Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ИГЕНЧЕНЕ СЫНАУ ЧОРЫ

Без Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты басуларында йөргәндә яңгыр чиләкләп коя иде. Иңкүрәк урыннарда сазлыклар, вак-вак күлләр барлыкка килгән. Механизаторлар комбайннарын кыр читендә туктатканнар. Кәефләренең бик шәптән булмавы сөйләшә башлауга ук күренде. «Җир җимертеп эшләргә иде дә, бирми бит, - дип көрсенде комбайнчы Әхмәт Низамиев. - Көн саен яңгыр». Институт...

Без Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты басуларында йөргәндә яңгыр чиләкләп коя иде. Иңкүрәк урыннарда сазлыклар, вак-вак күлләр барлыкка килгән. Механизаторлар комбайннарын кыр читендә туктатканнар. Кәефләренең бик шәптән булмавы сөйләшә башлауга ук күренде. «Җир җимертеп эшләргә иде дә, бирми бит, - дип көрсенде комбайнчы Әхмәт Низамиев. - Көн саен яңгыр».

Институт директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Марсель Таһиров белән әңгәмәне дә елның үзенчәлекләрен ачыклаудан башладык.


- Игенче өчен һава шартлары катлаулы килде быел, - диде директор. - Урак гадәттәгедән бер атнага алданрак башланды. Борчак һәм арыш уруга иртәрәк керештек. Аннары яңгырлар китте. Иртәдән кичкә кадәр бер генә көн дә тулы куәткә эшләргә туры килмәде.

Беләсез инде, безнең республика тотрыксыз игенчелек зонасына керә. Йә ел коры килә, йә урак башлануга яңгырлар китә. Безнең зонада һәрвакыт төп фактор булып дым торды. Игенчеләребез бик тырышып эшләсә дә, без быел планлаштырылган икмәкнең яртысын гына ала алдык. Көзге культураларның гектарыннан 40-45, язгыларыннан 30-35 центнер уңыш чыгар дип көткән идек. Шактый ким җыела шул.

- Һава шартлары бик катлаулы булганда да галимнәр уңышның тулай җыемын арттыру юлларын тәкъдим итәргә тиешләр бит.

- Моннан мең еллар элек кырда әле генетик технологияләр кулланылмаганда да кешеләр муллыкка омтылган. Билгеле, елның үзенчәлекләрен исәпкә алып, галимнәр үзләренең тәкъдимнәрен бирәләр. Быел да елның үзенчәлекләрен исәпкә алып, һәр технология вакытында башкарылды. Бар нәрсә эшләнде. Игеннәрнең вегетация чорында, 20 апрельдән 10-15 июньгә кадәр дым җитмәде. Яңгыр нормага караганда өч тапкыр кимрәк яуды. Кайбер басуларда ашлык тишелеп тә чыкмады. Башак төшергән вакытта да дым булмау нәтиҗәсендә без күп нәрсәне югалттык.

- Безгә, бәлки, көзге культуралар мәйданын арттыра төшәргә кирәктер.

- Мин бу тәкъдимгә уңай карыйм. Безнең институт галимнәре дә хуҗалыкларга нәкъ менә шулай тәкъдим итә. Чөнки арыш безнең шартларда бик үк яхшы булмаган туфракта да элек-электән мул уңыш бирә. Татарстан арышны күпләп игә торган төбәк. Ә менә көзге бодайның республикада киң мәйданнарда игелә башлавына әле 20 ел гына. Хәтерлисездер, 90 нчы елларда сезнең Арча районында да көзге бодайны бөтенләй икмиләр иде әле.

Тормыш бит ул гел үзгәрештә, хәрәкәттә. Арыш та, бодай да бүген безнең шартларда бик әйбәт үсә. Чөнки кайсы үсемлектә вегетация чоры зуррак, шул культура бездә мулрак, югарырак уңыш бирә. Бу көзге культураларның өстенлекле үзенчәлеге булып тора.

- Сер түгел, уңышны күбрәк үстерү, мулрак җыеп алу максаты куела.

- Ни кадәр күбрәк орлык үстерелә, хуҗалык өчен ул шулкадәр отышлы. Хәер, хуҗалык өчен генә түгел, халык өчен дә, хөкүмәт өчен дә файдалы.

- Сезнең амбарларны караганда мин борчак күп булуына игътибар иттем.

- Борчак һәрвакыт кыйммәтле азык культурасы булып саналды. Ул безнең терлекчелекнең дә нигезен тәшкил итә.

- Борчак узган елга караганда кимрәк дигән идегез бит.

- Мәсьәләгә ике төрле карарга кирәк. Беренчедән, уңышлы ягыбыз - республикада борчакның мәйданнары киңәйтелә башлады. Хәтта аның мәйданнары 30 мең гектарга кадәр төшкән иде. Хәзер ул 70 мең гектарда игелә. Икенчедән, аның һавадагы азотны җиргә күчерүдә зур өлеше бар. Борчак туфракның уңдырышлыгын арттыра. Борчакның тагын бер зур плюсы - аның составында аксым күп. Сез беләсез инде, аксым ул яшәешнең нигезен тәшкил итә. Шуңа күрә институт коллективы бу культурага зур игътибар бирә.

Быел институтның төп максаты - республиканы оригиналь һәм элиталы орлыклар белән тәэмин итү. Быел без республиканың барлык хуҗалыкларын да югары репродукцияле орлык белән тәэмин итә алабыз. Шунысына басым ясап әйтер идем, һава шартлары бик катлаулы килүгә карамастан.

- Монда борчак кына түгел, төрле культуралар турында сүз бара. Шулай бит?

- Әйе, төрле культуралар турында. Билгеле, уңыш төрле культураларда төрлечә булыр. Арпасында да, бодаенда да, солысында да. Кабатлап әйтәм, чәчүлек орлык республика хуҗалыкларын тәэмин итәргә җитәрлек.

- Ә шулай да орлыкның кайбер төрләре башка төбәкләрдән кертелә.

- Мәсьәләгә болай карарга кирәк. Һәр төбәкнең үзенчәлеге бар. Бу туфрак составына да, явым-төшем күләме белән дә бәйле. Әйтик, безнең республикада елына 504 миллиметр яңгыр ява. Бу сан утыз ел дәвамындагы нәтиҗәләрдән чыгып билгеләнгән. Вегетация чорына шуның 220 миллиметры гына туры килә. Мәскәү өлкәсендә 800 миллиметр, Киров өлкәсендә 650-700 миллиметр. Шуңа күрә аларның сортлары да безгә туры килеп бетми. Краснодарда игеннәр өчен уңайлы җылы температуралы чор бездәгегә караганда күпкә озынрак. Анда вегетация чоры март аенда башлана, ноябрьгә кадәр диярлек бара. Явым-төшемнәр дә бездәгегә караганда илле процентка артыграк.

Шуларны истә тотып фәнни-тикшеренү институтлары селекцияне һәр өлкә, край, республика өчен моннан йөз ел элек үк булдырганнар. Төбәкләрнең үзенчәлекләре аның нигезен тәшкил итә. Бүген республика басуларында барлык игеннәрнең 60 проценты безнең сортлар.

- Ә үзебезнең сортлар белән тулысынча тәэмин итә алабызмы?

- Алабыз, билгеле. Әмма җәмгыятьтә бүгенге көндә үзгәрешләр бара. Төрле килешүләр төзелә. Башкалар тәҗрибәсе дә киң кулланыла. Төрле төбәкләрнең иң яхшы сортларын алып, аларны җентекләп өйрәнеп, үзебезнең шартларга яраклаштырып, хуҗалыкларга тарату да безнең максат булып кала.

Менә безнең республикада кукуруз соңгы елларда гына бөртек җитештерү өчен игелә башлады. Моның өчен без кукуруз игүче районнар тәҗрибәсен өйрәндек. Шунсыз булмый. Без башта Пятигорскидагы институт белән эшчәнлекне килештердек. Краснодар тәҗрибәсе безнең өчен файдалы булды. Мин барысын да эшли алам дип күкрәк киереп йөрергә ярамый. Бу уңайдан халыкка да мәгълүматларны дөрес җиткерергә кирәк.

- Карабодай - республиканың төп культураларыннан берсе. Быел аның өчен шартлар нинди булды?

- Карабодай өчен безнең республикада шартлар һәрвакыт бик яхшы. Урысчалатып әйткәндә идеальный. Бу культураның үзенчәлеге нәрсәдә? Аны көннәр җылынгач, бары өченче декадада гына чәчәләр. Аның тагын бер зур өстенлеге - ул бернинди агулар белән дә эшкәртелми. Без аны гадәттә чәчәк культурасы дип әйтәбез. Ул безнең умартачылыкның да нигезендә ята.

- Карабодайны хәтта Татарстан культурасы дип тә атарга буладыр?

- Ул, чыннан да, Татарстан культурасы инде. Безнең сортлар бүген Русиянең 28 төбәгендә игелә. Бүген Русиядә карабодай белән шөгыльләнә торган ике генә зур селекция үзәге бар. Беренчесе - без, икенчесе - Орел. Карабодай белән Сарытау һәм Башкортстан институтлары да шөгыльләнә, әмма өлешчә генә. Без үзебезнең яңа сортларны чит төбәкләргә күпләп сатабыз.

- Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты Русия күләмендә тагын нәрсә белән дан тота? Тагын нинди өстенлекле якларыгыз бар?

- Безнең институт - үсемлекчелек оешмасы. Төп юнәлешебез селекция һәм орлыкчылык. Әлбәттә, без башка институтларның терлек азыгы җитештерү, тулаем терлекчелек продуктлары җитештерү тәҗрибәсен дә өйрәнәбез. Аларны республика хуҗалыкларына кертү белән дә тулысынча без шөгыльләнәбез.

Русиянең фәнни-тикшеренү оешмаларына бәя биргәндә яңа материаллар, сортлар уйлап чыгару, ачышлар, басма хезмәтләр исәпкә алына. Барысы 96 параметр буенча нәтиҗә чыгарыла. Фундаменталь тикшерүләр алып баручы безнең институт беренче категорияле 25 институт составына керә. Ә Русиядә барысы 201 авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты бар. 96 параметр составында оригиналь чәчүлек орлыклар җитештерү, фән докторлары һәм фән кандидатлары әзерләү, институтның елдан-ел үсеше, хезмәт хакы мәсьәләләре һәм башка юнәлешләр исәпкә алына. Институт эшчәнлегенең сыйфатын галимнәр билгели. Галимнәр булмаса, фәнни эшләрдә бернинди нәтиҗәгә ирешеп булмый.

- Сезнең юнәлеш буенча фәнни-тикшеренү институтлары барлык төбәкләрдә дә бармы?

- Бар. Ансыз булмый бүген. Краснодарда институтлар бишәү. Мәскәүдә уннан артык.

- Хәзер урып-җыю бара. Игенчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

- Табигатьнең үз законнары. Практик буларак шуны әйтә алам, бер сәгать аяз вакыт бар икән, кырга чыгып урырга кирәк. Икенче мөһим әйбер - басудан кайткан ашлыкны вакытында эшкәртә бару, амбарларга урнаштыру. Мондый тәртипне һәр җитәкче үтәргә тиеш. Әгәр ашлык комплексының бер чылбыры гына өзелсә дә, безнең барлык башкарган гамәлләребезнең нәтиҗәсе нульгә әйләнергә мөмкин. Ашлыкны 14 процент дымлылыкка төшерә алмыйбыз икән, ул ике көн эчендә бозыла. Быелгы эш бик кырыс шартларда бара. Һава шартлары игенче алдына зур сынаулар куя.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

.Механизаторлар Әхмәт Низамиев һәм Равил Насыйбуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев