ХОКУКЛАРНЫ ЯКЛАУ ФАРЫЗ
Гамәлдәге законнар нигезендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ел тәмамланганнан соң өч айдан да соңга калмыйча, еллык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Президентка, Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, Конституция, Югары һәм Арбитраж судларына, прокурорга доклад җибәрергә тиеш. Үткән сессиядә вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская бу доклад белән Татарстан Дәүләт Советы депутатларын таныштырды....
Гамәлдәге законнар нигезендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ел тәмамланганнан соң өч айдан да соңга калмыйча, еллык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Президентка, Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, Конституция, Югары һәм Арбитраж судларына, прокурорга доклад җибәрергә тиеш. Үткән сессиядә вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская бу доклад белән Татарстан Дәүләт Советы депутатларын таныштырды. Әзерләнгән доклад вәкаләтле вәкилгә килгән шикаятьләрне карау нәтиҗәләренә, тикшерү йомгакларына, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы белешмәләренә, дәүләт органнары һәм җирле үзидарәләр мәгълүматларына, гаммәви мәгълүмат чаралары, республика ведомствоара комиссияләре материалларына һәм башка чыганакларга нигезләнә.
Докладта торак, хезмәт, сәламәтлек саклау өлкәләрендә кеше хокукларын саклау белән бәйле хәл анализлана. Анда шулай ук инвалидлар һәм мәҗбүри тоту урыннарында булган затларның хокукларын саклау белән бәйле хәлгә дә бәя бирелә.
Узган ел вәкаләтле вәкилгә 1750 шикаять кергән. 189 шикаять буенча бозылган хокукларны торгызу чаралары күрелгән. Өч гражданлык эше буенча вәкаләтле вәкил өченче зат сыйфатында судларда чыгыш ясаган. Шикаятьләрнең иң күбесе торак-коммуналь хезмәт күрсәтү өлкәсендә хокукларны тормышка ашыру белән бәйле икән. Андый шикаятьләр ел дәвамында 887 булган. Бу барлык мөрәҗәгатьләр гомуми санының 32 проценты дигән сүз. Шикаятьләрнең шактый өлеше социаль тәэминатка, мәҗбүри тоту урыннарында кешеләрнең яшәү шартларына, хезмәткә, сәламәтлек саклауга, медицина ярдәме алуга хокукларны саклауга кагыла.
Элеккечә үк хокук саклау һәм суд органнары тарафыннан кабул ителгән карарларга шикаятьләр күп. Алдан тикшерү үткәрү, оператив эзләү эшчәнлеге алып баручы органнарга зарлар - 352, суд карарлары белән ризалашмау - 294. Шактый шикаятьләрне карауны вәкаләтле вәкил прокуратура, тикшерү комитеты, Эчке эшләр министрлыгы, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе белән берлектә алып бара. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен тикшерү эшенә вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре дә үз өлешен кертә.
Хезмәткә хокук - кешенең мөһим конституцион хокукларыннан берсе. Лаеклы эш белән тәэмин итү халык тормышы сыйфатының төп күрсәткечләре исәбенә керә. Шикаятьләрнең бер өлеше хезмәт хакының вакытында түләнмәвен дәлилли. Узган ел бурычлар арта төшкән. Алар 119,8 миллион сумга җиткән. Авиация транспорты предприятиеләре елны иң зур бурыч белән тәмамлаганнар. "Ак Барс Аэро" җәмгыятенең бурычы 35,3 миллион, Татарстан авиакомпаниясенең 30,5 миллион сум җыелган.
Вәкаләтле вәкил С.Сабурскаяның әйтүенә караганда, хезмәт хакы түләмәүнең төп сәбәбе булып, эш бирүчеләрнең намуссызлыгы тора. Контроль органнар тарафыннан меңнәрчә закон бозу очраклары теркәлгән, ә дисквалификациянең сирәк кулланылуын исәпкә алганда хезмәт хакы буенча бурычлар проблемасының якын арада хәл ителмәячәген танырга туры килә. Муниципаль берәмлекләр арасында иң күп бурыч Лаеш районында - 65,8 миллион сум. Казанда - 16,8, Чаллыда - 13,7, Чистайда 7,5 миллион сум. Билгеле инде, хезмәт хакы буенча бурычларның артуына юл куйган эш бирүчеләр аерым контрольдә булырга тиеш.
Хезмәтне саклау өлкәсендә дә хәл киеренке булып кала. Татарстан дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, бер елда эш урыннарында 99 кеше вафат булган. "Агро-ТНГС-И" (Азнакай районы), "МехСервис-НПО" (Әлмәт районы), Түбән Кама "Нефтехим", "Джалильское УТТ" (Сарман районы) предприятиеләрендә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлми, икенче ел рәттән кешеләр үлә. Тагын шунысы да бар, предприятиеләр бәхетсезлек очракларын еш кына яшереп калдырырга тырышалар. 2014-2020 елларга Татарстанда хезмәт шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру хәлне яхшыртыр дип өметләнелә.
Кешеләрне торак белән тәэмин итүдә төрле чатаклыклар, хокук бозулар еш очрый әле. Узган ел республикада 2 миллион 400,3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Гражданнарны торак белән тәэмин итү мөмкинлекләре киңәя. Социаль ипотека белән беррәттән, аренда торагы төзүнең яңа программасы куәт ала, күп балалы гаиләләрне һәм яшьләрне торак белән тәэмин итү программаларын тормышка ашыру дәвам итә. Шуның белән беррәттән, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итүдә социаль киеренкелек күзәтелә. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатьләр арасында бу темага хатлар күп. Гражданнарны торак программаларыннан нигезсез чыгару очраклары очрый. Вәкаләтле вәкил күргән чаралар нәтиҗәсендә күпчелек очракларда гариза бирүчеләрнең хокуклары торгызыла.
Торак программаларыннан законсыз чыгару гражданнарның торакка хокукын тупас бозуын истә тотып, 2012-2015 елларга исәпләнгән, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү максатчан программасының координаторы һәм дәүләт заказчысы булган Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына күрсәтелгән программадан чыгару нигезләре буенча методик кулланмалар эшләп, аларны муниципаль органнарга җибәрергә кирәк.
Дәүләт органнарының гражданнарны торак программаларына кертү турында суд карарларын үтәмәү очраклары да бар. Мәсәлән, Казан шәһәренең Идел буе районы суды карары белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгына гариза бирүчене яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында субсидия алучылар исемлегенә кертү йөкләнгән иде. Суд карарын үтәмәү сәбәпле министрлык адресына кеше хокуклары буенча вәкил хат җибәргән, әмма әлегә кадәр суд карары үтәлмәгән.
Республикада торак йортларны һәм җир кишәрлекләрен федераль милектән муниципаль милеккә күчерү проблемасы саклана. Нәтиҗәдә гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүдә яки торак йортларга капиталь ремонт үткәрүдә каршылыклар туа. Әйтик, вәкаләтле вәкилгә Казанның Ферма-2 микрорайонындагы 75 нче йортта яшәүчеләрдән шикаять кергән. 1964 елда төзелгән бу йортта бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Шикаятьне карау барышында бинаның федераль милектәге җир кишәрлегенә урнашуы мәгълүм булды. Шунлыктан әлеге бина торак-коммуналь хуҗалыгына реформа үткәрүгә булышлык итү фонды акчасы хисабына капиталь ремонт адреслы программасына кертелә алмый. Казан башкарма комитеты җирне 2015 ел ахырына кадәр федераль милектән муниципаль милеккә күчерергә йөкләмә алды. Димәк, әлеге йортта яшәүчеләргә черек идәннәр, торбалар һәм аккан түбәләр белән озак яшәргә туры киләчәк әле. Ә бу үз чиратында аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч.
Эш урыны буенча торак булмаган фондтан вакытлыча яшәү урыны бирелгән гражданнарның торакка хокукларын саклау проблемасы да бар. Асылда, ялланып эшләүче хокукындагы яки милкендә бер квадрат метры да булмаган гражданнар якын киләчәктә дә торак алу мөмкинлегенә ия түгел. Шул ук вакытта андый бинада яшәү кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Министрлар Кабинетына торак булмаган биналарда яшәүчеләрне максатчан торак сертификатлары белән тәэмин итеп, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр статусына тиңләштерү мөмкинлеген карау максатка ярашлы булыр иде дип саный вәкаләтле вәкил. Ул чагында әлеге гражданнар сертификатларны торак алуга гына тотачак. Шунлыктан муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларына торак булмаган биналарда яшәүчеләрне ачыклау буенча тиешле эш алып бару зарур.
Узган ел вәкаләтле вәкилгә башлангыч медицина ярдәме күрсәтүнең түбән дәрәҗәдә булуы, сәламәтлек саклауга гражданнарның хокуклары тупас бозылуы хакында да шикаятьләр күп кергән. 2013 ел Биектау район хастаханәсендә вакыты чыккан вакцина куллану, Чаллыда яңа туган балаларны буташтыру, Чистай һәм Минзәләдә бәби табучы хатыннар үлеме белән тарихта калды. Республикада яшәүчеләр медицина учреждениеләре территорияләре торышыннан, тар белгеч-табибләр җитмәүдән, начар хезмәт күрсәтүдән зарланалар. Казанның 6, 10, 20 нче, Чаллының 3 нче, Түбән Кама һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәләре эшчәнлегенә шикаятьләр бигрәк тә күп. Шунлыктан күрсәтелә торган медицина ярдәме стандартларын һәм сыйфатын тәэмин итү буенча сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләре эшен көчәйтү зарур.
Узган ел вәкаләтле вәкилгә сирәк очрый торган (орфан) авырулар белән интегүче гражданнардан аларны дарулар белән тәэмин итмәү турында гаризалар кергән. Идел буе федераль округы субъектларындагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр берләшеп, федераль бюджеттан төбәкләргә андый дарулар алу өчен өстәмә акча бүлү, үзәкләштереп сатып алына торган дарулар исемлеген киңәйтү турында Русия хөкүмәте рәисе урынбасары О.Голодецка мөрәҗәгать җибәргәннәр.
Халыкның күпчелегенә башлангыч медицина ярдәме күрсәтүне өстенлекле тәэмин итеп һәм төп ресурсларны шуңа туплап, дәүләт үз гражданнарының сәламәтлеген саклауга хокукын гарантияли. Үз чиратында сирәк очрый торган (орфан) авырулардан интегүче гражданнар проблемалары да игътибарсыз калмаска тиеш.
Вәкаләтле вәкил докладында инвалидлар, эшкә яраксыз гражданнар, мәҗбүри тоту урыннарында (төрмәләрдә) көн күрүчеләр хокукларын саклау, кеше хокукларын саклау өлкәсендә хокукый аңлату, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләренә дә киң урын бирелде. Татарстанда кеше хокукларын һәм иреген яклауны көчәйтү максатында Министрлар Кабинеты карары белән ведомствоара эшче төркем төзелде. Бу эш Аурупа Советы комиссары Нил Муйжниекс Русиягә килгәч башланды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында тиешле тәкъдимнәрен бирде. Кеше хокуклары буенча мондый стратегияне эшләү һәм тормышка ашыру республикада бу эшне координацияләү мөмкинлеген бирәчәк.
Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев