Мәдәни җомга

ГЫЙЛЕМ МӘГАРӘСЕ СЕРЛӘРЕ

Казан бик күптән инде бөтен дөньяга танылган фәнни үзәк буларак хезмәт итә. Н.Лобачевскийның неевклид геометрия булдыруы, К.Клаусның рутений химик элементын ачуы, Н.Зининның анилин-буяу сәнәгатенә нигез булып торучы анилин алуга ирешүе, А.Бутлеровның органик матдәләр химик төзелеше теориясен, Е.Завойскийның электрон парамагнит резонансын уйлап табуы, С.Альтшулерның акустик парамагнит резонансын эшләве, Казанда туган күп...

Казан бик күптән инде бөтен дөньяга танылган фәнни үзәк буларак хезмәт итә. Н.Лобачевскийның неевклид геометрия булдыруы, К.Клаусның рутений химик элементын ачуы, Н.Зининның анилин-буяу сәнәгатенә нигез булып торучы анилин алуга ирешүе, А.Бутлеровның органик матдәләр химик төзелеше теориясен, Е.Завойскийның электрон парамагнит резонансын уйлап табуы, С.Альтшулерның акустик парамагнит резонансын эшләве, Казанда туган күп кенә башка ачышлар хәтта бүген дә дөньяның иң зур галимнәрен сокландыра әле.

Әлбәттә инде, бу уңайдан Россиядә беренчеләрдән булып университетның нәкъ менә Казанда ачылуын, ачышлар өчен биредә кирәкле базаның булдырылуын да истә тотарга кирәк. Сүз уңаеннан шунысын да билгеләп үтик, узган елның ноябрендә университет коллективы үзенең 210 еллыгын бәйрәм итте.

Билгеле, университетларның төп бурычы - беренче чиратта, халык хуҗалыгының төрле тармаклары өчен квалификацияле кадрлар әзерләү. Шунлыктан узган гасыр урталарында ук Татарстан Фәннәр академиясен булдыру зарурлыгы туды. Әүвәл ул бездә Россия Фәннәр академиясенең филиалы рәвешендә ачылды. Һәм, ниһаять, ул 1991 елда мөстәкыйль үзәк булып оештырылды. Академиянең беренче президенты итеп, республиканың партия, совет органнарында эшләп бай тәҗрибә туплаган, академияне оештыруга да күп көч куйган Мансур Хәсәнов сайланды. 2006 елда аны Әхмәт Мазгаров алыштырды.

Узган елның 10 июнендә 63 яшьлек Мәкзүм Сәлахов Татарстан Фәннәр академиясе президенты вазифасын башкаруга кереште. Мәкзүм Хәлимулла улы Ульяновски шәһәренең беренче номерлы мәктәбен алтын медаль белән тәмамлагач, Казан дәүләт университетының физика факультетында белем ала. Биредә дә ул Ленин стипендиаты була. Университетны Кызыл диплом белән тәмамлый.

Физика-математика фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы М.Сәлахов 2002 елда университет ректоры итеп сайланды. Бүген Мәкзүм Хәлимулла улы фәнни җәмәгатьчелекнең зур абруена ия. Ул - 220гә якын фәнни хезмәт, ике монография авторы. Аның язмалары Россиядә генә түгел, күп кенә чит илләрдә дә дөнья күргән. Академикның үзенә дә АКШта, Италиядә, Голландиядә һәм кайбер башка илләрдә эшләп алырга туры килгән. Галимнең төп фәнни юнәлеше - атомнар һәм молекулалар спектроскопиясе икән.


М.Сәлаховның эш бүлмәсендә академиянең структурасы турында сөйләшеп утырабыз.

- Бүгенге структура инде миңа кадәр үк, 2013 елда формалаштырылган иде. Аны хәзерге шартлар өчен оптималь, дип саныйм. Академия структурасы университетларныкы кебек үк үзәк аппараттан, институтлардан, бүлекләрдән тора. Институтларның күпчелеге гуманитар юнәлештә, алар үзара интеграцияләнгән, - диде президент.

Академия составында 40 гамәли әгъза, 80 әгъза-корреспондент, шулай ук 29 почетлы академик, 14 чит ил әгъзасы бар. Академия фәнни тармаклар һәм территориаль принципка нигезләнеп оештырылган. Анда 7 фәнни бүлек - гуманитар; социаль-икътисади фәннәр; медицина һәм биологик фәннәр; авыл хуҗалыгы; физика, энергетика һәм җир турындагы фән бүлеге; математика, механика һәм машина төзелеше; химия һәм химик технологияләр бүлеге һәм алардан тыш Ульяновскидагы төбәк бүлеге. Фәннәр академиясенең 7 фәнни-тикшеренү институты - Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе институты, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Археология институты, Гамәли семиотика институты, Экология, җир байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, Информатика институты, Гаилә һәм демография, Ислам белеме фәнни үзәкләре бар.

- Төгәл фәннәр буенча институтлар һәм академиянең структуралары азрак түгелме, - дип кызыксынам.

- Аз түгел, - ди президент. - Безнең Экология, җир байлыкларыннан файдалану проблемалары институты бик көчле. Ул бик зур эш башкара. Без күбрәк өстенлекле юнәлешләр буенча эш итәргә тырышабыз. Дөрес, матди базасы бик нык булган университет белән көндәшлеккә керергә, аның белән ярышырга җыенмыйбыз. Кайбер тармаклар, тематика, юнәлешләр буенча эшчәнлекне координацияләү, көчне берләштерү турында сүз бара. Табигый һәм гуманитар юнәлешләрне тагын да көчәйтә төшәргә кирәк.

М.Сәлахов Татарстан Фәннәр академиясенең төп максаты - татар халкының телен саклау, тарихы, мәдәнияте проблемалары белән шөгыльләнү, дип саный. Чөнки алар белән дөньяда да, Россиядә дә фәнни нигездә шөгыльләнүче башка бер генә оешма да юк. Хәер, академия нәкъ менә шушы максаттан чыгып оештырылган да иде бит. Дөрес, төрле проектларга фәнни экспертиза үткәрү дә академиянең турыдан-туры бурычы булып санала.

Республика территориясендә академия составына кермәгән 60лап фәнни оешма бар. Академия аларга да фәнни-методик ярдәм күрсәтергә тырыша. Аларны чакырып, бердәм җыелышлар үткәрелә. Ул оешмалар директорларының кайберләре академия президиумы составына да кертелгән. Берләшү, ярдәмләшү мәслихәт. Бүген мәсьәләләрне аерым гына хәл итү берәүгә дә җиңел түгел. Академиянең, аның институтларының, фәнни үзәкләренең һәм лабораторияләренең өстенекле юнәлешләрен, программаларын билгеләү, академия структураларының фәнни-оештыру мәсьәләләрен хәл итү президиум эшчәнлегендә төп бурыч булып тора. Президиум составы узган ел тулысынча яңартылды.

Россия Фәннәр академиясенең Казан филиалы да бар бит әле. Вакытында аның институтлары, бигрәк тә Органик һәм физик химия, Физик-техник институтлар бик актив эшләде. М.Сәлаховның әйтүенә караганда, хәзер аларга игътибар бөтенләй калмаган икән шул. Россия Фәннәр академиясен оптимальләштерүгә керешкәннәр. Институтларны кушалар, берләштерәләр, ябалар. Кызганыч, Россиядә андый башбаштаклык даими эшләнә шул. Еллар үткәч зур акчалар түгеп, күп көч куеп кабат аларны элекке хәлгә китерергә туры килмәгәе. Мондый мисаллар тарихта күп булды. Бәлки, аларны Татарстан Фәннәр академиясе канаты астына алыргадыр?

Мәкзүм Хәлимулла улы бу идеяне хупламый. "Ул институтларның күпчелеге дәүләти юнәлештә. Аларны тоту өчен бик күп чыгымнар кирәк. Республика икътисады өчен алар артык мөһим дә түгел. Авыл хуҗалыгы һәм биологик юнәлештәге институтлар турында уйлансаң гына инде. Билгеле, Татарстан өчен алары мөһим".

- Белүемчә, Татарстан Фәннәр академиясенең Ульяновскида филиалы эшли. Шуның үрнәгендә күрше-тирә республикаларда һәм өлкәләрдә филиаллар ачу отышлы булмасмы?

Бу соравым М.Сәлаховның хәтта бераз кәефен дә төшерде кебек. Ул бераз уйланып торды да, әйтеп куйды.

- Ульяновски филиалын актив эшләде, димәс идем. Хәзер ул бары кәгазьдә генә яши. Башка күршеләрдә дә филиаллар ачарга исәп юк. Татардан көнләшү дә бик көчле бит. Нәрсә генә эшли башласаң да, менә тагын татарлар, диләр.

Татарстан Фәннәр академиясе Башкортстан, Казахстан һәм башка төрки халыклар академияләре белән хезмәттәшлекне ныгытырга җыена. Билгеле инде, андый хезмәттәшлек һәр як өчен дә файдалы булачак. Чөнки күпчелек мәсьәләләр буенча максатлар бик охшаш бит.

Мәкзүм Сәлаховның академия кәнәфиенә утыруына әле бер ел да үтмәде. Биредә эшли башлагач, ул көтелмәгән хәлләргә, авырлыкларга тап булмаганмы?

- Әллә ни көтелмәгән авырлыкларга очрамадым кебек. Миңа моңарчы да инде галимнәр белән нык аралашырга туры килде. Галимнәрнең һәркайсы үзен бик акыллы, сәләтле саный. Һәрберсе Наполеон. Аларның талантлылары да, бик үк талантлы булмаганнары да бар. Шунлыктан, аларның холыкларын исәпкә алып, төрлесенә төрлечә якын килергә туры килә.

Хәзер яшьләр фәнгә килергә бик үк атлыгып тормый. Академия президенты белән без моның сәбәпләре турында да фикерләшеп утырдык. Фәнне чын-чынлап яраткан егетләр-кызлар бүген дә фәнгә килә дип саный М.Сәлахов. Әмма фәнгә сорауның булмавы проблемага әйләнеп бара. Иң талантлы яшьләр дә үзләренең белемнәрен кулланырга, аларны камилләштерергә урын таба алмый интегә. Нәтиҗәдә теләкләренә ирешә алмаганлыктан читкә китеп бара. Чит илләргә яшьләрнең иң талантлылары китә. "Университетта эшләү тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, прогрессны билгеләүче 1-2 кеше үз артыннан йөзләрчә кешене ияртә", - диде президент.

Әле кайчан гына сәнәгать предприятиеләре, оешмалар, хәтта аерым тармаклар галимнәргә заказлар бирә иде. Мондый тәртип заказ бирүчегә дә, галимнәргә дә файдалы булды. Кызганыч, мондый система таркалды шул инде.

Күптән түгел Дәүләт Советы депутатлары Казан федераль университеты институтлары эшчәнлеге белән танышып йөрде. Алар лабораторияләрнең бик яхшы җиһазлануына игътибар итте. М.Сәлаховның әйтүенә караганда, соңгы вакытта техник (КАИ) һәм технологик (КХТИ) университет лабораторияләренә дә заманча җиһазлар куелган. Ә академия институтлары ни дәрәҗәдә җиһазландырылган соң?

- Гуманитар характердагы институтларга катлаулы җиһазлар кирәкми, яхшы компьютерлар, өстәл-урындыклар булса, шул җиткән, - ди М.Сәлахов. - Археология институтына җиһазлар кирәк. Берничә бинаны ремонтлыйсыбыз бар. Мине бигрәк тә татар теле һәм филология буенча яшь галимнәрнең аз булуы борчый. Кадрларны берничә көндә әзерләп булмый бит. Проектларга экспертиза ясау өчен өстәмә мәйданнар кирәк.

Галимнәр фикеренә дә вакытында колак салсыннар икән. Әйтик, икътисадның импортка бәйле булмаска тиешлеген галимнәр 15-20 ел элек үк дәлилләгән иде. Әмма хәзер дә күпчелек тармаклар үсеше 80 процентка якын читтән товар кертүгә бәйле. Икътисадны үстерергә, самолетлар өчен катлаулы детальләрдән башлап донор энәләренә кадәр тулы күләмдә үзебездә эшләнергә тиеш. Моның өчен Татарстанның мөмкинлекләре җитәрлек.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: