Мәдәни җомга

ЧЫН ТАРИХ КАЛӘМ БЕЛӘН ЯЗЫЛА

Казанда төрки телле әдәби журналларның VII халыкара форумы булып узды. 4 көн дәвамында барган җыенны Татарстан матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы ТӨРКСОЙ халыкара мәдәният оешмасы белән берлектә уздырды. Бәйләнешләр ныгый бара Дөньяның 14 иленнән килгән 29 әдәби журнал редакторлары, мәшһүр язучылар катнашындагы форумны ТР Милли китапханәсе бинасында Татарстанның халык шагыйре,...

Казанда төрки телле әдәби журналларның VII халыкара форумы булып узды. 4 көн дәвамында барган җыенны Татарстан матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы ТӨРКСОЙ халыкара мәдәният оешмасы белән берлектә уздырды.


Бәйләнешләр ныгый бара

Дөньяның 14 иленнән килгән 29 әдәби журнал редакторлары, мәшһүр язучылар катнашындагы форумны ТР Милли китапханәсе бинасында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллин ачып җибәрде. "Язучы гомер бакый халыкның вөҗданы булып саналган. Шунысы хак: без бүген бөек милләтнең вәкилләре һәм аның җавап бирүчеләре. Тарихны кылыч белән язалар, дип тә әйтәләр. Әмма чын тарих ул хакыйкый сүз белән каләм тотып языла. Безнең тарихыбыз олы, әдәбиятебез зур. Хәл ителәсе мәсьәләләребез дә бардыр. Бу көннәрдә барысы турында да уртага салып сөйләшербез, бүгенге хәлебезне, киләчәккә барыр юлыбызны ачыкларга тырышырбыз", - дип, җыенның юнәлешен билгеләде ул.

Казахстанның ТӨРКСОЙдагы вәкиле Малик Отарбаев ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы җитәкчесе Дусен Касейновның форумда катнашучыларга котлавын укып ирештерде. Анда төрки дөньяның мәдәни мирасы гаять бай булуы, форумның бик күп әдәби әсәрләр чыганагы булган Казанда уздырылуы символик мәгънәгә ия икәнлеге искәртелгән, төрки телле әдәби журналлар халыкара форумының тугандаш халыкларны якынайтуда зур әһәмияте хакында әйтелгән иде.

Аннары форум кунакларын Ауразия Язучылар берлеге рәисе Якуб Өмәргълу сәламләде. "Соңгы 10 елда төрки телдә басылган әдәби китапларны тарату системасы бик бозылган иде. Бу эшне җайга салу өчен төрки телле дәүләтләрнең язучылары, әдәби журнал редакторлары, журналистларының бергә җыелып киңәш-табыш итүе кирәк. Безгә үзара аралашу, әдәби журналларның кардәш телләрдә язылган әсәрләрне дә дөньяга күрсәтүе сорала", - диде ул. Якуб бәй шулай ук Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчеләренә бүләкләр тапшырды.

Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов форумның Казанда узуы зур мәгънәгә ия булуын, Казанның быел төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителүен искә төшерде. Аннары агентлык җитәкчесе форумда катнашучыларны милли басмалар белән таныштырып үтте. "Республика хөкүмәте тарафыннан милли басмаларга зур игътибар бирелә. Әдәби журнал - гәзитләр бүгенге көндә халкыбыз тарихын, аның мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен барлау, саклап калу, телебезне үстерү юнәлешендә зур эш алып бара", - диде ул. Ирек Миңнәхмәтов Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының һәрвакыт төрки илләр белән бәйләнештә эшләвен искәртте. "Татарстанның "Яңа Гасыр" каналы Төркиянең ТРТ каналы белән килешү нигезендә хезмәттәшлек алып бара. Республика гаммәви мәгълүмат чаралары Төркиядә үткән форумнарда катнаша. Узган ел Искешәһәр каласында үткәрелгән китап күргәзмәсендә дә Татарстан басмалары тәкъдим ителде. Узган ел 11 татар журналисты республика базасында Төркиядә белем алып кайтты", - диде Ирек Җәүдәт улы. Агентлык җитәкчесе форумда үзара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту, хезмәттәшлекне көчәйтү юнәлешендә нәтиҗәле сөйләшүләр алып барылуына өмет белдерде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан да көннең икенче яртысында берлек бинасында үткән утырышны ачып җибәргәндә игътибарны төрки дәүләтләр һәм республикалар белән бәйләнешләрнең ныгый баруына юнәлтте. "СССР таралгач өзелгән элемтәләр яңара, ТӨРКСОЙ аралашуларны ешайтты, бәйләнешләребез ныгый", - диде ул. Берлек рәисе шулай ук ут күршеләребез Башкортстан, Чуашстан белән дә уртак чараларның еш узуын, семинарларда үзара фикер алышуларны искә төшерде. "Чуаш шагыйре Юрий Семендер татар шагыйрьләренең әсәрләрен чуаш теленә тәрҗемә итте. Татарстанда шулай ук кардәш халыклар әсәрләре даими тәрҗемә кылынып китап итеп бастырыла", - диде ул.

Казан - иң матур шәһәрләрнең берсе

Республика көнендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент бинасының кече залында төрки телле әдәби журналлар форумында катнашучылар белән очрашты. Анда шулай ук Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе кунакларга бу көннең республикада бәйрәм буларак билгеләп үтелүен искәртте, 1990 елгы вакыйгаларны, бу көнне Татарстанның да дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителүен искә төшерде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан белән төрки телле илләр арасындагы бәйләнешләрне ныгытуның аеруча мөһим булуын әйтте. "Без төрки телле дәүләтләр белән хөкүмәтара, парламентара бәйләнешләр булдырдык. Казанда Төркия, Казахстан, Иран Ислам Республикасы кебек илләрнең генераль консуллыклар ачылуы аеруча күңелле", - диде ул. Парламент җитәкчесе кунакларны Татарстанның милләтара мөнәсәбәтләрне тотрыклы итүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән сәясәте белән дә таныштырып үтте. "Республикада 177 милләт вәкиле яши. Республика җитәкчелеге халыкларның тыныч һәм үзара килешеп яшәвен кайгырта", - диде ул.

Ауразия Язучылар берлеге рәисе Якуб бәй Өмәргълу үзенең җавап чыгышында форумның югары дәрәҗәдә оештырылуын искәртте. Татарстан җитәкчелегенә, аеруча Президент Рөстәм Миңнехановка, "Татмедиа" агентлыгына рәхмәт белдерде. "Казан җыенында катнашучыларны Татарстан башкаласында күргәннәре аеруча тәэсирләндерде. Алар Казанга килгәндә шундый гүзәл шәһәр күрербез дип көтмәгән иде. Казан матурлыгы буенча дөньяның эре шәһәрләре белән ярыша ала. Татарстан башкаласының быел төрки дөньяның мәдәни мәркәзе итеп билгеләнүе тикмәгә генә түгел. Ул гомер-бакый төрки телле халыкларның мәдәни үзәге булды һәм шулай булып кала", - диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин очрашу ахырында Якуб Өмәргълуга Татарстан турында затлы басма бүләк итте.

Безгә берегергә кирәк

Милли китапханәдә һәм Язучылар берлеге бинасында үткән утырышларда күп журнал редакторлары, язучылар чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар барысы да алга таба элемтәләрне тагын да ныгытып, төрле милләт язучыларының әсәрләрен әдәби журналларда бастыру кирәклеге турында әйтте. Бу төрки телле дәүләтләр һәм республикаларның әдәбият әһелләрен белеп, аларның әсәрләре белән танышып барырга мөмкинлек бирер иде. Әйтик, Кырымда нәшер ителүче "Йолдыз" журналы баш редакторы Диләвер Осман, "Агыйдел" журналы баш редакторы Әмир Әминев, "Әзәрбәйҗан" журналы баш редакторы Интикам Касыймзадә үз чыгышларында шушы мәсьәләгә аеруча киң тукталды. "Безгә үз казаныбызда гына кайнарга ярамый. Журналларыбызда уртак проектлар булдыру кирәк. Басманың берәр санын башка халыклар әдәбиятенә багышлау мәслихәт. Иң яхшы әсәрләребез башка телләргә тәрҗемә ителергә тиеш, шунда без үзебезне үзебез танырбыз, халкыбызны да таныта алырбыз", - дип белдерде Диләвер Осман. Ул бу җәһәттән Ауразия Язучылар берлеге рәисе Якуб бәй Өмәргълуның гаять зур эш башкарганын да билгеләп үтте. "Без әдипләр, мөхәррирләр бер-беребез белән аралашып яшәргә, иң уңышлы әсәрләрне төрки дөньяга таратырга үзара ярдәм итешергә тиешбез", диде Интикам әфәнде Касыймзадә. "Глобальләшү заманында төрки халыкларга әдәби берегү дә кирәк. Һәркемгә мәгълүм, хәзерге дөнья белән идарә итүчеләр төрки дөньяның берләшүен күздә тотмый", - диде язучы Ркаил Зәйдулла.

Журналларның күбесе төрки телле халыкларның әдәбият үрнәкләрен бастыру эшен башлап та җибәргән. Без моны "Казан утлары" журналының август ае санында да күрәбез. "Игътибар итсәгез, анда әлеге бердәмлек, аркадашлыкның күркәм мисаллары күренеп тора. Кыргыз, якут, башкорт халыкларының үлемсез дастаннарыннан өзекләр, кардәш әдәбиятләренең поэзия, проза, эссе жанрында бүгенге үрнәкләре, татар, кыргыз әдәбиятләренең бөек язучылары Ч.Айтматов һәм А.Гыйләҗев иҗатларындагы бәйләнешләр киң яктыртыла", - дип белдерде журналның баш мөхәррире Илфак Ибраһимов.

Билгеле, үзара аралашып яшәү, әдәби журналларда тәрҗемә әсәрләрен бастыру өчен тел белгечләре, башкача әйтсәк, тылмачлар кирәк. Форумда бу мәсьәләгә дә шактый урын бирелде. Үзбәкстанның "Гулистан" журналы баш мөхәррире Таһир Каһһар тәрҗемәчеләр әзерләү мәсьәләсенә игътибар җитмәвен, югары уку йортларында бу төр белгечлек буенча факультетларның аз булуын әйтте. Илфак Ибраһимов әлеге фикерне дәвам итеп, соңгы 20 елда әдәби тәрҗемәнең үз агымына куелуын искәртте. "Әдәби тәрҗемәгә дәүләт заказлары билгеләү һәм Русиядә, һәм Татарстанда бөтенләй онытылды. Әдәби тәрҗемәләр әдипләребез, шагыйрьләребезнең үзара аралашу, үзара хезмәттәшлеге булып калды. Безгә һичшиксез әдәби тәрҗемәне өр-яңадан җанландыру кирәк", - диде "Казан утлары" журналының баш мөхәррире.

Форумда әдәби журнал мөхәррирләрен тагын бер мәсьәлә - тиражларның кимүе нык борчуы аңлашылды. Соңгы берничә дистә елда барлык әдәби басмаларның да тиражлары бик нык - 5-6, хәтта 7-8 тапкыр кимегән. Әйтик, совет чорында 70 мең тираж белән дөнья күргән "Әзәрбәйҗан" журналы 1 мең данә булып чыгып килә икән. Казахстанның "Җулдуз" журналының баш мөхәррире Улыгбәк Есдәүләт совет елларында басманың тиражы 170 меңгә җитүен, хәзер 5500 данә булып дөнья күрүен әйтте. "Хәзер Казахстанда 40 исемдә журнал чыгып килә. Телевидение, Интернет та укучыларның кимүенә китерде. Аннары тиражларның азаюы дөнья күләмендә бара торган юнәлеш. Русиядәге әдәби журналларга гына игътибар итегез. "Юность", "Новый мир" кебек басмалар бик аз данәдә басыла", - дип сөйләде Улыгбәк әфәнде Есдәүләт. Гагаузиянең "Ана-Созу" гәзите баш мөхәррире Тодур Занетны исә халыкның ана телен оныта баруы, тел, милли мәдәният, гореф-гадәтләр белән кызыксынучыларның нык кимүе борчый. "Югары даирәләрдә милли мәсьәләгә игътибар бирелми, финанс ярдәме күрсәтелми", - диде ул.

Форумда әдәби журнал мөхәррирләре шулай ук басмаларның яшь язучыларга игътибарны көчәйтергә тиешлеген дә искәртте. "Журналларыбызда яшь язучылар каләм ныгытсын, аларга ярдәм итәргә тиешбез", - диде "Төркиянең кардәш каләмнәр" журналы мөхәррире Али Акбаш. "Бу мәсьәлә бездә аеруча кискен тора. Язучыларыбызның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр", - дип белдерде Диләвер Осман. "Хәзерге вакытта төрки әдәбиятләр дип бүленүебез үз язмышыбызга үзебез хуҗа булмаудан килми микән? Урта гасырларда "төрки әдәбият" дигән төшенчә генә булган. Күптән түгел Төркиядә "Төрки әдәбиятләр антологиясе" чыккан иде. Анда кайбер әдәбиятләрнең тарихын хәтта ХХ гасырга кадәр бер үк авторлар, бер үк әсәрләр тәшкил итә", - дип, язучы Ркаил Зәйдулла форумда катнашучыларның игътибарын берләшүгә юнәлтте.

Ауразия язучылар берлеге рәисе Якуб Өмәргълу тәкъдим иткән "Кардәшләр" уртак сайтының максаты да нәкъ менә әдәби журналларны туплап, әдәбиятчеләребезне берләштерү төрки телдә басылган әсәрләрне дөньяга тарату. "Бер шигырь, бер хикәя барлык телләргә тәрҗемә ителеп басылачак. Укучы әсәр белән нинди телдә танышырга теләсә, шул телдә укый алачак", - дип сөйләде Якуб бәй.

Билгеле, әдипләргә, журнал мөхәррирләренә галимнәр сүзен ишетү һәрвакыт кирәк. Бу уңайдан КФУ профессоры Хатыйп ага Миңнегуловның төрки әдәбиятләрнең багланышлары турындагы чыгышы гаять кызыклы булды. Кыскасы, форум эшлекле булуы белән истә калды. Һәм ул төрки телләрдә иҗат итүче әдипләрнең азмы-күпме дәрәҗәдә берегеп, аралашып яшәвендә дә чагылыш табар, иншалла.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: