Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ДИННӘРНЕ НИЧЕК УКЫТЫРГА?

Узган уку елының соңгы чирегендә IV сыйныф укучыларына Русия тарихында беренче кат өр-яңа фән укытыла башлады. "Дөнья диннәре мәдәниятләре нигез-ләре һәм дөньяви әхлак" дип аталды ул. Дөньяда диннәр төрле-төрле булу сәбәпле һәм Русиянең күп милләтле, күп динле дәүләт булуын истә тотып, 2009 елда Президент Д.Медведев Указы белән дин дәресләрнең 6...

Узган уку елының соңгы чирегендә IV сыйныф укучыларына Русия тарихында беренче кат өр-яңа фән укытыла башлады. "Дөнья диннәре мәдәниятләре нигез-ләре һәм дөньяви әхлак" дип аталды ул. Дөньяда диннәр төрле-төрле булу сәбәпле һәм Русиянең күп милләтле, күп динле дәүләт булуын истә тотып, 2009 елда Президент Д.Медведев Указы белән дин дәресләрнең 6 төрле модуле эшләнде.

Балаларның кайсы модуль буенча кайсы дин мәдәниятен өйрәнәчәген әти-әниләре тәгаенләде. Татарстанда күпчелек ата-аналар теләге белән мәктәпләрдә "Дөнья диннәре мәдәниятләре нигезләре һәм дөньяви әхлак" дәресләре сайлап алынды. Бер чиреккә сузылган курсны тәмамлаганнан соң эшнең нәтиҗәсенә күз салырга кирәк иде. Шул максаттан 7-8 ноябрь көннәрендә ТР Фәннәр академиясендә ТР Президенты ярдәме белән "Мәктәптә дини мәдәниятләр нигезләрен һәм дөньяви әхлакны өйрәнү: проблемалар һәм перспективалар" дип исемләнгән халыкара конференция булып үтте. Конференцияне Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, ТР Тарих укытучылары ассоциациясе оештырды.

Җыен эшендә 200 дән артык белгеч катнашты. Татарстанның мәгариф белгечләре, әлеге курсны укыткан тарих укытучылары, шулай ук Греция, Нидерланд, Эстония, Молдавиядән, Ингушетия, Удмуртия республикаларыннан, Волгоград, Саратов, Оренбур өлкәләреннән, Пермь краеннан да вәкилләр катнашты һәм чыгыш ясады. Без әлеге конференциядә тыңланган чыгышлардан иң әһәмиятле өзекләрне гәзит укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.


Розалинда Мусина, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этносоциологик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе:

- Русия күләмендә карасак, урыс дини приходлары 14 мең, ә мөселман мәхәлләләре 4 мең. Татарстанда 1193 - мөселман оешмасы теркәлгән. 9 монастырь, 1 семинария, 10 мәдрәсә һәм Русия ислам университеты бар. Мәчет каршындагы курслар зур роль уйный. Анда 15 мең кеше укып тора.

Бездә кеше дингә бирелгән. 90 нчы елда татарларның 34 проценты, ә урысларның 28 проценты, 2011-2012 елларда исә татарларның да, урысларның да 80 проценты "Мин Аллага ышанам", - дип җавап биргән.

Татарларда динле хатын-кызлар 1,5 тапкырга артыграк. Без халыкны оешмаганлыкта гаеплибез. Ә халыкның 70 проценты, мин үземне өммәтемнең бер вәкиле итеп тоям, дигән.

Тора-бара без әти-әниләрнең барлык диннәр мәдәниятенә йөз белән борылуын күрәбез. Ягъни әти-әниләр диннәрдән курыкмый башлады.

Сергей Шкуро, Казан православие епархиясенең укыту бүлеге җитәкчесе:

- Без динне кече яшьтән укытуны хуплыйбыз. Чөнки шәхес нәкъ менә мәктәп яшендә формалаша.

Абдулхәмид Дастиев, Ингушетия Республикасы Мәгариф министрлыгы белгече:

- Безнең республикада 95 процент ингушлар яши. Укучыларның 95 проценты исламны сайлады.

Марат Гыйбатдинов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре:

- Татарстанда толерантлык югары. Бездә бер проблема да юк, дип әйтергә яратабыз. Әмма бу бит һәр көнне алып барылган эш нәтиҗәсе. Бездә җитәкчеләр дә, сәясәт тә шуңа хезмәт итә.

Диннәр турында сөйләгәндә иң мөһиме гыйбадәт турында түгел, ә мәдәният турында сөйләргә кирәк. Без еш кына бер-беребезне аерып торучы дини үзенчәлекләр хакында сөйләргә яратабыз. Әмма безне берләштерүче фактлар турында сөйләргә иде.

Татарлар белән урыслар да гел сугышып тормаган. Алар арасында мәдәни элемтәләр, мәгарифтәге хезмәттәшлеккә зур урын бирелгән.

Без беренче тапкыр исламофобиягә каршы көрәш алып барабыз. Русия әле исламофобиянең барлыгын белми. Ә дөньяда ул инде бар. Аңа әзер булырга тиешбез. Ә әзерлек бары тик мәгариф аша гына була ала.

Катерина Брентаноу, университет укытучысы (Греция):

- Русия дә Греция кебек үк православие дәүләте. Аның Конституциясендә дә православие дәүләт дине дип язылган.

Безнең илдә мөселманнарны нигездә албанлылар тәшкил итә. Аларның бер өлеше атеистлар, бер өлеше социаль кыенлыклар белән очрашудан куркып, православие динен кабул иткән. Безнең илдә дин иреге, дип әйтеп булмый. Афинада бер мәчет тә юк. Башка шәһәрләрдә булганнары исә музейга әверелдерелгән. Безнең илдә Мәгариф һәм дин министрлыгы эшләп килә. Башка диннәр илнең бөтенлегенә яный дип санау кагыйдәгә әверелгәнгә, православиегә зур игътибар бирелә. Мин бу конференциядән демократик фикерләр белән кайтырмын дип уйлыйм.

Анатолий Григорьев, укытучы (Эстония):

- Мин дәүләт-шәхси лицеендә тарих укытам.

Эстония халкының күп өлеше лютеран динен тота. Урыслар бездә 4 процент. Православие белән лютеран гыйбадәт йортлары 50гә 50. Таллинда шулай ук мәчет юк. Мөселманнар берара мәчет кирәклеге турында таләп белдергәннәр иде, ләкин кискен тәнкыйтькә дучар булдылар.

Мәктәптә 5 нче сыйныфтан башлап "Җәмгыять белеме", "Тарих", "Человековедение" дәресләрендә дин турында мәгълүмат бирелә. Ә гимназия баскычында "Диннәр тарихы" фәнен сайлап алып укырга була.

Владимир Пискарев, ТР Мәгарифне үстерү институты белгече:

- Мин үзем укытучыларга "Дөнья диннәре мәдәниятләре нигезе"н укыту өчен методик әсбап әзерләүдә катнаштым. Безнең максат - диннәрне дөнья мәдәниятенең бер өлеше буларак тәкъдим итү. Төп игътибар һәр тәгълиматтан кыйммәтләр алуга бирелә. Без диннәр буенча ярыш оештырмый гына укытырга тиеш. Инглизләрдә шундый мәкаль бар: "Йоклаган этне уятмагыз". Безгә җәмгытьнең бердәмлеге кадерле. Бу тынычлыкны саклау тулысынча укытучылар кулына күчә. Шуңа да җаваплылык артык зур.

Илсөя Фокеева, ТР Мәгарифне үстерү институты белгече:

- Инде күп еллардан бирле галимнәр балаларны конфессияләргә бүлеп укытыргамы, әллә бергә генәме дигән сорауга җавап эзли. Минем фикерем: балаларны аермаска - барысына да уртак бер фәнне укытырга кирәк. Барыбер атнага 2 дәрес кертеп кенә балаларны үз дине белән тулысынча таныштырып булмый. Иң яхшысы аларга барлык диннәр турында да мәгълүмат бирүче курсны сайларга. Бу үзе үк балаларда толерантлык тәрбияләячәк, аларны күршеңнең динен хөрмәт итәргә өйрәтәчәк.

Марат Гыйбатдинов:

- Мөселман кешесе өчен Гайсә, Муса пәйгамбәрләрнең исемнәре белән бәйле тәгълиматларны өйрәнүдә гөнаһ юк. Чөнки алар барчасы да китап әһелләре. Ислам дине үзе дә бер-берегезне өйрәнегез һәм аралашыгыз, туганлашыгыз дип өйрәтә. Русиядә вәзгыять шундый: гади халык арасында бер шау-шу да юк. Өстәгеләр арасында ниндидер сәяси каршылыклар бар. Шул максатлардан төрле фобияләрне кулланырга омтылалар.

Дамир Исхаков, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы:

- Русиядә исламофобия шактый киң таралган. Без телевидениедән кешеләр үтерү белән бәйле динара каршылыклар турында ишетеп торабыз. Моннан тыш ил төбәкләрендә яшертен рәвештә эшләнгән тыюлар киң таралган. Әйтик, җирле хакимиятнең һәм халыкның мәчетләр төзүгә каршы булган очраклары шактый. Аеруча зур шәһәрләрдә. Мәскәүдә, гает бәйрәмнәрендә меңнәрчә кешеләр урамда намаз укырга мәҗбүр булуын күреп торабыз. Яулык бәйләү тирәсендә дә низаглар әледән-әле чыгып тора. Көрәш әле тәмамланмаган. Мондый хәлләр чит илләрдә дә күзәтелә.

Моннан тыш, Русиядә ислам да бер генә төрле түгел. Традицион ислам бар, читтән кергән ислам бар. Алар биредә ныгып, зур төркемнәр хасил итте. Шуңа күрә төрле мөселман төркемнәре арасында да каршылыклар бар. Мәктәптә нәрсә укытырга дигәндә, боларны исәпкә алырга кирәк булачак. Ислам турында сөйләгәндә шуны әйтә алам, бу мәсьәләләрдә татар галимнәре арасында да бердәмлек юк. Хәтта җәдитчелек төшенчәсе дә әлегә кадәр бәхәсле булып кала бирә.

Балаларны бүлмәү яхшы, әлбәттә, әмма без инде бүленгән балалар белән эш итәбез. Татар авылларында саф татар мәктәпләрендә әти-әниләрнең Ислам мәдәнияте нигезләрен сайлау мөмкинлеге бар. Бездә хәтта гел кызлар гына белем алучы мәктәпләр дә бар инде. Белгәнебезчә, мәчетләр каршында балалар өчен дә укыту курслары оештырыла. Мәктәптә дөнья диннәрен өйрәнсә дә, мәчеткә барып ислам динен өйрәнә. Шул бер үк укучылар бит инде ул.

Диләрә Мифтахетдинова, Казан федераль университеты доценты:

- Дини мәдәниятләр нигезләре фәнен укытучылар хәзерләүче югары уку йортларына да кертергә кирәк, минемчә. Булачак тарих укытучыларына этнология, религиоведение фәннәре бөтенләй укытылмый. Культурология керттеләр. Бу үзгәрешләр файдага түгел, дип саныйбыз.

Күптән түгел мин Урал федераль университетында белем күтәрү курсларында укыган идем. Күргәнемчә, вузларда белем бирүче галимнәрне толерант дип әйтеп булмый. Төрле төбәктәге уку йортлары үзләре ничек тели шулай мәгълүмат бирә.

Марат Гыйбатдинов:

- Уку йортлары биргән белем атеистик түгел, шул ук вакытта объектив булырга тиеш. Минем ислам дине вәкиле язган физика, биология дәреслекләрен күргәнем бар. Ул урта гасыр китабын хәтерләтә иде. Шулай ук диннән хәбәре булмаган кешегә мөселман балалары өчен физика дәреслеге язарга кушсаң, аның мөселманлыгы бер-ике дин галименең сүзләрен китерүдән артмаячак. Кыскасы, безгә өр-яңа толерант академиклар хәзерләргә кирәк.

Рөстәм Касыймов, Удмуртия Республикасы, Ижау шәһәреннән тарих укытучысы:

- Безнең республика әлеге экспериментта катнашты. Бу фәнне башлангыч класс укытучылары укытты. Шуңа күрә әлеге дәресләр балачак хикәятләрен хәтерләтте, фикер төрлелегенә урын калмады. Нинди модульне сайлау дигәндә мәктәп җитәкчелеге әти-әниләргә сайлау иреге бирми. Без постатеистик җәмгыять вәкилләре булганга, мәктәп җитәкчеләре дә, ата-аналар да диннән ераграк дип, дөньяви әхлак нигезләрен сайлады. Диннәр мәдәнияте дигәндә әти-әниләр аны дини гурман дип аңлый, гәрчә анда дини тәгълимат бик аз булса да. Укытуны 6 модульгә бүлгәнче "Дөнья диннәре мәдәниятләре нигезләре һәм дөньяви әхлак" исемле бер генә курс калдырылса яхшы булыр иде. Чөнки укытучылар да, ата-аналар да дини мәдәниятләрнең алай ук куркыныч нәрсә түгеллеген аңлады. Балалар ксенофобия, исламофобия дигән төшенчәләрне моңа кадәр дә белмиләр иде, моннан соң да белми калдылар. Бу курсларны укыганнан соң балалар бер-берсенә миһербанлырак, үзара дусрак була башлады. Чөнки курсның төп идеясе - бөтен кешеләр дә бертуган.

Ольга Романцева, тарих укытучысы (Саратов шәһәре):

- Безнең төбәктә православие дине нигезләрен сайлаучы әти-әниләр дә булды. Без аларга җәмгыятьнең толерант булырга тиешлеген сөйләп аңлаттык. Дәрес вакытында чиркәүгә барып шәмнәр куйганыбыз да булды. Татар балалары да чиркәүгә керде, әмма шәмнәргә кагылмадылар. "Мы не будем" , - диделәр.

Ирина Каменина, Пермь крае, Добрянка шәһәреннән тарих укытучысы:

- Кайсы модульне сайлыйсыз, дигәч, ата-аналар үзләрен бик сәер тота. Анкета тутырганда күп графаларны буш калдыралар. Аноним рәвештә яздырганда 1-2 ата-ана ислам дине нигезләрен сайлады, ә башкалар алдында: "Барлык диннәрне өйрәнәбез", - дип кушылалар. Күрәсең, ышанмыйлар, куркалар.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев