Казан каласының милли-мәдәни үзәгендә Татарстан язучыларының әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышы узды. Сүз дә юк, әһәмиятле һәм кирәкле чара, аны күпләр көтте. Милли мәгариф һәм җөмһүриятебезгә каршы һөҗүм бара, 27 ел буена "дәүләтнеке" булып торган газиз телебездән 20 көн элек коры калдык. 2002-2010 еллар аралыгында гына да милләтнең бер миллион...
Казан каласының милли-мәдәни үзәгендә Татарстан язучыларының әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышы узды. Сүз дә юк, әһәмиятле һәм кирәкле чара, аны күпләр көтте. Милли мәгариф һәм җөмһүриятебезгә каршы һөҗүм бара, 27 ел буена "дәүләтнеке" булып торган газиз телебездән 20 көн элек коры калдык. 2002-2010 еллар аралыгында гына да милләтнең бер миллион ул һәм кызы Ана телебездән аерылган иде. Ә татар теле дәресләре атнасына ике сәгать, әле анда да ихтыяри-факультатив рәвешендә генә укытыла башлагач, татар әдәбиятының һәм, гомумән, газиз телебез, хәтта милләтебезнең гомере озын булырмы ул? Безгә бөек Исхакый кисәткән инкыйразның сәмум сыман җиле янамыймы? Җөмһүриятне кара болыт камап алган чакта йокымсырап йөргән әдипләр дә хәзер инде, тәү чиратта, шул хәвеф-һәлакәт турында сөйләшер дип көтелде, ошбу сәбәптәндер, җыелышка Иҗтимагый үзәк, Аксакаллар шурасы, "Азатлык" яшьләр берлеге, матбугат вәкилләре дә җыелышып килде.
Әдәбият торышы, әлбәттә, аерым гына килеш тә - киң тема ул. Башка милли әдәбиятлар белән чагыштырган чакта татар әсәрләренең дәрәҗәсе вә абруе нинди? Әсәрләрнең нигезе-эчтәлеге көндәлек көнкүреш низагларына гына корылганмы да, яшь буынны милләт сагына басардай һәм инкыйразга бирешмәслек ихтилалчы итеп үстерерлек гыйсъяннары, маяклары бармы? Язучылар очсызлы дан яки популярлык артыннан куып, бәхетсез һәм соңга калган мәхәббәт турында күз яшьләрен коярдай "сабын опералары" тудырса отышлымы яисә милләтнең сафлыгын һәм бөеклеген саклап калу өчен бүген көрәш әдәбияты таләп ителәме? Әлеге сорауларга кырыгар кабат җыелып та, ерып чыккысыз низаг-бәхәсләрдән котылу бик кыен.
Ә инде 2016 елның май аеннан бирле җыелмыйча торгач, сүз сөреше совет елларында чәчәк аткан рапорт елгасына охшады да китте. Билгеле ки, әүвәл берлек рәисе Данил Салихов үзе узган елда игътибарга лаек булган чараларны тезде. Аны соңрак Чаллы һәм Әлмәт оешмаларының җитәкчеләре Ф.Сафин белән Р.Шаһиев тулыландырды. Аннары әдәби жанрлар буенча аерым докладларга өч сәгатьтән артык тешне кысып түздек. Шигърият буенча - Нурфия Йосыпова, прозага күзәтүдә - Гөлфия Гайнуллина, рус әдәбиятыннан - Әлфия Галимуллина, балалар әдәбияты буенча - Айгөл Әхмәтгалиева, драматургия өлкәсендә - Әлфәт Закирҗанов, әдәби тәнкыйть өлешендә Галимҗан Гыйлманов күзәтү ясады. Кара буяу белән таплау уйда да юк, һәрбересе нотыкларга җитди әзерләнгән.
Әлбәттә, безнең әдәбият башкаларның арбасыннан төшеп калган, чит-ятларга гына ияреп баручы умырткасыз, яки усал тәнкыйть утына тотылырдай мескен өлкә түгел. Аның Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Кол Шәриф заманнарыннан бирле бар милләткә юл яктырткан маяклары булды, хәзер дә бар. Татарның һич нахаксыз көенә зинданнарга озатылган Галимҗаны, Нигъмәтие, Туфаннары булган кебек, яугир каләмнәре өчен мәхкәмә йә хакимият каршында тибелеп яшәүчеләр бүген дә аз түгел. Алтмышынчы еллар гадәтенчә, "аһ, тегесен телгә алмыйча рәнҗетмәсәм иде", дигән юха күзлек белән жанр саен дистәләгән автор әсәрләрен тезү, кайбер очракларда вак-төяк хикәяләрне дә энәсеннән-җебенә чаклы сүтеп-җыюлар да һич мәҗбүри түгел; залга әдәбиятны ишетеп кенә белгән өйрәнчекләр яки каләмен сынап караучылар гына җыелмаган, милләт өчен янып-көя икән, газета-журнал вә яңа китапларны укып бару зарур. Аннары "рәнҗетмәү" ниятеннән генә дистәләгән "атказанган" яки "лауреат" исемнәрен тезеп чыгу да үзенә бумеранг әйләнеп кайтмасын дип ялагайлану сыман. Ел йомгакларында әдипләрнең ике дистә ел элеккеге түгел, канун буенча, соңгы ун-унбиш айда дөнья күргән әсәрләрен телгә алу гадел.
Үткен каләмен бер дә тын тотмыйча яшәгән әдипләр сокландыра. Рәнҗешмик, үпкәләшмик, газета-журнал битләрендә, театр яки эстрада сәхнәләрендә ай саен "ялтыраучы" язучыларыбыз, ай-һай, күп түгел бит. Әнә, сиксәненче яшьләренә таба "кыяклаган" Рабит Батулла, Фоат Садриев, Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Айдар Хәлимнәр, хәтта күптән сиксәнен тутырган Лирон Хәмидуллин белән Марат Әмирханов та - һаман безгә үрнәк. Яшьрәкләрдән Мөхәммәт Мирза, Камил Кәримов, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Факил Сафин, Фирүзә Җамалетдинова, Рөстәм Галиуллин, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина... һәрбер яңа әсәрләре белән куандыра. Вахит Имамов белән Фәүзия Бәйрәмовага быел гына "Казан утлары" журналында дөнья күргән "Карабәк" һәм "Һиҗрәт" исемле тарихи романнары өчен мактау сүзе ява. Наил Ишмөхәммәтов, Булат Хәмидуллин, Гәүһәр Хәсәновага камил тәрҗемәләре өчен рәхмәт укыйсы бар... Исемлекне әле тагын дәвам итеп була, берлек составына теркәлгәннәр 350 инде. Яманы шул: күпчелегенең исем-әсәрләрен Чиләбе, Әләзән, Шыгырдан, Пермь, Төмән, Курган, Самара ягында яшәүче милләттәшләр ишетеп тә белми...
Менә шуннан проблемалар калка. Әдәбиятны, телне, мәгарифне, ахыр чиктә зур милләтне яклау-данлау өчен бар гамәл дә эшкә җигелгәнме? Фикер алышулар өлешендә милләтпәрвәр Фәүзия Бәйрәмова, Рабит Батулла, Нурулла Гариф, Ләбиб Лерон, Илфак Ибраһимов, Вахит Имамов, Хатыйп Миңнегулов, Хәнәфи Бәдигый, Фирдәвес Хуҗин, Нәҗибә Сафина һ.б. чыгыш ясаучылар менә шул әрнегән яраларга кагылды да инде.
Әдәбиятның хәзинәсен барлап, анда милләтнең бөеклеген, ачы тарихын, биш йөз ел буена тез чүгә белмәс гаярьлеген чагылдырган әсәрләрне башка телләргә дә тәрҗемә итеп, чит-ятлар алдында, гомумкешелек киштәсендә дә таныту зарурлыгын ничәмә-ничә еллар буена тәкрарлыйбыз, ләкин хөкүмәтнең әлеге гамәл хакына елына сыңар миллион тәңкә дә акча биргәне юк. Париж-Мальталарда мул суммалар коеп үткәрелгән Сабантуйлар тарихларда калмый, бер-
ике буран уйнауга, шундук онытыла. Ул суммаларны файдаланып, иң гыйбрәтле әсәрләр буенча нәфис яки документаль фильмнар төшерсәң, аларны дистәләгән телгә тәрҗемә итеп, газиз милләтебезне халыкара мәйданнарда яклауга әзерләнсәң - мең кат отышлырак. Шушы ук гамәлнең бер өлешен театрлар көче белән башкару да мөмкин. Халыкара мәйданнарда танылу-җиңүләрне үз милләтеңне лаек, бөек итеп чагылдыру аша гына яулап була. Ялчы яки шамакай булып гомер сарган вак милләтне зур халыклар үзе белән бер мәҗлес өстәле артына утыртачак түгел. Ятлар алдында зынҗыр аскан коллар яки бәхетсез гаилә низагына, көндәлек тормыш чүбенә баткан мескеннәр рәвешендә күрсәтүне дә туктатырга вакыт. Күктәге кара болытлар тарафыннан кысу-изү һаман дәвам итсә, безгә чит-ят, әмма демократик илләрдән дә яклау эзләргә туры киләчәк бит. Зыялы дәүләтләргә тик зыялы юллар - китап, кино, театрлар көче белән үтеп керү уңай, димәк, тәрҗемә һәм чыгым хөкүмәт бурычыдыр...
Түрәләрнең безгә "лаек әсәр бирегез", дигән таләп куюы бар. Җавабын да күптән яңгыратабыз. Ә сез кайчан язучы атлы шәхескә хөрмәт күрсәтү биеклегенә үсеп җитәсез дә кайчан адәмчә итеп каләм хакы түли башлыйсыз соң? "Бер китап та укымадым, министр булдым әле", дигән каланчага бассаң, ара якынаймый. Ни галәмәт: ничә еллар инде безнең берлек бинасына Илбашы, хөкүмәт яки парламент рәисе шикелле түрәләрнең килеп күренгәне яисә бер төркем язучыларны үз кабинетларында кабул иткәне юк. Әллә соң без - халык дошманымы? Әллә йә сез, йә әдипләр башка милләттәнме?..
Без - әдәбият, театр, рәсем, музыка, сәнгать әһелләре - арбаның бишенче тәгәрмәче булып яшәүдән нык туйдык. Бүген һәркем "җәллад" дип сүгәргә яраткан Сталин яки алга бармышны поезд вагонын тыштан селкетеп кенә күзгә төтен җибәрүче "ленинчыл" Брежнев заманында да сәнгать әһелләре Бөтенсоюз һәм Россия парламентларында депутатлар булып олыланган, алар өчен дистәләгән курорт һәм санаторийлар эшләгән, хөкүмәт Мостай Кәрим, Кайсын Кулиев, Рәсүл Гамзатов кебекләре өчен икешәр гектарлы кишәрлектә вилла-коттеджлар төзеп биргән һәм, иң мөһиме - алар иҗатлары өчен кесә тутырып түләвен дә алган. Бер генә түрәгә дә кәнәфие ялчы-куштаннарны, кода-кодачаны балда-майда йөздерү өчен бирелмәгән, әгәр әдип-язучылар халыкның бәгыре һәм җаны икән, алар да кайгырту һәм хөрмәтләүгә лаек. Ничаклы гына күз йоммагыз, читкә тибәрмәгез, тарихта карак куштаннарның исемнәре түгел, ә халык бәхете өчен көрәшчеләр хатирәсе кала.
Хатирә өлкәсендә дә үпкәбез зур. Казандагы Горький, Толстой, Баратынский, Аксенов музейлары курчак өйләредәй тәртипкә китерелгән. Алар лаек, дәгъвабыз ул түгел. Ә нигә соң ике ел буена сөекле Тукайның әдәби музее ачылмыйча тора? Без ничәмә-ничә еллар буена авыз суларын корытып таләп иткән Әдәбият-сәнгать музейлары кайда? Бөек Исхакыйның Яуширмә авылындагы музееның ташландык хәлгә килүе хакында ярты ел элек яздык. Гозер-үтенеч буенча, хөкүмәт рәисенең урынбасары В.Шәйхразиев та безнең эздән сәяхәт кылып кайтты. Ә ул киткәннән соң бер ай үтүгә үк, Исхакый утарының коймалары да, капкасы да ауды. Музей дигәнендә каравылчы дигән штат каралмаган, коймасыз ихатага хәзер исә маллар кереп йөри. Исхакыйның бюстындагы нигез болай да яртылаш ярык иде. Тагын бер айдан соң каһарман тууының 140 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Әгәр җыенып барсак, безне әдип бюсты янтаеп йә җир өстенә егылып каршы алмагае... Һәм уйлагыз. Милли мәгариф һәм туган телебезнең, гомумән, бар милләтнең соңгы көздә болай тибелүе - чит-ятлар каршында "Әпипә"гә биеп, үз кадеребезне үзебез кимсетүнең ачы нәтиҗәсе, гамьсезлеккә усал бумеранг түгелме соң?..
Без ул һөҗүм нәтиҗәсендә чигенергә мәҗбүр булдык, әмма җиңелмәдек. Безнең артта - җиде-сигез миллионлы, олы, газиз милләт. Алар хөкүмәттән, бездән йөзәрләгән саф татар, өстәвенә Иж-Бубыйныкы төсле дүртәр-бишәр телдә укыта торган заман мәктәпләре ачуны таләп итә. Сайлау матур үтсен, кәнәфи исән булсын, дигән сылтау белән милләтебезне йоклатмаска кирәк. Ясалма сайлаулар узып киткәннән соң да, басым бетмәячәк. Димәк, тормыш һәммәбездән уяулыкны, бердәмлекне сорый. Диңгез көймәсендә хөкүмәт - үз ягына, халык икенче тарафка ишкәк ташлап гаҗизләнергә тиеш түгел. Шуңа күрә татар әдипләре һәм, аларга кушылып, сәнгать һәм фән әһелләре хөкүмәт каршында "Милләтне яклау комитеты" төзүне таләп итә. Каләмебез һәм рухыбыз белән милләткә хезмәт итү өчен безне чакырыгыз.
И.БАЙСАРОВ.
Нет комментариев