхлак дәресләрен 1900 бала укый. «Даими рәвештә укытучылар әзерләп торырга кирәк, – диде Җәлил хәзрәт, – кызларны укытып кына кайтарабыз, кияүгә китеп баралар, өлкән яшьтәге абыстайларның яше чыга». Дини белем бирүдә иң төп мәсьәлә дип хәзрәт авылларда балалар аз булуны саный. «Дәресләр бар, сыйныфлар бар, мәчетләр бар, ә укытырга балалар юк, – диде ул, – хатыннар бала тапмый. Ике ел бозауламаса, сыерны да суеп ашыйлар… Килен хезмәтенә әзер кызларыбызны тәрбияләп үстерергә кирәк». Балтач зур район түгел, 35 мең халкы бар. Казанда үткән Коръән укучылар конкурсларына ел саен районнан 400 ләп бала килә, Коръәнне ятлаучы 20 дән артык бала бар. Районның Борбаш авылында ел саен Җәлил хәзрәт һәм дин мөгаллимнәре тырышлыгы белән мөселман балалар сабан туе уздырыла. Җәлил хәзрәт мәктәпкә генә түгел, балалар бакчасына да сукмакны суытмый. Гает бәйрәмнәренә, Мәүледкә яңа ел бүләгеннән дә шәп итеп күчтәнәчләр тутырып бара, сабыйлар аны шигырь, сүрәләр өйрәнеп көтеп тора. «Без, дин әһелләре, балалар алдында үзебезне матур итеп күрсәтергә тиеш, – диде ул, – балалар белән эшләргә акча да, вакыт та кызганырга ярамый».

Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов та мәгънәле чыгыш ясады. Ул дини белемне туган телебездә бирү кирәклеген искәртте: «Мәчетләрдә, курсларда, бакчаларда, югары уку йортларында укытмасак, телебез бетәчәк! Үзара татарча сөйләшеп кенә аны саклап булмый, татар теле укыту, фән теле булырга тиеш! Муллаларны да татарча укытырга кирәк, мәдрәсәләрдә һәм Россия ислам институтында русча укытып яталар. Йөрәккә үтәрлек вәгазь сөйләр өчен алар телебезне яхшы белергә тиеш». Ул шулай ук Казанда интернаты булган 1000 кешелек татар-мөселман мәктәбе ачарга тәкъдим итте. Чыннан да, Казанда әлегә кадәр мондый мәктәпнең булмавы зур кимчелек, чөнки намазларны вакытында укытып  урта белем алырлык мәктәп шәһәребездә нибары берәү, анысы да әллә кайдагы Северный бистәсендәге шәхси йортта урнашкан. Заманча мөмкинлекләре, спорт белән шөгыльләнерлек шартлары булган яңа зур мөселман мәктәбе ачу Диния нәзарәтенең максаты булырга тиеш. Мондый мәктәпләр Алабуга һәм Әлмәттә ачылды инде, алар Мәскәү һәм Петербургта да эшли. Сүз уңаеннан, яһүдләрнең үз дини таләпләрен үтәп укыта торган шундый урта мәктәпләре Казанның кыл уртасында, Кабан күле буендагы иркен бинада инде озак еллар эшләп ята. 

Болгар ислам академиясендә укытучы Исмәгыйль хәзрәт Бүлбүлнең чыгышы бу форумда ни дәрәҗәдә урынлы икәнен аңлап булмады. Чит ил галименең чыгышы программага кертелү чараның дәрәҗәсен күтәрү максатыннан гына булса кирәк, чөнки 7 нче гасырда Гарәбстанда Ислам дине барлыкка килгәч, мәчетләр каршында мәдрәсәләр оештырыла башлау тарихы авыллардан вакытларын сарыф итеп, саулыкларын куркыныч астына куеп килгән күбесе өлкән яшьтәге мөгаллимнәргә әллә ни файдалы мәгълүмат булмагандыр. Без – ислам динен 10 гасыр буе тоткан милләт, безнең мәдрәсәләр ачу һәм тоту буенча биниһая үз тәҗрибәбез дә бар, дингә яңа аяк баскан зәгыйфь халык түгелбез, шөкер. 

Чираттагы чыгыш өчен мөнбәргә «Адымнар» мәктәбенең директор урынбасары Фәридә ханым Зәйнуллина күтәрелде. Мәктәпкә авыллардан татар телендә сөйләшүче балаларны бик теләп кабул итүләрен әйтте, аларны яшәтү өчен барлык уңайлыклар белән интернат барлыгын, ашауның хәләл икәнен хәбәр итте. «Башлангыч мәктәптә бүген 800 бала укый, төп фәннәр рус, татар телләрендә бара, музыка, рәсем кебек фәннәр инглиз телендә. Бусы – мәктәпнең полилингваль (күптелле) өлешендә. Ә мәктәпнең билингваль (ике телле) өлешендә укыту бары тик рус һәм инглиз телләрендә генә бара икән. Менә сиңа күпме мактанып ачылган татар мәктәбе! Чираттагы рус-инглиз мәктәбе түгелме соң бу, күз буяу өчен кайбер фәннәр генә (!) татарча укытыла торган бер өлеше дә бар… Урынбасар ханым шулай ук мәктәптә төрек, гарәп телләре дә укытылуын белдерде. «Полилингваль мәктәпкә керүче балага иң беренче таләп – татар телен белү. Монда татар теле, әдәбияты тирәнтен өйрәнелә», – диде ул. Чынлап торып татар мәктәбе булсын өчен төгәл фәннәр дә туган телебездә укытылырга тиеш тә бит, тик без күпкә өметләнгән булып чыктык… Фәридә ханым тагын бу мәктәпнең мөселманнар арасында популяр булуын өстәде. 

«Ярдәм» хәйрия фонды җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов үзенең чыгышында инкыйлабка кадәр гамәлдә булган вакыфлар системасын искә төшерде. Вакыф – ул дәүләт яки шәхси зат тарафыннан дини һәм хәйрия эшенә бирелгән күчемсез милек. Сәүдәгәрләр, байлар үзләренең кибетләрен, малларын мәчетләргә вакыф малы итеп тапшырган. Ә вакыф малыннан кергән табыш ярдәмендә мөселман оешмалары үз эшчәнлекләрен активлаштыра алган. Вакыф акчасына мәктәп-мәдрәсәләр тотканнар, китаплар бастырганнар, мохтаҗларга ярдәм иткәннәр. Бу – элек, ләкин хәзерге байлар арасында үз малын вакыфка тапшырырга теләүчеләр бик күренми шул. Шуңа күрә дә Илдар хәзрәт мөселман оешмаларына социаль эшкуарлыкны үстерергә киңәш итте. Мисал итеп ул «Ярдәм» фонды комплексында типография, банкет залы, кафе, берничә кибет оештырылуын китерде. Әлеге бизнеслардан кергән акчаның фонд программаларын тормышка ашыруда ярдәм итүен әйтте. Хәзрәт мәгърифәтчелек эшчәнлеге халыкка социаль ярдәм итү белән үрелеп барырга тиешлегенә басым ясады. Әйтик, «Ярдәм» фонды Борбаштагы балалар өчен пансионатны һәм Теләчедәге «Гаилә учагы» балалар йортын үз химаясендә яшәтә, шулай ук республиканың иректән мәхрүм итү урыннарында булган хөкем ителгәннәргә ярдәм һәм дәгъват кылуны да оештыра. Бу әле фондның ел дәвамында өзлексез сукырлар, чукраклар, гарипләр өчен тернәкләндерү курсларын исәпкә алмаганда. «Ярдәм» фонды шулай ук кешеләрне хәрамга (наркотиклар, эчкечелек, отышлы уеннар) бәйлелектән арындыру юнәлешендә дә эш оештырды, тернәкләндерү үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр арасында үзебезнең милләттәшләр дә күп булуы бик кызганыч. «Бу халкыбызның диннән ни дәрәҗәдә ераклашып, зәгыйфьләнүен күрсәтә», – диде Илдар хәзрәт. 

Россия ислам институтының укыту бүлеге мөдире Нәзирә ханым Гыйззәтуллина бу җыенның эчтәлеген ача торган кыска гына чыгышында республикабыздагы дини тәрбия һәм белем бирү системасына күзәтү ясады. Республикабызда дини тәрбия һәм белем мәчетләр каршындагы курсларда (700 дән артык), урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә («Госмания», «Нур», «Ихсан»), урта һөнәри дини белем бирүче мәдрәсәләрдә («Мөхәммәдия», «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәсе, «Ак мәчет» (Чаллы), «Фәнис» (Урыссу), Р. Фәхретдин исемендәге мәдрәсә ( Әлмәт), Кукмара, Буа, Мамадыш мәдрәсәләре), югары белем бирүче Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты, Казан ислам институтында, моннан тыш, Әхмәтһади Максуди исемендәге ислам үзәгендә тормышка ашырыла. Болардан тыш, Борбашта пансионат, Балтачта «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәнең тагын бер бинасы, Норлатта Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәге эшли. Әлеге уку йортлары белән бәйле төп проблемалар дип Нәзирә ханым төрле структуралар тарафыннан тикшерүләрнең еш узуын, финанс ягы чикләнгән булуны, дини уку йортлары тәмамлаган белгечләрнең укытуга хокукы юклыгын атады. 

Форумның икенче көнендә ак яулыклы мөгаллимәләр, хәзрәтләребез һәртөрле митро­политлар, раввиннар, төрле рәсми департаментларда дин эшләре буенча җаваплы чиновникларның нотыкларын тыңларга мәҗбүр булды, әлбәттә инде, аларда ислам белеме бирүгә кагылышлы файдасы булган бер сүз дә ишетелмәде. Волоколам митрополиты Илларион, Казан митрополиты Феофан, Коган, Шмонин, Мошкин, Ледовичларны тыңлап ярты көннәрен сарыф иткән мөгаллимнәребез кызганыч. Елга бер була торган шушы җыенны Казан епархиясе оештырган конференция кысаларына тыкмыйча гына, алар өчен файдалырак, мәгънәлерәк тә итеп оештырып булгандыр. Әллә безнең Диния нәзарәтенең поплардан башка гына мөгаллимнәр җыены да үткәрергә хәленнән килмиме?

Эльмира СИРАҖИ.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев