Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ЕГЕРМЕ ЕЛДАН СОҢ ӨЙРӘНҮ

Урыс балаларына татар телен өйрәтә алмый газап чигүләргә нокта куелыр төсле. Чөнки татар телен, балалар бакчасыннан башлап, башка милләт вәкиле төшенерлек аңлаешлы, уңайлы укыту программалары төзүне Премьер-министр Илдар Халиков үзе игътибар үзәгендә тота. Күптән түгел республиканың тәҗрибәле 9 укытучы-тәрбияче-методистыннан төзелгән эшче төркем балалар бакчасында ике милләт балаларына ике дәүләт телен...

- "Киләчәк" стратегиясендә мәктәпкәчә яшьтәгеләргә милли тәрбия бирү бүлеге бар. Без шушы бүлектә куелган бурычларны тормышка ашыру өчен укыту-методик комплектлары төзедек. Ул 4 юнәлештән тора. Беренчесе - урыс телле балаларга татар телен өйрәтү - "Татарча сөйләшәбез" дип атала. Икенчесе - татар балаларын урыс теленә өйрәтү - "Урыс телен өйрәнәбез". Өченчесе - татар балаларын ана телендә сөйләшергә өйрәтү программасы - "Туган телдә сөйләшәбез". Дүртенчесе - татар балаларын грамотага өйрәтү. Ул мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы - "Авазларны уйнатып" дип атала.

Балаларга ике телне өйрәтергә керешүебезгә инде 21 ел тулды. Бу еллар эчендә дә төрле программалар, шөгыль конспектлары, методик әсбаплар чыгып килде. Алар күп вакытта белгеч-методистлар тарафыннан түгел, ә иҗади төркемнәр тарафыннан әзерләнде. Әмма нәтиҗә булмады. Урыс баласына 4-5 яшеннән атнага өч тапкыр татар теле дәресләре үткәрсәк тә, бакчадан татарча сөйләшергә өйрәнеп чыккан бер бала да булмады. Чөнки тәрбиячеләр һәм балалар алдына үтәп булмаслык зур бурычлар куелган иде. Аларга телне фән буларак өйрәтергә кушылды.

Яңа программаларда бурычлар 3 төркемгә бүленде. Әйтик, 4-5 яшьлекләр өчен без "Минем өем" проектын төзедек. Ни өчен ул өйгә багышланамы? Чөнки бу яшьтә баланың бөтен белгәне - үз өе. Бакча да түгел, хайваннар да. Бурычлар: сүзләр өйрәтү, гади диалогта катнашу, бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатларын тәрбияләү. Максат - татар телендә аралашасы килү теләген тудыру. 5-6 яшьлекләр өчен "Уйный-уйный үсәбез" проекты язылды. Бу яшьтә чит тел өйрәнүче бала сөйләм күнекмәләрен белергә, гади сорауларга аңлап җавап бирергә, үзе дә кешегә мөрәҗәгать итә белергә тиеш. Мәктәпкә китәр яшькә җиткәндә урыс балалары татарча сөйләмен төрле хәлләрдә файдалана алырга, әдәпле, дөрес итеп сөйләшә белергә тиеш.

Шулай итеп, яңа таләпләр буенча 5 яшьлек бала 62 татарча сүз белергә тиеш. Бу - теләсә кайсы чит телне өйрәнү нормалары буенча шулай. Элек бу җәһәттән 269 сүз белергә тиеш дип уйлаганнар. Әлеге исемлеккә көн саен кабатлана торган "исәнмесез", "утырыгыз", "уйнагыз" кебек актив сөйләм үрнәкләре дә керә. Бер ел эчендә тагын 45 яңа сүз өйрәнелә һәм 6 яшендә бала 107 сүз беләчәк (элек 406). Ә мәктәпкә киткәндә, ул 106 сүз белеп, шуларны кулланып, сөйләм төзергә өйрәнеп китсә, шул да бик әйбәт. Ә элеккечә, 483 сүз, дип тәкрарлау - ул тормышка ашмаслык нәрсә.

Чаллы шәһәренең 83 нче балалар бакчасы тәрбиячесе, 20 ел урыс балаларына татар телен өйрәткән, программаны эшләүдә актив катнашкан Рушания Кидрәчева да үзе туплаган тәҗрибә хакында сөйләде.

- Без озак еллар буена күбрәк сүз белдертү артыннан куганбыз. Ә ул сүзләрне бала кулланамы, теманы үтеп, онытылгач та, хәтерлиме - боларын уйламаганбыз. Мәсәлән, без ел фасылларын, хайваннарны, бөҗәкләрне өйрәтә идек. Шәһәр баласына "утын", "арба", "чүл", "дөя" сүзләрен ятлаттык. Болар аңа көндәлек тормышта кирәк түгел, ә монолог өчен генә, ягъни укытучы апага әйтеп күрсәтү өчен генә кирәк. Бу - дөрес метод түгел. Яңача өйрәткәндә эш гадидән катлаулыга таба бара. Мәсәлән, башта "әни" сүзен өйрәнәбез. Аннары "әни, кил монда", соңрак "әни, кил монда, утыр, аша" дип өйрәтәбез.

Яңа методик комплектларның эчтәлеге нидән гыйбарәт соң? Яңалыгы - һәр шөгыльгә аудио-видео материаллар тәкъдим ителә, һәр дәрескә мультсюжетлар төшерелде, балаларга эш дәфтәрләре язылды. Эш дәфтәре бакчадан өйгә биреп җибәрелә. Бу - урыс әти-әниләр балалары белән бергә өйрәнсен, алар да кызыксынсын өчен эшләнә. Шулай ук төркемдә эшләү өчен таратма материаллар, өстәл театрлары, маскалар ясалды. Кыскасы, берәр урыс әти-әнисе баламны татарча өйрәтим әле, дип, дәреслек эзли башлый икән, безнең методик укыту комплекты ярдәмендә ул максатына ирешә ала.

P.S. Быел яңача укыту ысулын сынап карау өчен һәр районда берәр бакчада тәҗрибәләр башланып китте. Әлеге программа авторларыннан торган иҗади төркем шәһәр һәм районнардан килгән тьюторларга дәрес бирә. Тьютор - белем таратучы, дигән сүз. Алар башкаларны өйрәтәчәк. Белем бирү процессының алтын кагыйдәсе бар. Башта баланы шаккатыру кирәк. Шаккату нигезендә кызыксыну туа. Шул кызыксынуга таянып, белем бирелә һәм билгеле бер нәтиҗәләргә ирешелә. Тагын бер алтын кагыйдә: укытучы һәм тәрбияче өйрәткәнне өйдә әти-әни ныгытса, максатка тизрәк ирешелә. Бакчадан кайтып кергән баладан: "Бүген ниләр белдең? Мине нәрсәгә өйрәтәсең?" - дип сорарга куша педагоглар. Шулай булса гына, республикабыз белән алга куйган максатларга ирешербез.

Нәзирә ГАНИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев