Мәдәни җомга

Әбрар Кәримуллин укулары

Шул исемдәге халыкара фәнни-гамәли конференция Казанда менә инде алтынчы тапкыр уздырылды. Әбрар Кәримуллин – дөньякүләм танылган китап тарихы белгече, академик, Тукай бүләге иясе, сугыш ветераны, милләтебезнең бәйсезлеге өчен көрәшкән, татар тарихы буенча йөзләгән хезмәт язган олуг галим иде.

Ул милләткә татар китабының мең еллык тарихын язып калдырды, шулай ук Ерак Көнчыгышта татар мөһаҗирләренең тарихын һәм язмышын беренчеләрдән булып фәнни дәрәҗәдә өйрәнә башлаган галим дә иде. Әле узган гасырның 90-нчы елларында ук Әбрар Кәримуллин Америка, Канада, Франция, Төркия архивларында булып, анда яшәүче милләттәшләребез белән очрашып, Казанга татар мөһаҗирләре турында кыйммәтле материаллар алып кайтты. Ул – Япония белән элемтәгә кереп, япон галимнәрен беренче булып Татарстанга китергән, милләтебез тарихы турында Япониядән бик күп китаплар һәм фәнни хезмәтләр кайтарган, аларны үз вакытында матбугат аша халкыбызга җиткергән шәхес тә.

Республикабызның Милли китапханәсендә узган фәнни-гамәли чарада болар барысы да искә алынды. Әбрар Кәримуллинның замандашлары һәм шәкертләре аның турында истәлекләр белән бүлеште, язучылар Разил Вәлиев, Фоат Галимуллин, Равил Рахмани, Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, тарих фәннәре докторы Айсылу Габделхакова Әбрар аганы сагынып һәм зурлап искә алды. Халыкара конференциядә Литвадан фән докторлары Галина Мишкинене һәм Елена Забарскайте, Мәскәүдән тарихчы Илья Зайцев, Казахстаннан Анаркул Рәхимова, Кырымнан Лиля Маметова, Төркиядән Ильяс Мифтахов үз темалары буенча чыгыш ясады, халыкка кызыклы мәгълүмат җиткерде.

Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова якташы Әбрар Кәримуллин турында ике махсус доклад әзерләп килгән иде, аның беренчесе – “Әбрар Кәримуллин язмаларында туган тел мәсьәләсе”, икенчесе – “Японияне ачкан татар галиме”. Ф.Бәйрәмова халыкка аның беренчесен җиткерде, чөнки туган телебезнең хәле аяныч булган көннәрдә шул хакта сөйләүне кирәк дип тапты: 

“Татар кешесе өчен туган тел мәсьәләсе һәрвакыт бик мөһим һәм актуаль булган, ул аны гасырлар дәвамында бары тик көрәшеп кенә саклап кала алган, бу көрәшнең башында һәрвакыт татар зыя­лылары торган, – дип сөйләде ул. – Әле 1870 елларда ук, патша хөкүмәте татар авылларында урыс мәктәпләре ачарга һәм хәтта мәдрәсәләргә дә мәҗбүри рәвештә урыс телен кертергә әмер биргәч, моңа каршы дин әһелләре күтәрелеп чыга, халык юл куймый. 1906 елның мартында Россия Мәгариф министрлыгы кагыйдәләр җыентыгы бастыра, анда татарның мең еллык әлифбасын урысныкына алыштыру турында сүз була. Моңа каршы татар зыялылары күтәрелеп чыга, Һади Атласи шул елны ук Оренбургта “Яңа низам вә голәмаларыбыз” дип аталган китабын бастыра. Анда ул хәреф алыштыруның дин вә милләтне алыштыру белән бетәчәген кисәтә, безне мәктәпләр аша чукындырырга телиләр, дип яза. Бу брошюра-китапчыгы өчен Һади Атласины 1909 елда хөкем итәләр һәм крепостька ябалар, тиражны юкка чыгаралар. 1929 елның башында Һади Атласины тагын кулга алалар һәм ун елга концлагерьга хөкем итәләр, монысы – тагын шул тел-милләт өчен, чөнки ул 1927 елда гарәп әлифбасын латинга алыштыруга каршы чыккан була. Соңгы төрмәсендә – 1938 елда Атласины инде атып үтерәләр, аның тел вә дин, милләт өчен гомер буе көрәшүен кичерә алмыйлар.

Совет чорында, бигрәк тә 60-80-нче елларда да татар зыялылары туган тел мәсьәләсен кат-кат күтәреп карый, хәтта Мәскәүгә, үзәк комитетка кадәр хатлар язалар. Бу чорда татар мәктәп­ләре бары тик авылларда гына калган була, ә шәһәрләрдә, шул исәптән, Казан белән Чаллыда да бары тик русча гына укыталар. Татар зыялылары, бигрәк тә язучылар һәм галимнәр моның белән килешми, тел мәсьәләсен даими рәвештә күтәреп тора. Ул елларда татар теле өчен көрәшнең башында галим Әбрар Кәримуллин торган, дип әйтсәк, һич тә арттыру булмас, моңа дәлил булып аның шул чорда матбугатта дөнья күргән күп санлы мәкаләләре, радио-телевидениедә чыгышлары да тора. Татар китабы тарихы буенча дөньякүләм танылган зур белгеч ул елларда ук тел язмышы өчен борчылып чаң суга, тел бетсә милләтнең дә бетәсен кисәтә”.

Ф.Бәйрәмова Ә.Кәримуллинның 1977 елдан башлап 1997 елга кадәр вакытлы матбугатта туган тел темасына язган мәкаләләренә анализ ясады, аларның бүген дә бик актуаль булуын, галимнең фикерләре искермәвен әйтте. Әйе, Әбрар ага ул вакытта ук тел язмышын милләт язмышы итеп күрә, ул туган телгә нибары аралашу чарасы гына итеп карамый, ә бәлки мең еллык язма әдәбиятны һәм мәдәниятне тудыручы, тарихта теркәп калучы һәм саклап торучы могҗизаи көч итеп тә карый. Әбрар Кәримуллин милли мәктәпләр һәм Милли университет өчен гомеренең ахырына кадәр көрәште, телләр турында законның үтәлмәвенә бик борчылды, галим кеше буларак, бу мәсьәләдә конкрет тәкъдимнәр белән дә чыкты. 

Ә.Кәримуллин Татарстанда бары тик бер тел – татар теленең генә дәүләт теле булу тарафдары иде һәм шул фикереннән үлгәнче чигенмәде. Шул ук вакытта ул, Татарстаннан читтә яшәүче татарларның ана телләрен саклап калу өчен Россиядә ике тел – рус һәм татар телләре дәүләт теле булырга тиеш, дип беренчеләрдән булып халыкка җиткерде. Ул шулай ук бәйсезлек тарафдары иде, татар милләтен, Татарстанны ирекле, азат итеп күрергә хыялланды, килер буыннарга да шуны васыять итеп 
калдырды. 

Әйе, тел – ул милләт мәсьәләсе, бер халыкның барлыгы яки юклыгы аның милли теленнән чыгып бәяләнә. Халык үз теленнән мәхрүм ителгән яки ваз кичкән икән, аны инде милләт дип әйтеп булмый, ул кайсы телдә сөйләшсә, шул халыкның вәкиле булып китәчәк. Әбрар Кәримуллин бу хакта кат-кат искәртә, тел яшәгәндә генә милләт тә яши ала, ди: 

“Телдән башка милләтне милләт итеп саклаучы бернинди көч тә, бернинди гамәл дә, бернинди юл да юк, – дип яза ул. – Тел яшәгәндә генә милләт яши, телнең тормышта тоткан урынын милләтнең яшәеше билгели, теле йомшара башлаган милләтнең киләчәге юк, андый халык маңкортлашу юлына баса, юкка чыга, башка милләтләр үсеше өчен тирескә әйләнә. Милләт булып җитлеккән һәр халык моны бик яхшы аңлый, һәм, шуннан чыгып, милли телен яклау, үстерү, аның тормышта тоткан ролен ныгыту өчен бөтен көчен бирә, аны күз алмасы кебек кадерли дә, яклый да, мактый да...” 

Әбрар Кәримуллинның бу сүзләре һәр татар түрәсенең түрендә эленеп торырга, аның җан авазы күңелләренә үтеп керергә тиеш иде кебек. Әмма эленеп тә тормады, йөрәкләренә дә үтмәде, шулай булмаса, бүгенге аянычлы хәлгә калмас идек! Олуг галимнең теләк-таләпләрен тормышка ашырырга татар түрәләре курыкты, ә маңкортларга ул кирәк тә түгел иде. Һәм бүген дә шулай – татар халкы башка милләтне яшәтү өчен ашламага әйләнеп бара. Бу хакта бары тик татар зыялылары гына яралы йөрәкләрен чаң итеп кага... 

Фәнни конференция күпкырлы иде, ул төрле өлкәләрне һәм темаларны колачлады. Тарих фәннәре кандидатлары Алсу Арсланованың Галимҗан Баруди мирасы турында, Динә Мостафинаның Тенишевлар нәселе, Айдар Хәйретдиновның – Муса Бигиев, Эльмира Әмирханованың мишәр морзалары турында чыгышлары халыкка күп яңа мәгълүмат бирде. Тарих фәннәре докторы Диләрә Усманова әтисе Миркасыйм аганың Әбрар Кәримуллин белән бергә 1964 елда уздырган археографик экспедицияләре турында җентекләп сөйләде. Шулай ук КФУ укытучылары Евгений Хәмидовның Морад Рәмзи кулъязмасы турында, Илшат Гыймаевның Муса Бигиев һәм Коръәннең Казан басмасы турында хәбәрләре дә тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук конференциядә галимнәр, мөгаллимнәр һәм мөхәррирләр Айсылу Габделхакова, Рәфыйк Сәлахиев, Гөлнара Фазлыйәхмәтова, Гөлшан Мирдиянова, Эльмира Сәлахова, Наил Гарипов, Ольга Улемнова, Рәис Әйнетдинов, Ләйсән Әкбирова, Зөфәр Гыйләҗевларның да төрле темага чыгышлары яңгырады, алар барысы да киләчәктә аерым җыентык булып дөнья күрәчәк. 

Икенче көнне конференциядә катнашучылар Арча районына, Тукай-Кырлай авылына, тарихи урыннарга сәфәр кылды. 

“Тарихи-мәдәни мирас”  фондының матбугат үзәге.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: