Мәдәни җомга

Хатын-кызлар җыены

Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булып узды. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты һәм "Ак калфак" оешмасы белән берлектә үткәргән җыен эшендә җиһанның 15 иленнән һәм Россиянең 67 төбәгеннән килгән 400 дән артык делегат катнашты. Кунаклар Балтач, Арча, Биектау, Яшел Үзән районнарындагы тарихи урыннарда булды, "Бишек туе"н тамаша кылды, К.Тинчурин...

Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булып узды. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты һәм "Ак калфак" оешмасы белән берлектә үткәргән җыен эшендә җиһанның 15 иленнән һәм Россиянең 67 төбәгеннән килгән 400 дән артык делегат катнашты. Кунаклар Балтач, Арча, Биектау, Яшел Үзән районнарындагы тарихи урыннарда булды, "Бишек туе"н тамаша кылды, К.Тинчурин исемендәге драма театры бинасында пленар утырыш үткәрде.
Бабалар эзеннән
"Ак калфак"лылар Биектау биләмәләренә кергәндә, аларны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм үзешчән сәнгать осталары каршы алды. Аннары Иске Казан тарихи-мәдәни музей-тыюлыгына юл тоттылар. Ядкәрләр белән өлкән фәнни хезмәткәр Фәния Закирова таныштырды. Татар Әйшәсе, Камай, Урыс Урматы авыллары янындагы җирләр татар халкы җанына үтә газиз. Алар безнең чал тарихны саклый.
Болгар шәһәре Сәмәрканд әмире Аксак Тимер тарафыннан яулап алынгач, ул безнең олыс хакиме Габдулла хан - Карабәкнең башын чабып җанын кыя. Ләкин әле дошман кулына әсирлеккә эләккәнче үк, Карабәк үзенең уллары Алтынбәк белән Галимбәкне Болгар каласыннан читкә яшереп өлгерә. Ятим калган ике үсмер әмир Казансу елгасы буенда, хәзер Иске Казан дип аталган урында яңа кирмәк кордырта. Габдулла хан уллары белән бергә, алар үсеп җиткәнче күз-колак булып тору өчен, үзенең Гайшәбикә исемле сеңлесен дә һәм аларны саклау өчен риваятьләрдә йә Хәсәнша, йә мулла Хаҗи дип телгә алына торган гаскәрине дә озаткан була. Кыз бераздан шушы гаскәр башлыгы белән кавышкан, бергә байтак гомер кичергәннәр. Гайшә Казансуның уң як ярына җирләнгән, күршедәге Татар Әйшәсе дигән авыл аның истәлеген саклый, диләр. Иске Казан зиратының борынгы зиратында мулла Хаҗинең кабере дә бар, ә Әйшә-Гайшәдән ун чакрымдагы Хәсәнша авылы да борынгы гаскәри хөрмәтенә кушылган ди. Халык бу урыннарны гасырлар буе кадерләп саклаган, составында көмеш күп булганга, Мулла Хаҗи чишмәсенә йөреп сихәтләнгән...
Иске Казан кирмәнен урыс бас­кыннары 1552 елның сентябрь аенда яндырып юк иткән. 1998 елда шушы изге урында, хөкүмәт карары белән, музей-тыюлык булдырылган. Тарихчы Равил Фәхретдинов әле 1970 елларда ук элек кирмән урыны, соңрак Урыс Урматы авылы булган төбәктә археологик казу эшләре алып барган һәм Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыклары чорына караган кыйммәтле экспонатлар табып алган. Арада V гасыр һун казаны, ташаткычтан очканда сызгыра торган ядрә, VI гасырга караган ике бронза көзге, 1281-1282 елгы кабер ташлары һ.б. ядкәрләр бар.
Музей-тыюлыкта 1000 ел элек булган вакыйгаларны, аларның рухын тоярга булышырдай корылмалар төзелгән. Алты каравыл каланчалы кирмән белән әйләндереп алынган тыюлык капкасын борынгы сугышчылар "саклый". Әвен, җил тегермәне, кое, баз, һөнәрчеләр өйләре, чүлмәк ясау остаханәсе, тимерче алачыгы кебек корылмалар борынгы бабаларыбыз тормышын күз алдына бастыра. Биредә бүген хәтта кул тегермәне белән ярма яру, мунчаладан чабата үрү буенча осталык дәресләре дә үтә. Шунда ук милли киемдәге әбиләребезнең кич утыруын да күрергә мөмкин. Ә инде мәктәп укучыларын, студентларны аеруча җәлеп иткәне - таш белән ату өчен җайланган мангонель, онагр, таран, диварваткыч кебек гаять зур сугыш кораллары. Аларны эшләтү өчен генә дә 150-200ләп кеше кирәк булган. Тарихи-мәдәни комплекс "Таттелеком" акционерлык җәмгыятенең (генераль директоры - Лотфулла Шәфигуллин) матди ярдәме белән аякка бастырылган.
Иске Казаннан соң кунаклар районның Ямаширмә авылына юл тотты. Ямаширмә - зур, борынгы авыл. Урта мәктәп, ике катлы балалар бакчасы, мәһабәт мәдәният сарае, озак елларга җитәрлек итеп салынган нык йортлар, абзар-кура халыкның таза тормышлы булуын сөйли. Әлбәттә, халкы - күп һөнәрле. Авыл алтын куллы осталары белән дан тота: калфак, түбәтәй, читек-чүәк чигәләр, бәйлиләр, кәрзин үрәләр, хәтта баян, гармун төзәтүче дә бар. Авыл иген уңышлары, терлек, страус фермалары белән дә танылган. Мәдәният йортында кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителгән иде. Ямаширмәне үзешчән сәнгать осталары да данлый. Биредә балалар һәм зурлар катнашында сәнгать коллективлары эшләп килә. "Чияләр" фольклор ансамбле чыгышларын, халык театры куйган спектакльләрне аеруча көтеп алалар. Алар фес­тивальләрдә, Сабан туйларында чыгыш ясый. Быел Филсинә Сәгъдиева җитәкчелегендәге коллектив халык театрлары фестивалендә Рабит Батулланың "Кичер мине, әнкәй" әсәре буенча куелган спектакль белән 100 коллектив арасында дип­ломант булып танылган. Алар "Ак калфак"лыларга да Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек" спектакленнән өзек күрсәтте.
Биектау мәдәният йортында "Ак калфак" район оешмасы рәисе Гөлсинә Шакирова милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кайтару, аларны яшьләргә җиткерү, телебезне саклау юнәлешендә алып барылган эшләр белән таныштырды. Актив эшчәнлек һәр тарафта сизелә. Милли ризык пешерү буенча бәйгеләр, татар гаиләсе үзенчәлекләрен чагылдырган чаралар, "Печән өсте", "Җиләк җыям, как коям" кебек авыл бәйрәмнәре монда гөрләп үтә.
Кунаклар Биектауда төбәкне өйрәнү музее белән дә танышты, мәдәният йортында "Бишек туе"н да тамаша кылды.
Гаиләдә бала туа. Милли би­зәкләр белән ямьләндерелгән татар йортында сабыйны йола буенча каршы алалар, чыбылдыклы бишеккә салалар. Бишек җырлары сузыла. Беренче коендыру, бәби бүләкләре бирү, исем сайлау... Рушан хәзрәт Сабиров балага мәгънәле исем кушу турында вәгазь дә сөйләп өлгерде. Аннары тамашаны үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты дәвам итте. Җыр-музыкага залдагы кунаклар да кушылды.
Туган телне саклау
Икенче көнне җыенның пленар утырышы узачак Тинчурин театры бинасына җыелган делегат хатын-кызларыбыз да барысы да калфактан иде. Фойе­да калфаклар күргәзмәсе белән танышырга мөмкин булды.
Кунагыбыз Римма Ратникова җыенда катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын ирештерде һәм Дәүләт Советы исеменнән сәламләү җиткерде. Төп чыгышта "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзне үткәннәрдән башлады. 1917 елгы революциядән соң татар дөньясы зур күтәрелеш кичерә. Шул ук елны Мөслимәләр корылтае да булып уза. Быел аның үткәрелүенә 100 ел тула инде, әмма анда күтәрелгән мәсьәләләр хәзер актуаль. Беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубыйның "Хатыннарның бүгенге көнге вазифалары - ана телен саклау" дигән сүзләре юкка гына җыенның төп шигаре итеп алынмаган. Форум милли мәдәниятебезне, туган телебезне саклау ниятеннән уздырыла. Чөнки бүген Россиядә һәм чит илләрдә генә түгел, Татарстанның үзендә дә ана телен, милли рухны, йолаларны саклау, әдәп-әхлак-тәрбия эшен көчәйтү, берләшү кебек мәсьәләләрне кичектермичә хәл итү сорала.
Хатын-кызларыбызны яшьлә­ребезгә милли тәрбия бирү мәсьәләсе һәрвакыт борчыган, алар йолаларыбызны саклау өчен көрәшкән. Галимә Тәэминә Биктимерова шундыйларның берсе - Фатыйма Аитова фидакярлеге белән таныштырды. Бүген Казанда аның исемендәге кызлар гимназиясе милли тәрбия эшен алып бара. "Ак калфак" оешмасы шушы юнәлештәге эшләрне җанландыру максатында үзенең күчмә утырышларын уздыра. Узган ел алар Татарстанның Актаныш, Яшел Үзән, Балтач районнарында, Оренбург өлкәсендә үткән. Әйтик, 150 хатын-кыз Актанышның 22 авылында булып, бу якларда сакланган йолалар һәм гореф-гадәтләр белән танышкан. Билгеле ки, һичбер гамәл эзсез узмас, хатын-кызларыбыз үзләре яшәгән район-авылларны яңарта кебек. Чөнки Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы бүген - тәэсирле көч. Аның 465 филиалы бар. Россиянең 37 төбәгендә, 17 чит илдә "Ак калфак" берләшмәләре эшли. Җирле бүлекчәләр милли мәдәниятебез һәм телебезне саклауга зур этәргеч бирә.
Оешмалар мәгариф министрлыклары, җирле хакимият, мәдәният бүлекләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Әйтик, Пермь краеның татар халкына композитор Мәсгут Имашев, галим Рәшит Ягъфәровне биргән Барда районында "Ак калфак"лылар эшне этно-мәдәни программа нигезендә алып бара, татар җырлары, күмәк бию буенча конкурслар уздырыла. Мәктәп сыйныфларында биремнәр катлаулана, гореф-гадәтләрне сак­лау буенча фәнни эшләр таләп ителә башлый. Бергәләп Нәүрүз, Карга боткасы кебек бәйрәмнәр үткәрәләр, милли киемнәр тегәргә, чигәргә өйрәнәләр.
Милли яңарыш хакына акча чыгарып салучы байларыбыз юк дәрәҗәсендә. Алар - рухи ярлы. Ә менә Оренбург эшмәкәре Альбина Әбсәләмованың тырышлыгына таң калырлык. Ул "Ак калфак"лыларның Халыкара зур җыенын уздырды. Өстәвенә, татар һөнәрчелеген үстерү максатында төбәкнең Каргалы, Рәдүт кебек авылларында шәл бәйләү сыйныфлары ачкан. Алар атнага алты сәгать шөгыльләнә. Ханым түгәрәкләрне чимал, орчык, ая, инә белән тәэмин итә. Балалар мамыкны үзләре юа, аялый, эрли, бәйли.
"Ак калфак"лылар җыен ахырында Сөембикә-ханбикә исемен Казанның бер үзәк урамына бирү турында да теләкләрен җиткерде. Форум кысасында Казан Ратушасының Колонналар залында "Калфак туе" да узды. Биредә күргәзмәгә куелган калфак, түбәтәй, милли киемнәребез, бизәнү әйберләребезнең матурлыгыннан күзләр камашырлык иде. Шушы ук бинада осталык дәресләре дә барды. Ә зур залда "Бишек туе" һәм дизайнерларның милли кием коллекцияләре күрсәтелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: