Мәдәни җомга

ДИН ДӘҮЛӘТНЕҢ ТЕРӘГЕ

Күптән түгел Казан федераль университетында «Күпмәдәниятле дөньяда Ислам» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булды. Анда дөньяның төрле илләреннән Исламны өйрәнгән дөньяви галимнәр, теологлар катнашты. Гәзит укучыларыбыз игътибарына без конференциядә ясалган чыгышларның кайбер өлешләрен тәкъдим итәбез. Рияз Минзарипов, КФУ проректоры: - «Күпмәдәниятле дөньяда Ислам» конференциясе быел өченче тапкыр үткәрелә. Ул безнең уку...

Күптән түгел Казан федераль университетында «Күпмәдәниятле дөньяда Ислам» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булды. Анда дөньяның төрле илләреннән Исламны өйрәнгән дөньяви галимнәр, теологлар катнашты. Гәзит укучыларыбыз игътибарына без конференциядә ясалган чыгышларның кайбер өлешләрен тәкъдим итәбез.


Рияз Минзарипов, КФУ проректоры:

- «Күпмәдәниятле дөньяда Ислам» конференциясе быел өченче тапкыр үткәрелә. Ул безнең уку йортының визит карточкасына әверелде. Татарстан - икътисади яктан зур тизлек белән үсүче дәүләт кенә түгел, ә милләтара, динара татулык мәсьәләләрен дә уңышлы хәл итүче төбәк. Әлеге конференция алдагы елларда үз эшен халыкара сәяси масштабта дәвам итәргә тиеш дип саныйм.

Александр ТЕРЕНТЬЕВ, ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары-эчке сәясәт департаменты башлыгы:

- Татарстан - күпмилләтле республика. Дус-тату яшәү - безнең игътибар үзәгендә торган төп мәсьәлә. Русиядә борчулы күренешләр күзәтелә: дини экстремизм, исламофобия, традицион булмаган дини агымнар, Исламны сәясиләштерү һәм радикальләштерү. Дини яңарыш исеме астында республикага татар халкына хас булмаган агымнар үтеп керде.

Соңгы елларда бездә актив рәвештә социологик тикшеренүләр дә үткәрелә. Җәмгыятебез бик толерант, дип әйтергә дә була. Сораштыручыларның 83 проценты динара мөнәсәбәтләрне уңай бәяли. 55 проценты ваһһабчылыкны радикаль агым дип исәпли. Республика халкының өчтән бере үзен бары тик мөселман дип кенә атый. Әмма әлегә фәнни җәмәгатьчелек халыкка аз тәэсир итә, ул кешеләрнең фикерен үзгәртерлек дәрәҗәдә түгел. Безгә исә төпле белгечләр, аналитик фикер кирәк.

Рамил ГАТАУЛЛИН, Русия Ислам университеты проректоры:

- Менә инде 6 ел без Казан федераль университеты белән хезмәттәшлек итәбез. Университет галимнәре безгә килеп дәресләр алып бара, уртак дәреслекләр әзерләнә. Татарстанның үзенең Исламны өйрәнү тәҗрибәсе бар. XXI гасырда бу тәҗрибә баетылыр, дип уйлыйбыз. Татар дин белгечләре әзерләүне киң җәелдерербез, дип ышанабыз.

Азат АХУНОВ, КФУ доценты:

- Моңа кадәр булган ике форум Көнчыгышны өйрәнүгә багышланганга күрә, быел без тагын да актуальрәк мәсьәләләргә тукталырга булдык. Бу - сәләфичелекне яңарту, неосуфичылык бергәлекләренең эшчәнлеге, Ислам турында мәгълүмат таратучы мәгълүмат чараларының эшчәнлеге, дини гыйлем алу модульләре. Безнең конференция эшендә быел Америка, Франция, Германия, Нидерланд, Үзбәкстан, Грузия, Украинадан да Ислам динен өйрәнүче галимнәр катнаша.

Александр КНЫШ, Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры:

- Мин озак еллар мөселман аскетизмын, ягъни суфичылыкны өйрәндем. Ислам динендә тормышка аскетларча караш рөхсәт ителәме, дигән сорауга җавап эзләдем. Коръәннең кайбер аятьләреннән чыгып, дөньядан ваз кичү - иманның куәтен күрсәтә икән, дип аңларга була. Изге Китапта шулай ук әүлия кәлимәсе дә очрый. Әүлия - ул даими рәвештә Аллаһы Тәгаләне зекер итеп торучы, күп гыйбадәт кылучы. Әлбәттә, зекер белән мәшгуль булгач, дөнья эшләренә вакыт аз кала. Пәйгамбәрнең сөннәтенә, ягъни хәдисләргә күз салсак та, дөньяны артык сөймәскә өндәгән хәдисләр бар. Пәйгамбәрнең тормыш юлына күз салсак та, аның дөнья эшләрендә әлләни таләпчән булмавын күрәбез. Ул үзенең өс-башын үзе юып, ямап кигән, ярлылар белән бергә арыш ипие ашаган, төннәрен йокысын калдырып намаз укыган. Ул ялгызлык яраткан, күп уйланган. Аңа вәхи дә ялгыз чагында иңгән. Ул сәхәбәләренә дә: «Дөньяда юлчы хәлендә яшәгез», - дип әйтә торган булган.

Икенче яктан, Аллаһы Тәгалә кешеләргә: «Дөньяны сезнең өчен яраттым. Ашагыз, эчегез, исраф кылмагыз», - дип, тулы канлы тормыш белән яшәргә куша.

Мөселман кешесе алтын урталыктагы инсан итеп сурәтләнә. Иманлы кеше Аллаһы Тәгаләне олылый, әмма үзенең хаҗәтләренә дә зыян китерми, бар нигъмәтләрдән дә файдалана һәм фәкыйрьләр белән бүлешә. Ислам урталык дине санала. Анда монахлыкка рөхсәт юк.

Суфичылыкны өйрәнгән Чикаго университеты галиме Маршал Хочсан әлеге күренешне кеше темпераментының бер формасы дип атый. Бу - дөньяны американнарча кабул итү. Ягъни кеше ирекле, үзе теләгәнне эшли. Үзе теләгәнчә ышана, гыйбадәт кыла, теләмәсә - юк.

Инглиз тикшеренүчесе Маргарет Мэтт суфичылыкны гарәпләр белән христианнар арасындагы катнаш никахлардан килеп чыккан, дип саный. Гарәпләр яңа җирләрне яулап алгач та, анда яшәүче хатын-кызлар белән гаиләләр кора. Христиан гаиләсендә үскән аналар балаларын да үз рухында тәрбияли. Христиан динендә аскетлык - диннең нигезе. Галимә суфичылык шул нәселләрдән башланган, дип фаразлый. Украинадан Көнчыгышны өйрәнүче галим А. Крымский бу агымны социаль-сәяси тормыш шартларына бәйле рәвештә килеп чыккан, дип саный. Суфичылыкның чәчәк атуы Гарәп ярымутравында тормышның иң авыр чакларына - ачлыкка туры килә. Ягъни тормышның авырлыгына, гаделсезлеккә түзү чарасы буларак, дөньяны аскетларча кабул итү барлыкка килә. «Мөхәммәд пәйгамбәргә дә иң башта ярлы-ябагайлар ияргән», - ди ул.

Леонид СЮКИЯЙНЕН, Мәскәү дәүләт фәнни-тикшеренү университеты профессоры, юридик фәннәр докторы:

- 70 нче еллар башында «Ислам динендә кеше хокуклары» дигән темага диссертация якларга теләгәч, миңа берәү дә теләктәшлек белдермәгән иде. Кемгә кирәк бу архаизм, тиздән ул кулланылыштан төшеп калачак, дигәннәр иде. Бүген инде беркем дә алай уйламый. Без хәзер Русиядә Ислам шәригатенең киләчәге нинди булачагын тикшерәбез.

Мин үзем Русиядә Ислам дине элек-электән булган, хәзер ул уяну кичерә, дип саныйм. Исламның сәясәттәге роле ни дәрәҗәдә? Мөселманнарның кичергән кыенлыклары аларның хокуклары белән бәйле: яулык бәйләү, битне каплау, хиҗап кию, манаралар төзү һ.б. Ә Русиядә мәдәниятләр бәрелеше бара. Кыйммәтләр уртак түгел, алар үзара аерыла. Исламны махсус радикальләштерү бара. Гарәп язы да безгә зур сабак бирде. Бу шаулашкан халык заманча мөселман дәүләте төзергә омтыла бит.

Аурупа суды, Ислам шәригате кеше хокукларын боза, дигән карар чыгарды. Хәзер Русия прокуратурасы дини оешмаларның уставын законга каршы килүдә гаепли. Дини кеше дин кушканча түгел, ә Русия законнары буенча гыйбадәт кылырга тиеш булып чыга. Бу, әлбәттә, абсурд.

Хиҗап, яулык мәсьәләсен алыйк. Ни өчен кеше үзенең яшәү рәвешен үзгәртергә тиеш әле. Дөньяви мәктәп, җәмәгать урыны, дибез. Алар нинди булырга тиеш соң? Әлеге сорауларга законда җавап юк бит. Бу хокукый мәсьәлә булып кала. Ягъни эш дөньявилыкта да түгел, җәмәгать урынында да түгел. Бары тик дини кешенең хокуклары кысыла.

Шәригать динме ул, әллә кеше хокукларын саклау культурасымы? Әгәр ул дин булса, кайбер югары уку йортларында шәригатьне өйрәнмәсләр иде. Без шәригатьне тормышта кулланабыз. Өйләнү, аерылышу, мирас бүлү, васыять калдыру, никах килешүе кебек шәригать нормаларын Русия законнары кысаларында иркенләп башкарып була. Әгәр мин үзем үлгәннән соң мирасымның 1 өлешен кызыма, 2 өлешен улыма калдырам икән, бу законлы күренеш булып исәпләнә.

Мәскәү югары икътисад мәктәбендә мөселманча хокук факультеты ачылды. Русия законнары кысаларында мөселманча яшәү мөмкинлеген өйрәнергә теләүчеләр анда рәхим итсен.

Заид АБДУЛӘХӘТОВ, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Дагыстан фәнни үзәге каршындагы тарих, социология, этнография институтының социология бүлеге мөдире:

- Русиянең ситуацион анализ үзәге биргән билгеләмәгә карасак, безнең республика - Ислам экстремизмы мәсьәләсендә иң проблемалы төбәк. Бу билгеләмәне «аклау» өчен кайбер саннар китерәм. Узган ел һәм быелның 10 аенда бездә 593 кеше үтерелгән. Бер сүз белән әйткәндә, сугыш дәвам итә. Күптән түгел бер районда булдым. «Сездә Ислам илләрендә укып кайткан яшьләр бармы, сораштыру үткәрәсе иде», - дидем. «Укып кайтучылар бар, әмма алар урманда качып ята», - дигән җавап ишеттем.

Мин халыкның ни дәрәҗәдә дингә бирелгәнлеген өйрәндем. Чечнядә халыкның 98,3 проценты Ислам динен тота, Дагыстанда - 90 проценты. Яшьләрнең динилеге көчлерәк - 95 процент. Бу тарих законнарына сыешмый. Димәк, вәзгыять әлегә тыныч була алмый. Чебеш тавыкны өйрәтми. Кызганычка, без әлегә сәләфичелек, традицион Ислам, фундаментализмның да ни икәнен ахыргача аңламыйбыз. Мин тикшеренүләр вакытында халыкка берничә сорау бирдем. Беренчесе: Ислам дине Мөхәммәд пәйгамбәр заманындагы кебек булып калырга тиешме? Икенчесе: тормыш үзгәрә, аның белән бергә дин дә үзгәрергә тиешме? Җавапларның 52 проценты «Юк, үзгәрергә тиеш түгел» булды. Ә Чечнядә 85 процент халык үзгәрмәү яклы. Сорауны башкача да, «Ваһһабчыларны тыя торган закон кабул итәргәме, юкмы?» дип тә биреп карадым. Күпчелек, әйе, тыярга кирәк, дип җаваплады.

Ренат НӘБИЕВ, КФУ каршындагы тарих, халыкара мөнәсәбәтләр һәм Шәрекъне өйрәнү институтының сәяси тарих кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы:

- Ислам дине яңарышы белән дини белемгә дә ихтыяҗ артты. Беренчедән, 70 ел элек өзелгән теологик белем бирүне торгызырга, икенчедән, аның нәкъ менә татар дини мирасы нигезендә үсүен тәэмин итәргә, өченчедән, үзебездәге һәм чит илләрдәге гыйлемнәрне дөрес куллана белергә, дүртенчедән, булган белемнәрне җәмгыятьнең әхлагын һәм тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлтергә кирәк иде.

ХХ гасыр ахырына республикада 75 урта һәм югары мөселман дини уку йорты теркәлгән иде. Белемгә ихтыяҗ, әлбәттә, замана каршылыкларыннан килеп чыга. Заман дингә нинди каршылыклар куя соң: глобальләшү, радикальләшү, секулярлашу (диннең җәмгыятьтән аерылуы).

Инкыйлабка кадәр татар мәгарифенең мөһимлеге шунда - ул татарларның чын асылын һәм үзенчәлеген күрсәтә. Нәкъ менә мәгърифәттәге активлык Русия империясендә татарларны беренче милләт итеп формалаштырды. Җәдитчелек хәрәкәте бөтен дөньяга үрнәк булды. Ф.Дзержинскийның мондый сүзләре бар: «Яңа империалистик шартларда татарлар үз артыннан бөтен дөньяны ияртте», - дигән ул. Ә хәзер сорау туа: бүгенге мөселманча белем каршылыкларны җиңә аламы?

Ислам яңарышы елларын икегә бүлеп карарга була. 80 нче еллар ахыры - 90 нчы еллар ахыры һәм 90 нчы еллар ахырыннан алып бүгенге көнгә кадәр. Баштагы чорда дини белем алу үзагымына куелган иде. Бу чорда 15ләп мәдрәсә ачылды. Әлеге эштә хөкүмәт бөтенләй катнашмады. Төп нәтиҗә - дини уку йортларында радикаль карашлар тәрбияләнде. Икенче чорда дини белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен законнар кабул ителде, ягъни дини уку йортларында белем стандарты формалашты, федераль үзәктә дини мәдәниятне үстерү фонды барлыкка килде һәм Ислам университетлары ачылды. Казанда, Мәскәүдә һәм Төньяк Кавказда. Шулай итеп, дини уку йортларында дәүләт контроле барлыкка килде. Шул рәвешле, мөселман мәгарифе системасыннан безнең өммәтнең үсешен көтәргә хакыбыз бар.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: