Мәдәни җомга

Энгель ФӘТТАХОВ: КИЛӘЧӘГЕБЕЗ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ БӘЙЛЕ

(Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ясалган чыгыштан) Быелгы ел гади генә ел булмады. Ул үтә киеренке һәм бик кызыклы үтте. Гади түгел, чөнки бу ел - «Мәгариф турында»гы яңа федераль һәм республика законнары кабул ителгән шартларда эшләүнең беренче елы. Киеренке, чөнки узган ел белем бирү өлкәсендә яңа проектлар төркеменә...

(Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ясалган чыгыштан)


Быелгы ел гади генә ел булмады. Ул үтә киеренке һәм бик кызыклы үтте. Гади түгел, чөнки бу ел - «Мәгариф турында»гы яңа федераль һәм республика законнары кабул ителгән шартларда эшләүнең беренче елы. Киеренке, чөнки узган ел белем бирү өлкәсендә яңа проектлар төркеменә старт бирелде һәм аларга салынган саллы ресурсларны нәтиҗәле итеп файдалану кирәк иде. Кызыклы ел, чөнки әлеге проектларның бик күбесен тормышка ашыру насыйп булды.

РФ Президенты Указы нигезендә 2016 елга без 3 яше тулган һәр балага бакчада урын булдырырга тиешбез. Узган ел бу максатларга ике бюджеттан 5 миллиардтан артык акча бүлеп бирелде. Шулай итеп быел 11 меңнән артык балага урын булачак, шул исәптән 660 бала шәхси бакчаларга барачак.

Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы нигезендә 159 мәктәптә кызу эш бара. Бу гамәлләр өчен 2,5 млрд сум акча бүленде. Узган ел авыл мәктәпләрендә җылы бәдрәфләр булдырдык, шулай ук белем йортларының спорт залларын төзекләндерү эшләре бара. 2013 елдан башлап мәгариф тармагында «Уңайлы мохит» программасы гамәлгә куела башлады. Быел 207 млн сумга төшереп, 104 белем йортын уңайлы итеп җиһазлаячакбыз.

Ел дәвамында өстенлекле эш булып укытучының социаль статусын күтәрү торды. Агымдагы елның беренче ярты елында мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хакы 33 мең 557 сум тәшкил итте. Ә балалар бакчасы тәрбиячеләре 28 мең 103 сум хезмәт хакы алдылар. Педагогларны грантлар белән тәэмин итү дә дәвам итә. 2014 елда 26 укытучыга 200 мең сумлык өстәмә биреләчәк, ә 89 педагог республика бюджетыннан грант алачак.

Безнең зур игътибар биргән эш юнәлешләре арасында сәләтле яшьләрне үстерү дә бар. Без быел чираттагы мәртәбә Татарстанның интеллектуаль куәте югары булуын исбатладык. Күптән түгел Көньяк Африка Республикасында 55 нче халыкара математика олимпиадасы төгәлләнде. Русия җыелма командасы составында 2 татарстанлы да бар иде: Никита Чернега һәм Алексей Волостнов. Бик шатланып, безнең укучыларның яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен хәбәр итәм. Никита - алтын, Алексей исә көмеш медаль алып кайтты. Малайлар Казанның Мәскәү районының 122 нче гимназиясендә белем ала. Тагын бер дөнья күләмендәге уңышыбыз бар. 29 июльдә Вьетнамда химия фәне буенча 46 нчы халыкара олимпиада тәмамланды. Әлеге бәйгедә Русия милли җыелма командасы I урынны яулады. Командада Казанның 131 нче лицееннан Алексей Садыйков та көмеш медаль алды.

Икенче ел рәттән Бөтенрусия олимпиада командалары арасында Татарстан Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кала III урынны яулап килә. Без республиканың олимпиада үзәген булдырдык. Биредә уку елы дәвамында талантлы балалар өчен дәресләр бара, педагоглар өчен мастер-класслар үтә. Ил күләмендәге уникаль проектыбыз да бар. Быелның 1 гыйнварыннан «Ана теле» онлайн мәктәбе эшли башлады. Кайда яшәвенә карамастан, теләүчеләр татар теле дәресләренең тулы курсын үтә ала. Моннан тыш бу ресурс мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренә кадрлар әзерләү өчен дә кулланыла. Бүген 6 меңнән артык тәрбияче шундый мөмкинлектән файдалана.

Халыкны дәүләт хезмәте күрсәтү порталын куллануга җәлеп итүдә мәктәп укучылары ярдәменнән файдалану йөзеннән, «IT Чемпион» конкурсы аеруча уңыш белән барды ки, Президентыбыз карары белән аны быел да озайттык.

Болары ирешкән уңышларыбыз хакында булды. Ә хәзер яңа уку елында алдыбызда торган бурычлар һәм хәл итәсе мәсьәләләргә күчик.

Уку елы нәтиҗәләре буенча без муниципаль районнарны өч юнәлештә бәяләдек: 1) Белем сыйфаты; 2) Милли белем сыйфаты; 3) Өстәмә белем һәм тәрбия үсеше. Рейтинг төзегәндә 7 төрле күрсәткеч исәпкә алынды.

Быел Чаллы шәһәре алда бара. Шулай ук Бөгелмә районы укучылары да урыс теле һәм математика буенча БДИны республикада иң югары балларга тапшырды. Казанның Совет районы, шулай ук Зәй районы рейтинглар таблицасында позицияләрен яхшыртты. Алар сары зонадан яшелгә күчтеләр. Балык Бистәсе, Әгерҗе, Лаеш районнары да нәтиҗәләрен яхшыртты. Ә менә Питрәч, Буа, Чүпрәле һәм Баулы төбәкләре аска тәгәрәде.

Безне аттестат алмыйча калучыларның саны артуы борчый. Билгеләп үтик, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә, Тукай, Ютазы һәм Казанның Совет районнарында 11 нче сыйныфларның һәммәсе дә аттестат алды. Шул вакытта Чүпрәле, Югары Ослан, Буа, Питрәч районнары бу мәсьәләдә 3 процентны күрсәтте. Моңа һич тә юл куярга ярамый.

Беренче мәртәбә рейтингка бер укытучыга ничә бала туры килүе хакындагы күрсәткечне керттек. Бүген бу икътисади нәтиҗәлелекне билгеләүче төп индикатор. Барыбыз да яхшы аңлый, аз комплектлы мәктәптә бер укучыга тотылган чыгым зурая. Тәтеш, Кама Тамагы, Мамадыш, Мөслим, Спас районнарында мәктәпләрнең яртысы шундый. Бүген иң кыйммәткә төшкән район - Югары Ослан. Бер укучыга 122 мең тотыла. Шуңа карамастан, бу район исемлекнең иң ахырында тора. Республика буенча урыс теле белән математикадан уртача иң түбән балл аларда. Оптимальләштерү мәсьәләсенә бик сак якын килергә кирәклеге аңлашыла.

Уйланылмыйча башкарылган эшләр аркасында халыктан күптөрле сораулар ява. Мәсәлән, Әлмәт районы Баграж авылы укучылары көн саен 25 чакрым юл үтә, өстәвенә бер транспорттан икенчесенә күчеп утыра. Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, муниципаль районнарда мәгарифнең үсешендә мәгариф идарәсе җитәкчеләренең роле искиткеч зур. Аларның квалификациясенә, инициативасына, команда туплый алуына белем бирүнең сыйфаты турыдан-туры бәйле. Шул ук вакытта аларны мин безнең министрлык командасы әгъзалары дип тә атар идем. Бу муниципаль район башлыкларына үтенеч: мәгариф идарәсе җитәкчесен билгеләгәндә безнең министрлыкның да фикерен исәпкә алырга. Мисал китерәм. 2010 елдан бирле Ютазы районы мәгариф идарәсендә 5 җитәкче алышынды. Бу хәл белем бирүнең сыйфатын күтәрмәгәндер дип уйлыйм.

Күптән түгел без әлеге төр җитәкчеләр хакында аудит үткәрдек. Бөгелмә районы мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Кульбеда белән Чаллы шәһәреннән Рамил Хәлимов иң югары күрсәткечкә ия булды. Без урыннардагы мәгариф җитәкчеләрен һәрдаим кайгыртып торабыз. Узган ел аларның хезмәт хакы күтәрелде. Шулай ук Президент кушуы буенча аларга автомобильләр бирелде. «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте аларга Интернетка тоташтырылган смартфоннар бүләк итте. Шул ук вакытта сезнең өстә җаваплылык та зур.

Соңгы елларда укытучы һөнәренең дәрәҗәсе күтәрелә. Мондый игътибар тууның сәбәбе - мөгаллимнең җәмгыятьтәге социаль статусы күтәрелү. Бу, әлбәттә, шатлыклы күренеш. Берничә елдан тагын да талантлырак яшь укытучылар килер дип ышанабыз.

Безнең тарафтан педагогик белемне заманчалаштыруның өстенлекле юнәлешләре билгеләнгән. Казан, Арча, Минзәлә педагогика колледжлары базасында балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләр өчен педагогик кадрлар әзерләүче ресурслар үзәге төзелде. Соңгы икесе милли мәктәпләр өчен кадрлар әзерләячәк. Узган ел август киңәшмәсендә укытучыларга хисап яздыруларның санын киметү хакында сүз булган иде. Без бу мәсьәләне карадык, хисаплар 30 процентка кыскарды.

Безнең алда торган иң төп бурыч - гомуми белемнең сыйфатын күтәрү. 2010 елдан республикада федераль укыту стандартлары кертелә. Киләсе уку елыннан башлангыч сыйныфлар тулысынча шундый укытуга күчеп бетәчәк.

Быелгысы елда БДИның максималь гаделлеген һәм объективлыгын тәэмин итү өчен чаралар куллану мөмкин булды. Республикада математикадан, урыс теленнән һәм башка фәннәрдән дә уртача балл узган елгыдан түбәнрәк булды. Шул ук вакытта Русия Федерациясендәге уртача баллардан югарырак нәтиҗә күрсәттек (урыс әдәбиятеннән кала). Хаклы рәвештә горурлана алабыз: 5 меңнән артык 11нчеләребез 80нән артыграк балл җыйды. Ә 100 баллы балаларыбыз саны 122гә җитте. 12 мәктәптә икешәр фәннән 90ышар балл җыючылар булды.

Киләчәктә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар белән ныклабрак шөгыльләнү таләп ителә. Әлегә алар ташламалы шартларда имтихан бирде. Нәтиҗәләр дә бигүк объектив түгел. Киләсе уку елында аларны да 11 нчеләр шартына куярга исәплибез.

Күпмилләтле дәүләт шартларында милли мәгариф проблемаларын дөрес хәл итү иминлек һәм яхшы тормыш гарантиясе булып тора. Бүген Татарстан - ике дәүләт телен дә бертигез югарылыкка куйган, мәктәпләрдә татар һәм урыс телләрен тигез күләмдә өйрәнүне законлы рәвештә хәл иткән бердәнбер регион.

Кирәкле норматив-хокукый база булуга карамастан, бүгенге көндә милли мәгариф оешмалары эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә оештыру һаман проблемалы мәсьәлә булып кала бирә. Татар телен дәүләт теле буларак укытуның нәтиҗәлелеге әлегәчә түбән.

Милли белемнең сыйфатын күтәрү максатыннан, кайбер карарлар кабул ителде: милли мәгариф идарәсе төзелде, Мәгарифне үстерү институтында милли белем кафедрасы һәм лабораториясе булдырылды, муниципаль район мәгариф идарәләрендә милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлар булдырылды, яңа укыту-методик әсбаплар хәзерләү буенча колачлы эш бара, башлангыч сыйныфлар өчен 51 дәреслек федераль исемлеккә кертелде, дәреслекләргә электрон өстәлмәләр булдырылды.

Республикада укучыларның 80 проценты урыс телендә белем ала. Урыс мәктәпләрендә татар төркемнәренең өлеше нибары 24 процент тәшкил итә. Моннан аңлашылганча, укучыларның күбесе татар телен чит тел буларак өйрәнә. Әлеге фән 1 нчедән 11 нчегә кадәр өйрәтелсә дә, урыс балаларының татарча белү дәрәҗәсе бик түбән. Ул гына түгел, аларда телгә тискәре мөнәсәбәт формалаша.

Әлбәттә, укытуның сыйфаты укытучының осталыгыннан тора. Районнарда беренче чиратта укытучыларның әзерлеген күтәрүне оештырырга, методик эшне көчәйтергә кирәк. Квалификация күтәрүне җентекләп күзәтү, кирәк булса, көчәйтү таләп ителә. Һәр районда милли белем үзәкләре төзелде. 39 татар гимназиясенең дә эшен контрольгә алу сорала.

Халыкның әйдәп баручысы гасырлардан гасырларга зыялылар булган. Татар милләте Ризаэтдин Фәхретдиннәре, Каюм Насыйрилары, Габдулла Тукайлары белән данлыклы. Бүгенге көндә татар мәктәбенең, аеруча татар гимназияләренең төп вазифасы - халкыбызга Мәрҗаниләрне, Акчуриннарны, Туфаннарны - милләтебезнең зыялы улларын һәм кызларын тәрбияләү. Гомер-гомергә үзенең талантлы шәхесләре белән дан тоткан Актаныш, Арча, Әтнә, Саба, Сарман, Мөслим әйдәп бармаса, киләчәктә чишмәләребез саекмасмы? Бу мәсьәлә, нигездә, мәгариф башлыкларыннан тора. Шунлыктан аны җитди рәвештә якын килеп хәл итү сорала. Бүгенге көндә хәтта башлангыч сыйныфлар өчен дә татарча дәреслекләргә заявка бирмәгән саф татар районнары бар. Әлеге мәсьәлә аерым контрольдә булырга тиеш. Безнең тарафтан һәр гимназия, һәр база мәктәбе белән индивидуаль эш оештырылачак.

Чыгышымның ахырында шуны әйтергә телим: безнең бурыч - укучыларга һәм студентларга сыйфатлы белем алырлык шартлар тудыру, яшь буынның иҗади мөмкинлекләрен үстерерлек булсын.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: