Мәдәни җомга

БУРЫЧЛАР БИЛГЕЛӘНДЕ, ҮТИСЕ ГЕНӘ КАЛДЫ

ТР Дәүләт Советында "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасы: максаты, бурычлары, перспективалары" дип исемләнгән темага багышланган матбугат конференциясе үткәрелде. Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин программаның...

ТР Дәүләт Советында "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасы: максаты, бурычлары, перспективалары" дип исемләнгән темага багышланган матбугат конференциясе үткәрелде. Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин программаның әһәмияте, үзенчәлекләре белән таныштырдылар, журналистларның сорауларына җавап бирделәр.


Республика хакимият органнары телләр мәсьәләсен даими рәвештә игътибар үзәгендә тота. Бу хакта чыгышында Разил Вәлиев тә искәртеп үтте. Татарстан суверенлыгы Декларациясе кабул ителгәннән соң телләр турындагы закон иң беренчеләрдән булып эшләнде.

- Нинди телне республиканың дәүләт теле дип игълан итү хакында без озак бәхәсләштек, - диде Р.Вәлиев. - Өч вариант тәкъдим ителде. Берәүләр, без Татарстанда яшибез, дәүләт теле дә татар теле булсын, диделәр. Икенчеләр исә Русиядә урыс теле дәүләт теле, безгә дә моннан тайпылырга ярамый, дип искәрттеләр. Өченчеләр ике тел дә дәүләт теле булсын дигән фикерне алга сөрделәр. Нәкъ менә шулай килешенде дә. Татар һәм урыс телләре тигез дәрәҗәдәге дәүләт телләре дип законлаштырылды.

"Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" закон хәтта республика Конституциясеннән дә алданрак, 1992 елның 8 июлендә кабул ителде. Шуңа нигезләнеп программа әзерләнде. Бу программаның вакыты тәмамлангач, Татарстан Республикасында 2004-2013 елларга исәпләнгән дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасы кабул ителде. Һәм, ниһаять, узган елның 25 октябрендә 2014-2020 елларга исәпләнгән программа расланды. Алдагы ике программа парламентта закон белән кабул ителсә, соңгысы республика хөкүмәте карары белән расланды. Яңа программаның тагын бер зур үзенчәлеге - аны гамәлгә ашыру өчен акча мул бирелгән. 1 миллиард 84 миллион сум. Быел гына да программаны гамәлгә ашыру өчен 167 миллион сум акча тотылачак. Элеккеге программаны үтәү өчен барысы 121 миллион 802 мең сум акча тотылуын исәпкә алганда, билгеле, бу бик зур сумма. Программа үтәлешен контрольдә тоту Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән. Программаны гамәлгә ашыруда катнашырга тиешле дәүләт һәм муниципаль органнар саны 47 дип билгеләнгән.

Татарстан - күпмилләтле республика. Биредә 173 милләт вәкиле яши. Татарлар барлык халыкның - 53,2, урыслар - 39,7, чуашлар - 3,1, удмуртлар - 0,5, мордвалар, марилар һәм украиннар яртышар процентын алып торалар. Республикада һәр милләткә милли мәктәпләр ачу, балаларын туган телләрендә укыту хокукы бирелгән. Үз халкының телен, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүче Якшәмбе мәктәпләре дә уңышлы эшләп килә. Әмма балаларга туган телләрен өйрәтү буенча проблемалар аз түгел әле. Әйтик, республикада эшләп килүче чуаш мәктәбендә балалар мәҗбүри рәвештә дәүләт телләре буларак урыс, татар телләрен, бер чит ил телен өйрәнергә тиеш. Аларга чуаш телен дә өстәгәч, шактый күп җыела. Моның өчен расписаниедә вакыт эзләргә туры килә. Балаларны мәктәптә тәүлек буе тотып булмый бит инде.

Татарстан республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезгә телебезне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау буенча төрле яклап ярдәм күрсәтергә тиеш. Бу нигезләмә программада гына түгел, Конституциядә дә беркетелгән. Р.Вәлиевнең әйтүенә караганда, балалар бакчаларында, гомумбелем мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү буенча шактый зур эш башкарылса, югары уку йортларында татар телендә белем бирү дәрәҗәсе белән мактанып булмый әле. Республиканың күпчелек югары уку йортларында татар телендә бөтенләй белем бирелми, дисәк тә, әлләни хата булмастыр.

Дәүләт һәм муниципаль органнар телләр турындагы элеккеге программаларны тулы күләмдә үтәмәделәр әле. Татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле булып әверелмәде. Рәсми чараларның күпчелеге урыс телендә бара, залларга тәрҗемә җайланмалары урнаштырылмаган. Дәүләт хезмәткәре ике дәүләт телен дә белергә тиеш, дигән таләп үтәлми. Милли мәктәпне тәмамлаучыларны бердәм дәүләт имтиханын бары урыс телендә генә тапшырырга мәҗбүр итү бөтенләй аңлашылмый.

Матбугат конференциясендә Данил Мостафинның әйтүенә караганда, әлеге программа элеккеләрен гамәлгә ашыруга анализ ясау нәтиҗәсендә эшләнгән. Ул татар, урыс һәм республикадагы башка телләрне, шулай ук Татарстаннан читтә татар телен саклауга, өйрәнүгә һәм үстерүгә шартлар тудыру эшен дәвам итүгә юнәлтелгән. Программа ел ярым дәвамында күренекле галимнәр, белгечләр һәм практиклар тарафыннан эшләнде, ул берничә тапкыр тикшерүгә чыгарылды, җитди экспертиза узды, министрлыклар, ведомстволар белән килештерелде. Дәүләт программасы чаралары республикада үткәрелә торган милли сәясәтнең барлык өлкәләрен үз эченә алганлыктан, аны гамәлгә ашыру тармаклары да бик киң. Алар исәбенә күп кенә министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстан Фәннәр академиясе, уку йортлары керә. Билгеле, әлеге программа нигезендә барлык районнар һәм шәһәрләр үзләренең муниципаль программаларын әзерләргә тиешләр.

Дәүләт программасында билгеләнгән бурычларны хәл итү республикада тел мәнфәгатьләренең тотрыклы балансын саклауның иң актуаль мәсьәләләрен гамәлгә ашыруга барлык көчләрне туплауны таләп итә. Моңа бары тик дәүләт хакимияте органнарының, милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларның, мәгариф, мәдәният, фән, гаммәви мәгълүмат чаралары системасының бергә тупланып эшләве нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Бу уңайдан дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркем оештырылды. Аның составына программа чараларын башкарырга тиешле барлык министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кертелде.

Программаны гамәлгә ашыру механизмын камилләштерү, проектларга җәмәгатьчелек экспертизасын үткәрү, бурычларны һәм башкарган эшләрне вакытында халыкка җиткерү максатыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында иҗтимагый совет оештырылды.

Программаның паспортында аның төп җиде бурычы билгеләнгән. Д.Мостафин аларга кыскача аңлатма биреп чыкты. Бурычларның беренчесе - республикада тел сәясәтен норматив-хокукый тәэмин итүне камилләштерү, халыкның мәдәният, тел мәсьәләләренә кагылышлы хокукларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру нигезләре закон базасына салынса да, тел тармагында федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә норматив хокукый көйләүне синхронлаштыруга бәйле мәсьәләләр һаман да актуаль булып кала әле. Федераль норматив актларны татарчага тәрҗемә итәргә, телләрне куллану буенча методик ярдәмлекләр әзерләргә кирәк.

Икенчедән, дәүләт телләренең тигез хокуклылыгына ирешүгә кагылышлы чараларны хәл итәсе бар. Бу бурычны үтәү кысаларында эш кәгазьләрен алып баруда, хезмәт күрсәтү һәм куллану тармакларында татар һәм урыс телләренең тигезлегенә ирешергә кирәк. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне, бюджет оешмаларында эшләүчеләрне татар һәм урыс телләренә өйрәтү өчен курслар эшләячәк, ике дәүләт телендә республика географик корылмалары исемнәре бердәй каталогы чыгачак.

Дәүләт, ведомство һәм муниципаль хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә телләрне саклау механизмын эшләү зарурлыгын исәпкә алып, татар һәм урыс телләрен өйрәнүнең тулы бер системасын үстерү дәүләт программасының өченче бурычы буларак билгеләнә. Аны гомуми белем бирү системасына укыту-методик әдәбият булдыру, югары уку йортлары өчен татар телендә аерым фәннәр буенча дәреслекләр, терминнар сүзлекләре чыгару, һәр елны туган телләр буенча иҗат конкурслары, фәнни-практик конференцияләр үткәрү юлы белән гамәлгә ашыру күздә тотыла.

2004-2013 елларга билгеләнгән программаны гамәлгә ашырганда республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезне комплекслы яклау буенча шактый чаралар күрелгән иде. Яңа программа буенча да бу эш дәвам итәчәк.

Лингвистик тикшеренүләр чараларының тулы бер комплексын эшләү дәүләт программасының дүртенче бурычы булып тора. Мәгълүмати технологияләрнең интенсив үсеше татар теленең электрон корпусын булдыруны таләп итә. Моның өчен электрон җайланмалар, программалар эшләргә туры киләчәк. Төрле архивларда сакланучы кулъязмаларны, борынгы китапларны да мөмкин кадәр тизрәк халыкка кайтарасы бар.

Элеккеге программаны гамәлгә ашырганда Якшәмбе мәктәпләре эшчәнлеген оештыруга күп көч куелды. Яңа программада республикада яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү бишенче бурыч буларак билгеләнгән. 2014-2020 елларда дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышында Якшәмбе мәктәпләрендә укыту-методик кулланмалар, кампитр класслары булдыруга, күпмилләтле лагерьлар оештыруга игътибар юнәлтеләчәк. Мигрантларга республика дәүләт телләрен, законнарын, биредә яшәүчеләр традицияләрен өйрәтү дә актуаль бурыч булып кала.

Программада билгеләнгән төп бурычларның алтынчысы республика халыклары телләренең статусын күтәрүгә һәм аларны популярлаштыруга бәйле. Ул телләрне саклау һәм үстерүгә кагылышлы иҗтимагый һәм шәхси инициативаларны грантлар белән яклауны, туган телне популярлаштыру буенча конкурслар үткәрүне күздә тота.

Һәм, ниһаять, программада билгеләнгән җиденче бурыч ирешелгән нәтиҗәләргә мониторинг үткәрүдән гыйбарәт. Чөнки телләрне куллануның торышына даими анализ ясамыйча алга китү мөмкин түгел.

Бу җәһәттән Разил Вәлиев тә, Данил Мостафин да үз чыгышларында 2014-2020 елларга билгеләнгән дәүләт программасын гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәсе халыкның культура, белем дәрәҗәсен күтәрү, республикада яшәүче милләтләрнең телләрен куллану өлкәләрен киңәйтү, милләтара татулыкны саклау булырга тиешлегенә кат-кат басым ясадылар. Әлбәттә инде, программа чараларын гамәлгә ашыру Татарстанда яшәүче халыкларның Конституциядә беркетелгән туган телләрен өйрәнү һәм үстерүгә кагылышлы хокукларын яклауга ярдәм итәр дип ышанырга кирәк. Яңа программаны тулы күләмдә үтәү җаваплы бурыч булып тора.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: