Мәдәни җомга

БИЕКТАУЛАРНЫҢ ҮЗ ЮГАРЫЛЫГЫ

1935 елның апрелендә оешкан, үзәге итеп кечкенә генә тимер юл станциясе сайланган Биектау районы бүгенге көндә республикада иң зур төбәкләр исәбенә керә. Ул 158 мең гектар мәйданны били, халык саны 44 меңнән артыграк. Табигать Биектау төбәген урманнар, кырлар, күлләр һәм елгалар белән мул бүләкләгән. Матур күлләрнең берсе - Зәңгәр күл....

1935 елның апрелендә оешкан, үзәге итеп кечкенә генә тимер юл станциясе сайланган Биектау районы бүгенге көндә республикада иң зур төбәкләр исәбенә керә. Ул 158 мең гектар мәйданны били, халык саны 44 меңнән артыграк.

Табигать Биектау төбәген урманнар, кырлар, күлләр һәм елгалар белән мул бүләкләгән. Матур күлләрнең берсе - Зәңгәр күл. Ул район һәм Казан шәһәре халкы өчен менә дигән ял итү урынына әйләнде.

Күптән түгел хәбәрчебез район башлыгы Рөстәм Галиулла улы КӘЛИМУЛЛИН белән очрашып, районның бүгенге хәл-әхвәлләре турында әңгәмә корды.


- Рөстәм әфәнде, Биектау зурлыгы ягыннан Казан арты районнары арасында аерылып торса да, икътисади яктан караганда, бер чамада кебегрәк. Ягъни табигать сезгә нефть тә, газ да бүләк итмәгән, диюем.

- Әйе, бездәге яшәү рәвеше аларныкыннан әлләни аерылып тормый. Без дә , алар кебек, авыл хуҗалыгы районы, төп шөгылебез дә терлекчелек һәм үсемлекчелек продуктлары җитештерү.

- Хәзер бит инде колхоз һәм совхозлар бетте. Алар урынын акционерлык җәмгыятьләре алды. Сезнекеләр дә үзгәреш кичерми калмагандыр, билгеле.

- Аларның күбесе ачык акционерлык җәмгыятьләре буларак яшәп килә. Арада авыл хуҗалыгы предприятиесе,мәсәлән, "Ватан", авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ("Красная Заря") кебекләр дә бар. Хикмәт - исемдә түгел, җисемдә. Алар нигездә ит һәм сөт продуктлары җитештерә, башкалабыз Казан һәм башка шәһәр кешеләрен әлеге продуктлар белән тәэмин итүгә өлеш кертә.

Хуҗалыгында 2-3 баш мөгезле эре терлек тота башлап, соңгы елларда зурдан кубып эшләүче фермерларыбызның саны артканнан-арта бара. Шундыйларның берсе - Дөбъязда яшәүче Минсинә Латыйпова. Аның хуҗалыгында 230 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 130ы - савым сыер.

Семиозеркадан Василий Ванеев, Ямаширмәдән "Әхтәмов КФК"ларында да мөгезле эре терлекләр саны дистәләгән баш белән исәпләнә. Ә менә шул ук Ямаширмә авылында яшәүче Габделәхмәт Котдусовның хуҗалыгы терлекләрнең төрлелеге ягыннан нык аерылып тора. Анда безнең шартларда яшәүче терлекләрдән тыш, тәвә кошы, аккош, кролик, күркә, ишәк кебек хайваннар да бар. Аларны тамаша кылырга хәтта туристлар да килә.

Кыскасы, вак-төякләрен дә кертеп исәпләгәндә, районыбызда 278 фермер хуҗалыгы бар, шуларның 45е хөкүмәт органнары каршында хисап биреп бара.

Ә инде җитештерелгән барлык продукциянең төренә карасак, яртысы үсемлекчелек тармагына, яртысы терлекчелек тармагына туры килә.

- Биектау төбәгендә сәнәгать предприятиеләре дә бар. Әйтик, заманында Коркачык төзелеш комбинатына бәйле язманы үземә дә әзерләргә туры килгән иде.

- Күп булмаса да, алары да бар: Авторемонт заводы, Коркачык сәнәгать төзелеш комбинаты, Усад спирт заводы, Татметалл базасы, Бөреле җәнлек совхозы. Ләкин алар районның йөзен билгеләми. Дөрес, соңгы елларда төзелеш оешмаларының техник базасы ныгыды. Бу үз чиратында җитештерү, социаль-көнкүреш-мәдәни объектлар, торак йортлар төзүне арттырырга мөмкинлек бирде. Авылларга газ кертү, юллар төзү буенча күп эш башкарылды. Районның социаль инфраструктурасы шактый киң тармаклы. Алар район халкы ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә, дип исәплим.

- Сезнең белән очрашуга килгәндә Боз сараена юлыгасың. Шунда ук спорт комплексы да күзне иркәли...

- Спорт комплексы байтактан эшләп килә инде. Ә Боз сарае яңарак кына сафка басты. Бәлки әле атаклы хоккейчылар тәрбияләүгә дә үз өлешебезне кертербез.

- Хәзер Президент программасы нигезендә авыл клубларын төзү дәвам итә. Булганнарына ремонт ясала. Бу мәсьәлә сездә ничегрәк хәл ителә?

- Авыл клубларын үзәккә алган әлеге программа бездә зур җанлылык тудырды. Моннан 4-5 ел элек мәдәният сарайларын ремонтлау, яңарту, эчке якларын матур пәрдәләр белән бизәү эшләрен башлаган идек. Узган ел Дөбъязда һәм Усад авылында яңа мәдәният сарайлары ачтык. Әле яңа гына Коркачык бистәсендә яңа клуб төзелеп бетте һәм файдалануга тапшырылды. Юкса, 2 меңгә якын кеше яшәгән бу бистәдә клуб вазифасын элеккеге мунча бинасы үтәп килгән иде.

- Клублар турында сүз чыккач, районның мәдәният тормышына тукталыйк әле.

- Безнең районда 48 мәдәният сарае бар. Аларда 28 фольклор ансамбле эшләп килә. Әлеге ансамбльләрдә җырчылар, гармунчылар чыгыш ясый. Усад мәдәният сарае каршында "Веснянки" (җитәкчесе Ирина Минеева), "Атна кич" ( җитәкчесе Раилә Каюмова), Шәпшедә "Ровесники" балалар бию ансамбле, "Россияночка" зурлар ансамбле, Иске Казан җирлегендә "Казан", Ямаширмәдә халык театры ( җитәкчесе Филсинә Сәгъдиева) кебек коллективлар уңышлы эшләп килә. Узган ел гына оешкан удмурт гаилә ансамбле ( җитәкчесе Владимир Трофимов) нур өстенә нур булды. 2 елга бер тапкыр үткәрелә торган фестивальдә район халкы бу ансамбльләрнең чыгышларын рәхәтләнеп тыңлый, үзенә рухи азык ала. Әлбәттә инде, аларда аерым җырчылар, аерым түгәрәк әгъзалары да чыгыш ясый. "Түбәтәй чигү", "Чабата үрү" кебек түгәрәкләрнең дә чыгышларын тамашачылар кызыксынып карый.

Быелның май аенда Үзәк паркта зур гала-концерт үткәрдек, оста башкаручыларны бүләкләдек. Киләсе елда Шәпше авылында зона конкурсы үткәрү планлаштырыла. Ул конкурста Казан арты районнары: Арча, Әтнә,Теләче, Балтач һәм Кукмара төбәкләре катнашачак. Хәзер бу мәдәният сараенда, кунакларны яхшы итеп каршыларлык хәлгә китерү өчен, әзерлек эшләре башкарыла.

- Рөстәм әфәнде, 28 ансамбль кешеләрен киендерергә дә кирәк бит әле.

- Быел гына да "Йолдызлык-Созвездие"дә катнашучы 280 баланы өр-яңадан киендердек. Ансамбльдә катнашучыларның да киемнәрен яңартып торырга кирәк. Мәдәният сарайларын заманча бизәү дә таләп ителә. Без бу максат өчен чыгымнар бәясен бюджетка салабыз, химаячеләр эзлибез. Тырыша торгач, мәсьәләне уңай хәл итәбез.

- Шушы кадәр ансамбльнең уңышлы эшләп килүе район халкының мәдәни тормыш белән актив яшәвен раслый. Моның тамырлары да ерактан киләдер, дип беләм.

- Татарның профессиональ музыкасына нигез салучылар Солтан Габәши һәм Салих Сәйдәшев - безнең якташларыбыз. Аларның туган авыллары - Кече Солабаш һәм Өбрәдә музейлары бар. Яшьләрне дә шулар үрнәгендә тәрбияләргә тырышабыз.

Талантлы яшьләрне барлап кына калмыйбыз, аларның иҗатын халыкка җиткерү өчен конкрет чаралар да күрәбез.18 яңа җыр тупланган "Җырлы Биектау" җыр тәлинкәсен чыгару - шуңа бер мисал. Әлеге җырлар районыбыздагы 18 авылга багышланган, аларның сүзләре дә, музыкасы да биектауларныкы. Бу диск белән генә эш тукталмас, дип уйлыйм. Чөнки талантлы яшьләр үсеп тора.

Биектау җирлегендә яшәгән талантлы яшьләрнең иҗатын пропагандалауда быел май аенда эшли башлаган телевидение тапшырулары да уңай роль уйнар дияргә нигез бар. Бездә радио да эшли бит әле. Гәзитебез дә чыгып килә.

- Аңлашылганча, Биектау яшьләре арасында зур сәхнәдән тәкъдим итәрдәй талантлар байтак булып чыга.

- Әйе, шактый алар. Җырчы, композитор Эльнар Сабирҗанов, композитор Шамил Гибаев, Дөбъяздан Гөлнара Галиуллина, Ямаширмәдән Алина Даутова, әрмән егете Аршак Алтунян кебек җырчыларны теләсә кайсы аудиториягә тәкъдим итәргә мөмкин. Безнең район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ринат Сабирҗанов та улы Эльнар һәм Шамил иҗат иткән көйләрне башкара, үзе үк сүзләрен дә яза. Саный китсәң тагын байтак исемнәрне атарга мөмкин. Бәлки, телеканаллардан "Йөрүзән" җырын башкарган әбине тыңлаганыгыз бардыр. Ул да бит безнең район тумасы, Битаман авылында яшәүче 80 яшьлек Рузалия әби Гарифуллина. Безнең телевидение журналистлары аның турында да тапшыру эшләде инде.

- Иске Казан музей-тыюлыгы да сезнең район территориясендә ич әле.

- Әйе, ул - безнең горурлыгыбыз. Камай һәм Әйшә авыллары тирәсендәге Иске Казан тарихи-этнографик музее кунакларны кабул итәрлек урынга әйләнде. Менә тиздән, төгәлрәк әйтсәк, 17 августта анда хәйрия концерты узачак. "Ярдәм" һәм "Бәхетле дөнья" милли фондлары ярдәмендә оештырыла торган "Иске Казанда милли моңнар" дип аталган әлеге концертта 21 җырчы - Рафаэль Сәхәбиев, Газинур Фарукшин, Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Искәндәр Биктаһиров, Резидә Шәрәфиева, "Сорнай" ансамбле, соңгы елларда киң танылу алган Филүс Каһиров, ИлСаф, Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасыйхов, Айрат Имашев һ.б.лар катнаша. Бу хәйрия концертыннан кергән акча "Ярдәм" мәчетенә, күрмәүче һәм церебраль паралич белән авыручы балалар ихтыяҗы өчен тотылачак.

- Һәр төбәк үзенең күренекле шәхесләре белән горурлана. Биектау ягында да андый шәхесләр аз түгел дип беләбез.

- Мин баштарак Солтан Габәши белән Салих Сәйдәшевне әйтеп үттем инде. Бөтен гомерен татар халкының милли, дини, мәдәни, иҗтимагый мәнфәгатьләрен яклауга багышлаган бөек галим Садри Максуди тумышы белән безнең Ташсу авылыннан. Композитор Әнвәр Бакиров, драматург Хәй Вахит - Биектау җирендә туган шәхесләр. Актив иҗат итүче балалар шагыйре Рафис Корбан, язучылар Солтан Шәмси, Зиннур Хөснияр - шулай ук чыгышлары белән Биектау районыннан. Рафис Корбан бүген әнә республика күләмендә җаваплы эш башкара - Татарстан Язучылар берлеген җитәкли.

- Безнең сөйләшү, нигездә, районның мәдәни тормышына багышланды. Әмма тиздән, бик тиздән яңа уку елы башланачак. Узган уку елы ничегрәк тәмамланды, алдагысына хәзерлек эшләре ниндирәк дәрәҗәдә?

- Бездә 37 урта мәктәп бар. Аларда 4 меңнән артык укучы белем ала. Быелгы чыгарылыш класс укучылары имтиханнарны уңышлы тапшырды. Район үзәгендәге 3 нче мәктәптә урыс теле һәм әдәбиятеннән 100 балл җыйган укучыбыз да булды. Узган ел шундый укучы 1нче мәктәптән булган иде.

- БДИ турында төрле фикерләр йөри. Бу ысул белән имтихан тапшырганда тыелган алымнар куллану очраклары була. Сездә БДИ ничегрәк үтте?

- Әнә шундый чатаклыкларны истә тотып, безнең мәктәпләрдә видеокамералар урнаштырылды. Бер сүз белән әйткәндә, БДИ тавыш-тынсыз гына узды бездә.

- Мәктәпләрнең төп бурычы - балаларга төпле белем бирү, билгеле. Әмма аларның башка вазифалары да җитәрлек бит әле.

- Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, дигән гыйбарәне һәрберебез белә. Сәламәт булмасаң, алган белемеңнең дә кадере юк. Менә шуңа күрә укучыларның спорт белән шөгыльләнүенә зур игътибар бирәбез. Мүлмә, Ямаширмә, Айбаш мәктәпләрендә татарча көрәш түгәрәкләре бик яхшы эшли. Таэквондо белән шөгыльләнүче мәктәпләр дә бар. Үзәктәге 2 нче мәктәп хоккейчылары белән аерылып тора. 3 нче мәктәптә авиамодельчеләр түгәрәгенең эше мактауга лаек. Бу мәктәп әлеге спорт төре буенча 650 мең сумлык грант отты. Ул акчага техник спорт өчен җиһазлар сатып алынды. Робот техникасы да баетылды.

Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүне дә күз уңында тотабыз.Бездә һәр мәктәп каршында мәктәп яны кишәрлекләре бар. Аларда укучылар көче белән яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерелә. Болай эшләү берьюлы ике "куян"ны тотарга мөмкинлек бирә. Беренчедән, бу культуралардан алынган продукция белән мәктәп ашханәләре тәэмин ителә, икенчедән, биредә эшләгән укучылар хезмәт чыныгуы алып үсә, олы тормыш юлына баскач, югалып калмый. Аннары адәм баласы үзе булдырганга, үзе тапканга башкачарак карый. Шул мәктәп яны кишәрлеге буенча бизнес-план төзеп, Шәпше һәм Озерная мәктәпләре грант отты. Бу акчага шәпшеләр менә дигән теплица төзеп куйды.

Әлбәттә, мәктәп яны участоклары белән беррәттән, хәзерге вакытта уку йортларының эчендә дә эш кайный,яңа уку елына хәзерлек бара. Чөнки беренче кыңгырау тавышы яңгыраганчы барысы да әзер булырга тиеш.

Харис ЗАКИРОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: