Галимнәр мәдәни мирас сагында
Сынлы сәнгать музеенда Бакый ага Урманченың картиналарыннан зур тупланма саклана. Әмма гади тамашачы аларны көн саен күрә аламы соң?
Рәсем сәнгате, халык һөнәрчелеге, театр, музыка өлкәсендә республикабыз мирасын саклау ни дәрәҗәдә куелган, дигән сорауга җавапны берникадәр Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының үткән елга нәтиҗә ясау уңаеннан һәм Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мирас елына багышлап уздырылган «түгәрәк өстәл» утырышында табарга мөмкин иде. Фикер алышуда Г.Ибраһимов институтының Тасвирый һәм гамәли бизәү сәнгатьләре, театр һәм музыка бүлекләренең фәнни хезмәткәрләре, музей белгечләре, сәнгать буенча белем биргән уку йортлары вәкилләре, рәссамнар катнашты.
Китап күңел үстерә
Сәнгать белгечләренең максаты – мәдәни мирасыбызны өйрәнеп, киләчәк буыннар өчен китаплар аша мәңгеләштерү. Шөкер, үткән ел китапларга бай булган. Республикабыз районнарына экспедицияләргә барып, андагы мәдәни мирасны төрле яклап өйрәнгәннән соң бастырып чыгарылган «Калейдоскоп культур» мәкаләләр җыентыгы, тукучылык буенча халыкара симпозиум материалларына нигезләнеп бастырылган махсус җыентык, сәнгать белгече Динә Хисамованың әнисе сәнгать фәннәре докторы Динә Кәрим кызы Вәлиевага багышланган монографиясе, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанованың күренекле рәссамыбыз Олег Кульпин турында затлы альбомы елның бик нәтиҗәле узганын чамаларга мөмкинлек бирә.
Кайбер китап-җыентыкларга аерым тукталмыйча мөмкин түгел. Шуларның берсе – сәнгать белгече Р.Солтанова Мәдәният министрлыгы каршындагы «ТатКультРесурсЦентр» белән берлектә төзеп чыгарган Татарстанның һөнәрчеләре, гамәли бизәү сәнгать осталары турында каталог. Республикабызда һөнәрчеләребезне табу, эшләрен өйрәнеп, реестрга теркәү байтактан алып барыла. Әлеге мәҗмуга – шул эшнең бер нәтиҗәсе. Каталогка республикабызның 12 иҗат берләшмәсе, 40 кул остасы турында мәгълүмат кергән. Биредә каюлы күн, зәркән, агачны сәнгатьле эшкәртү, киез басу, тукучылык, чигү, челтәр бәйләү һ.б. урын алган. «ТатКультРесурсЦентр»ның директор урынбасары Гөлназ Латыйпованың сүзләренә караганда, башка еллардагылардан аермалы буларак, бу мәҗмугада мәгълүмат беренче тапкыр тарихи үсештә күрсәтелә. Берләшмәләрнең урнашу урыннары, телефоннары күрсәтелүе шулай ук бик мөһим. Алга таба каталогны төбәкләр турында аерым чыгару каралган, чөнки бу беренче томга сыймыйча бик күп бай мәгълүмат калган. Каталогның затлы кәгазьдә күз явын алырлык матур рәсемнәр белән бизәп бастырылуын билгеләп үтәргә кирәк. Дөрес, аның тиражы зур түгел – нибары 500 данә. Әмма һөнәрмәндләрне барлау эше алга таба да уңышлы дәвам итсә, тиражларның да артуына өмет бар. Иң мөһиме, халык сәнгатен саклау эше тукталмый һәм белгечләребез аларның үзләре белән тыгыз элемтәдә торып, гамәли бизәү сәнгатенең югары дәрәҗәсен сакларга ярдәм итә ала.
Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанованың Казан сәнгать училищесының – 125, Театр училищесының 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган сәхнә рәссамнары, костюмерлар, бутафор, гример һ.б. турында «Школа мастеров» китабы ел вакыйгасына тарта, дисәк һич арттыру булмас. Чөнки бүген чорлар, буыннар арасында бәйләнеш өзелү нәтиҗәсендә сәхнә бизәү сәнгатенең сыйфаты түбән төшү күзәтелә. Кап-караңгы, буп-буш сәхнәләрдән тамашачы да туеп бара. Бу вәзгыятьтә татар театрларында могҗиза тудырган П.Сперанскийны, В.Никитин, М.Сутюшев, Ә.Тумашев һ.б. искә төшерү бик урынлы. Рецензент сәнгать белгече Екатерина Ключевскаяның әйтүенә караганда, осталар турында бай мәгълүмат, бериш мөгаллимнәрнең истәлекләре, төрле архивлардан җыелган документаль фотолар, рәсемнәр китапның кыйммәтен тагын да арттыра төшкән. Моңа кадәр бутафор, гример, реквизит ясаучылар театраль белемнең бер өлеше буларак өстән-өстән генә өйрәнелсә, бу һөнәрләрне беренче тапкыр аерым яктырткан әлеге китап киләчәктә тагын да тирәнрәк эзләнүләр өчен бәһасез җирлек булып тора.
Галимә Наталья Герасимованың 1920-1930 елларда Татарстан музейларында коллекцияләр туплау турында өр-яңа китабы да зур кызыксыну уятты. Ник дигәндә, үткән гасырның егерменче елларында музей кору эше бик югары куелган була, әмма ни кызганыч, 1930 елларда илдә идеология үзгәрү сәбәпле ул чорда ачылган күп музейларны ябалар, тупланмаларны саталар. Аннан соң байтак вакыт үтсә дә, проблема бүген дә көн үзәгеннән төшкәне юк, бигрәк тә районнардагы музейлар бу хезмәт белән кызыксынуларын белдергән, чөнки музей коллекцияләрен туплау, музейлар төзү эше бүген дә дәвам итә, кадрлар мәсьәләсе әле һаман да кискен тора.
Музей төзү эше ни хәлдә?
Бүген яңа музейлар төзү эше зур авырлык белән бара. Беренчедән, яңа экспонатларның булмавы, икенчедән, борынгыларын реставрацияләү эше бик сүлпән баруы кыенлык тудыра. Мәсәлән, Болгарда Икмәк музее һәм Тегермәнче йорты экспозицияләрен корганда Алексеевск туку фабрикасы һәм Кукмара киез итек фабрикасы ярдәмендә борынгы үрнәкләргә охшаш яңа экспонатлар булдырганнар. Бу тәҗрибә Алексеевск һәм Кукмара фабрикалары өчен үсешкә бер этәргеч булса да, музейларны гел яңа экспонатлар белән генә корып булмаячагы көн кебек ачык. Быел, мәсәлән, Буаның үзендә 125 еллыгы уңаеннан олуг рәссамыбыз Бакый Урманченың музеен ачу ниятләнә. Әмма ул музейны нәрсә белән тутырачаклары әлегә кадәр билгесез. Гел цифрлы копияләр чыгарып куймаслар бит.
Галимнәрдә музейларга кагылышлы сораулар күп. Милли музей тупланмаларында татар милли костюмнары күп булуына карамастан, ни өчен тамашачы игътибарына шуның бик аз өлеше генә тәкъдим ителә? Милли музейда әйтүләренә караганда, күргәзмә мәйданнары бик чикле булу сәбәпле, бөтесен күрсәтергә мөмкинлек юк. Озакламый, мәсәлән, коллекционерлар Андрей Лихачев, Григорий Вульфсонга багышланган күргәзмәләр ачылачак. Лихачев турындагы экспозиция тәмамлангач, Петр I турында күргәзмә ачылыр дип көтелә. Аннары Болгарда Ислам кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан экспозиция корачаклар. Әнә шулай татар костюмы һаман читтә кала бирә. Дөрес, моннан ике ел элек Милли музейда төрле төбәкләрдән китереп бик зур күргәзмә оештырганнар иде. Әмма милли костюм сирәк-мирәк түгел, даими рәвештә зурлап күрсәтелергә тиеш ләбаса. Көн саен Казаныбызга күпме турист килә. Милли байлыгыбызны алар да күреп китәрлек булсын. Ел саен училище, институтлардан ничаклы дизайнер, костюм белгече чыгарыла. Көне-төне музейда милли костюм өйрәнмәгәч, нинди белем алып чыга ул яшьләребез? Киләчәктә кемне киендерәчәкләр: үзебезнең татарнымы, әллә марҗанымы? Сәнгать белгече Р.Солтанова да бу өлкәдәге вәзгыятькә карата борчылуын белдерде. Аның сүзләренә караганда, бездә нибары ике-өч хәситә сакланган. Өрпәкне ни икәнен оныта барабыз. Экспедицияләр күрсәткәнчә, әбиләрнең сандыкларында, мәдәният йортлары, мәктәп музей экспозицияләрендә бәяләп бетергесез зур байлык саклана. Кичекмәстән Мәдәният министрлыгында халыктан сатып алу мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Халык сәнгате музеен ачмый торып, без милли мирасны тиешенчә саклый алмаячакбыз. Олуг рәссамыбыз Бакый Урманче боларны 1980 елларда ук күтәргән була. Әмма әлегә кадәр максатыбызга ирешкәнебез юк. Галимә бу җәһәттән халык сәнгате алга киткән Үзбәкстанны мисалга китереп үтте. Алар бөтен дөньядан үзбәк халкының милли мирасын туплап 20 томлы хезмәт тә нәшер иткән.
Урманче мирасы борчу уята
Рәссам Б.Урманче исеме сөйләшү дәвамында телдән төшмәде. Быел кылкаләм остасының юбилее билгеләп үтелү мирас саклауда байтак проблемалар барлыгын күрсәтте. Әмма сүзне шатлыклы хәбәрләрдән башлап Чаллы картиналар галереясы хезмәткәре Марат Мингалиевнең Б.Урманченың графикасына багышлап чыгарылган китабы турында искәртәсе килә. Соңгы елларда сәнгать белемендәге авыр мәсьәләләрне өйрәнү-чишү күбрәк хатын-кыз галимәләребез җилкәсенә төшкәнгә, бу өлкәдә яшь, эшләргә ыжгырып торган ир-атның пәйда булуы үзе куандыра. Өстәвенә, Марат – үзе үк рәссам да, сәнгать белгече һәм галерея хезмәткәре дә. М.Мингалиев Урманченың графикасына беренче тапкыр игътибар юнәлтеп кенә калмаган, картина, скульптуралар кебек үк, график рәсемнәрнең дә Урманче иҗатында зур, мөһим урын тотуын дәлилләгән. Моңа кадәр күпләр графиканы зур картиналарга яки скульптураларга әзерлек кенә дип караган булса, М.Мингалиев Б.Урманченың графикасы мөстәкыйль тәмамланган әсәрләр икәне һәм сәнгати кыйммәте ягыннан картиналар һәм скульптуралары белән бер тиң булуын тәгаенләгән. Моннан тыш китапта олуг рәссамның шактый күп рәсемен һәм график эшләренең чагыштырмача тулы исемлеген китергән.
Галимнәребезнең Б.Урманче мирасын өйрәнүләре сөендерсә, рәссамның Казандагы музее чынлап торып борчуга сала. Беренче татар профессиональ рәссамыбызның музее ел әйләнәсенә, бигрәк тә юбилей елында гөрләп эшләргә тиеш түгелмени? Мәктәп балалары төркем-төркем килеп, өзелеп тормаска тиеш. Музейның сүлпән эшләве генә җитмәгән иде, безгә бөтенләй Бакый ага мирасыннан колак кагу куркынычы яный, чөнки музейдагы күпчелек экспонатлар Мәскәүдәге Ш.Мәрҗани фондыныкы икән! Фонд аларны алып китә калса, Казан бөтенләй музейсыз калачак. Б.Урманче музеен югалту исә Мәскәүнең Пушкин музеен югалтуына тиң. Казан музее ни өчен шундый хәлдә калган, моңа кем гаепле?
«Ретроспектива» антиквар галереясының хуҗасы Гадел Фәйзуллинның да сүзләре күңелгә шом өстәде. Галереяда Б.Урманченың рәсемнәре саклана. Аның кайберләре «түгәрәк өстәл» узган Татарстан Фәннәр академиясе бинасында күргәзмәгә дә куелган иде. Экспозициянең корылышыннан ук рәсемнәрне кадерләп саклауларын чамаларга була. Әмма Гаделнең бер нәрсәгә җаны әрни: рәсемнәрне берән-сәрән сатып бетерәсе килми, бөтенесе дә бер урында – республикабыз музейларында саклансын иде, дип тели. Бу җәһәттән республикабызда мәдәният өчен җаваплы җитәкчеләргә хатлар да язган, әмма Гаделнең сүзләрен әлегә кадәр җитдигә алган кеше юк. Дөрес, сынлы сәнгать музеенда Бакый ага Урманченың картиналарыннан зур тупланма саклана. Әмма гади тамашачы аларны көн саен күрә аламы соң? Рәссамның картина, скульптура, графикасы һәм каллиграфиясе көн саен даими экспозициядә күрсәтелеп торса гына, без мирасны тиешенчә саклыйбыз, дип горурланып әйтә алачакбыз. Аңа чаклы Б.Урманче, дип авыз чайкавыбыз бер файдасыз. Татар профессиональ рәсем сәнгатенә нигез салган рәссамның мирасы Сынлы сәнгать музееның караңгы почмакларында яшеренеп ятарга тиеш түгел! «Ретроспектива» антиквар галереясының рәсемнәр коллекциясе исә Б.Урманченың Казандагы музее өчен бер дигән. Аны да Мәскәүдәге Ш.Мәрҗани фонды эләктергәнче, ашыгырга кирәк!
Композиторлар мирасын бастыру җитенкерәми
Музыка белгече Гүзәл Юнысова музыкаль мирасны саклау эшенең барышы белән таныштырды. Аерым алганда, Солтан Габәши турында өр-яңа китапның әзер булуын әйтте. Моңа кадәр бу композитор турында ике басма – Г.Ибраһимов институтында Гөлнур Гобәйдуллина һәм Геннадий Макаров туплаган китап һәм Йолдыз Исәнбәтнең «Газиз Әлмөхәммәдов һәм Солтан Габәши Казанда» дип исемләнгәне чыккан була. Өченче китапның алдагыларыннан аермасы – татар телендә нәшер ителүендә, яңа материаллар белән баетылуында. Г.Юнысова композиторларыбызның музыкаль мирасын нәшер итүдә җитешсезлекләргә әрни. Бүген безнең Салих Сәйдәшев һәм Рөстәм Яхинның музыкаль мирасы гына нәшер ителгән, алары да тулы түгел. С.Габәши, В.Виноградов һәм Г.Әлмөхәммәдов өчесе иҗат иткән «Сания» һәм «Эшче» операларын М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры куймаса да, Казан консерватория каршындагы опера студиясе бервакыт сәхнәләштерер дигән өмет бар. Гомумән, аларның партитураларына әледән-әле ихтыяҗ чыгып тора. Былтыр, мәсәлән, Г.Әлмөхәммәдовның юбилее уңаеннан Башкортстаннан соратучылар булган. Моннан тыш Лас Вегастан бер фән докторы беренче татар операларының партитуралары белән кызыксынган. Бүтән композиторларның опера мирасы шулай ук Гүзәл ханымны борчуга сала, чөнки Н.Җиһановның байтак опералары сәхнәләштерсә дә, Бөек Ватан сугышы елларында һәм бүтән сәбәп белән татар композиторларының егермеләп операсы бер дә куелмый кала. Егерме опера! Никадәр байлык! Галимә бу бәһасез мирасны нәшер итеп халкыбызга кайтару һәм сәхнәләштерү юлларын эзләү кирәклеген әйтте.
Гыйләҗетдин Сәйфуллинның нота җыентыгын һәм аудио тәлинкә чыгару мәсьәләсе шулай ук көн үзәгендә тора. Сәйфуллин 600 татар җырын беренче тапкыр тимер тәлинкәгә яздыра. «Тәфтиләү», «Баламишкин», «Эрбет», «Ончы Фәхри», «Казан сөлгесе», «Былбылым», «Салкын чишмә» җырлары да шулар арасында. Сәйфуллин революциягә кадәр башлаган бу эшен аннан соң да дәвам итә. Нәтиҗәдә, төрек, үзбәк, чуаш, рус җырларын да яздыра. Музыкаль мирасыбызны саклаган шундый шәхеснең үзенең мирасын мәңгеләштерү мактаулы, изге эшләрдән булыр иде.
Бию турында фән кирәк
Әстерхан татары Дәүләт Үмәров менә 17 ел инде татар биюен өйрәнә. Шул гомер буе ул бию турында фән юклыгы, белем бирү җайга салынмаганы, сәнгатьнең алга китмәвен әйтеп чаң кага. Үзенең фикерләре белән ул «түгәрәк өстәл»дә дә уртаклашты. Ни өчен Казан мәдәният һәм сәнгать университетында татар халык биюе кафедрасы юк, дигән сораудан башлады ул сүзен. Ни өчен университетта Идел буе халыклары һәм заманча биюләр өйрәтелә, татар халык биюенә аерым игътибар бирелми, дип галимнәрне сорау алдында калдырды. Яшьләребезгә хореограф белгечлеге биреп чыгарабыз икән, димәк, алар биюне яза белергә тиеш, чөнки «хорео» - бию, «графия» язу дип тәрҗемә ителә. Юкса без аларга биюче белгечлеге генә бирергә тиеш. Бездә 1960 еллардан бирле күренекле балетмейстер Гай Таһировтан соң татар биюе өйрәнелми. Таһиров та бию сәнгатенең каймагын гына өйрәнгән, тирәнгә керергә вакыты да, мөмкинлеге дә җитмәгән. Ни өчен бөтен дөнья буенча сибелгән татарларның нибары йөз халык биюе, төрекләрнең исә кырык мең халык биюе билгеле, дип шаккатырды Д.Үмәров. Үзе исә ул коры сүз сөйләп кенә йөрмәгән, Әстерхан, Саратов, Самара, Ульяновск, Түбән Новгород, Себердәге милләттәшләребездән бик күп биюләр язып алып кайткан. 2012 елда Мәскәү гранты отып, Түбән һәм Урта Идел татарларының биюләре турында китап чыгарган һәм ул Мәскәүдә бию китаплары арасында беренчелекне алган. Татар биюенең Мәскәүгә кирәк булып та, үз Татарстаныбызга кирәкмәве җәһәтеннән ачына ул.
Бүген интернет, компьютер заманында күпләр китаптан бизә бара, биюләрне дә китапта бастырмыйча, видеога яздырырга кирәк, диючеләр байтак очрый. Бу сөйләшүдә дә бию мирасын видео аша саклау турында сүз булды. Бервакыт Мәскәүдә фольклорчылар конгрессында да Дәүләт Үмәровка шулай дип ябырылганнар. Шунда Әстерхан татарын итальян белгече яклап чыккан, чөнки алар үзләренең лабан атлы биюләрен 1940 еллардан бирле бик җентекләп өйрәнәләр икән. Интернетка да, компьютерына да ышанмыйлар, фәкать китапларга язалар, кешелекнең әле китаптан да озаграк саклана торган чыганак уйлап тапканы юк.
Татар балет сәнгатен өйрәнергә алынган Луиза Петрова үзе унөч ел белем биргән Казан мәдәният һәм сәнгать университетын яклап маташты. Хәзерге глобальләшкән заманда яшь хореографлардан универсал булу таләп ителә дип, татар биюе укытылмавын үзенчә аңлатмакчы булды. Ләкин Татарстан уку йортларында глобальләшкән дөнья өчен белгечләр әзерлибезме, әллә глобальләшү шартларында татар мәдәниятен саклап калу өчен тырышабызмы, дигән сорау туа.
Гомумән, кадрлар мәсьәләсе күпләрне борчый. Мәдәният һәм сәнгать университеты укытып чыгарган мәдәният менеджерлары, сәнгать белгечләре кая китеп олагадыр – билгесез. Г.Ибраһимов исемендәге институтның Тасвирый һәм гамәли бизәү сәнгатьләре бүлегендә хезмәткәрләрнең уртача яше – 53, театр һәм музыка бүлегендә – 52 яшь икән. Глобальләшүгә таба барган заманда милли сәнгать өчен көрәшү өчен беләкләрдә көч, егәр дә кирәк. Кая сез, 30-35 яшьлек белгечләребез?..
Миләүшә Галиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев