Мәдәни җомга

ИҖАТ БЕРЛЕКЛӘРЕ: БҮГЕН ҺӘМ ИРТӘГӘ

Проблемалар чиктән ашкан Ул көнне ТР Дәүләт Советына кунаклар күп чакырылган иде. Хәер, аларны кунаклар дип атау бик үк дөрес тә булмастыр. Җитди, эшлекле сөйләшүгә республиканың иҗат берлекләре җитәкчеләре, министрлык, ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре, депутатлар җыелды. Очрашуда сүз нигездә иҗат берлекләре эшчәнлеге, алар алдында торган проблемалар, эшне яхшырту юллары турында барды....

Проблемалар чиктән ашкан

Ул көнне ТР Дәүләт Советына кунаклар күп чакырылган иде. Хәер, аларны кунаклар дип атау бик үк дөрес тә булмастыр. Җитди, эшлекле сөйләшүгә республиканың иҗат берлекләре җитәкчеләре, министрлык, ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре, депутатлар җыелды. Очрашуда сүз нигездә иҗат берлекләре эшчәнлеге, алар алдында торган проблемалар, эшне яхшырту юллары турында барды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова үзенең чыгышында иҗат берлекләренең бүгенге җәмгыятьтәге роленә игътибар юнәлтте. Аның карашынча, иҗат оешмалары бик мөһим, файдалы эш башкара. Алар иҗат көчләрен бергә туплыйлар, үсешләренә этәргеч бирәләр, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, киң җәмәгатьчелек белән ныклы элемтә урнаштыралар. Иҗат берлекләре җәмәгать оешмалары санала. Шунлыктан аларның үзләренә дә, билгеле инде, ярдәм кирәк. Римма Ратникова үзе дә иҗат берлекләре эшчәнлеген читтән күзәтүче генә түгел. Инде озак еллар дәвамында Журналистлар берлеген җитәкләүче кеше буларак, аңа барлык проблемалар белән даими очрашырга туры килә.

- Иҗат берлекләре дигәндә иң элек иҗат, мәдәният төшенчәләренең әһәмияте турында сүз алып барырга кирәктер. Кызганыч, Русиядә әдәби әсәр, музыка, рәсем иҗат итүгә генә түгел, фәнни-техник иҗатка да шөгыль итеп кенә карау тенденциясе бар, - дип башлады чыгышын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов. - Кеше төрле сәләтләргә ия, үзенең тормышын, күргән-белгәннәрен тасвирлап, хис-кичерешләрен шигъри сүзгә, көй-моңнарга төреп бирә, рәсем итеп төшерә. Тау куышларында сакланып калган рәсемнәрдән дистәләрчә мең еллар элек яшәгән кешеләрнең тормышы хакында күзаллыйбыз. Борынгы заман язучыларының әсәрләреннән укып, кешелекнең тарихын, үсеш эволюциясен, нинди юл үтүен беләбез. Әдәбият һәм сәнгать үсешенә карап гомер-гомергә илләрнең, халыкларның цивилизациялелек дәрәҗәсен билгеләгәннәр.

Чыгыш ясаучыларның барысы да диярлек иҗат әһелләре хезмәтенең тиешенчә бәяләнмәвенә басым ясады. Гонорарлар аз, телевидение-радиода бөтенләй түләмиләр. Югары сыйфатлы сәнгать әсәре өчен әҗер дә югары булырга тиеш югыйсә. Совет власте елларында һәм революциягә кадәр дә иҗат кешесе нигездә гонорар исәбенә яшәгән һәм тыныч кына иҗат итә алган.

Чыгышларда әйтелгәнчә, сәнгать дөньясын үзешчәнлек басты. Телевидение-радио көне-төне үзешчән, примитив дәрәҗәдәге музыка тапшыру белән мәшгуль. Профессиональ, ретро музыка дип тапшырылганнары да совет чорындагы үзешчән композиторларның әсәрләре. Былтыр А.Сладковский җитәкчелегендәге ТР дәүләт симфоник оркестры, зур акчалар түгеп, профессиональ композиторларыбыз әсәрләренең электрон версиясен яздырды. Ләкин аларны эфирдан тапшырырга уйлаган кеше юк.

Бер караганда, иҗат берлекләре җитәкчеләренең дөньяны үзешчәннәр басты, дип зарланып утырулары гаҗәпсенү тудырды. Ник дигәндә, үзешчәннәр дип исәпләнүчеләрнең шактый өлеше иҗат берлекләре әгъзалары да бит әле. Нәтиҗәдә үзешчәннәр чиле-пешле әсәрләрен телевидение-радиога, театр-концерт оешмаларына, матбугат басмаларына ташый. Мин иҗат берлеге әгъзасы дип күкрәк киереп йөри. Хәтерлим әле, узган гасырның 90 нчы елларына кадәр Татарстан дәүләт телевидение-радио комитеты каршында тапшырулар өчен музыкаль әсәрләрне кабул итүче махсус сәнгать советы бар иде. Аның составында республиканың иң абруйлы әдәбият-сәнгать әһелләре эшләде. Ул хупламаган бер генә әсәр дә эфирга үтмәде.

Опера театрыбыз чит илләрдән артистлар чакырып фестивальләр үткәрә, чит илләргә гастрольләргә йөри. Берьяктан, бәлки, бу да начар түгелдер. Әмма үзебезнең милли опера әсәрләре тусын, үз композиторларыбыз нәтиҗәлерәк иҗат итсен өчен күбрәк һәм даими нигездә кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк.

Русиядә иҗат берлекләре җәмәгать оешмалары булып саналганлыктан, алар бюджеттан финансланмый. Татарстанда һәм Башкортстанда гына аларга бюджеттан бераз өлеш чыгарыла. Р.Корбановның әйтүенә караганда, узган ел Язучылар берлегенә 4 миллионлап сум акча бирелгән. Аның ике миллион ике йөз меңе төрле салымнар, бинаны тоту, транспорт, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә киткән. 300 мең сумы Тукай клубында кичәләр үткәрү өчен кулланылган. Калганы аппараттагы (Чаллы һәм Әлмәт бүлекләрен дә кертеп) 23 кешегә хезмәт хакы түләүгә тотылган. Хөкүмәтнең резерв фондыннан 976,2 мең сум өстәгәч тә уртача айлык хезмәт хакы 7822 сум булган. Башка иҗат берлекләренә акча тагын да азрак бирелгән.

Дөньяга танылырга кирәк

Халыкара язучылар ассоциациясенең Татар ПЕН-үзәге башкарма директоры Әхәт Мушинский татар әдипләренең иң яхшы әсәрләрен чит телләргә тәрҗемә итү зарурлыгына тукталды. Шунсыз язучыларыбызны дөньякүләм танытып булмаячак. Соңгы вакытта Габдулла Тукай китаплары дүрт телдә чыккан. Вакытында кайбер урыс әдипләре дә татар язучылары әсәрләрен тәрҗемә итү белән актив шөгыльләнгән. Лондонда яшәп иҗат иткән милләттәшебез Равил Бохараев әдәбиятебез үрнәкләрен дөньяга таныту буенча зур эш башкарды. Татарстан китап нәшриятендә эшләгәндә Кыям Миңнебаев тәрҗемә өлкәсендә җигелеп тартты. Әмма бүген бу буынның эшчәнлеген дәвам итүчеләр юк диярлек. Татар китапларын урыс, инглиз, төрек, француз, немец телләренә тәрҗемә итәргә, моның өчен тәрҗемә мәктәбе булдырырга, талантлы яшьләрне чит илләрдә укытып кайтарырга кирәк. Билгеле инде, үзебез алынмасак, бу эшне татар өчен берәү дә башкарырга атлыгып тормаячак.

Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев Муса Җәлилнең көрәштәшләре, каләмдәшләре әсәрләренең шушы көнгә кадәр тиешенчә тәрҗемә ителмәвен зур җитешсезлек дип саный. Югыйсә, аларның барысы да талантлы шәхесләр иде бит.

ТР Композиторлар берлеге рәисе урынбасары Резедә Ахиярова чыгышында музыкаль әсәрләрне пропагандалауның тиешле дәрәҗәдә булмавына басым ясалды. Әзер әсәрләр дә башкарылмый, ноталар басылмый, дисклар чыгарылмый. Әлбәттә инде, композиторлар, музыка белгечләре урыннарда ешрак булырга, халык белән очрашулар үткәрергә тиеш. Ә моның өчен акча кирәк.

Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Матуров иҗат оешмаларының эшен активлаштыру юллары турында сөйләде. Фәрит Бикчәнтәев фикеренчә дә, хакимият органнары иҗат берлекләре белән ешрак киңәшергә, алар сүзенә колак салырга тиеш.

Аерылганны аю ашар

Соңгы вакытта Татарстан Язучылар берлеге бинасы бик матур итеп төзекләндерелде. Композиторлар берлеге бинасына да ремонт чираты килеп җитте. Хәзер башкалары турында да уйларга кирәк.

- Безнең бина җимерелү хәлендә, аңа кереп йөрергә дә куркыныч, - диде Архитекторлар берлеге рәисе Виталий Логинов.

Ә рәссамнар өчен иҗат остаханәләре беренче планда. Биналарны арендага алырга акча юк. Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаевның әйтүенә караганда, рәссамнар, гомумән, милексез калганнар, аларга әсәрләрен халыкка җиткерү өчен махсус күргәзмә залы кирәк. Рәссамнарның күпчелеге өлкән яшьтә, еш авырыйлар, аларга да ничектер ярдәм итәсе иде.

Республикада рәссамнарның мөстәкыйль яшәүче биш иҗат берлеге булу да гаҗәпсенү уята. Татарстан Рәссамнар берлегеннән тыш тагын Русия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге (рәисе Виктор Аршинов), Русия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы төбәк бүлеге (рәисе Илгизәр Самакаев), БДБ рәссамнары һөнәри берлеге Казан бүлеге (рәисе Лада Аюдаг), Русия Рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге (рәисе Факил Гайфетдинов) мөстәкыйль эшли. Аларны берләштереп, бер план буенча эшләгәндә, зуррак нәтиҗәгә ирешергә мөмкин бит, югыйсә. Безнең халыкның аерылганны аю ашар дигән әйтемен дә искә алу урынлы булыр.

Билгеле, "Түгәрәк өстәл"дә күтәрелгән проблемаларның берсе дә бүген генә барлыкка килмәгән. ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең әйтүенә караганда, шушы ук темага дүрт ел ярым элек тә "Түгәрәк өстәл" үткәрелгән булган. Әмма анда күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе дә хәл ителмәгән.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәр иҗат берлегенең проблемаларын Мәдәният министрлыгында карарга, уртак фикергә килергә, килешүләр төзергә кирәк дигән фикердә. Мөгаен, шулай эшләнер дә. Зарланып йөрүдән, кемнедер гаепләүдән генә эшне алга җибәреп, актуаль мәсьәләләрне хәл итеп булмый бит. Ныклап уйланырга җирлек бар биредә.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: