Мәдәни җомга

ӘДӘБИЯТ ЕЛЫНА АЯК БАСТЫК

2014 ел Татарстанда - Мәдәният елы, Казан исә төрки дөньяның мәдәни башкаласы, дип игълан ителгән иде. Ел Язучылар берлеге һәм Балтач районы арасында мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзүдән башланды. Соңгы елларда ТР Язучылар берлеге үз эшчәнлеген ТӨРКСОЙ белән тыгыз элемтәдә алып барган "Евразия" Язучылар берлеге белән актив хезмәттәшлек итә. Февраль...

2014 ел Татарстанда - Мәдәният елы, Казан исә төрки дөньяның мәдәни башкаласы, дип игълан ителгән иде. Ел Язучылар берлеге һәм Балтач районы арасында мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзүдән башланды.

Соңгы елларда ТР Язучылар берлеге үз эшчәнлеген ТӨРКСОЙ белән тыгыз элемтәдә алып барган "Евразия" Язучылар берлеге белән актив хезмәттәшлек итә. Февраль аенда "Евразия" Төркиянең Искешәһәрендә төрки илләр әдәби журналлары баш мөхәррирләренең алтынчы форумын үткәрде, анда без дә - "Казан утлары" журналы баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, "Сөембикә" журналы әдәби бүлеге мөхәррире Эльмира Закирова һәм ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан - чакырылган идек. Төрки илләр әдәби журналлары мөхәррирләренең җиденче форумы исә август аенда Казанда үтте, анда республикабыз язучылары актив катнашты. Форумның икенче утырышы ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында уздырылды.

2014 елда Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең 80 еллыгын үткәрү дә җөмһүриятебез әдипләре тормышында мөһим вакыйгага әйләнде. "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә узган бәйрәм тантанасына "Евразия" Язучылар берлеге рәисе Якуб Өмәруглы, Әзәрбәйҗан Язучылар берлеге рәисе Анар Рзаев, Казахстанның халык язучысы Толен Абдикулы һ.б. килгән иде. Язучылар берлеге Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Май аенда шул ук Иске- шәһәрдә халыкара китап ярминкәсе оештырылды. Анда республикабызның Татарстан китап нәшрияте, "Мәгариф-Вакыт", "Рухият", "Илһам" кебек нәшриятләре вәкилләре катнашты. Әлеге форумда катнашучылар ул чакта Төркия Премьер-министры, хәзер Президент Рәҗәп Тайип Эрдоган хозурында да булды.

Язучылар берлеге үз әгъзаларының иҗат эшчәнлеген оештыру белән актив шөгыльләнә. Төрле конкурслар үткәрелә. Быел күренекле татарлар турында романнар иҗат итүгә дәүләт заказы бирелде: Р.Зәйдулла, Л.Зөлкарнәй, А.Әхмәтгалиева, Г.Гыйльманов һәм Р.Галиуллин шул әсәрләрне яза.

Язучыларның иҗади кызыксынуын стимуллаштыру, шулай ук хәзерге авыл халкы тормышын һәм көнкүрешен яхшырту максатларында 2012 елда Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә авыл темасына проза әсәрләре (роман, повесть һәм хикәя жанрлары буенча) бәйгесе игълан ителгән иде. Гомуми премия фонды миллион сумлык әлеге конкурс өчен министр Марат Әхмәтовка рәхмәтебез чиксез. Быел әлеге бәйге кабат игълан ителде.

Татарстан Президенты химаясендә М.Юныс, А.Хәсәнов, В.Нуруллинның күптомлыклары, Ш.Гаделша, Р.Арысланованың бертомлыклары нәшер ителде.

Республика язучыларын үсеп килүче буынны тәрбияләү, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү эшенә активрак җәлеп итү зарурлыгы да туды. Моның өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә өченче ел рәттән мәктәп балалары арасында иң шәп шигырь, хикәя һәм пьеса язучыны ачыклау өчен "Илһам" конкурсын үткәрәбез. Бәйгедә җөмһүриятебездән меңгә якын бала катнашты. Конкурска нәтиҗә апрель аенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ясалды.

Берлек җитәкчелеге, идарә яшь язучыларны тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Берлекнең иң мөһим бурычларыннан берсе - яшьләрне иҗат эшчәнлегенә тарту, алар иҗатын стимуллаштыру һәм пропагандалау. Әлеге максатка ирешү өчен, 2014 елда Яшь язучыларның республика семинары үткәрелде, анда 50 ләп автор катнашты. Аларның әсәрләрен танылган язучылар анализлады.

Әдәби берләшмә җитәкчеләренең республика семинарын үткәрү дә җәмәгатьчелек арасында зур кызыксыну уятты, анда Татарстанның төрле районнарыннан 30 дан артык әдәби берләшмә җитәкчесе җыелган иде.

Ел дәвамында проза, әдәби тәнкыйть, поэзия, балалар әдәбияте, драматургия, урыс әдәбияте һәм әдәби тәрҗемә секцияләре, шулай ук ТР Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясе нәтиҗәле эшләде. 2014 елда ТР Язучылар берлегенә Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиева, Фидаил Мәҗитов, Галия Гайнетдинова, Фәрит Имамов, Рахман Шәфигуллин, Зинаида Захарова, Екатерина Аничкина, Фәнәвис Дәүләтбаев, Рухия Ахунҗанова, Рәфкат Шаһиев, Лениза Вәлиева, Людмила Аланлы, Римма Шәехова кабул ителде.

2014 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында язучы Вахит Имамовның 60 яшьлек юбилее, Чаллының "Энергетик" мәдәният йортында язучы Факил Сафинның иҗат кичәсе, Актаныш районы мәдәният йортында - Әмирҗан Моталлаповның 80 яшьлек юбилее, Фәйрүзә Мөслимова белән Вахит Имамовның 60 яшьлек юбилейлары, Лениногорски районы мәдәният йортында - Рәмзия Габделхакованың 55 яшьлек юбилее үткәрелде. Язучылар берлегенең Тукай клубында юбилей чаралары - Миркасыйм Усманов, Хатыйп Миңнегулов, Дамир Гыйсметдинов, Шәүкәт Гаделша, Владимир Лавришко, Наилә Ахунова, Рафис Корбанның иҗат кичәләре, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Самат Шакир, Нияз Акмал, Мөнир Мазуновны искә алу кичәләре уздырылды, Рамил Сарчинның "Лики казанской поэзии", чуаш телендә Юрий Семендер тәрҗемәсендә "Венок татарской поэзии" җыентыгы, Фатих Сибагатуллинның "Татарлар һәм яһүдләр" китабы, татар язучыларының Фатих Кутлу төрек теленә тәрҗемә иткән 5 китабы, Гәрәй Рәхимнең 5 томлыгы, Валерий Тургай тәрҗемәсендә чуаш телендә чыккан Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" китабы, Галимҗан Гыйльмановның "Тәкъдиргә юл" һ.б. китаплар тәкъдир ителде.

Шулай ук Г.Тукай, А.Пушкинның туган көннәренә багышланган шигърият бәйрәмнәре, Г.Державин хөрмәтенә Бөтенрусия шигърият фестивале, Н.Лобачевскийга багышланган халыкара поэзия фестивале, М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә митинг уздырылды. Әлеге чараларны берлек үзенең халыкара элемтәләрен ныгыту максатларында да үткәрде. Аларда Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Русиянең башка төбәкләреннән - Башкортстаннан, Удмуртиядән килгән кунаклар катнашты. Безнең берлек вәкилләре, төрле әдәби чараларда катнашу өчен, берничә тапкыр башка төбәкләргә һәм илләргә барып кайтты. Хөкүмәт делегациясе составында Төркиядә, Әзәрбәйҗан, Казахстан, Кыргызстанда булдылар. Шагыйрьләр Флера Тарханова, Рифат Сәлах - Әзәрбәйҗандагы, Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Фатих Кутлу исә Төркиядәге шигърият бәйрәмнәрендә катнашты. Урыс әдәбияте секциясе җитәкчесе Лилия Газизова Кишиневтагы (Молдавия) "Шагыйрьләр язы" халыкара шигърият бәйрәмендә, Варшавадагы (Польша) "Славян поэзиясе" халыкара фестивалендә булды.

"Сәйяр язучылар һәм шагыйрьләр" - бу Казан Үзәк китапханәләр системасы һәм ТР Язучылар берлегенең уникаль уртак проекты. Проектның максаты - мәгърифәтчелек, эстетик зәвекъ тәрбияләү, укучыларны Татарстан шагыйрь һәм язучылары иҗаты белән таныштыру. Әлеге проект кысаларында ел дәвамында республика китапханәләрендә язучылар белән 50 дән артык иҗат очрашулары үткәрелде.

Үткән елда казанлыларда тагын бер яңа проект зур кызыксыну уятты - Казан Мәдәният идарәсе белән берлектә әзерләнгән "Әдәби ишегаллары". Әлеге проект кысаларында шәһәр халкының шагыйрьләр белән күп санлы очрашулары оештырылды.

Казахстан, Әзәрбәйҗан, Башкортстан, Чуашия Язучылар берлекләре белән дустанә иҗат мөнәсәбәтләре урнаштырыла. ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан Казахстан, Әзәрбәйҗан, Башкортстан Язучылар берлекләре оешуга 80 ел тулуга багышланган юбилей тантаналарында катнашты. Чуашиядә исә "Венок татарской поэзии" һәм Муса Җәлилнең чуаш телендә чыккан "Моабит дәфтәрләре" китапларының презентациясе үткәрелде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә урак өстендә язучылар төркемнәре Мамадыш, Буа, Балтач һ.б. районнарда авыл халкы һәм кыр хезмәтчәннәре белән очрашты. Ә Мөслим, Спас (А.Алиш исемендәге бүләкне тапшыру), Әлки (Әсрар Галиев юбилее), Яшел Үзән (Ф.Шәфигуллин юбилее), Арча (Г.Ахунов исемендәге бүләкләрне тапшыру), Мамадыш (Ш.Маннур исемендәге премияне тапшыру һәм М.Галиев юбилее), Кайбыч (Зариф Бәширинең туган көнендә) районнарында, шулай ук Пермь краеның Барда районында, Ульяновскида, Башкортстанда, татар әдәбияте классигы Шәриф Камал ватаны Мордовиядә Татар әдәбияте көннәре үткәрелде.

Гаяз Исхакыйга (Чистай), Афзал Шамовка (Яшел Үзән), Әхмәт Гаделгә (Мамадыш), Гөлшат Зәйнашевага (Минзәлә) багышланган әдәби укулар үткәрү дә яхшы гадәткә әйләнде.

Язучыларның 17 нче корылтаенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый теләк белдергән иде: язучыларга үз әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итүгә игътибарны арттыру зарур, шул очракта гына татар әдәбиятен халыкара аренага чыгару мөмкинлеге пәйда булачак. Бу җәһәттән 2014 елда Язучылар берлеге, Казан мэриясе белән берлектә, 30 яшь авторның әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итү буенча зур эш башкарды. Язучылар берлеге яшь авторларның әсәрләрен сайлап алды, сүзгә-сүз тәрҗемәләрен эшләде. Бүген Мәскәүдә 20 танылган шагыйрь һәм тәрҗемәче Татарстан авторларының әсәрләрен әдәби тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итү оештырылды, аннары Татарстан китап нәшриятендә аның "Рух" китабы татар һәм урыс телләрендә дөнья күрде. Төрек язучысы, безнең берлек әгъзасы Фатих Кутлу быел да татар авторлары әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итүдә үз эшчәнлеген киметми. Хәзер Ф.Кутлу үзенең тәрҗемәләр китабын әзерли, ул Төркиядә киләсе ел башында нәшер ителәчәк.

Быел без казах язучысы Толен Абдикның повестен, татарчага тәрҗемә итеп, "Казан утлары" журналында бастырдык. Кыргыз шагыйре Айдарбек Сарманбетов Илфак Ибраһимов шигырьләрен кыргызчага тәрҗемә итеп үзенең "Ала-Тоо" журналында бастырды. Казанда балкар шагыйре Муталип Беппаевның үзе тәрҗемә иткән шигырьләр китабы дөнья күрде.

Уставта әйтелгәнчә, берлек үз әгъзаларына һәм матди, һәм социаль ярдәм күрсәтү өчен төзелгән. Без язучыларга социаль ярдәм күрсәткән өчен хөкүмәтебезгә һәм ТР Мәдәният министрлыгына рәхмәтле. Былтыр 20 язучы "Васильево" шифаханәсендә, 12 се "Бәкер" шифаханәсендә сәламәтлеген ныгытты, иҗат итте.

Кызганычка, 2014 ел зур югалтулар да китерде. Безнең танылган шәхесләребез Рөстәм Мингалим, Миргазиян Юныс, Гөлчәчәк Галиева, Дамир Шәрәфетдинов, Равил Фәхретдинов, Дания Гыймранова, Роза Хәлиуллина, Госман Садә, Әнвәр Хәйри, Рушания Арысланова бакыйлыкка күчте.

2014 елда кайбер язучыларның иҗат эшчәнлеге төрле дәрәҗәдәге премияләр белән билгеләнде. Шагыйрә һәм прозаик Рифә Рахман ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге, шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова - Һ.Такташ исемендәге; прозаик Галимҗан Гыйльманов - Ф.Хөсни исемендәге; Хатыйп Миңнегулов - Җ.Вәлиди исемендәге; Хәбир Ибраһим - А.Алиш исемендәге; Эльмира Шәрифуллина, Данил Салихов, Наилә Ахунова - "Татнефть" ААҖ һәм ТР Язучылар берлегенең С.Сөләйманова исемендәге бүләгенә, ә Эльвира Һадиева, Чыңгыз Мусин, Роза Хәбибуллина - кызыксындыру бүләкләренә; Мансур Сафин - Удмуртиядәге татар язучыларының Р.Шәфи исемендәге; Әмирҗан Моталлапов - Актаныш районы хакимияте һәм ТР Язучылар берлегенең Г.Афзал исемендәге; Хөсәен Вәлиәхмәтов, Ринат Мәннан, Гөлнур Василова - Мамадыш районы хакимияте һәм ТР Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге; Айгөл Әхмәтгалиева, Айдар Хәлим, Хисаметдин Исмәгыйлев "Евразия" Халыкара язучылар берлегенең Мәхмүт Кашгарый исемендәге бүләкләренә лаек булды. Ә бу конкурсның Бакуда үткәрелгән йомгаклау этабында Айгөл Әхмәтгалиева төрки телле 13 илдән килгән язучылар арасында II урын яулады.

Төрки әдәбиятне пропагандалауга зур өлеш керткән өчен Рафис Корбан, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ ТӨРКСОЙ халыкара оешмасының Мәхтүмколый медале, ә Хатыйп Миңнегулов, Лена Шагыйрьҗан һәм Флера Тарханова Токтогул Сатылганов медале белән бүләкләнде.

2014 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге язучы Вахит Имамовка бирелде.

"Белла" Русия-Италия үзәгенең "Белла" әдәби премиясе "Прикосновение к Казани" номинациясендә шагыйрә Луиза Янсуарга тапшырылды.

2014 елда ТР Президенты Указы нигезендә Зиннур Мансуровка "Татарстан Республикасының халык шагыйре", ә Фоат Садриевка "Татарстан Республикасының халык язучысы" дигән мактаулы исем бирелде.

Шагыйрь Наил Касыймов "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исемгә лаек булды.

2015 ел Русиядә "Әдәбият елы" дип игълан ителде. Әлбәттә, мондый игътибар безгә җаваплы бурычлар да йөкли, шул ук вакытта туган телебезне, газиз әдәбиятебезне саклап калу өчен мөмкинлек тә ача.

Рафис КОРБАН , Р Язучылар берлеге рәисе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: