Мәдәни җомга

Галимҗан Ибраһимов – олуг шәхес

Г.Ибраһимов – шулай ук татарларны дөнья һәм аеруча тугандаш төрки халыклар белән бәйләп торучы төп күперләребезнең берсе.

Татарстан Фәннәр академиясендә ике көн дәвамында татар әдәбияты классигы һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан аның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган «Галимҗан Ибраһимов һәм XX-XXI гасырлар татар белеме» дигән темага халык­ара фәнни-гамәли семинар узды. Анда Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзәрбайҗан мәмләкәтләреннән, Россиянең Казан, Уфа, Ижевск, Якутск, Мәскәү һ.б. шәһәрләреннән галимнәр, шул исәптән «Казан утлары» журналының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстанга килгән кунаклар катнашты.

Семинар Академия фойесына куелган күргәзмә – соңгы елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән китап­лар белән танышудан башланды. Семинар кысаларында  Г.Ибра­һимов әсәрләренең 15 томлык яңа басмасы да тәкъдим ителде. Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов кунакларны томлыкларның эчтәлеге, үзенчәлекләре белән таныштырды. 15 томлыкта язу­чының мирасы һәм эшчәнлеге киң колачланган. 1974-1987 һәм 2000 елларда язучының әсәрләрендәге идеологик сәбәпләргә бәйле төшереп калдырылган урыннар кабаттан торгызылган. Моннан тыш академик басмада аңлатмалар да бирелеп барыла. Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина да Г.Ибраһимовның 15 томлыкта, язучы гына түгел, җәмәгать эшлек­лесе, телче һәм тарихчы буларак та ачылуын, тупланма аның фәнни һәм иҗади мирасы, эшчәнлеге турында безнең күзаллауларны үзгәртүен искәртте. 

Д.Заһидуллина шулай ук әдип һәм язучы иҗатының бүгенге көндә дә әдәбият белгечләренең игътибар үзәгендә тотылуы очраклы булмавын белдерде. Г.Ибраһимовның тормышы, иҗаты, эшчәнлеге, аның социаль һәм милли азатлык өчен көрәшен XX гасыр башындагы татарлар тормышындагы яңарыш барышыннан аерып булмый. ­Г.Ибраһимовның әсәрләрендә рухи ирек һәм кеше холкының көче үзәккә куела. Аның хезмәтләре татар халкының мәдәнияте тарихында әһәмиятле урын алып тора. Галимнәребез Г.Ибраһимовны тел һәм әдәбият белеме, татар теленең нигезләрен, яңа татар әдәбиятын формалаштыручыларның берсе, татар теленең реформаторы буларак та хаклы бәяли. Татар теленең орфографиясе, морфологиясе, синтаксисы, аларны укыту методикасы, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча аның тарафыннан язылган хезмәтләр нигездә XX гасыр башындагы фәнни юнәлеш-юлларны билгели. Ул шулай ук Татарстан матбугатын оештыручыларның берсе: «Эшче», «Кызыл Армия», «Кызыл яшьләр» газеталарының, «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») һәм «Мәгариф» журналларының беренче адымнары аның исеме белән бәйле. Фәннәр академиясе өчен исә Г.Ибраһимов исеме аерым әһәмияткә ия, ул 1920 елларда ТАССРның академик үзәкне җитәкләгән, халыкның рухи дөньясын төрле яклап өйрәнүгә юнәлеш тотып, галимнәрне һәм белгечләрне бергә туплап берләштерә алган. 

Әдәбият галиме Хатип ага Миңнегулов Г.Ибраһимовның язучылык ягыннан зур талантка ия булуын таный. «Аның «Яшь йөрәкләр»е, «Диңгездә»се һ.б. повесть-хикәяләре проза жанрында язылган шигъри әсәрләр. Анда тел стилендә бер кимчелек табып булмый», – дип белдерде. 

Г.Ибраһимов – шулай ук татарларны дөнья һәм аеруча тугандаш төрки халыклар белән бәйләп торучы төп күперләребезнең берсе. Казахстанның Гумилев исемендәге Евразия университеты ректоры Ерлан Сыдыков Г.Ибраһимовның язмышы Казахстан белән тыгыз бәйләнгән булуы турында сөйләде. Ул казах телендә иркен аралашкан, гомеренең бер өлешен казах далаларында үткәргән, балаларга белем биргән, казах язу­чылары белән аралашкан. Әдипнең «Казакъ кызы» романында казахларның XIX гасыр азагы – XX гасыр башындагы көнкүреш тормышы сурәтләнгән. Әдипнең өченче хатыны Хәдичә, иренең вафатыннан соң, тормышын Казахстан белән бәйләгән – Актүбә һәм Алма-Ата шәһәрләрендә яшәгән.

Г.Ибраһимовны Казахстанда шулай ук казах әдәбиятына нигез салган Магжан Жумабаевның остазы буларак та беләләр икән. «М.Жумабаев казах халкы өчен инглизләргә Шекспир кебек кадерле. Татар әдибе күп кенә казах язучылары белән дустанә мөнәсәбәттә булган», – диде галим Е.Сыдыков.

Семинарда татар зыялыларының, дин әһелләренең башка төрки халыкларга йогынтысы зур булуы да искә алынды. «Манас» кыргыз-төрек университетының кафедра мөдире Османкун Ибраимов татар әдәбиятының Г.Тукай, Г.Ибраһимов һ.б. татар әдәбиятының күренекле вәкилләренең тәэсире нәтиҗәсендә кыргыз мә­дәниятендә дә татар элементы барлыкка килүен искәртте. «Сугышка кадәрге һәм аннан соңгы мәдәнияттә һәм сәясәттә татарлар темасы зур һәм бик кызыклы. Монда сүз татар муллалары турында да, ул елларның вакытлы матбугаты турында да бара. Безнең беренче язучыларыбыз «Шура» журналында үз әсәрләрен бастырган», – диде ул.

Тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин Г.Ибраһимовның мәкаләләре арасында көн кадагына суга, иҗтимагый фикерне үзгәртә, яңа юнәлешкә алып китә, тарихта кала торганнары да булуын әйтте. Әйтик, әдип 1910-1913 елларда татар матбугатында «Без төрекме, татармы?» дигән бәхәстә актив катнаша. Ул бу мәсьәлә буенча мәкаләләр язганчы, милләтләр тарихын, шул исәптән русныкын да, тирәнтен өйрәнә, үз мәкаләләрендә татар итеп формалашу юлларын да күрсәтә, милләтебезнең асыл якларын һәм кимчелекле якларына да игътибар юнәлтә, «Ул хезмәтләрендә академик милли тарихны язу бурычын да куя. Шиһабетдин Мәрҗанине үз чорының даһие, дип атый», – диде тарихчы.

Г.Ибраһимов, күренекле сул татар зыялыларының берсе буларак, язмыш кушуы буенча большевиклар сафына эләгә һәм 1920 елдан ТАССР кысаларында милли-дәүләт төзелешенә җәлеп ителә. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Г.Ибраһимовның, сәясәтче буларак, татар зыялыларының фикер бердәмлеген җимерүдә гаепләде. Әйтик, Садри Максуди, Йосыф Акчура кебек тирән белемле шәхесләр XX гасыр башында Башкортстанның татарлар күпләп яшәгән төньяк-көнбатыш өлешен Татарстан составына кертүне таләп иткән. Шул вакытта Г.Иб­раһимов, аларга каршы чыгып, үзәк хакимият алдында зыялыларның позициясен шик астына куйган. Ул Башкортстан белән Татарстан җирләрен берләштерү яклы булган. «Бүгенге көндә дә шушындый ялгыш җибәрелү сәбәпле, татар-башкорт мәсьәләсе калкып чыга. Сәяси хата эшләнмәгән булса, милләтара мәсьәлә шул вакытта ук хәл ителгән булыр иде», – диде Д.Исхаков.

Галим Г.Ибраһимовның сәяси хатасын университетта укымавына, ягъни нигезле белеме булмауга китереп бәйләде. «Бу хәл дөнья политологлары янәшәсендә аеруча ачык күренә. Аның оппонентлары, киресенчә, университетта белем алган, милләтара мәсьәләләрне яхшы аңлаган», – ди галим. Шуңа да карамастан, Г.Ибраһимов оппонентларын «ахмаклар» дип атаган. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла исә, әдипнең эшчәнлегенә бүгенге күзлектән бәя бирмәскә кирәклеген әйтеп, Г.Ибраһимовның Башкортстан белән Татарстан җирләрен бергә кушу идеясен алга куюын берләшкән республиканың көчлерәк булырына инануыннан килүен искәртте. Тик үзәк хакимият биләмәләрне ул теләгәнчә бүлмәгән. Язучы һәм сәясәтченең белемен дә шик астына куярга кирәкми. Р.Зәйдулла Г.Ибраһимовның бик эрудицияле, укымышлы булуын ассызыклады һәм «Ислам мәдәнияте» дигән әсәренә игътибар юнәлтергә киңәш итте. Анда язучының Көнчыгыш, ислам мәдәнияте тарихларын бик яхшы белүе ачык күренә. «Ул Садри Максуди кебек Көнбатыш университетларын тәмамламаган, әмма аның үзлегеннән алган белеме тирән булган», – диде Р.Зәйдулла. Язучылар берлеге рәисе шулай ук ул елларда Г.Ибраһимов алдында Гаяз Исхакый кебек чит илгә чыгып китү, йә коммунизм идеяләрен алга сөрү кебек ике юл торуын искә алды. «Ул коммунис­тик юлны сайлаган. Аның каравы, Г.Ибраһимов татар әдәбия­ты, татар әдәби теле үсешенә зур өлеш керткән. Тел мәсьәләсендә исә язучы Зәки Вәлиди идеясен яклап чыккан, ягъни ике респуб­лика өчен дә татар теле әдәби тел булырга тиешлеген әйткән, – диде Р.Зәйдулла. – Әмма, З.Вәлиди үз истәлекләрендә язганча, алар анда бернәрсә дә эшли алмаган». Х.Миңнегулов та Г.Ибраһимовның четерекле, авыр вакытларда үзенең кыю фикерләрен әйтә алуына ихтирамын белдерде. «Аның кимчелекләре дә бардыр, әмма ул – зур фигура. Без аның мирасын барлаганда, ул заманның мохитен исәпкә алырга һәм бүгенге көнебез өчен аваздаш, файдалы булган якларын күбрәк күрергә тиешлебез», – диде ул. Галим шулай ук төп игътибарны Г.Ибраһимовның әдәби мирасын, хезмәтләрен башкаларга да җиткерү, әсәрләрен дөнья халыклары телләренә тәрҗемә итү мәслихәт икәнлеген дә искәртте.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: