Мәдәни җомга

ИСКЕ БЕЛӘН ЯҢА БӘРЕЛЕШЕ

Соңгы елларда ташкын кебек агылучы сәяхәтчеләр: "Казан - бик матур шәһәр", - дип төбәгебезне мактыйлар. Килүчеләрнең кайберләре: "Казан - Европа каласын хәтерләтә", - дип тә җибәрәләр. Күптән түгел "Тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм элекке хәленә кайтару: җирле һәм халыкара тәҗрибә" дигән II Халыкара реставраторлар корылтаенда чыгыш ясаучы РФ мәдәният министры Владимир...

Соңгы елларда ташкын кебек агылучы сәяхәтчеләр: "Казан - бик матур шәһәр", - дип төбәгебезне мактыйлар. Килүчеләрнең кайберләре: "Казан - Европа каласын хәтерләтә", - дип тә җибәрәләр. Күптән түгел "Тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм элекке хәленә кайтару: җирле һәм халыкара тәҗрибә" дигән II Халыкара реставраторлар корылтаенда чыгыш ясаучы РФ мәдәният министры Владимир Мединский исә: "Казан - күпмилләтле Россиянең бик яхшы рус шәһәре", - дигән гомумиләштерү ясады. Әмма татарлыкка мөкиббән күңелгә мондый мәдхия аз. Кунаклардан: "Казан - татар иленең кабатланмас милли башкаласы!" - дигән җанга якын сүзләрне ишетәсе килә.
Ни кызганыч, болай данланыр өчен, халкыбызның сәнәгать сәүдә үзәге, рухи мәркәзе булган Иске Татар бистәсендәге тарихи-мәдәни архитектура һәйкәлләренең байтагын сак­лап кала алмадык. Югыйсә, Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан оешмасы рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова искәрткәнчә, 2000 елларда мондагы корылмаларның сакланышы әйбәт иде әле. Һәрбер йорт, бина тарихы турында белеп, тәфсилләп сөйләүче, аларны югалтмас өчен җан атучы әби-бабаларыбыз исән иде. Әмма челтәрләп-бизәкләп эшләнгән агач өйләр коткарылмады. Галим Булат Галиевнең борынгы шәһәр культурасы һәм халкыбыз гореф-гадәтләре сак-­ланган урында урам музее ясау турындагы кызыклы тәкъдиме хупланмады. Киресенчә, төрле гасыр яшьтәшләре булып саналган йорт-биналарның шактые, аяз көнне яшен суккандай, дөрләп янды. Әлеге бәла-казаларның сәбәбе бик еш кына торыр урынсыз калган сукбайларның саксызлыгы белән аңлатылды. Тәмәке тартканнар, учак якканнар, имеш. Асыл гөнаһ ияләренең исемнәрен махсус яшерделәр. Гайрәтле язучы Зәки Зәйнуллин ут төртүче берәүне якасыннан эләктереп, полициягә тапшыргач та, шикләнүчегә гаеп белдерелмәде. Үзәктәге урыннарга кызыгучы акчалы, йогынтылы абзыйлар яллаган ут төртүче бәндә урамга чыгарып җибәрелде. Күмерләнгән агач, такта кисәкләре аунаган урында исә озак та үтми кыйммәтле ташлар белән зиннәтләнгән Европача корылма күтәрелде. Агач биналар көлгә әйләнгән башка кишәрлекләрдә дә байлар кесәсен калынайтучы төзелешләр гөрләде. Аларның берсендә дә халкыбызның буыннан-буынга тапшырылучы милли челтәр-бизәкләре күренмәү җанны көйдерде. Татар иле башкаласындагы төзелеш Мәскәү, Санкт-Петербург, Кос­троманыкыннан... бернәрсә белән дә аерылмый лабаса! Хәтта Казан үзәгендә бөек шагыйребез Габдулла Тукай яшәгән чорны искә төшереп торган, күп хатирәләрне уяткан атаклы "Болгар" кунакханәсе дә, киң җәмәгатьчелекнең ай-ваена карамыйча, төнге ай яктысында ботарланды. Аның көч-хәл белән исән калган дивары янәшәсендә кыйммәт бәяле йорт калыкты. Татарстанның элекке мәдәният министры урынбасары, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының фәнни эшләр буенча проректоры Рафаэль Вәлиев сүзләре белән әйтсәк, Казанда иске дөнья белән яңа заман бәрелеште. Яңа биналар каланың тарихи йөзенә туры килми башлады.
Мондый вәзгыять бер Казанны гына түгел, Россиянең байтак калаларын чолгап алды, билгеле. Күп төбәкләрдә "игезәк" йортлар укмаштырылды. Тарихи биналарны саклау омтылышы исә реставраторларны йокыдан уянырга мәҗбүр итте. 2013 елның сентябрендә Мәскәүдә - Союзлар йортында I Халыкара реставраторлар корылтае узды.
Ә аның икенчесе Казанның "Корстон" кунакханә - сәүдә-күңел ачу үзәгендә үтте. Тарихи биналарны элеккеге хәленә кайтаручылар, яңадан торгызучылар төзелеш өлкәсендәге вәхшилекне туктату мәсьәләсен көн тәртибенә куйды.
Россия Федерациясендә 140 мең­ләп корылма исәптә тора икән. Шуларның 25 меңе - федераль дәрәҗәдәге тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр. Ә 26 сы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә теркәлгән. 2000 елдан - Казан Кремле тарих-архитектура комплексы, 2014 елдан Болгар архитектура-тарих комплексы да әлеге исемлектә урын ала. Хәзер тагын 24 корылма, шул исәптән Зөя утрау-авылы да дөнья күләмендә танылуга өметләнә.
Җыен Татарстан башкаласында узгач, билгеле, республикадагы борынгы халкыбызның үзенчәлеген, йөзен билгеләүче милли тарихи-мәдәни мирасны саклау мәсьәләсе дә көн тәртибенә куелыр төсле иде. Тик меңьеллык Казаныбызга алып килеп, РФ Мәдәният министрлыгы күрсәткән документаль фильмнарда сүз күбрәк чиркәүләрне, монастырьларны төзекләндерү турында барды. 1950 елда Татар фәнни рес­таврация идарәсен булдырган калабыз белгечләре, нигәдер, үзләренең тәҗрибәләре белән иркенләп бүлешмәде. Әле ярый, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. Ул 2010 елдан бирле Болгар шәһәренең һәм Зөя утрау-авылының ничек яңаруы турындагы кызыклы мәгълүматлары белән бүлеште. Ә корылтайның өченче көнендә бу төбәкләргә сәяхәт оештырылды.
2014 елның декабрендә булдырылган, быел февральдә РФ Юстиция министрлыгында теркәлгән Россия реставраторлар берлегенең 1 нче корылтае да Казанда узды. Вячеслав Фатин җитәкчелек иткән әлеге оешманың 218 әгъзасы бар икән. Тик әлегә алар арасында Татарстан вәкилләре күренми. Шулай да 14 кеше тәкъдим ителгән. Аларны берлеккә кабул итү - киләчәк эше.
Корылтайның Казанда узуын күпләр Татарстанга күрсәтелгән зур ышаныч итеп бәяләде. Чишелешсез сорауларга җавап табарга теләп, "түгәрәк өстәл" янында фикер алыштылар. Аерым алганда, мәдәни мирасны саклау өлкәсендә хокукый мәсьәләләрне тәртипкә салу, корылмаларны төзекләндерү өчен белгечләр әзерләү, Мәдәният министрлыгының бу эшләрне оештырудагы роле турында сөйләштеләр.
Киләсе очрашу исә Санкт-Петербургта узачак.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: