Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Интернетта татарча аралашыйк

Матбугат нигездә хәзер интернетка, башкача әйтсәк, безнең кесәләребездәге  телефоннарга күчте.

“Мәскәү татарлары штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалиев татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау һәм киләчәк буынга тапшыру, Россия төбәкләрендә гомер кичерүче милләттәшләребез  арасында телебезне популярлаштыру, халкыбызның мәшһүр шәхесләрен таныту, хөрмәтләү өчен мөмкин булганның барысын да эшли һәм шушы максатка үз акчаларын шактый тота. Шушы көннәрдә Мәскәү татарлары штабы интернет челтәрләрендә, Инстаграмда аралашуны татарчалаштыру ниятеннән Казандагы бер кунакханәнең “Сәйдәш” исемле конференцияләр залында Мәскәү һәм Татарстан блогерлары һәм яшь политологлар, галимнәр, психологлар, димче ханым Гөлназ Мөхәммәт катнашында очрашу үткәрде. 

Бүген татар телендәге көндәлек матбугат катлаулы чор кичерә. Кәгазьдә нәшер ителә торган газеталарның тиражы аз, үз телләрендә әдәбият укучы яшьләр көннән-көн кими бара. Хөкүмәтебез дә бу мәсьәләгә битараф. Хәтта Казанда да үз туган телләрендә чатнатып сөйләшүче яшьләребез азая. Матбугат нигездә хәзер интернетка, башкача әйтсәк, безнең кесәләребездәге  телефоннарга күчте. Кемдер Ютубта, икенчеләре Инстаграмда башка социаль челтәрләрдә хәбәрләр белән таныша, аралаша, Тик-ток белән дуслашучылар да бар. “Безгә ничектер бу ресурсны милләт файдасына кулланырга  һәм аны җанисәп алу мәсьәләләрендә файдаланырга кирәк. Ә моның өчен социаль челтәрләрдә аралашуны татарчалаштыру,  яшьләребезне үз телләрендә уйлый торган итү сорала. Моннан тыш яшьләребез милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, халкыбыз җырларын, татар ризыкларын хәзерли белергә, баланы гаиләдә үз ана телебездә тәрбияләргә, ул-кызларыбыз татарча сөйләшергә генә түгел, уйларга да тиеш”, – ди “Мәскәү татарлары штабы” җитәкчесе Р.Ямалиев. 

Ә ничек моңа ирешергә? Әлбәттә, “Мәскәү татарлары штабы” бу эштә беренчеләрдән булып үзе үрнәк күрсәтә. Алар башкаладагы татар яшьләрен  туган телләрендә аралаштыруны бүген генә башлап җибәрмәде. Р.Ямалиев җитәкчелегендәге оешма карамагында шактый еллар дәвамында белемле, фикерле татар егет-кызларын берләштергән “Татар яшьләре штабы” эшләп килә. Оешма биш ел элек 150 яшь кешене блогер булырга өйрәткән. Ышанмыйчарак башлап җибәрелгән эш бүген үзенең нәтиҗәләрен күрсәтә. Хәзер “Штаб” аларның кайсысының 20 мең, кайберләренең – биш,  ун мең язылучысы булуы турында хәбәр итә. Хәзерге вакытта Ютубта алар алып  барган татар дөньясы яңалыкларын бер көнгә 10 мең кеше карый. “Татар яшьләре штабы”ның җитәкчесе Таһир Мөхәммәтдиновның да теләге – Татарстанда яшәп социаль челтәрләрдә һәм Ютубта күп әбүнәче туплаган яшьләр белән Мәскәү блогерлары арасында элемтә булдыру. “Без бер-беребез белән танышып, үзара аралаша башларга тиеш. Бу теләсә кайсы вакытта фикер уртаклашу өчен кирәк булачак” – ди ул. Әмма үзләрен татар блогеры дип атаган яшьләрнең күбесе блогларын татар телендә генә алып бара алмавын белдерде. Алар татар блогерларының әле аякка басып, формалашып кына килүен искәртте. Шуңа  артык тәнкыйтьләргә дә ярамый.  Блогер булу, көннәр буе интернеттан чыкмыйча утыру бик ардыра. Рафис Атаказов исә блогында татар телендә милли темаларны булдыра алганча алып баруын әйтте. Шулай да ул 24 мең язылучы җыя алган. Блогер һәм пранкер Талип исә үз блогларын русча алып бара. Ул шушы телдә блогларында кызыклы материаллар биреп, миллионлап язылучы җыярга, аларны татар дөньясы белән таныштырырга тели. Ләкин Талип та төп мәсьәләнең сис­темада икәнлеген яшерми. Блогер Илүзә үз хәбәрләрен әлегә татар телендә алып бара. Әмма алга таба күбрәк язылучылар җыю өчен рус теленә дә күчәргә мәҗбүр икәнлеген яшерми. Аның 83 мең язылучысы бар. 

Политолог Руслан Айсин милли мәгарифне булдыру яшьләребезнең  туган телләрен яхшы белүенә зур адым икәнлеген искәртте. Ә  милли югары уку йорты татар дөньясында юк. Бу сәясәттә аны ничек торгызырга? Бетү куркынычы янаган кайбер халыкларның яңадан күтәрелеп китү очрак­лары бар. Әйтик, аяныч хәлдә калган каталоннар калкып чыкты. Алар, үз телләрендә аралашуны активлаштырып, төп игътибарны милли мәгарифкә биреп, милләтләрен  юкка чыгу афәтеннән аралап калды. “Безнең милли буржуазия дә бар, байлар да хәтсез, республикада нефть, газ чыгарыла. Әмма, кызганыч ки, шәхси милли мәктәпләребез, шәхси милли университетларыбыз юк. Виртуаль университет проекты белән чыктылар, әмма аңа да бер ярдәм дә булмавы кыенлыклар китереп чыгара. “Мәгарифсез милләтнең киләчәге булмавы көн кебек ачык. Без үзебезнең милли системабызны булдырмасак, киләчәгебез булырмы, юкмы – билгесез”, – ди Р.Айсин. Ул шулай ук бер төркем татар зыялыларының “Татар интеллектуаль клубы”на берләшүе турында әйтте. Алар тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков җитәкчелегендә бер төркем зыялылар белән күп очрашулар, түгәрәк өстәл утырышлары  уздырган, сөйләшү барышындагы чыгыш-фикерләрне теркәп барган. Аларның татар милләте үсеше стратегия­сен булдыру чорында алып барган  эшчәнлеге махсус җыентыкта да туплап бирелгән. “Татар халкының фикере һәм мәгънәсе бу китапка гына сыя алмый,  халкыбыз­ның рухи потенциалы гаять мул. Без – зур милләт,  шуңа да хәл ителәсе мәсьәләләребез дә зур”, – диде ул. 

Галим-этнолог Илнар Гарифуллин җанисәпкә әзерләнү проблемаларына тукталды. Ул татарлар яшәгән күп кенә төбәкләрдә милләтебезне үстерүгә комачаулаучы  катлаулы мәсьәләләр булуын, аларның татарларны төрле этник төркемнәргә бүлү белән бәйле икәнлеген әйтте. Әйтик, Себер татарлары, Әстерхан татарлары, Башкортстан татарлары дип аеру милләтебезнең олылыгын киметә. Башка халыкларны исә шушы рәвеш­ле бүлгәләү юк, милләтләрне яшәгән төбәкләренә карап аеру дөрес тә түгел. Шуңа да Руслан Айсин әйткәнчә, киң республика, дигән төшенчә кирәк.

Тарихчы Вячеслав Данилов Кайбыч районы Хуҗа-Хәсән авылында “Тау ягы татар керәшеннәре” дигән музей оештырып җибәргән. Тарихчы анда керәшеннәрнең берничә гасыр элек ислам динендәге татарлар булуын, көчләп чукындырылуын дәлилли.  Ул  бу эшне үзенең шәҗәрәсен өйрәнүдән башлаган. Ул бу хакта китаплар да язды. “Бабам борынгы бабаларыбызның татар булуын, аны яшьтән үк чукындыруларын искәртә иде. Татар милләте борынгыдан ук дәүләт тоткан, батыр, горур, якты йөзле халык булган”, – ди ул. 

Очрашуга җырчы һәм педагог Миңгол Галиев, журналистлар чакырулы иде. Аралашуны журналист Рәшит Минһаҗ, җәмәгать эшлеклесе, танылган татар тамадасы Гамил Нур алып барды. 

Сөембикә КАШАПОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев