Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ҖИҺАНГА ТОРМЫШ БИРГӘН КИТАП

Күптән түгел Казанда олы җыен булып узды. Дөньяда беренче төрки-татар китабы нәшер ителүгә 400 ел тулу уңаеннан үткәрелде ул. «Дөньякүләм рухи мәдәният мәйданында төрки телле китап» дигән халыкара фәнни-гамәли конференциягә, төрки-татар китабын олылап, ерак һәм якын чит илләрдән - Төркиядән, Ираннан, Алманиядән, Казахстаннан, Әзәрбәйҗаннан, Кырымнан, Литвадан китап тарихын өйрәнүче белгечләр...

Күптән түгел Казанда олы җыен булып узды. Дөньяда беренче төрки-татар китабы нәшер ителүгә 400 ел тулу уңаеннан үткәрелде ул. «Дөньякүләм рухи мәдәният мәйданында төрки телле китап» дигән халыкара фәнни-гамәли конференциягә, төрки-татар китабын олылап, ерак һәм якын чит илләрдән - Төркиядән, Ираннан, Алманиядән, Казахстаннан, Әзәрбәйҗаннан, Кырымнан, Литвадан китап тарихын өйрәнүче белгечләр килде. Алар ТР Фәннәр академиясе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Татарстан югары уку йортлары укытучылары белән берлектә, 2 көн дәвамында төрки телле китапның язмышы, аның халыклар язмышындагы урыны, үсеш юллары хакында фикер алышты. Конференция ТЮРКСОЙ оешмасы химаясендә үтте.


Эшлекле җыенны Татарстан Фәннәр академиясе президенты, академик Әхмәт Мазһаров ачып җибәрде. «Бөек акыл иясе Дидро әйткән, кем китап укудан туктый - шул фикер йөртүдән дә туктала, дигән. Безнең татар халкы гомер-гомергә китапка хөрмәт белән караган. Берничә буын галимнәребез татар китабы тарихын өйрәнүгә зур көч куйды. Олуг галимнәребез Әбрар ага Кәримуллин, Миркасыйм ага Госмановлар әнә шундыйлардан. Төрки-татарларда озак вакытлар буена беренче китап үрнәге дип Петр I нең 1722 елда татарча чыккан манифесты саналып йөргән иде. Әмма 2007 елда Саксониягә сәфәре вакытында Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиевкә 1612 елда Лейпциг шәһәрендә басылган И.Мегизерның «Төрки тел нигезләре» дигән китабы тапшырылды. Казан озак еллар буена татар-мөселман дөньясын китап белән тәэмин итеп торган. Бүгенге очрашу безнең барлык төрки халыклар белән дә элемтәләребезне ныгытыр, төрки дөньяга тәрәзә ачар дип ышанам», - диде ул, конференция кунакларын сәламләп.

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең котлавында исә: «Ошбу киң масштаблы чараның Казанда үтүе очраклы түгел. Чөнки бездә 2012 ел - Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде, - диелгән иде. - Китап - цивилизациянең бөек казанышы, мәдәни мирасның иң мөһим өлеше. Китап халыкларның милли һәм мәдәни үзбилгеләнүендә иң мөһим корал булган. Китап - ул халыклар тарихының чынлыгына документаль белешмә. Язма мирасны саклау - цивилизациягә ирешкән һәр халыкның бурычы. Язуга, китапка кадерле мөнәсәбәт төрки халыклар тормышының характерын билгели. Татарлар исә китапны гомер бакый йортның иң түрендә хөрмәтле урында саклаган. Әмма тарих татар китабына мәрхәмәтле булган дип әйтү кыен - халыкның иң бай кулъязма мирасы юкка чыгарылган. Галимнәр фикеренчә, борынгы татар язмаларының бер өлеше ил буйлап музейларда, китапханәләрдә яшеренеп ята.

Бүгенге көндә кайбер Аурупа илләренең архивларында, фәнни оешмаларында, китапханәләрендә саклана торган документларны кире кайтару эше бара. Моның ачык мисалы булып «Төрки тел нигезләре» тора. Бүгенге фикер алышу төрки дөнья илләре арасында фәнни һәм мәдәни багланышларны ныгытуга яңа этәргеч бирер, төрки халыкларның бөек тарихын өйрәнүдә яңа сәхифәләр ачар, дип ышанам».

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү үзәге генераль директоры Халит Эрен конференциягә уңышлар теләп, түбәндәгеләрне җиткерде: «Әлеге җыен төрки халыкларның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүдә яңа этапның башлангычы булыр дип исәплим. Һәр җәмгыятьнең дә үсешендә иң мөһим баскыч булып беренче басма китап чыгу тора. Ә ул үз чиратында фән һәм мәдәният үсешенә этәргеч бирә. Һәр халыкның тарихы турында сөйләгәндә шикләнмичә әйтергә була: грамматика нигезләре, тел төзелешен шәрехләп язылган беренче хезмәт бу телнең эчке камиллеген һәм аны куллану даирәсен билгели. Әлеге конференция һичшиксез галимнәрнең төрки телле китап тарихындагы иң соңгы ачышларын яктыртыр, гомумән, тюркологияне үстерер, төрки халыклар арасындагы элемтәләрне ныгытыр».

Төркиянең Казандагы консулы Сабри Тунч Ангылы татар һәм төрек халкының туганлыгына басым ясап, болай диде: «Безнең татар халкы белән уртак тарихыбыз бар. Бу тарих хәзер дә дәвам итә. Белгәнебезчә, Төркия Республикасын төзүдә нәкъ менә татар зыялылары зур роль уйнаган. Рухи-мәдәни багланышларны ныгытуга консуллык та үз өлешен кертер, дип ышандырам».

ТР Мәдәният министрлыгының ТЮРКСОЙ каршындагы вәкиле Лилия Саттарова төркиләрнең рухи үсеш үзенчәлекләре хакында сүз алып барды: «Төркиләрнең рухи юлы Ислам дине белән бәйле. Төркиләр бүген дөньяда иң күп санлы халыкларның берсе. Безгә үз китабыбызга тарихи ядкәр буларак карау гына җитми. Ул - безнең мәдәниятебез дә», - диде ул.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин татар халкының китап бастыру традицияләре хакында сүз алып барды. «Борынгы Болгар чорында ук татарларда китап культурасы формалаша, китап язып һәм күчереп көн күрүче хәттатлар барлыкка килә. Нинди генә кыенлыклар кичерсә дә, халыкның китапка булган мәхәббәте сүнми, сүрелми, - диде ул. - Безнең бабаларыбыз дин, сәүдә, илчелек эшләре белән Шәрекънең зур мәдәният үзәкләренә, Һиндстанга, Кытайга һәм гарәп илләренә йөргәндә, кыйммәтле мал буларак, китаплар да алып кайткан. ХХ гасырны без хаклы рәвештә татар китабы гасыры дип әйтә алабыз. 1905 елның 17 октябрь манифесты чыгу белән Казан, Мәскәү, Петербург, Оренбур, Уфа, Әстерхан, Троицки һәм Русиянең татарлар яши торган башка шәһәрләрендә татар басмаханәләре ачыла. Китап галиме Әбрар ага Кәлимуллин исәпләвенчә, әгәр XIX гасыр ахырында елына 60тан алып 70кә кадәр исемдә татар китабы басылып килсә, 1905 елгы революциядән соң 400-500әр исемдә китап дөнья күрә башлый. Ул чорда татар китабы тиражы буенча урысларныкыннан гына калыша. Бу елларда татар китабының өчтән бер өлеше халык иҗаты һәм әдәби әсәрләрдән гыйбарәт. Анда Шәрекънең бөек фикер ияләре хезмәтләре, урыс һәм Аурупа классиклары әсәрләре, һинд, кытай, уйгыр, төркмән, үзбәк, әзәрбәйҗан, төрек әдәбияте үрнәкләре зур урын алган. Әлбәттә, шактый күп урынны дәреслекләр, күркәм әхлакка, дингә өнди торган әсәрләр алып торган. Милли китап аша татар укучысы кешелек дөньясы тудырган рухи байлыклар белән шактый ук яхшы таныш булган. Кыскасы, китап тарихы - халык тарихыннан аерылгысыз».

Анкара шәһәре университеты галиме Шюкрю Халюк Акалын төрек һәм татар китабының уртак тамырдан булуын исбатларга тырышты. «Төрки халыклар язган китаплар кешелек дөньясына төрки цивилизация хакында иң тирән белемнәрне тапшыра. Әлеге китапларда без фәннең төрле өлкәләрендәге тирән эзләнүләрне дә күрәбез. Бу җәһәттән төрек, татар китаплары милли кысалардан чыккан халыкара байлык булып тора, - диде ул. - Бер мөһим аспект - тарихи төрки китаплар бер үк телдә язылган. Сүзләр гасырлар аша фонетик, морфологик үзгәрешләр кичереп безгә килеп җиткән. Мәсәлән, Мәхмүд Кашгариның «Диване лөгатет-төрк» әсәре безгә XI гасырга кадәр яшәгән 9000 сүзне белдерә. Әгәр бу хезмәт булмаса, бәлки, чылбыр өзелер дә иде һәм без ул чорда бабаларыбыз нинди телдә сөйләшкәнен һичничек белә алмас идек.

Ә соңгы 100 елда нәрсә булды соң? Ни өчен төрек һәм татар телләре бер-берсеннән ерагайды? Җавап ачык: СССР таркалу төркиләрне бер-берсеннән ерагайтып кына калмады, ә бәлки, аларның язма культурасы үзгәрүгә дә сәбәп булды».

Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Азия һәм Африка илләре институты профессоры, Русия тюркологлары комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Насилов төрки китапны тагын да тирәнрәк тарих белән бәйләде. «Борынгы төркиләрдән калган ташлардагы руни язулар да үзенә күрә китап бит. VI гасыр урталарында беренче төрки каганат төзелә. Алардан калган таш һәйкәлләр дә бар. XI гасыр башында күп халыкларда шрифт уйлап табарга омтылыш туа. Кытайлар - ефәккә, мисырлар - папируска, ә төркиләр каен тузына яза. Төркиләр гыйлем таратырга омтылгандыр, дип уйлыйм. Мәсәлән, шул чакта ук бер уйгырның үз гаиләсе өчен кулдан Библия яздыруы мәгълүм», - дип сөйләде ул.

Кырымнан килгән Исмаил Керимов (Кырым инженер-педагогика университеты галиме) Кырым татарлары китабының тарихына тукталды. Аларда китап басу тарихы нигездә Исмәгыйль Гаспринский исеме белән бәйле. Аның басмаханәсендә елына 150ләп китап дөнья күргән. Исмаил бәй Кырым татарлары мирасының зур өлеше 1912-21 елларда юкка чыгарылуы, милли китапларының бик аз санда булуы, аларны бары тик Мәскәү, Петербург китапханәләрендә, архивларда гына таба алуы хакында сөйләде. Вильнюс университетыннан галимә Галина Мишкинене Литва татарлары китаплары тарихына күзәтү ясады.

Икенче көнне конференциядә катнашучылар ике секциягә бүленеп эшләде. Аларның беренчесе «Урта гасырдагы төрки китап. Материаль культура әсәре буларак, төрки телле китап. Төрки китапның тел эволюциясе» дип аталды.

Утырышта филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов татар китабының иң тәүге үрнәкләре хакында сөйләде. «Дөньяда иң борынгы китаплар дип Инҗил, Тәүрат, Зәбур, Коръән санала. Шул ук вакытта яңа эрага кадәр үк кытайлар күршесендә яшәгән татарларның иң борынгы китаплары нинди булган? Алар безнең көннәргәчә сакланганмы? Ә борынгы бабаларыбыздан калган ташбилгеләргә чукып язылган текстларда аларның китабы булуына дәлилләр бар. Ул чыганаклардан аңлашылганча, татарларның иң борынгы китаплары кот, тәңре, кояш, ай, йолдызлар, хайваннар исемен йөрткән уникееллык календарь, төш юрау, комалак, козгын фаллары һәм кеше исемнәре белән бәйле йола традицияләреннән гыйбарәт булган. Соңрак татарлар, Урта Азиядә Ислам кабул ителгәннән соң, үзләренең шушы борынгы китапларын гарәп хәрефләрендә язып, кулъязма рәвешендә калдырган. Баштарак Ислам руханиларының мондый әдәбияткә бик исләре китмәгән, Ислам дине мөселманнарны гарәпләштерү инструментына әйләндерелгән, аларның кайберләре татарның чын милли рухи хәзинәләренә тискәре мөнәсәбәттә торган. Шулай да татар халкының укымышлы, үз мәдәниятен сөйгән вәкилләре бу борынгы йола-фалларны кечкенә күләмле кулъязмаларда, начар сыйфатлы кәгазьләргә күчереп булса да саклап килгән».

КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов урта гасыр татар китаплары хакында сөйләде. «Гарәп телендәге «китап», борынгы төркидәге «битиг», урыстагы «книга» сүзләренең һәммәсенең нигезендә «язу», «язма» мәгънәләре ята, - диде ул. - Безнең борынгы әби-бабаларыбыз да язу культурасына шактый иртә - яңа эрага кадәр үк тартылган. Хәтта алар хәзер туран (һун) язуы дип йөртелгән үз графикаларын да булдырган. Әмма кызганыч ки, аерым сүз-гыйбарәләрне исәпкә алмаганда, ул чор язма истәлекләре сакланмаган. Шунысы мөһим: V-VIII гасырлар аралыгында төркиләр һун һәм уйгыр исемнәре белән йөртелгән янә ике графика булдырган. Дөнья тарихында бик сирәк кавемнәрнең генә үз графикалары булуы турында мәгълүм. VII-VIII гасырларда безгә, Ислам дине белән бергә, гарәп язуы керә һәм ул мең елдан артык вакыт эчендә, ягъни узган гасырның 30 нчы елларына кадәр төрки-татарның төп графикасы булып тора. Алар белән чагыштырганда, рун, уйгыр, кирилл һәм башка язулы ядкәрләр аз урын били. Шулай да басма китапны кулъязма китаптан аерып, артык идеаллаштырырга ярамый. Аеруча татар язмышында. Мәгълүм ки, халкыбыз яшәешендә кулъязма китап искиткеч зур роль уйнаган. Ул, һичшиксез, аның юлдашы, сердәше вазифасын үтәгән, язма сүз, тел, тереклек-хәятнең мөһим бер символы рәвешендә каралган. Гомумән, татар китабы халкыбызның бәгырь каны белән язылган. Алар бергә яшәгән, бергә кайгырган. Еш кына татар кешесе үз китабын тотып үлемгә дә кергән. Язмыш кая гына ташласа да, татар үз китабыннан аерылмый. Финляндиядә, Япониядә, Кытайда, Төркиядә, Америкада, Австралиядә мөһаҗирлектә яшәүче милләттәшләребезнең тереклеге моның ачык мисалы».

Хатыйп аганың чыгышы әлеге конференциягә йомгак ясау булып яңгырады: «Ташъязмалардан башланып, кулъязма, басма рәвешләрдә яшәп килгән, хәзер өлешчә электрон шәкелгә күчә барган озын-озак тарихлы, данлы һәм ачы язмышлы татар китабы - татар хәяте, менталитетының бик мөһим бер өлеше, компоненты. Татарны яшәтүдә, аның телен, барлыгын саклауда, хәтер дәвамчанлыгын тәэмин итүдә, инсани, милли, әхлакый тәрбияләүдә, халкыбызны мәгърифәтле, һөнәрле итүдә бәһаләп бетергесез роль уйнаган. Киләчәктә дә татар үз китабы белән бергә яшәсен иде».

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев