Мәдәни җомга

Илнең иминлеген икмәк тәэмин итә

Татар авыллары эшмәкәрләренең VI җыенына килүчеләр быел Татарстанның Арча, Балтач районнары халкы белән аралашты. Борбаш авылын соңгы елларда гел мактап телгә алалар. Яшьләр авылдан китми, аракы эчүче юк, яше-карты намазлы, эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр дип даны чыкты аның. Бу хикмәтле эшләр башында Җәлил хәзрәт Фазлыев тора. Хәзрәт халыкны тәрбияли белә, үзе...

Татар авыллары эшмәкәрләренең VI җыенына килүчеләр быел Татарстанның Арча, Балтач районнары халкы белән аралашты. Борбаш авылын соңгы елларда гел мактап телгә алалар. Яшьләр авылдан китми, аракы эчүче юк, яше-карты намазлы, эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр дип даны чыкты аның. Бу хикмәтле эшләр башында Җәлил хәзрәт Фазлыев тора. Хәзрәт халыкны тәрбияли белә, үзе үрнәк күрсәтә. Авыл саен шундый бер хәзрәт булса икән!
Россия икътисади кризис чоңгылына тирәнрәк чума барса да эшмәкәрләрнең очрашып киңәшләшер эшләре күп. Җыенның пленар утырышын ачып җибәргәндә Конгрессның Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та: "Авылга адресланган программалар кыс­картылмады. Ни кызганыч, авыл җирендә ялланып эшләүчеләр дә барлык­ка килде. Ә без авылда биш-ун сыер тотучы гаилә фермалары күбәер дип өметләнгән идек. Чынбарлыкта башкачарак килеп чыкты", - диде.
Моннан 5 ел элек Татарстан Президенты авылларда 1 мең гаилә фермасы булдыру турында күрсәтмә биргән иде. Ул чакта 50, 100, 800 баш терлек алып, эш башлап караучылар булды. Бу кадәр терлекне бер гаилә карап бетерә алмый. Фермер - хуҗа авылдашларны эшкә яллый башлады. Сөт бәясе дә озак еллардан бирле артмады. Нәтиҗәдә җитештергән продукцияне сату авыр һәм табышның аз булуы ачыкланды. Башкортстаннан фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зифкать Сәетгалиев 1 ел эчендә Россиядә 100 мең фермерның башлаган эшне ташлавын искәртте. Җыенда сөйләшү үзеннән-үзе авылның бетә баруын ничек туктатырга дигән сорауга җавап эзләүгә күчте. "Без үскәндә авылларга асфальт юллар кирәк, шул чакта яшьләр авылда калачак диделәр. Аннан соң су, газ керсә, авыл мантыр иде дип фаразладык, тора-бара җылы су, бөтен шартлар дидек, әмма боларга карамастан, авыл бетә барды. Күзгә күренмәс көчләр авылны тарката. 150-160 йортлы һәр авылның 50 йорты буш тора. Бөтен хикмәт авыл кешесенең эш белән тәэмин ителмәгән булуында. Җитештергән продукцияне сатуның кыенлыгында, бәяләрнең түбән булуында. Хөкүмәт авыл кешесенә продукция чыганагы итеп кенә карый. Әмма кешенең кешечә яшисе дә килә бит әле", - дип сөйләде Зифкать әфәнде.
Фермер булу - мактаулы эш. Кайчандыр илдән сөрелгән кулак алпавытларны хәтерләтсәләр дә, халык фермерларга хөрмәт белән карый. Чөнки күп авылларда зират коймасын тоту, чишмәләрне төзекләндерү, мәчет салу, мәктәпне ремонтлау кебек эшләрне фермерлар башкара.
Оренбург өлкәсе Якут авылыннан килгән крестьян-фермер хуҗалыгы рәисе Радик Мирзакаев: "Авылда мәктәп, медпункт булмаса - аның киләчәге юк, дип сөйлиләр. Безнең авылда алар элек-электән юк. Әмма мин туган авылымда үз фермер хуҗалыгымны булдырып дөрес эшләдем, дип саныйм. Авылда 90 кеше яши. Балаларны күрше авылга йөртеп укытабыз. Быел 6 яшь гаилә өй сала башлады. Аларга хөкүмәт тә ярдәм итте, без дә ярдәм йөзеннән субсидия бирдек. 3 мең гектар кырның һәр гектарыннан 2,5 тонна бәрәңге үстереп алдык. Авылдашларга да эш булды. Безнең фермер хуҗалыгы авыл үсешенә булыша. Фермерлар ил халкына җитәрлек азык-төлек җитештерергә сәләтле", - дип сөйләде.
Төмән өлкәсе Үләнкүл авылы фермеры Ләйлә ханым Мөхәммәтшина Себер татар авылларының аяныч хәлен тагын бер сурәтләп чыкты. "Совет заманыннан калган инфраструктура җимерелә бара, ә яңасын төзүче юк. Мәктәбебезне оптимальләштерү аркасында, бер рус кешесе дә яшәмәгән авылда балаларыбыз русча сөйләшә башлады. Чөнки әлифбаны укудан мәхрүм калдылар". Гаҗәп инде бу татар кешесе. Ирле-хатынлы 100 сыер савып, 3 мең гектар җир эшкәртә, әмма балаларын туган телендә сөйләштерә алмый...
Казанга Самара өлкәсе Камышлы авылыннан килеп төп­ләнгән Солтан Сафин - шәһәр эшмәкәре. "Түбәтәй" тиз тук­лану челтәре директорларының берсе ул. "Безнең максат ризыкта татар милли брендын булдыру һәм аны дөньяга таныту. Кеше ни өчен Макдоналдска бара? Чөнки ул бренд санала, кешеләр үзгә бер мәдәнияткә тартыла. Аларның мәдәнияте нигезсез, буш. Ә татар милли ризыгы тулы бер халыкның мәдәниятенә таяна. Кафе, рестораннарны милли бизәкләр белән бизәп, интерьерны, хезмәт күрсәтүне милли мәдәниятебезгә туры китереп башкарсак, татар өчпочмагы белән Европаны яуларга була", - дип ышана ул. Тиздән дөньяда беренче татар милли ризык конвейеры эшли башлаячак.
Җыен ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та эшмәкәрләргә үз фикерләрен җиткерде. "Әлбәттә, нигезебез - авыл җире. Авылларыбыз бетсә, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне, милләтне сак­лау кыен булачак. Без шартлар тудырмасак, эш урыннары булдырмасак, авылда кеше калмаячак. Сезнең эшне оештыра белүегез, мәчетләрне, мәктәпләрне саклавыгыз - безнең өчен үрнәк. Әлбәттә, авылны яшәтүнең нигезендә эшмәкәрләр тора. Сез, милләтне, динне, мәдәниятне саклауга зур өлеш кертәсез. Без моны тоеп, күреп торабыз. Шуның өчен киләчәктә дә бергә булыр­га кирәк. Әгәр бергә булсак, авырлыкларны җиңәчәкбез. Без - Россия күләмендә икенче халык. Татар дигән исемне сакларга бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар".
Аеруча зур эшләр башкарган булдыклы милләттәшләргә Илбашы җыен ахырында дәүләт бүләкләре тапшырды.
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: