Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Чыңгыз Айтматов иҗаты – дөнья мирасы

Татарстан Фәннәр академиясендә «Чыңгыз Айтматов иҗаты – төрки халыкларны бәйләп торган мирас» дигән темага «түгәрәк өстәл» үтте.

Узган елның декабрь аенда дөнья җәмәгатьчелеге дөньякүләм танылган язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, кыргыз һәм татар халкының бөек улы, Кыргызстан ССРның халык язучысы, Кыргызстан ССР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Чыңгыз Терекол улы Айтматовның тууына 95 ел тулуны тантаналы чаралар белән билгеләп үтте. Татарстан Фәннәр академиясендә «Чыңгыз Айтматов иҗаты – төрки халыкларны бәйләп торган мирас» дигән темага «түгәрәк өстәл» үтте. Аны Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды.

Чыңгыз Айтматов кыргыз һәм рус телләрендә иҗат итә. Ул 1958 елда «Җәмилә» әсәрен кыр­гыз телендә язса да, соңгы повесть-романнарын рус телендә чыгара. Әдипнең әсәрләре 150 телгә тәрҗемә ителеп, иҗаты төрле милләтләрнең уртак мирасына әверелде. Үз вакытында Әмирхан Еники, Миркасыйм Госманов, Лерон Хәмидуллин, Яхъя Халитов тарафыннан татар теленә дә тәрҗемә ителгән төп повесть-романнар дөнья күрде. Ләкин соңгы, фәлсәфи тирәнлеге ягыннан, фикерләү буенча да, тарихны колачлавы ягыннан да гаҗәеп зур әһәмияткә ия булган әсәрләр татар теленә әле тәрҗемә ителмәгән. 

«Чыңгыз Айтматовны дөньякүләм язучы дип игълан итсәләр дә, ул барыннан да бигрәк барлык төрки халыкларга, шул исәптән татар халкына да бик якын һәм кадерле, – дип белдерде Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин үзенең кереш чыгышында. Татарстан һәм Чыңгыз Айтматовны уртак позицияләр берләштерә: милли мәдәниятләр мәсьәләләре, телләрне саклау кирәклеге турындагы максатлар». 

К.Миңнуллин бөек язучының әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителүенең татар әдипләренә йогынтысын бәяләп, аларның әдәби эзләнүләргә, милли тамыр­ларыбызга ешрак һәм киңрәк мөрәҗәгать итә башлауларына этәргеч булуын искәртә. Шулай ук, К. Миңнуллин үзе җитәкләгән институтның бөек язучының тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә аеруча игътибар бирүен, зурлап үткәрелгән кайбер чараларны да искә төшереп үтте. 

Ч.Айтматов татар халкы белән горурлана, аның уңышларына сөенә торган була. Әйтик, әдәбият галиме Хатип Миңнегулов «Чыңгыз Айтматов һәм татар әдәбияты» дигән мәкаләсендә аның зур трибуналардан һәм матбугатта Г.Тукай, Г.Иб­раһимов, татар әдәбияты һәм мәдәнияты, Көнчыгыш белгече М.Госманов турында әйткән фикерләрен искә төшерә.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Ф.Бәйрәмова исә К.Миңнуллинның сүзләрен дәлилләп, Ч.Айтматовны үзенең остазы дип атады. «Ул символлар теле белән яза. Бу сәләт бик сирәк кешегә генә бирелә. Чыңгыз ага символлар (татарчалап әйткәндә тамгалар) теленә төшенгән. Ул шушы тамгалар белән кешегә тәэсир итә, тетрәндерә. Аның әсәрләренә гасырлар үткәч тә кабат-кабат әйләнеп кайтырлар. Чөнки ул галәми дәрәҗәдә. Символлар беркайчан да искерми», – диде ул. Ф.Бәйрәмова Ч.Айтматовның татар әбисе Газизәбану турында чыгыш ясады, аның турында мәгълүматның аз булуын һәм бу тармак тиешенчә өйрәнелмәгәнлегенә басым ясады. 

Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Ч.Айтматовның үзенең иң яраткан язучыларының берсе булуын искәртеп үтте. Чыңгыз ага үзара аралашканда татар телендә дә сөйләшә торган булган. Моннан тыш Ч.Айтматов Бөек Ватан сугышы елларында кыргыз авылында хат ташучы булып эшли, аның халкының авыз иҗатын, фольк­лорын бик яхшы өйрәнгәнлеге әсәрләреннән күренеп тора. «Ул, әлбәттә, повесть-романнарын кыргыз телендә генә дә яза алыр иде. Әмма аның иҗатының масштабы планетар киңлектә. Ул рус телендә иҗат итүенә карамастан, кыргыз язучысы булудан туктамады. Ул – бөек кыргыз язучысы. Әсәрләрендә әтисенең милләте – кыргызлар тормышы мохиты. Шуңа күрә алар барлык халыкларга да кызыклы. Язучының әсәрләрендә мәхәббәт, яшәү, үлем, нәфрәт һәр халыкка хас мәңгелек темалар. Моннан тыш Чыңгыз ага кыерсытылган халыкларга, катламнарга һәрвакыт хәерхаһлы. Ул чын гуманитар язучы булып җитеште», – дип белдерде Р.Зәйдулла. 

Татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин чыгышын «Чыңгыз Айтматов әдәбиятта беренче сүзен әйтү белән Татарстанда аны үз итеп кабул итәләр», дип башлады. Бу уңайдан олуг әдибебез Әмирхан Еникинең сүзләрен искә төшереп үтте. «Бу язучының әсәрендә ниндидер җылылык, үз итү бар», дип әйткән була ул һәм үзе үк аның әсәрен тәрҗемә итәргә алына. 

Фоат ага олпат язучының Казанга килү хакында тәфсилләп сөйләде. Ч.Айтматов 1972 нче елда Ленин премиясе иясе буларак, кыргызларның әдәбияты, сәнгатенә багышлап уздырылган декада да катнашырга дип беренче тапкыр Казанга килә. Шулчак университетта узган очрашуда әнисенең татар икәнлеге ачык­лана. Әмма кайдан ул, кем ул, бу хакта мәгълүмат булмый әле. Икенче тапкыр Ч.Айтматов 2000 нче елның июнь аенда, казахның зур галиме Олжас Сөләйманов белән бергә Татарстан Президенты М.Шәймиевнең кунагы булып килә. Язучылар берлегендәге очрашуга килгәч, әдип Әмирхан Еники турында сораша, утырышка килерме икән дип белешә. Әмма ул елларда Әмирхан ага бакыйлыкка күчкән була инде. Чыңгыз ага Миркасыйм Госмановны күрергә тели, һәм алар очраша. «Дружба народов» журналында редколлегия әгъзасы буларак электән үк таныш Рафаэль Мостафин белән кочаклашып күрешәләр. Очрашу барышында ул төрки дөнья әдәбиятының бик зур һәм бай икәнлеген искәртеп, әсәрләрне популяр телләргә тәрҗемә итеп, антология оештырырга кирәк, дигән фикер үткәрә. Тәрҗемә эшенең артка калуын искәртеп, аны кузгатып җибәрергә кирәклегенә басым ясый. Шуннан соң бу елларда Татарстан Язучылар берлегендә дә тәрҗемәчеләр секциясе булдырыла. 

Фоат Галимуллин 1995 елда тарихи «Манас» эпосының иҗат ителүенә 1000 ел тулуга багыш­ланган тантанада катнаша. Шунда төп докладны Ч.Айтматов ясый. Күләмле докладында ул «Манас»ны җыюда, туплауда, өйрәнүдә татар галимнәренең өлеше зур булуын да әйтергә онытмый. Икенче көнне секция утырышында Фоат ага татар галимнәренең «Манас»ны өйрәнүгә керткән өлеше» турында чыгыш ясый. «Манас»ның кыр­гыз эпосы икәнен билгеләүдә Хөсәен Фәезхановның өлеше зур булуын әйтә. Чокан Галиханов шушы якларга экспедициягә баргач эпосны язып алып Хөсәен Фәезхановка күрсәткән була. 

Ч.Айтматов әнисе ягыннан нәсел тамырлары Кукмарага барып тоташуын бик яхшы белеп китә. Кукмара туган якны өйрәнү музееның ул чактагы директоры Ләбүдә Дәүләтшина Мәчкәрә мәктәбе музееннан Ч.Айтматовның әнисе ягыннан нәселенең 16 буыны төшерелгән, документаль рәвештә расланган Ишмән шәҗәрәсен табып, аның күчермәсен 2006 елда үз кулы белән Ч.Айтматовка тапшырган була. Чыңгыз ага шәҗәрәне кулына алгач, «Сез кайсы ботактан?» – дип сорый. Ләбүдә ханым исә бу нәселдән булмавын әйтә һәм шәҗәрәдәге бабасы Хәмзә тармагын аңлата. Шуннан соң язучы саубуллашкан чакта, «Не смотря на то, что тебя нет в этой родословной, ты для нас, для рода Абдулвалиевых и Айтматовых будешь самой близкой родственницей на этой священной земле», – дип белдерә. «Ч.Айтматовның бу сүзләре аның музейга үз кулы белән язган рәхмәт хатында да бар», – диде Кукмара Туган төбәкне өйрәнү музее директоры Рәмилә Хәсәнова. 

Кыргызстанда бу елларда Ч.Айтматовның әнисе татар булуы турында бик кычкырып әйт­миләр әле. Ләбүдә Дәүләтшина язучының вафатыннан соң аның ватанында 80 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән тантаналарда катнаша. Ч.Айтматовның барлык туганнары, хатыны, балалары үзе белән бик якын итеп сөйләшә. Ләкин «Айтматов һәм заман» дигән халыкара конференциянең пленар утырышында Ләбүдә ханым үзе көткән «Чыңгыз Айтматов яртылаш татар иде», дигән сүзне ишетми. «Бер урында гына «пришлая» (килмешәк) дигән сүз колакны ярып керде», – дип уртаклаша ул кайткач. Әмма Л.Дәүләтшина форумның секция утырышында ясаган чыгышында, «Аның әнисе Нәгыймә апа милләте буенча татар иде. Әмма без аны бүлешергә килмәдек. Ул дөньякүләм мәшһүр планетар язучы, барлык халыклар өчен уртак», – дип аермачык итеп белдерә. Залдагылар исә бу сүзләргә шаулатып кул чаба.

Эшлекле мәҗлестә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге әйдәп баручы хезмәткәре Азат Ахуновның төрки әдәбиятларга нисбәтле Ч.Айтматов иҗатының әһәмия­тенә багышланган доклады; филология фәннәре докторы, Кыр­гыз-Төрек университетының төрки цивилизацияләрне тикшерү «Манас» үзәге профессоры Зәмирә Дербишева «Чыңгыз Айтматов Галәме: әдәби дөнья картинасының мөһим концептлары» дигән онлайн док­лады; Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов чыгышы зур кызыксыну белән тыңланды. «Кыргызстандагы сәяси репрессияләр: татарлар язмышы» һәм «Кыргызстанда татар мәгърифәтчелеге һәм реформаторлык хәрәкәте (XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы» дигән китаплар турында аларның авторлары – филология фәннәре докторы, Ж.Баласагын исемендәге Кыргыз Милли университеты профессоры Әнисә Бикбулатова, тарих фәннәре кандидаты, Кыргызстан Респу­б­ликасы Фәннәр академия­се Б.Джамгерчинов исемендәге Тарих, археология һәм этнология институты фәнни хезмәткәре Аида Кубатова чыгыш ясады.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев