Мәдәни җомга

Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ: ТАТАРНЫ ӨЙРӘНЕРГӘ КИЛЕГЕЗ

Казан дәүләт университетының та-тар филологиясе һәм тарихы фа-культеты ябылу зыялыларыбызны зур борчуга салган иде. Республикабыздагы иң эре белем йортында булган зур үзгәрешләрдән соң аның эчендә оештырылган тарих институтында яңа бүлек - татар халкы тарихы һәм тюркология бүлеге барлыкка килде. Биредә эшләячәк татар халкы тарихы кафедрасын тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр...

Казан дәүләт университетының та-тар филологиясе һәм тарихы фа-культеты ябылу зыялыларыбызны зур борчуга салган иде. Республикабыздагы иң эре белем йортында булган зур үзгәрешләрдән соң аның эчендә оештырылган тарих институтында яңа бүлек - татар халкы тарихы һәм тюркология бүлеге барлыкка килде. Биредә эшләячәк татар халкы тарихы кафедрасын тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев җитәкли. Без аның белән яңа кафедрада укытуның эчтәлеге, анда биреләчәк белемнәр һәм укырга кабул итү шартлары турында әңгәмә кордык.


- Искәндәр әфәнде, татар тарихы һәм тюркология бүлеге элеккеге кайсы факультетлар нигезендә төзелде?

- Безнең яраткан татфак таркатылды да аның филология өлеше яңа төзелгән филология һәм сәнгать институты составына, ә тарих юнәлеше элеккеге тарих факультеты белән берләшеп, тарих институтына кертелде. Бу институтта 4 бүлек бар, без шуның "Татароведение" бүлегендә эшләүче кафедра булачакбыз.

- Татар халкы тарихы бүлегендә нинди белгечләр әзерләнәчәк?

- Гомумән без тарихчылар әзерлибез. Ә таррак махсуслашуга килгәндә, Идел-Урал төбәге тарихын һәм төрки халыклар тарихын тирәнтен өйрәнгән шәхесләр әзерләячәкбез. Бүген дөньяда бер генә уку йортында да татар халкы тарихы өйрәнелми. Бары бер үзәк - Казан федераль университеты калды. Белгәнебезчә, һәр милләт дөнья генофондының бер өлешен тәшкил итә. Шуңа күрә күп санлымы ул, аз санлымы - һәр милләтнең тарихы, мәдәнияте өйрәнелергә, аңа профессиональ бәя бирелергә тиеш. Чөнки тарихта профессиональлек, гыйльмилек җитенкерәмәсә уйдырмалар, мифлар туа башлый. Шуңа күрә фәннилек мәҗбүри шарт.

- Тарихчы - ул киң төшенчә. Бер татар халкы тарихын белеп кенә мәктәптә тарих укытучысы булып эшкә урнаша алмаска да мөмкин бит?

- Безнең максат - 4 ел дәвамында студентларга милли, төрки тарихыбыз буенча белем биреп, югары мәдәниятле, шәхесләр тәрбияләү. Чын тарихыбызны белгән кешеләр мәктәпләрдә дә, югары уку йортларында да, фәнни институтларда да кирәк булыр. Тарихчы ул сәясәт белән шөгыльләнергә дә, журналист булырга да, административ оешмаларда да эшләргә мөмкин.

Гомумән, безнең җәмгыятьтә халыкның тарих буенча мәгълүматы аз. Без, гадәттә тарихта нәрсә күрергә телибез - шуны гына күрәбез. Бу бик зур хата. Тарих ул күпкырлы. Анда күңелгә ошаган яки ошамаган нәрсәләр булмый. Тарих - ул булган фактларны торгызу, сөйләп чыгу. Моны һәвәскәрләр яки журналистлар ихтыярына калмасын өчен профессиональ тарихчылар башкарырга тиеш.

Кафедрада фәнни эшчәнлек җәелдереп җибәрергә дә ниятлибез. Быел безгә укырга, төрки халыклар тарихы белән кызыксынып, якут егете килде. Бик яхшы. Бездә белем алсын да, үзләренә кайтып, татар халкын пропагандаласын.

Әлеге яңа факультетта Русиядә яшәүче төрки халыкларның тарихын әтрафлы өйрәнергә була. Шулай ук БДБ илләренең тарихын өйрәнү дә бер җирдә дә оештырылмаган. Икътисади, мәдәни элемтәләр урнаштыру өчен дә профессионаллар кирәк бит. Татар милләте гомер бакый, Русиянең тышкы элемтәләрен булдыруда арадашчы ролен башкарган. Бу - татарның тарихи, уникаль роле, безнең каныбызга сеңгән гадәт. Нигә без аннан баш тартырга тиеш әле? Көнчыгыш илләре белән аралашу өчен нәкъ менә аларның тарихын, мәдәниятен белгән кешеләр кирәк. Шундый белгечләр әзерләү элекке традицияне дә яңарту булыр иде.

- Ә татар халкының үзе белән кызыксынучылар бармы?

- Дөньяда татарлар белән аз кызыксыналар дияргә була. Дөресен генә әйткәндә, безнең Русия кысаларындагы статусыбыз имиджыбызны боза. Ни әйтсәң дә, без Русиянең бер төбәге генә булып саналабыз. Мәсәлән, Германияне төрки халыклардан бер Төркия генә кызыксындыра. Русия үзе дә гамәли яктан кызыксыну тудырмый. Сәүдә өчен дә, хезмәттәшлек итү өчен ул ярлы ил булып исәпләнә. Шуңа күрә бүген татар халкы белән кызыксынучылар аз. Шулай итеп, дөнья халыклары аңында татарлар турында элекке уйдырмалар, стереотиплар һаман да яши бирә.

Тарих фәнендә "заказ" дигән нәрсә бар. Ягъни билгеле бер вакытта тарихның кайсы чорын өйрәнергә кирәклеген тарихчылар үзләре сизә, аңлый һәм шуны өйрәнә. Әйтик, менә бүгенге Русия өчен Кавказ халыкларының, элеккеге БДБ илләренең тарихын белү актуаль булып тора. СССР заманында алар нигездә өйрәнелмәде.

- Сезнең бүлеккә тарих белән кызыксынучы, әмма татарча белмәгән яшьләр дә керә аламы?

- Ни кызганыч, быел бу бүлеккә бер бюджет урыны да бирелмәде. Русиядә гуманитар белемгә игътибар кими бара. Шуңа күрә бушлай югары белем алу мөмкинлеге дә кысыла. Милли тарих бүлегенә бер бюджет урыны да бирелмәү - иң начары. Без быел кыштан ук студентлар җыюны кайгырта башладык. Шул җәһәттән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләшүләр алып бардык. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Татарстан Президентына безнең бүлектә бушлай уку өчен 30 урын сорап хат язды. Рөстәм Миңнеханов әлеге үтенечне канәгатьләндерде - хәзер 30 студент Татарстан хөкүмәте хисабына бушлай белем алачак. Мондый мөмкинлек тудырганнары өчен Президентка, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына ихлас рәхмәтебезне ирештерәбез. Шулай итеп, быел бездә Русия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, халкыбыз тарихы белән кызыксынучы 30 милләттәшебез белем алачак. Аннан тыш та, түләүле нигездә теләгән һәр яшь кеше безгә килеп кереп укый ала. Укыту урыс һәм татар телләрендә алып барылачак, кайсы халыкның тарихын өйрәнәсең, шуның телен белергә кирәк. Тарихчы шул телдә фикер йөртергә тиеш. Димәк, татарча белү мәҗбүри. Алар 4 ел эчендә бакалавр дәрәҗәсенә җитеп, диплом алып чыгачак, алга таба укырга теләүчеләр магистратурага керә ала.

Миңа калса, яңа бүлектә уку бик кызыклы булачак. Чөнки анда заманында Миркасыйм ага Госманов төзегән татар тарихы факультеты галимнәре һәм ТДГПУның Татарстан тарихы кафедрасы галимнәре гыйлем бирәчәк. Кыскасы, шәкертләребез канәгать булыр, дип ышанабыз.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: