Мәдәни җомга

ӘДӘБИЯТ ХАЛЫКТАН, ХАЛЫКНЫҢ ХӘЯТЕННӘН...

Әдәбият халыктан, халыкның хәятеннән, халыкның күңелендәге мәгънә вә хисләрдән бәхәс итә... Әдәбияттәге реализмның бердәнбер әһәмияте фәкать шул ноктадандыр. Галимҗан Ибраһимов. Күптән түгел Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар әдәбияте классигы, энциклопедист-галим, күренекле дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел тулуга багышланган зур фәнни-гамәли конференция булды....

Әдәбият халыктан, халыкның хәятеннән, халыкның күңелендәге мәгънә вә хисләрдән бәхәс итә... Әдәбияттәге реализмның бердәнбер әһәмияте фәкать шул ноктадандыр.
Галимҗан Ибраһимов.

Күптән түгел Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар әдәбияте классигы, энциклопедист-галим, күренекле дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел тулуга багышланган зур фәнни-гамәли конференция булды. "Г.Ибраһимов мирасы һәм төрки дөнья" дип аталды ул. Аның эшендә чит ил галимнәре дә катнашты. Башкортстан, Казахстан, Төркия, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстанның тел, әдәбиятне өйрәнү институтларыннан мәртәбәле галимнәр олуг шәхесебез хакында әтрафлы чыгышлар ясады.

Ким Миңнуллин, ТӘҺСИ директоры, профессор, ТФАнең мөхбир-әгъзасы:

- Әдип калдырган мирас гаять бай һәм киң тармаклы. Ул, гасыр дәвамында төрле милләт укучылары тарафыннан бердәй хуплап кабул ителгән әдәби әсәрләреннән (дүрт роман, биш повесть, бер пьеса, егермеләп хикәя) тыш, гуманитар гыйлемнәрнең төрле өлкәләрен колачлаган биш йөзгә якын тәнкыйть һәм публицистик мәкалә, унике фәнни хезмәт һәм тел-әдәбият буенча дистәдән артык дәреслек авторы да.

Тарихчы, этнограф Л.Климович билгеләп үткәнчә, Г.Ибраһимов иҗаты татар әдәбиятендә дә, тугандаш халыклар - башкорт, казах, төркмән әдәбиятләрендә дә реалистик прозаның үсешенә уңай йогынты ясады. Чыннан да, күп кенә төрки халыкларның әдипләре аны үзләренең остазы итеп санады һәм саный. Бу форум төрки дөньяның һәм илебезнең төрле төбәкләреннән олы галимнәрне, әдәбият, тел, тарих, мәгариф белгечләрен туплады. Төркия, Кырым, Каракалпакстан, Әзәрбәйҗан галимнәре әдипнең бай иҗатын төрле яклап өйрәнеп, аның биографиясен яңа фактлар белән баетырлык материаллар алып килде. Ошбу конференция Г.Ибраһимовны өйрәнүдәге эшчәнлегебезне янә күздән кичереп бәяләү һәм алдагы максатларны билгеләү юнәлешендә нәтиҗәле адым булсын.

Дания Заһидуллина, филология фәннәре докторы, ТФА академигы:

- Г.Ибраһимовны без ХХ йөз башында яңа әдәбият тудыручыларның берсе буларак беләбез. Аның беренче әсәрләрендә татар җәмгыятенең аерым бер яклары тәнкыйтьләнүе, мәгърифәтчел караш уздырылуы билгеле. Ләкин әдип иҗатының башлангыч чорына караган "Яшьләр хәятеннән бер ләүхә" хикәясендәге герой инде мәгърифәтчелек чикләрен узган.

Анда Сәлим исемле яшь егетнең Әстерханнан өч тапкыр Казанга килүе тасвирлана. 1901 елда, беренче мәртәбә килгәндә Сәлим милләтне яратучы, бөтен барлыгын, тормышын милләт өчен корбан итәргә әзер "ялкынлы милли идеяле яшь бер адәм". Берничә ел үткәч килүендә исә "ул, тар "милләтчелек" даирәсеннән чыгып, "инсаният даирәсенә" күчкән, милләтчеләрне ташлап, инсаниятче булган, "милләтем..." татарлыкны ташлап, "ватаным - бөтен җир йөзе... милләтем - бөтен бәни бәшәр" нәзариясенә иман китергән иде". Ә өченче килүендә герой бу фикерләреннән дә ваз кичкән, шәхси мәнфәгатьләрен ("үзенең генә сәгадәте өчен тырышып, мал, байлык, гаилә вә гүзәл тормыш артыннан йөрүне") кайгыртып, үзенең тормышын көйләү өчен, университетка укырга керергә теләүче булып күренә. Ләкин әсәр ахырында Сәлим кабат үзгәреш кичерә: ул үзенең милләтче вакытын сагына. Шул рәвешле язучы Сәлим образын инкыйлаб һәм аннан соңгы елларда зыялы татар яшьләрендәге фикри үзгәрешләрне сурәтләү объекты итә. Сәлим образы аша әдәбиятнең төп максаты - татар милләтен үзгәртү, аны алдынгы милләтләр сафына чыгару икәнлеге белдерелә.

"Яшь йөрәкләр" романы ХХ йөз башында иҗат ителгән олы эпик жанр үрнәкләре арасында фәлсәфи характеры белән аерылып тора. Ике гаилә, бигрәк тә Җәләл мулла, аның уллары Зыя һәм Сабир мисалында язучы "аталар" һәм "балалар" каршылыгын тудыра. Моны ул "искелек һәм яңалык көрәше" дип билгели. Шул рәвешле, романда язучы традицион татар тормышы-көнитешенең җимерелүе, югалуы турында сөйли. Алга таба шушы мотив модернистик әдәбияткә нигез була.

Шулай итеп, Г.Ибраһимов - чор панорамасын тарихи-мәдәни аспектта гына түгел, психологик, психоаналитик, фәлсәфи яссылыкларда тергезгән язучы. Ул татар әдәбиятенә яңа герой һәм үзгә дөнья сурәте алып килә, фәлсәфи тирәнлек, өстәмә мәгънәләр бирү, күпкатламлы тормыш моделе төзү ярдәмендә заман тудырган тема һәм мотивларны гомумкешелек фәлсәфәсе дәрәҗәсенә күтәрә.

Индус Таһиров, тарих фәннәре докторы, ТФА академигы:

- Г.Ибраһимов - әдәби иҗаттан тыш, тарихыбыз белән дә ныклап шөгыльләнгән, аның тирән тамырларын һәрдаим тикшерә килгән шәхес. Ул милли идеяне, дәүләтчелек идеясен тормышка ашыру өчен милли партия булырга тиеш икәнлегенә дә инана. Татарларны туплау, аларны оештыру һәм милли фирка төзү идеясе белән дә яна башлый. Шушы максат белән, 1914 елның 13 февралендә "Аң" журналы редакциясе белән саубуллашып, Киев шәһәренә юл тота. Ул украиннарның "Спилка" милли партиясен төзү һәм аның эшләү тәҗрибәсен өйрәнә. Аны татар милли партиясенең өлгесе итеп алмакчы була. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, партия төзү эше тукталып кала. Ләкин төрле очрашулар, сөйләшүләр дәвам итә. Г.Ибраһимов Дәүләт Думасындагы мөселман фракциясенә дә кереп карый. Керсә, күрә: депутатлар тәмәке төтене эчендә кәрт сугып утыра. Әдипкә боларны берни кызыксындырмый кебек тоела. Ул депутатларны халыктан аерылган, аның акчасын бушка ашап ятучылар, дип бәяли. Аның бердәнбер өмете һәм ышанычы булып иске дуслары Шәһит Әхмәдиев, Фуат Туктаров, Гаяз Исхакыйлар кала. Ул аларга милли партия төзү кирәклеген һәрдаим сеңдереп тора. Ниһаять, партия барлыкка килә.

1918 елны Г.Ибраһимов Үзәк Башкарма комитетына Мөселман комиссариатын төзү тәкъдиме белән чыга. Сталин белән дә күрешеп сөйләшә. Ул комиссариатның төп вазифасы итеп милли дәүләтчелекне торгызуны күзаллый. Татар-Башкорт Республикасы төзүне күтәреп чыга.

Билгеле ки, РКП(б) Үзәк комитеты политбюросы Татар-Башкорт Республикасын булдырмау һәм аны төзү өчен пропаганда алып баруны тыю турында карар кабул итә.

Ничек кенә булмасын Г.Ибраһимовның Татар- Башкорт Республикасын тормышка ашыру өчен көрәше эзсез югалмый. Ул Татарстан Республикасын булдыруга юл ача.

Тәлгат Галиуллин, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры:

- Г.Ибраһимовның әдәби тәнкыйтькә караган мирасы өч чорга бүлеп өйрәнүне сорап тора: 1910-13, 1914-17, 1918-35 еллар. Иң кырыс мәкаләләрен ул 1910-13 елларда яза. Бу чорда әдип иң абруйлы исемнәр, әсәрләр турында тулаем дөрес, объектив бәясен бирә, кимчелекләрне дә курыкмыйча, турыдан бәреп әйтә. Шуннан соңгы елларда, төрле сәбәпләр аркасында ул Тукай иҗатына мөнәсәбәтен, Исхакый әсәрләренә бәясен кискен үзгәртә, җитди хаталар җибәрә. Соңгы чор иҗатында исә жанр таләпләренә тулысынча җавап биргән мәкаләсе юк, дисәк тә, зур хата булмас.

Әдипнең үз чорындагы талантлы шәхесләрне уртакул һөнәрчеләрдән аера белүе иң беренче тәнкыйди язмасыннан - "Татар матбугаты" дигән мәкаләсеннән үк күренә. "Хасил: татар шигыре мәйданында Тукаев исә, тасвирымыз мәйданында иң гали ноктада Гаяз әфәндедер. Аның әсәрләре укырга күңелле, сабак та бирә, алдыңа татар мәгыйшәтенең төрле-төрле җанлы ләүхәләрен дә китерә".

Тукайның "Күңел җимешләре" мәҗмугасы басылып чыгу уңаеннан да әдип тәнкыйть мәкаләсе яза. "Ул мәйданга чыкканнан бирле кайгыра да, елый да, көлә дә, сүгә дә". Әмма Тукайның үзе шикелле төртмә телле Г.Ибраһимов бал мичкәсенә дегет тамызмый каламы соң? "Тел хакында исә бик мактап булмый, - ди тәнкыйтьче. - Гарәп, фарсы сүзләреннән, чит тәгъбирләрдән арчылуы матлуб иде".

Вагиф Арзуманлы, филология фәннәре докторы, Әзәрбәйҗан Фәннәр академиясенең Низами исемендәге әдәбият институты профессоры:

- Әзәрбәйҗан халык шагыйре Мәһди Гусейн Г.Ибраһимов турында: "Аның хикәяләре, романнары безнең республика халкы арасында зур уңыш белән укылды. Күпләр аны хәтта туган әзербәйҗан язучысы дип исәпли иде", - дип язды. Яшь чагында Г.Ибраһимов Киев университетының мөселман студентлары оешмасы эшчәнлеге белән кызыксына. Ә оешманың рәисе әзәри Юсиф Вәзир Чеменземенли була. Шул чактан алар якын дуслар булып китә. 1926 елда Бакы шәһәрендә үткән I төрки корылтайда Татарстан делегациясен Галимҗан бәй җитәкли. Бу съездда татар эшлеклеләре латин графикасына каршы чыга. Г.Ибраһимов та, күчәргә калса, иң яхшысы - кириллицага, ди. Әзәрбәйҗан университетларының филология бүлекләрендә Г.Ибраһимов иҗаты хәзер дә өйрәнелә.

Исмаил Керимов, филология фәннәре докторы, Кырым инженер-педагогика университетының фәнни-эзләнү үзәге директоры, профессор:

- Г.Ибраһимов Кырымда туберкулез чиреннән дәвалана. Беренче гаиләсендәге катлаулы мөнәсәбәтләр аркасында ул Ялтада даруханәдә эшләүче Хәдичә Фәткуллина белән никахлаша. 1928 елда Симферополь шәһәрендә әдипнең 40 яшьлеге үткәрелә. Авыру булуына карамастан, Г.Ибраһимов Ялта шәһәренә, Кырымтатар дәүләт театры гастрольләренә бара. Ильяс Тархан әсәре буенча куелган "Һөҗүм" спектаклен карый һәм ахырдан режиссер Ушер Илчиның һөнәри осталыгы хакында мәкалә яза.

Конференциядә Г.Ибраһимов иҗатын, тормышын тирәнтен өйрәнгән галимнәр Фоат Галимуллин, Равил Рахмани, Айдар Хабетдинов, Зөфәр Вәлиев, Суфиян Поварисов, Фәрит Яхин, Әлфәт Закирҗанов, Рифә Харрасова, Таһир Гыйләҗев, Резеда Ганиева, Төркия галиме Мостафа Өнәр һ.б. әдәбият белгечләре чыгыш ясады. Кичен Камал театрында әдипнең тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә булды.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: