Мәдәни җомга

ДИНИ ДӘ, МИЛЛИ ДӘ БУЛЫЙК

Инде хәбәр иткәнебезчә, шушы көннәрдә Казанга Русиянең барлык төбәкләреннән Ислам дине әһелләре җыелды. Ошбу җыенны Татарстан Президентының эчке сәясәт департаменты һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештырды. Шулай итеп, Русия татар дин әһелләренең IV форумы "Милли тормыш һәм дин" исеме астында үтте. Җыенга илебезнең 65 төбәгеннән 685 вәкил килгән иде....

Инде хәбәр иткәнебезчә, шушы көннәрдә Казанга Русиянең барлык төбәкләреннән Ислам дине әһелләре җыелды. Ошбу җыенны Татарстан Президентының эчке сәясәт департаменты һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештырды. Шулай итеп, Русия татар дин әһелләренең IV форумы "Милли тормыш һәм дин" исеме астында үтте. Җыенга илебезнең 65 төбәгеннән 685 вәкил килгән иде.

Пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, төрле регионнардагы Диния нәзарәтләренең рәисләре, имамнар катнашты. Форумның төп максаты - татар халкының тотрыклы үсешендә традицион рухи, әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм көчәйтү җәһәтеннән татар мөселман дини оешмаларының эшчәнлеген берләштерүдән гыйбарәт иде. Моннан тыш, Русия Федерациясе территориясендә татар халкының бай мирасы, Ислам кыйммәтләре нигезендә бердәм дини һәм мәдәни даирә булдыру максатында дини оешмаларның үзара багланышларын ныгыту бурычы куелды.

Җыенны Президент Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. "Без Русиянең төрле төбәкләреннән дини һәм милли үсеш турында фикер алышырга җыелдык. Сез - мәдәни мирасны саклауда татар халкының терәге. Форумда әһәмиятле документ - "Татарлар һәм Ислам дөньясы: хәрәкәт итү һәм үсешнең концептуаль нигезләре" дигән концепция кабул ителергә тиеш. Ул традицион Исламның кыйммәтләренә, хәнәфи мәзһәбенә һәм бай дини мираска нигезләнеп, милләтнең алгарышын тәэмин итәр. Дини оешмаларның милли берләшмәләр белән бәйләнешен киңәйтергә кирәк. Бары тик уртак тырышлык белән генә рухи һәм милли кыйммәтләребезне, телебезне саклап кала алачакбыз. Сезгә татар халкына хезмәт итүегез өчен зур рәхмәт", - дип сөйләде ул.

Аннары ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сүз алды. "Бүген без, йөзләгән дин әһелләре җәмәгать булып тупландык, - диде ул. - Татарларның тарихы бик үзенчәлекле. Христианнар арасында, мөселман илләреннән меңләгән чакрымнар ерак яшәсә дә, бабаларыбыз Исламны үз теләге белән кабул иткән. Мондый шартларда динне саклап яшәү үзе үк уникаль күренеш. Тарихтан күренгәнчә, Исламны кабул иткән күп халыклар зуррак милләтләр тарафыннан йотылган.

Кызганыч, бүген татарларның да проблемалары бар. Бездә - үз халкыңа ышанмау, читтән кумирлар эзләү күзәтелә. Татар тарихи-дини берлек нигезендә милләт булып яшәгән. Әгәр ул тарихын, рухи, әдәби байлыгын югалтса, аның киләчәге булмас. Әлеге бушлыкка чит идеологияләр үтеп кереп, халкыбызны эчтән җимерәчәк.

Без хәнәфи мәзһәбенә нигезләнгән мирасны саклаганда гына киләчәгебезне табачакбыз. Татар мөселманнары гомер бакый татар телле булган. Шуңа күрә бүген дә Русиянең татарлар яшәгән төрле шәһәрләрендә җомга вәгазьләрендә татар телен куллану бик мөһим. Әгәр традицион мөселман менталитетын саклау өчен чаралар күрмәсәк, гомумән, татар халкы булып калуыбыз икеле. Безнең кулда зур нәсыйхәт бар. Ул - рухи мирас. Бабаларыбыз язган китаплар бөтен дөньяга таралган. Алар дистә еллар дәвамында мәгариф, нәшрият, дин өлкәсендә әйдәп барган. Хәзерге татар кешесе кулына тотып та карамаган бик күп татар китаплары чит ил китапханәләрендә саклана. Әгәр бу рухи мирасны Интернетка, китап кибетләренә чыгарып куябыз икән, чит илләрдән дә Татарстанга белем алырга килә башлаячаклар. Китап - ул бер нәселнең икенче нәселгә калдырган рухи мирасы. Диния нәзарәтендә "Хузур" дип аталган нәшрият булдырылды. Ул татар мирасын нәшер итү белән шөгыльләнәчәк. Шәригать фәннәрен өйрәнүдә һәр мөселман халкының үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Татар халкында фикерләү сәләте алга киткән. Әмма хәзергә дини гыйлем җитми. Әлегә дини текстның мәгънәсенә төшенмичә, хәрефкә ябышып яту күзәтелә. Бабайларның рухи мирасы бүгенге көн проблемаларын хәл итүгә булыша ала".

Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин бүгенге көн мәсьәләләренә киңрәк тукталды. "Соңгы вакытта дөньяда барган процессларны глобальләшү дип атыйлар, - диде ул. - Дөнья халкы социаль-икътисади кыенлыклар кичерә. Дин әһелләре бу кыенлыкларның сәбәбе - рухи-әхлакый кризис белән бәйле, дип тә саный. Дөньяны икътисади яктан гына күтәреп, тынычлыкны, иминлекне саклап калып була, дип санаучылар ялгыша. Икътисади-социаль проблемаларны дәүләт җитәкчеләре, эшкуарлар, хезмәт ияләре, дин әһелләре бергәләп тырышканда гына хәл итәргә мөмкин. Алкоголизм, наркомания, эшсезлектән бергәләп көрәшсәк кенә котылып була.

Әмма кайбер матбугат чаралары аша Русиядә Ислам диненә тискәре караш формалаштырыла. Әйтерсең лә Ислам - ул Русиягә ят дин, ә мөселманнар килмешәкләр. Менә шуннан милләтләр арасында каршылык туа да инде. Ил гражданнарының дин тоту хокукы бозыла. Мәчет төзү өчен җир кишәрлеге бүленмәү, төзелеп килгән мәчетне ахырына җиткерергә рөхсәт бирмәү яки сүтеп ташлауны таләп итү очраклары безне бик борчый. Петербургта мәчет ишеген йозаклап, мөселман яшьләрен кертмичә тору үзе үк аларны радикальләшүгә этәрмиме икән? Бу турыда уйланырга кирәк. Без җәмгыятьнең радикальләшүен теләмибез. Инде ничә еллар радикаль-экстремистик агымнар белән көрәш алып барабыз. Дини уку йортларыбыз югары белемле ислам кадрлары әзерләргә бурычлы. Олы яшьтәге имамнар урынына дини һәм дөньяви белемнәр үзләштергән яшь белгечләр кирәк. Хәзер мәгълүмат чоры. Динебезне яхшы яктан күрсәтә белү - безнең бурыч".

Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин дә динебезне үстерү, милләтебезне тәрбияләү буенча үтемле киңәшләрен бирде. "Русиядә мөселман халкына хөрмәт булу-булмау безнең үз-үзебезне тотышыбызга да бәйле, - диде ул. - Без 5 гасырдан артык Русия җирендә яшибез. Ата-бабаларыбыз башка милләт, дин әһелләре белән дус яшәү ысулларын тапкан. Үзара да дус яшәү җитеп бетми безгә. Безнең иң изге бурычыбыз - башкалар кызыгырлык итеп үз милләтебезне тәрбияләү".

Аннары Тәлгат хәзрәт дин әһелләрен борчыган тормыш-көнкүреш мәсьәләләренә тукталды. "Әгәр мәчетләрнең коммуналь түләүләренә дәүләттән ярдәм булса, имамнарның тәрбия эшләре белән шөгыльләнергә вакыты күбрәк калыр иде. Югыйсә, химаячеләр эзләү, каян да булса акча юнәтү мәшәкатьләре белән аларга көн-төн чабарга туры килә", - диде.

Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин үз төбәкләрендә яшәүче татарлар арасында Ислам динен тарату тәҗрибәсе белән уртаклашты. "Ел саен Сабан туйларын Коръән укып, вәгазь тыңлап башлап җибәрәбез һәм анда исерткеч эчемлекләр сатуны тыйдык. Бу тәкъдимебезне өлкә җитәкчеләре дә берсүзсез кабул итте", - диде ул. Аларның туган телне өйрәтү буенча да саллы тәҗрибәсе бар икән. "Якшәмбе мәктәбе ачтык, анда татар теле, әдәбияте дәресләре алып барабыз. Кызларны кул эшләренә, малайларны татарча көрәшкә өйрәтәбез. Шуны ачык белегез, әгәр үз балаларыбызны үзебез укытмасак, аларны башкалар үзенә җәлеп итә", - дип кисәтте Фәрит хәзрәт.

Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Уфа Ислам университеты ректоры Ренат хәзрәт Раев дини һәм милли тәрбияне бергә алып бару кирәклеген әйтте. Вакытлыча эшкә килгән гастарбайтерларның да балалары үз телен өйрәнүне дәвам итәргә тиеш, дип саный ул. Хәзер "хәләл" сүзенең кадерсез рәвештә кулланылуына да борчылуын белдерде Ренат хәзрәт. "Бездә хәзер тоз да, трактор запчастьләре дә хәләл. Мондый йөгәнсезлек иманлы эшмәкәрләргә зыян китерә, динебезгә хөрмәтне киметә, шуңа күрә чамадан чыкмасак иде. Дин әһелләре арасындагы тарткалаш, ыгы-зыгы да проблемага әверелеп бара. Сургут өлкәсендә 50 мәхәлләгә 6 мөфтият бар. Бу бит кеше көлдерү. Утырып сөйләшеп, килешергә кирәк", - диде ул.

Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Әзһәр ага Шакиров та дин әһелләре белән үз күңелендә йөрткән уйлары, хисләре белән уртаклашты. "Ислам дине булмаса, татар милләте күптән юкка чыгар иде инде. Ислам бит ул һәр милләткә үз дәүләтен төзү мөмкинлеге бирә. Без татарлар гасырлар буе изелеп яшәсәк тә, Аллаһы Тәгалә безгә, милләт булып сакланып калырга көч биргән. Бергә булыйк, бердәм булыйк", - диде ул.

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров үзләрендәге хәл-әхвәлләр белән таныштырды. "Өлкәбездәге 36 татар авылында 60 мәчет эшләп тора. Түбән Новгородта тарихи Ярминкә мәчетен торгызу өчен шәһәр мэры җир бүлеп бирде. Дзержински шәһәрендә милли үзәк төзелеп килә", - диде ул.

Башкортстанның Нефтекама шәһәре имам-ахуны Тәфкил хәзрәт Гыйлемшин үзенең озак еллар имам булып эшләү тәҗрибәсеннән чыгып, кайбер мәсьәләләргә тукталды һәм чишелеш тәкъдим итте. "Төп максатыбыз - туган телне саклау. Кайвакыт бер авыз татарча белмәгән яшьләргә никах укырга туры килә. Бу - язык эш. Үз балаларыбызга гаиләдә ана телен өйрәтик. Хәзер Русия шәһәрләрендә төрле милләт мөселманнары яши. Таҗик, үзбәк, казах һәм башкалар. Алар да мәчеткә җомга намазына килә. Имам буларак, мин үзем вәгазьне татарча сөйлим. Төрки кардәшләр, яныма килеп: "Без татарча аңламыйбыз. Сөйләгәнегезне урысча да кабатласагыз иде", - дип үтенде. Без, аларның үтенечен истә тотабыз. Бүре дә тук, сарыклар да исән булырлык итеп эш алып барырга туры килә", - дип сөйләде ул.

Җыен ахырында югарыда әйтеп үтелгән яңа концепция кабул ителде. Татар халкын дини тәрбияләү якын елларда ошбу документка нигезләнеп алып барылачак.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: