Мәдәни җомга

ХАТЫН-КЫЗ – МИЛЛӘТНЕҢ ҖАНЫ УЛ

Гәзитебездә хәбәр ителгәнчә, узган атнада Казанда 3 көн дәвамында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булып үтте. Аны Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Г.Камал театрында узган олы җыенда фикер алышу, киңәш-табыш итү өчен башкалабызга 19 ерак һәм якын чит илдән, Русия төбәкләреннән, Татарстан район-шәһәрләреннән 500ләп делегат килгән иде. Форум эшендә Татарстан Дәүләт...

Гәзитебездә хәбәр ителгәнчә, узган атнада Казанда 3 көн дәвамында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булып үтте. Аны Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Г.Камал театрында узган олы җыенда фикер алышу, киңәш-табыш итү өчен башкалабызга 19 ерак һәм якын чит илдән, Русия төбәкләреннән, Татарстан район-шәһәрләреннән 500ләп делегат килгән иде. Форум эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының халыкара элемтәләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, әдәбият, сәнгать, дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.


Энҗе калфак, көмеш беләзек

Театр фойесындагы матурлыктан, җете төсләрдән күзләр камашырлык иде. Делегатларның күбесе милли киемнәребездән булуы, аларның бер-берсе белән якын туганнардай күрешүе, хәл-әхвәл белешүе җанга рәхәтлек бирә иде. Шунда ук милли киемнәр күргәзмәсе дә эшләде. Калфак, бала итәкле күлмәкләр, милли кием-салымыбызның төрле тегелештәгеләрен кигән сылу кызлар гүзәллекнең үзе кебек иде. Шунда ук әлеге матурлыкны тудыручы осталар да үз кул эшләрен тәкъдим итте. Әйтик, Биектау районы осталарының, рәссам-дизайнер Әлфия Артемьеваның чигүле сәхтиян читек-чүәкләрен, декоратив гамәли сәнгать остасы Флюра Калмурзинаның энҗеле калфак-түбәтәйләрен, Зөлфия Гыйльметдинованың милли бизәкләр белән нәкышләнгән сувенирларын, гармун ясау остасы Айрат Харисовның төрле зурлыктагы тальяннарын бик яратып тамаша кылдылар. Шунда ук милли бизәнү әйберләре, сәйлән белән чигүле билбаулар, көмеш беләзек-алкалар игътибарны аеруча җәлеп итте.
Залның уртасындарак Ютазы районының Бәйрәкә авылыннан килгән 85 яшьлек Зөләйха апа Газизова җете төсләрдәге җепләрдән палас тукып утыра иде. "Бу эшне 7 яшемдә өйрәнгән идем, гомерем буена җитте. Палас туку серләрен мәктәп укучыларына да өйрәттем. Белсеннәр, өйрәнсеннәр", - диде ул. ТРның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев картиналары да һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек иде. Аның иҗаты Кырым татарлары күңеленә аеруча хуш килде бугай, алар рәссамның үзе белән киңәшә-киңәшә картиналар сайлый иде. Оста аларга берничә эшен бүләк тә итте.
Фойеның икенче катында милли тәгамебезнең йөзек кашы - чәкчәк күргәзмәсе оештырылган иде. Аларны Татарстан районнары ризык пешерү осталары хәзерләгән. Мин анда төрледән-төрле зурлыктагы, бизәлештәге 30га якын чәкчәк санадым.

Нәфис затларыбыз белән горурланабыз

Пленар утырыш Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның форумда катнашучыларны сәламләү чыгышы блән ачылып китте. "Хатын-кызлар ил тормышында, гомумән, җәмгыятьтә мөһим урын тота. Озак еллар хакимияттә эшләгән кеше буларак, мин аларның тырыш хезмәтен, республика үсешенә керткән өлешен югары бәялим", - диде парламент җитәкчесе. Ул гүзәл затларыбызның элек-электән, ир-атлар белән беррәттән, барлык мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашуын, медицина, мәгариф, мәдәният кебек җитди тармакларны хатын-кызларыбыздан башка күз алдына да китереп булмавын искәртте. "Күренекле хатын-кыз галимнәребез, язучыларыбыз, спортчыларыбыз республиканы дөньяга таныта", - диде Фәрит Хәйрулла улы.

Шул ук вакытта хатын-кызларыбызның иҗтимагый һәм сәяси тормыштагы роле дә әйтеп бетергесез зур. Мәсәлән, ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсендә, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасында алып барылган эшчәнлек моның ачык мисалы. "Мин хатын-кызлар иҗтимагый оешмаларының дәүләт органнары белән бергәләп эшләп, алда торган бурычларны хәл итүдә уңышларга ирешүенә ышанам. Әмма Туфан ага Миңнуллин әйткәнчә, хатын-кызларның җәмгыятьтә төп бурычы язылмаган закон белән билгеләнгән, гүзәл затлар - алар иң әүвәл гаилә терәге, балалар анасы. Татар хатын-кызлары бик тырыш, хезмәт сөючән, сабыр, түземле, алар күп мәсьәләләрдә ир-атларга үрнәк тә булып тора", - диде Дәүләт Советы Рәисе. Фәрит Мөхәммәтшин шул ук вакытта Татарстан парламентында да гаилә проблемаларына, балалар, аналар хокукларын яклау, туган телне, милли мәдәниятне саклауга зур әһәмият бирелүен, соңгы елларда бу өлкәләргә караган мөһим документлар кабул ителүен, Телләр турындагы татар халкының үзенчәлеген саклау программаларының тормышка ашырылуын да искәртеп үтте. "Татарстан, дөньяның төрле почмакларында яшәүче барлык милләттәшләребезнең уртак ватаны буларак, башка илләрдә яшәүче татарларның да мәнфәгатьләрен якларга тырыша", - диде ул.

Парламент башлыгы чыгышының ахырында Президент Рөстәм Миңнехановның II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына сәламен укып ирештерде. Анда: "Без үзебезнең хатын-кызларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә татар халкы һәм Татарстан дөньяга таныла", - дигән сүзләр бар иде.

Хәл итәсе мәсьәләләр дә күп

Форумда язучы Фәүзия Бәйрәмова искәртеп үткәнчә, гадәттә, хатын-кызларыбызга карап милләткә бәя бирәләр. "Ир-ат - милләтнең акылы, хатын-кыз - аның җаны", - диде язучы. Шуңа да, гүзәл затларыбызны гаять мөһим мәсьәләләр борчый, дулкынландыра. Шуларның иң зурысы - милләтебезне, димәк ки, телебезне, динебезне саклау һәм үстерү, милли үзаңлы, иманлы, югары әхлаклы егет-кызлар тәрбияләп үстерү, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшыру.

Җыенда калку итеп күтәрелгән мәсьәләләрнең тагын берсе - катнаш никахлар булды кебек. "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова үз чыгышында белдергәнчә, татар ир-егетләре никтер үз кызларыбызны бәяләп бетерми. "Уңган-булган күп татар кызлары тормышын башка милләт кешеләре белән бәйли", - диде ул. Фәүзия Бәйрәмова исә Уралның аръягында хәлнең тагын да мөшкелрәк булуын искәртте. "Анда катнаш никахлар 80-90 процент тәшкил итә. Алар ана телләрен белми, дин тотмый", - диде язучы. Гомумән, үз ана телен белмәүче татарлар отыры арта бара. "Милләттәшләребезнең яртысыннан артыгы үз туган телен белми, диләр. Бу сан күбрәк тә әле", - диде Фәүзия Бәйрәмова.

Әлбәттә, Казанның 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина белдергәнчә, "Русия җирендә милләтне саклауның юлы бер генә - ул милли мәктәп аша. Бу - классик юл". Билгеле, милли мәктәпләр булдыруда, тәрбия бирүдә берән-сәрән генә булса да уңай үрнәкләр дә бар. Әйтик, Ульян өлкәсенең Димитровград каласы татар мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева, урыс җирлегендә яшәп, уку йортында балаларга туган телдә белем һәм тәрбия бирү турында сөйләде. Казанның 405 нче балалар бакчасында да балаларны милли мохиттә тәрбияләү, сөйләм телләрен үстерү эше үрнәк итеп куярлык икән. Әлбәттә, милли мәктәпләребезнең саны кимүдә яки аларның юкка чыгуында безнең дә гаебебез зур. Казанда 2 нче татар гимназиясе кебек чын милли тәрбия бирүче уку йортларыбыз да кимегәннән кими баруын белеп торабыз лабаса. "Русиянең" Мәгариф турында"гы законы да, Конституциясе дә ана телендә белем бирә торган мәктәп тотарга хокук бирә. Үзебездә теләк булырга тиеш", - диде 2 нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Камәрия Хәмидуллина.

Милли җанлы бала үстерү гаиләдән башлана. "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова сабыйларны ана карынында ук буыннан-буынга тапшырылып килгән әхлак кануннары нигезендә тәрбия кылу кирәклеген искәртте. Соңгы вакытларда баланы кесарев кисеме ысулы белән табуны гадәт итүчеләр дә ишәйгән икән. "Сораштырулардан күренгәнчә, бәби табу йортларында 32-42 процент яшь әниләр сабыйларын шундый ысул белән дөньяга китергән", - диде Кадрия ханым. Ә бу баланың хәл-халәтендә чагылыш тапмый калмый. Кайбер хатын-кызларның, матурлыгын саклыйсы килеп, баланы күкрәк сөтеннән мәхрүм итүе дә, кендек бауларының чүплеккә ташлануы да, исем кушу йолалары үткәрелмәве, нарасыйның чәчен алгач, шуның авырлыгына карап, хәер-сәдака бирелмәве дә балага тискәре йогынты ясый. "Болар - ул-кызларыбызның ми эшчәнлеген үстерергә, бәхетен арттырырга ярдәм итә торган йолалар лабаса", - диде Кадрия Идрисова. "Ак калфак" оешмасы җитәкчесен карт, ягъни өйләнмәгән егетләрнең күп булуы да, кайбер яшьләребезнең никахсыз, рәсми теркәлмичә яшәве дә борчый.

Уфа шәһәрендәге "Ихлас" оешмасы мөгаллимәсе Фаягөл Фәткуллина үз чыгышында: "Балаларыбызны изге Коръән нигезендә, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәте белән тәрбияләсәк кенә алга китәрбез. Һәрбер татар анасы Коръән укырга, пәйгамбәребез сөннәтен өйрәнергә тиеш", - дип белдерде. Фаягөл ханым бу мәсьәләдә гүзәл үрнәк итеп Рәшидә абыстайны күрсәтеп үтте. "Аның яшәү рәвешен, фидакярлеген милләтебез аналары өчен өлге итеп алырлык. Абыстаебызның 100дән артык оныгы һәм оныкларының балалары барысы да намазда", - диде ул.

Тарихчы галимә Тәминә Биктимерова исә үз чыгышында татар халкының киләчәге, мәгърифәтле булуы өчен җан аткан, зур сынауларга дучар ителгән хатын-кызларыбыз турында бик тә тәэсирле итеп сөйләде, аларны онытмаска кирәклеген әйтте. "15 мең баланы ач үлемнән коткару өчен, поездларга утыртып, икмәкле якларга озаткан Зөһрә Бамбетованы кемнәр генә белә икән?! Ник аның һәм башка күренекле хатын-кызларыбызның исеме башкалабыз урамнарына бирелми?" - диде ул.

Форумда Кырым татарларыннан 14 кешелек делегация катнашты, Эльвина Сеитова һәм Шәфика Абдрахманова чыгыш ясады. "Халкыбыз чит җирләрдә ачлык һәм авырулардан җәфа чикте, бик күбесе шунда ятып калды. Безнең бик озак еллар буе мәктәпләребез булмады, бульдозер белән өйләребезне җимерделәр. Безнең хатын-кызларыбыз измә изеп, кабат йорт торгызды", - дип сөйләде Шәфика ханым.

Форумда тәкъдимнәр, фикерләр күп булды. Шуларның берсен "Ак калфак" оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белдерде. "Телевидениедә хатын-кызлар өчен махсус тапшырулар оештыру өчен мөмкинлекләр тудырылсын иде. Шулай ук депутатлар арасында да милли җанлы хатын-кызлар булуын теләр идек", - диде ул.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова белдергәнчә, без, татар хатын-кызлары, гомумән, нәрсә генә кылсак та, аны Аллаһы ризалыгы өчен эшләргә һәм милләткә зыян китермәслек гамәлләр генә башкарырга тиешбез.

Форумда тикшерелгән мәсьәлә буенча резолюция кабул ителде.

Сөембикә КАШАПОВА.

Фәйзрахман КАМАЛОВ
фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: