Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Эшмәкәрлек тә татарны берләштерсен

Тырыш татар халкы кайда да бирешми, башка халыкларга үрнәк булып, яши һәм эшли, алар үзара хезмәттәшлеккә дә әзер.

Казанда өч көн дәвамында «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы узды. Эшлекле җыенда катнашу өчен, Россиянең 48 төбәгеннән һәм 13 чит илдән 300 дән артык татар эшмәкәре мәркәзебезгә килде. 15 нче тапкыр үткәрелә торган җыен быел үзенчәлеклерәк формада оештырылган. Аңа өч бизнес-категория вәкилләре – эре предприятие җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре һәм үзмәшгульләр чакырылган иде. Форум бу юлы Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергәлектә үткәрелде. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев татар эшмәкәрләренең нәкъ менә Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы аша үз эшендә дөрес юнәлешләр, кирәкле ярдәм ала алырга мөмкин икәнлеген дә ачыклап үтте. 

Форумның беренче көнендә эшмәкәрләр Яшел Үзән районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләре белән танышты. Җыенның икенче көнендә исә Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре катнашында эшмәкәрләргә «Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» дигән темага интерактив форматта пленар сөйләшүләр, аралашулар мөмкинлеге тудырылды, Бөтендөнья татар конгрессы һәм республика Сәүдә-сәнәгать палатасының «Бизнес берләштерә» дигән уртак проекты кысаларында бизнес-кейслар тикшерелде. Пленар утырыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында «Бәшир Рәмиев исемендәге IТ-парк» технопаркында узды. 

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның форумда катнашучыларга сәламен уку белән ачылып китте. Анда Татарстанның хезмәттәшлек географиясен яңа юнәлештә кору эшенә керешүе әйтелә. Ислам дәүләтләре һәм Тын океан, Азия төбәкләре белән җитди башлангычлар, икътисадны үстерүнең төрле юлларын куллану, эчке туризмны үстерү киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирүе, республикада яңа индустриаль парклар, сәнәгать мәйданчыклары эше киң җәелдерелүе искәртелә. «Көнбатышта кайбер эшлекле элемтәләр өзелгән вакытта, сезне шушы мәйданчыкка резидентлар һәм хезмәттәшләр буларак чакырам», – дип белдергән иде Татарстан президенты. 

Әлбәттә, тырыш татар халкы кайда да бирешми, башка халыкларга үрнәк булып, яши һәм эшли, алар үзара хезмәттәшлеккә дә әзер. Ханты-Манси автономияле округының Нижневартовск шәһәреннән эшмәкәр Рөстәм Касюков та шушы фикерне дәлилләде. Ул яшәгән якларда пандемия вакытында татарлар җитәкләгән оешмалар гына яхшы эшләп кала алган. 

Ханты-Манси автономияле округында бизнес белән шөгыльләнүче татарлар күп. Алар төзелеш, хезмәт күрсәтү, сату оешмаларын җитәкли. Рөстәм Касюков үзе бизнес белән яшь чагыннан ук шөгыльләнә башлаган. Хатыны исә – фермер. Аңа бизнес буенча хезмәттәшләре технолог җибәргән, ул исә Р.Касюковның эшчеләренә осталык дәресе уздырган, барысын да күрсәткән, өйрәткән. «Эшмәкәрләр үзара аралашып эшли. Татарстан безнең өчен бер мәйдан оештырды», – диде ул.  

Форумда катнашучылар арасында үз  эшләрен Татарстанда да җәелдерергә теләүчеләр бар. Төмән өлкәсеннән «Полимерпласт» җәмгыяте генераль директоры Ринат Гайсин җылылыкны саклый торган материаллар җитештерү белән уналты ел дәвамында шөгыльләнүләре турында сөйләде. Товарларын илнең иң эре компанияләре һәм федераль кибетләр сатып ала. Чималны исә Түбән Кама белән Казанның «Оргсинтез» заводыннан кайтарталар. Ринат Гайсин предприятиесен тагын да киңәйтә тора, киләсе елда Татарстанда да бер завод төзи башларга нияте барлыгын белдерде. Алар моның өчен Лаеш районы җирлеген уңай дип тапкан, район башлыгы белән сөйләшүләр дә алып барылган. Завод 2024 елда эшли башлар дип көтелә. 

Саха (Якутия) Республикасының Татарстандагы рәсми вәкиле, Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе Рамил Закиров исә эшен Татарстанда туризм юнәлешендә үстермәкче. Ул да моның өчен Лаеш районын сайлаган. «Татарстан безнең өчен кече Ватаныбыз, нигез йорт булып тора. Без республиканың үсеше белән горурланабыз. Үзебез дә төп йорт учагына утын өстәргә телибез», – ди ул. Аерым алганда, ул үзе яшәгән төбәктә туристлык маршрутларын үстерергә, Татарстан, аның эшлекле мөмкинлекләре турында сөйләргә, юлламалар сатарга һәм Татарстанга инвестицияләр җәлеп итәргә әзер булуын белдерде. Эшмәкәр үз акчасына якут халкы көнкүрешен күрсәткән «Кечкенә Якутия» этнокомплексы ачарга уйлый. Анда ел әйләнәсе яши торган кунак йортлары, рестораннар, ачык бассейн, мунчалар һ.б. уңайлыклар булачак. Төзелешне Томскиның татар партнерлары алып барыр, дип уйланыла. Төзелеш өчен материаллар итеп исә, Татарстан һәм башка төбәкләрдәге татар эшмәкәрләре предприятиеләренекен кулланырга әзерләр. Рамил Закиров шулай ук татар эшмәкәрләренең Ерак Көнчыгыш һәм Кытай, Монголия, Сингапур, Корея, Япония кебек чиктәш дәүләтләр базарларына чыгуына ярдәм күрсәтергә әзер булуын да әйтте.

Әфганстан татар иҗтимагый-мәдәни фонды рәисе, Кабул шәһәренең Әфганстан татарлары советы башлыгы Забихулло Надери әфганнар иленең яңа хакимияте татарларны тануын әйтте. 12 провинция мәктәпләрендә татар теле дә укытылачагы да билгеле булган. Әмма аларга онлайн дәрес бирүне оештыру, Казан федераль университетында педагоглар әзерләү, укыту кулланмалары белән тәэмин итү, балаларны укыту өчен программалар  булдыру өчен ярдәм кирәк. «Әфганстан татарлары актив. Татарстан һәм Әфганстан арасында килешү төзелүен көтәбез», – диде Забихулло Надери,  татарлар яшәгән урыннарда унар мең тонна ташкүмер чыгарылуын телгә алып. 

Мурманск өлкәсеннән килгән шәхси эшмәкәр Лилия Тарзимина эшмәкәр буларак беренче адымын Казан финанс-икътисад институтында укыганда ук ясаган. Ә инде тормышка чыгып Мурманскига күченгәч, эшен дәвам иткән. Аларның гаиләсендә ике кыз үсә. «Аларга милли менталитетыбызны сеңдерергә дигән фикергә килдек. Татарча сөйләшергә, кызларга да милли ризыкларыбызны әзерләргә өйрәтергә, гореф-гадәтләрне сеңдерергә бик тырышабыз. Динебез кушканча яшәүне дә үзебездән башладык. Аларга үрнәк буласыбыз килә. Хәзер алар да мәктәптә үз позицияләрен белдерә», – диде Л.Тарзимина. 

Мурманскида «Якташ» иҗтимагый оешмасы бар, аның башлангычында Сабантуйлар, төрле очрашулар уздырыла. Лилия Тарзимина үзенең кондитерлык цехын булдырган. Анда торт, бәлеш, өчпочмак, чәкчәк кебек чәй ризыклары әзерләнә, алар рестораннар, кафелар аша сатыла. Әлегә күбесенчә кул эше кулланыла. Алга таба заманча җитештерү җиһазларын булдырыр­га да ниятлиләр.

Әлбәттә, Россия төбәкләрендә гомер кичергән милләттәшләребезгә туган телләрен камил белү өчен нык тырышыр­га кирәк. Татарстанда яшәп тә үз туган телләрендә сөйләшә алмаучылар хәтсез. Әмма өйрәнергә була. Рус авылында үскән, татар телендә бер дәрес тә укырга туры килмәгән Фәрит Мөхәммәтшин да 45 яшенә кадәр «Исәнмесез, сау булыгыз»дан башка бер сүз белмәгән. «Утырышларда Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Фәүзия Бәйрәмова һ.б. татар депутатлары утыра иде. «Бүген Югары совет утырышын туган телебездә алып баруны тавышка куябыз», – диләр. Сүз запасым юк, татар телендә сәясәткә кереп китә алмыйм, фикеремне дәлилләп чыга алмыйм, дип уйладым», – ди ул елларны искә алып  Дәүләт Советы рәисе. Рәис коллегалары ярдәме белән туган телен өйрәнә башлый. Бүген инде ул «аңлыйм, сөйләшәм, җавап бирә алам» дип әйтсә дә, татарча чатнатып сөйли, теләсә нинди фикерен ана телендә белдерә ала торган җитәкче. 

Ф.Мөхәммәтшин, телевизор караганда, Яшел Үзән районының рус миләтле башлыгы Михаил Афанасьевның татар телендә сөйләшә башлаганын ишеткән. «Татарчаны, республикада ике дәүләт теленең берсе буларак, руслар да аңлый башлый. Татарлар да рус телен белә», – диде ул. 

Дәүләт Советы Рәисе Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар эшмәкәрләрен Татарстан бизнесы белән элемтәләрне тагын да ныгыту кирәклеген әйтте. «Татарстан федераль хөкүмәт ярдәмендә, гамәлдәге илкүләм проектлар, дәүләт программалары ярдәмендә республикага федераль акчаларны җәлеп итүдә актив катнаша. Сез дә аларда катнаша аласыз. Татарстан бизнесы белән элемтәләрне тагын да ныгыту мөмкинлекләрен табыгыз. Сәүдә-сәнәгать палатасы, Эшмәкәрләр, товар җитештерүчеләр берлеге, иҗтимагый оешмалар бу бурычны хәл итүгә әзер», – диде Ф.Мөхәммәтшин. Эшмәкәрләр алдында хәзер булган тизлекне киметмәү бурычы тора. «Сез, үзегез өчен сорамыйсыз, дәүләт бурычын күздә тотып мөрәҗәгать итәсез, үҗәтлек күрсәтү кирәк, чөнки үз җирлегегездәге татар диаспорасын берләштерү бурычын да куярга тиеш. Татар дөньясын саклап калу бурычы өчен чараларын күрерсез дип уйлыйм», – диде Дәүләт Советы Рәисе. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев