Мәдәни җомга

Энгель ФӘТТАХОВ: УКЫТУЧЫ - БЕЛЕМ БИРҮЧЕ ГЕНӘ ТҮГЕЛ, ОСТАЗ ДА

(Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ясалган чыгыштан) Хөрмәтле коллегалар! Башта сезне 2012 елгы август киңәшмәсендә алга куелган бурычларның үтәлеше белән таныштырып үтәм. "Дәрестән соң мәктәп" проекты уңышлы гамәлгә кереп китте, башлангыч һәм төп белем бирүдә яңа дәүләт стандартларын кертү график буенча бара, "Ана теле" онлайн проекты эшләнеп бетте, мәктәпкәчә белем бирү...

(Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ясалган чыгыштан)

Хөрмәтле коллегалар! Башта сезне 2012 елгы август киңәшмәсендә алга куелган бурычларның үтәлеше белән таныштырып үтәм. "Дәрестән соң мәктәп" проекты уңышлы гамәлгә кереп китте, башлангыч һәм төп белем бирүдә яңа дәүләт стандартларын кертү график буенча бара, "Ана теле" онлайн проекты эшләнеп бетте, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә телләр өйрәтү проекты уңышлы төгәлләнде, яңа уку елында укучылар тулысынча дәреслекләр белән тәэмин ителәчәк, белем бирүнең хокукый базасын камилләштерү буенча зур эш башкарылды.

Узган уку елы безгә Русиядә бик мөһим документ - "Мәгариф турында"гы закон кабул ителү елы булып истә калыр. Шулай ук Татарстанда да "Мәгариф турында" яңа закон кабул ителде. Бу канун нигезендә илнең һәрбер гражданы бушлай мәктәпкәчә тәрбия, гомуми урта һәм һөнәри белем, конкурс нигезендә югары белем алу хокукына ия. Гражданнар туган телендә, РФ халыклары телендә белем алуга хокуклы. Беренче кат мәгариф хезмәткәрләренең эш хакы икътисад өлкәсендәге хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш дигән таләп куелды. Быел безнең алда яңа законның төп нигезләмәләрен тормышка ашыру һәм республика мәгариф системасының норматив базасын аңа яраклаштыру җәһәтеннән зур эш тора. Республика мәгариф хезмәткәрләрнең социаль статусын күтәрү һәм уку йортларының матди-техник базасын яңарту буенча җитди адымнар ясады. Мәгариф тармагын үстерүгә зур акчалар тәгаенләнде. Нәтиҗәдә иң яңа методларны кулланып эшләү өчен заманча эш шартлары тудырылды. Быелның I яртыеллыгында укытучыларның хезмәт хакы 60 процентка артты. Хәзер ул уртача 29 мең 900 сум тәшкил итә. Ә мәктәпкәчә тәрбия педагогларыныкы 20 мең 200 сум. Бу шартларда сыйфатлы эш таләп итү урынлы булыр. Биредә мәгариф тармагы хезмәткәрләренең каймагы җыелган: иң яхшы мәктәпләрнең директорлары, иң яхшы эшләүче бакча мөдирләре, һөнәри уку йортлары директорлары. Нәкъ менә алар безнең балаларның киләчәген, мәгарифнең гомуми үсешен билгели. Сөендерерлек нәтиҗәләр дә бар. Алар 9, 11 нче сыйныфларның имтихан нәтиҗәләре күтәрелүдә, 4, 6, 8, 10ынчылар арасында үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләрендә, олимпиадалардагы җиңүләрнең артуында күренә.

Әмма бу үсеш әлегә безне канәгатьләндерә алмый. Безнең тарафтан муниципаль районнарның рейтингы булдырылды. Ул үткән һәр уку елында белем бирүнең дәрәҗәсен билгели. Рейтингны билгеләгәндә математика һәм урыс теленнән уртача имтихан баллары, аттестатсыз калган укучылар саны, 100 балл җыючылар, олимпиада җиңүчеләре саны исәпкә алына. Әйтергә кирәк, Бөгелмә районы әлегә беренчелекне бирми. Шулай ук Казан шәһәре, Саба, Арча районнары үз позицияләрен ныгыта төште. Шуңа да август киңәшмәсен Арча төбәгендә үткәрергә карар кылынды. Бу районда аттестатсыз калучылар бик аз, яшь белгечләр мәктәпкә күпләп эшкә кайта, буш эш урыннары юк диярлек, укучылар арасында үткәрелә торган төрле конкурсларда актив катнашалар, мәгариф уку йортларының матди базасы нык. Бу, әлбәттә, район башлыгы Алмас Әмин улы Назировның мәгариф идарәсе белән барлык юнәлешләрдә дә бергәләп эшләве нәтиҗәсе. Рейтингка игътибар итсәк, исемлектәге урыны әлләни үзгәрмәгән районнар да бар. Болар - Ютазы, Биектау, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Балык Бистәсе, Лаеш, Югары Ослан районнары.

Без бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән аларга әзерлек өчен тотылган чыгымнарны анализладык. Бу - мөһим күрсәткеч. Бюджет акчасының нәтиҗәле тотылуын ачыкларга кирәк. Ел саен аттестатсыз калучылар була. 2013 елда алар 110 кеше булды. Бу - мәгариф тармагының җитди кимчелеге. Шуңа күрә белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәрбер педагогик коллектив өчен дә өстенлекле эш юнәлеше булырга тиеш. Математика һәм табигать фәннәреннән грамоталылык буенча тикшеренүләр үткәреп торучы халыкара Piza оешмасын барыбыз да белә. Анда безнең нәтиҗәләр Русиянекеннән югарырак. Мәсьәлә башкада. Без әлегә кадәр балаларны алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтә алмыйбыз. Бу - укытуда практикага йөз тоткан алымнар кулланылмый, дигән сүз. Мәктәп балаларны һәр көн туып торган сорауларга җавап табарлык итеп укытырга тиеш. Мәктәп баланы фикерләү, креативлык, лидерлык сыйфатларына өйрәтергә бурычлы. Укытучы да үзгәрергә тиеш: белемнәр бирүче позициясеннән остаз позициясенә. Нәтиҗә ачык. Бүген кулланыла торган методик ысулларны яңадан карарга кирәк, укыту процессын югары нәтиҗәле технологияләргә юнәлдерергә кирәк. Шул исәптән чит ил технологияләренә дә.

Өлкән сыйныфларда укытуның үз проблемалары бар. 10 нчы сыйныфта яңа дәүләт стандартын кертү 2020 елга билгеләнгән. Әмма без укучылар сайлавы буенча фәннәрне тирәнтен өйрәтергә әзерме, безнең мәктәпләр укучыларның шундый киң сайлау мөмкинлегенә әзерме? Хәзерге вакытта бу үзгәрешләргә азкомплектлы авыл мәктәпләре генә түгел, шәһәр мәктәпләре дә әзер түгел әле. Әзерлек өчен бирелгән вакытны тиешле технологияләрне өйрәнүгә сарыф итәргә һәм инфраструктурага кагылышлы чишелешләр кабул итәргә кирәк. Алга таба безгә база мәктәпләренең оптималь челтәрен булдыру сорала. Муниципаль район башлыкларыннан район үзенчәлекләрен һәм демографик хәлне исәпкә алган карарлар көтәбез. База мәктәпләре күп була алмый. Мәктәпләр челтәрен формалаштырганда һәр урта мәктәпнең үз профилен билгеләргә кирәк булыр. Яңа стандартларның үзенчәлеге өр-яңа таләпләр куюда. Шуңа күрә капиталь ремонт программасы барыннан да бигрәк заманча укыту шартлары тудыруга юнәлтелде. "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыруда шушы максатны күздә тотты. Ә инде ФГОС таләпләренә җавап бирә торган мәктәпләр өлеше сизелерлек артуы төп нәтиҗә булып торачак.

Август киңәшмәсен каршылап, без мәктәпләр арасында яңа уку елына әзерлек буенча конкурс үткәрдек. Анда республиканың барлык мәктәпләре катнашты. Тулаем алганда, нәтиҗәләр начар түгел. Бу уңайдан район башлыкларына, мәктәп директорларына рәхмәт белдерәм. Һәр елны уку йортлары 20 августка әзер булырга тиеш. Бүген без беренче кат җиңүчеләрне билгеләячәкбез. Алда торган уку елында без башлангыч мәктәптә яңа стандартларга күчүгә тулысынча якын киләчәкбез. Гомумән алганда, башлангыч мәктәп моңа әзер. Моны сыйныфларда үткәрелгән контроль йомгаклау эшләре раслый. 95 проценттан артык укучылар эшне "яхшы" билгесенә башкарды. 58 проценттан артыгы иң югары нәтиҗә күрсәтте. Шуның белән беррәттән, төп мәктәптә җитди мәсьәләләр бар. 5-9 нчы сыйныфларда ФГОС таләпләренә туры килүче технологияләр буенча укыту нәтиҗә бирмәде. Шуңа күрә мәгълүмати-методик үзәкләрнең, мәктәп директорларының бурычы - нәтиҗәле методик чишелешләрне эзләү.

Бу урында мәктәпкәчә тәрбиягә тукталу кирәктер. Яңа закон аны гомуми белемнең 1 нче баскычына кертә. Шуңа да без бирегә иң яхшы бакча мөдирләрен чакырдык. Русия тарихында беренче кат мәктәпкәчә белемгә ФГОС таләпләре эшләнде. Стандарт һәрбер балага мәктәпкәчә белем алуга дәүләт гарантиясе бирә. Без бу проектны экспертизалауда актив катнаштык. Республиканың 24 бакчасында яңа стандартлар буенча белем бирү алып барылды. "Киләчәк" стратегиясе кысаларында без бакчаларны ике дәүләт телен өйрәтүче яңа укыту-методик комплектлары белән тәэмин итәбез. Болар - аудио-видео материаллар, эш дәфтәрләре, мультфильмнар, анимацион материаллар. Бүген шулай ук бакчаларны ноутбуклар, проекцион техника белән тәэмин итү көн тәртибендә тора. Чөнки әлегә ноутбуклар белән аларның 16 проценты, проекцион техника белән 54 проценты гына тәэмин ителгән. Әгәр тулысынча тәэмин ителсә, бу нәтиҗәлелекне арттырыр иде.

Яңа укыту-методик комплекты белән эшләү нәтиҗәләренә йомгак ясаганда безнең тарафтан иң яхшы билингваль балалар бакчасына грантка конкурс игълан ителде. Бу юнәлеш киләчәктә дә безнең игътибар үзәгендә тотылачак. Яңа стандартларга күчү уңаеннан безнең алда кадрларның сыйфатын яхшырту бурычы тора. Педагогик коллектив тарафыннан аның проектын җентекләп эшләү сорала. Бу эшкә мәгълүмати-методик үзәкләр һәм Мәгарифне үстерү институты да кушылырга тиеш. Чынбарлык шуны күрсәтә - шәхесне формалаштыруда мәктәпкәчә тәрбиянең роле үзгәрде.

Безнең алга 2016 елга 3-7 яшьлек балаларның һәммәсен дә мәктәпкәчә тәрбия белән тәэмин итү бурычы куела. Татарстанда 2013-15 елларга балалар бакчасына чиратта торучыларны тәэмин итү картасы эшләнде. Бу елда 5 мең урын булдыру каралган. Ә якын 3 елда 29 меңләп урын булдырылачак. Тагын бер мөһим мәсьәлә - башка максатларда файдаланылган бакча биналарын кире кайтару. Эре шәһәрләрдә, район үзәкләрендә бу җитди бәхәс чыганагы булырга мөмкин. Республикада шундый 114 бина бар. Чаллы, Казанда, Түбән Кама, Кукмара, Алабуга, Чистай, Бөгелмә районнарында әлеге мәсьәлә кискен тора. "Бәләкәч" программасы кысаларында шәхси балалар бакчалары булдыру каралган иде. Хәзерге вакытта шундый 28 бакча бар. Чират күп булган районнарда без бу юнәлешне үстерүне таләп итәчәкбез. Район башлыкларыннан әлеге мөһим һәм перспективалы юнәлешкә игътибар күрсәтүләрен сорар идем.

Татарстанда яхшы эшләүче педагогик коллективлар һәм аерым укытучылар күп. Аларны республикада да, ил күләмендә дә беләләр. Аларның тәҗрибәсе кызыклы. Моңа дәлил булып 9, 11 нче сыйныфларның имтихан нәтиҗәләре тора. Соңгы 5 елда урыс теленнән уртача бал 54,5тән 67,3кә, математикадан 41,9дан 56,6га кадәр үсте. 100 балл җыючылар күбәйде, аттестатсыз калучылар кимеде.

Фән олимпиадалары нәтиҗәләренә карасак, 15 укучы ил күләмендә җиңүче, 61е призерлар булды. Республика укучылары җиңүчеләр саны буенча Санкт-Петербург белән Мәскәүдән генә калыша. Аеруча математика, химия, биология, экология, информатика буенча укучылар командасы көчле булды. Халыкара бәйгеләрдә химия һәм математика буенча уңышлы чыгыш ясадылар. Ирешелгәннәрне ныгыту һәм тагын да үстерү максатыннан без республика Олимпиада үзәге төзергә ниятлибез. Интернат тибындагы инновацион уку йортлары челтәрен үстерүне дә дәвам итәбез. Узган уку елында КФУ каршында лицей ачылды. Актаныш лицее уңышлы эшләп килә. Быел химик лицей-интернат үз ишекләрен ачачак. Техник университет каршында инженерлык лицее ачарга исәбебез бар. Һәрбер муниципаль районда технологик профильле мәктәп ачу буенча хәлиткеч адымнар ясалды.

Гомум белемне модернизацияләү җәһәтеннән 2013 елда технология кабинетлары тулысынча җиһазландырылды. Беренче кат без Икътисад һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә физика, химия, биология кабинетларын лаборатория җиһазлары белән баеттык.

Татар телендә белем бирү буенча Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Актанышта яхшы гына тәҗрибә тупланып килә. Андый мәктәпләр челтәрен тагын да киңәйтү күздә тотыла. Татарстан элитасын формалаштыруга КФУны, башка уку йортларын, югары квалификацияле укытучыларны җәлеп итү дөрес булыр, дип исәплибез. Чит илләрдә, Русия төбәкләрендә яшәүче яшьләргә туган телне өйрәнүдә ярдәм күрсәтүне киләчәктә дә оештырачакбыз. Татар теле һәм әдәбияте буенча халыкара олимпиаданы ел саен уздыру күздә тотыла. Аның финалын Г.Тукай туган көнгә багышлап үткәрү планлаштырыла. Шулай ук Русия төбәкләрендә яшәүче татар балаларына туган телне өйрәтүче җәйге ял лагерьларын да киңәйтәчәкбез. Президент күрсәтмәсе буенча тормышка ашырылган "Ана теле" дистанцион тел өйрәнү проектына да зур ихтыяҗ бар.

Укытучылар соравы буенча татар теле дәреслекләренең эчтәлеге яңадан каралды, төзәтмәләр кертелде. Урыс балалары өчен дә программалар кабат каралды. Аларда төп игътибар телне аралашу чарасы буларак өйрәтүгә бирелә. Региональ нәшриятләр белән бергәләп, татар мәктәпләренең 3 нче сыйныфлары өчен татар теле дәреслеге, урыс телендә белем алучы 2-3 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен татар теле дәреслеге әзерләнде. ФГОС таләпләренә туры китереп, урыс мәктәбе укучыларына 3 төрле дәреслек бастырылды. Аларда татар телен чит тел буларак укыту принциплары саклана. "Мәгариф" нәшрияте белән берлектә беренче мәртәбә 2-4 нче сыйныфта укучы урыс балалары өчен татар әдәбиятеннән хрестоматия чыгарылды.

Озак еллар тәнкыйтьләнүгә карамастан, 6 район үзәгендә татар мәктәбе генә түгел, татар телендә укыту сыйныфлары да булдырылмаган. Болар - Аксубай, Балтач, Әгерҗе, Югары Ослан, Лаеш, Спас район үзәкләре. Бу бик зур хата. Телне өйрәтү гаилә эше, дип карау тамырдан дөрес түгел. Ни өчен милли мәктәп - кимчелекле мәктәп синонимына ия булырга тиеш. Ана теле - ул кешенең үзен саклап калу чарасы, умыртка баганасы. Бу мәсьәләне хәл кылу нигездә район башлыкларыннан тора. Шунлыктан аны җитди рәвештә якын килеп хәл итүегезне сорыйм.

Балаларны тормышка әзерләүдә өстәмә белем бирү системасы зур роль уйный. Техник иҗатка гына тукталыйк. Ул заманча инструментлар һәм материаллар кулланганда гына балаларда кызыксыну уята. Икътисад һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә республикада фән музее төзү күздә тотыла. Соңгы 2 елда гына да балаларның техник иҗатына 280 миллион сум акча тотылды. Акчаны тиешле урынга тотарга, ә иҗат үрнәкләрен киләсе май аенда Фән фестивале күргәзмәсендә күрсәтергә кирәк булачак.

"Дәрестән соң мәктәп" проекты укыту процессына эшмәкәрлек оешмаларын, һөнәри оешмаларны җәлеп итү мөмкинлеген бирде. Максатчан программа нигезендә яңа уку елыннан балалар өчен иҗат урыннары 3,5 меңгә артачак. "Киләчәк" кысаларында 2014 елда өстәмә белем бирү педагоглары өчен өстәмә грантлар гамәлгә куелса яхшы булыр иде.

Кадрлар мәсьәләсендә КФУ белән бергәләп без түбәндәге мәсьәләләрне билгеләдек. Заманча мәктәп таләпләренә җавап бирү өчен кадрлар әзерләүнең эчтәлеген үзгәртергә кирәк, яшь белгечләр мәктәпкә аз килә, муниципаль берәмлекләр кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә бик аз катнаша. Хөкүмәт карары белән яшь педагогларга ярдәм йөзеннән 2012 елда 18 районнан 127 яшь укытучыга социаль ипотекага түләү өчен акча бирелде. Ул 1 квадрат метр торакның 10 процентын сатып алуга тотылды. Барлыгы 22 миллион сум акча күчерелде. 2013 елда 60 миллион сум биреләчәк. Яшь кадрларны җәлеп итү җәһәтеннән башкарма комитетлар эшләргә тиеш, дип саныйбыз. Яшьләрне юллама буенча укырга җибәрү, практикага чакырып алу, стипендия түләп укыту, яшь кадрларга социаль ярдәм бирү, подъемный акча түләү, җир кишәрлеге яки торак бирү бик яхшы булачак. Уку елы башына мәктәпләрдә 884 буш эш урыны бар. Математика, физика, химия, информатика, биология, география укытучылары җитешми. Иң җитмәгәне физика укытучылары. Ә бит бездә физика институты эшләп тора.

Яшь педагогларга грантларны 300гә арттыру да күздә тотыла. 1 сентябрьдән Президент ярдәме белән "Киләчәк укытучысы" гранты булдырыла. Ул югары уку йортын уңышлы тәмамлап, магистратурага укырга кергән яшьләргә биреләчәк. Укытучылар 3 елга бер мәртәбә белемен күтәреп торырга тиеш. Идарә итүче кадрлар белән аерым эш алып барыла. Быел яхшы эшләүче мәктәп директорлары "Алгарыш" программасы нигезендә чит илләргә белем күтәрергә җибәрелә.

Укытучыларның белемен күтәрүдә мәгариф тармагына караган гәзит-журналларның да роле зур булырга тиеш. Ләкин бүген без әле үзебезне "Мәгариф" журналының да, "Мәгърифәт" гәзитенең дә эшчәнлегеннән канәгать дип әйтә алмыйбыз.

Педагогик көллият тәмамлаучыларның эш нәтиҗәләре түбән булу сәбәпле, Тәтеш, Бөгелмә, Чистай, Әлмәт педагогика көллиятләрен реорганизацияләү, алар урынына яңа типтагы уку йорты төзү турында карар кабул ителде. Арча, Минзәлә көллиятләре нигезендә милли мәгарифнең ресурслар үзәге төзеләчәк. Аларның төп бурычы татар, мари, чуаш, удмурт теле укытучылары әзерләү булачак. Ә Казан һәм Чаллы көллиятләре мәктәпкәчә учреждениеләргә кадрлар әзерләячәк. Хәзерге вакытта муниципаль мәгариф белән идарә итүче ике система бар. Болар - мәгариф идарәсе һәм мәгълүмати - методик үзәк. Без аларны берләштерәбез. Һөнәри белем - республиканың үсештәге икътисадын кадрлар белән тәэмин итәргә бурычлы өлкә. Монда төп проблемаларның берсе - эш бирүченең кадрлар әзерләү белән кызыксынмавы. Германия, Һолландия кебек илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, эшче көчләр әзерләү эш бирүче белән уку йортларының хезмәттәшлегенә корыла. Эш бирүче акча кертеп кенә калмый, кадрлар әзерләүдә дә актив катнаша. Мондый эш үрнәге безнең республикада да бар. "Татнефть" аерым уку йортларына берничә дистә миллион акча бүлеп бирә. Бу учреждениеләрдә укыту программасы эш бирүче таләпләренә карап үзгәртелә, "Татнефть" белгечләре кайбер курсларны да укыта.

Дәүләт һәм шәхси партнерларның тагын бер хезмәттәшлеген без Чуашстан үрнәгендә күрәбез. "Төньяк-көнбатыш нефть үткәргече магистрале" акционерлык җәмгыяте Канаш автотранспорт техникумында үз хезмәткәрләрен укыту, яңадан әзерләү, белемен күтәрү базасын булдырды. Яңа стандартлар керү белән шулай ук эш бирүченең һөнәри белем системасына йогынты ясау мөмкинлеге туачак. Бу уңайдан без эш бирүчеләргә үз тармагына караган уку йортларын тапшыру тәкъдимен дә карарга әзербез. Ул очракта оешмаларга үзләренең укыту үзәген оештырырга кирәк булмаячак.
* * *

Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2013 елның 1 августыннан һөнәри уку йортларының кайберләрен Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшыру турында карар кабул ителде. Министр Энгель Фәттахов чыгышының ахырында югары белем системасын да зур үзгәрешләр көтүен, укытуның нәтиҗәлелегенә карап, аларны оптимальләштерү барачагын, укыту сыйфаты түбән булган, дәүләтнеке саналмаган уку йортларының язмышын яңадан карау кирәклеге, биргән белемнәрнең тиешле югарылыкта булмавы ачыкланганда аларга ябылу куркынычы янавын да әйтеп китте.

Шулай итеп, быелгы август киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләре алдында куелган төп бурычлар - ул нәтиҗәле укыту технологияләрен актив үзләштерү һәм аны практикада куллану. Министр яңа уку елын - математика елы дип игълан итәргә тәкъдим кертте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: