Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ӘБИ ПАТШАГА ҺӘЙКӘЛ УРЫНСЫЗ

Казан шәһәре мэриясе уйлап чыгарганча, Кабан күле ярында Әби патшага һәйкәл куйсак, безне Кырым татарлары дөрес аңламас. Чөнки Екатери­на II Кырым татарларын һәм нугай милләтен җир йөзеннән сөртеп ташлау турында Указ чыгарган патша. Кырымдагы туганнарга аеруча авыр булган бу заманда Казан татарлары мондый монафыйклыкка бармаска тиеш. Күптән түгел, Татарстан Фәннәр...

Казан шәһәре мэриясе уйлап чыгарганча, Кабан күле ярында Әби патшага һәйкәл куйсак, безне Кырым татарлары дөрес аңламас. Чөнки Екатери­на II Кырым татарларын һәм нугай милләтен җир йөзеннән сөртеп ташлау турында Указ чыгарган патша. Кырымдагы туганнарга аеруча авыр булган бу заманда Казан татарлары мондый монафыйклыкка бармаска тиеш.
Күптән түгел, Татарстан Фәннәр академиясе бинасында Бөтендөнья татар яшьләре форумы, татар иҗтимагый үзәге вәкилләре һәм татар архитекторлары, тарихчылар катнашында үткән түгәрәк өстәл сөйләшүендә яңгыраган төп фикер менә шул булды.
Проблеманы җентекләп тикшерүгә күчкәч, гомерен милли архитектурабызны өйрәнүгә багышлаган архитектура докторы Нияз Халитов, гомумән, башкалабыздагы милли төзелеш торышына бәя бирде. "Казан - ул күчмә халыкларның йорт кору стиленнән башлап Азия, төрек, сәлҗүк, госманлы, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Патша Россиясе, Советлар Союзы чорлары стильләрен үзендә берләштергән үтә бай архитектуралы шәһәрләрнең берсе. Биредә хәтта рус архитектурасының да үз стиле бар. Мәсәлән, Сөембикә манарасы псевдотатар стилендә төзелгән. Аны рус төзүчеләре салганын беләбез. Аңа татар төсмерен бирергә тырышканнар. Мәскәүнең Казан вокзалы, Василий Блаженный соборы да нәкъ шушы стильдә төзелгән.
Казанның архитектурасына 1500 ел. Ничек, шәһәрнең үзенә бер мең яшь бит, дип каршы төшәләр миңа. Дөрес, әмма Казан Болгардан күчерелгән архитектура нигезендә корылган. Башкаланың борынгы йортларында милли архитектура мисалы булып тирмә, капка, гөмбәз, ай һәм йолдыз билгеләре сакланып калган. Елга порты бинасы, Киров районындагы Кызыл капка, элеккеге яшьләр театры бинасы - татар архитектурасының ачык мисалы. Ни кызганыч, милли корылмалар җимерелә бара. Мәсәлән, хәзерге яһүд мәктәбе урынында XVIII гасыр бинасы иде. Ул нигезенә кадәр җимерелде.
Бүгенге Казанның тышкы кыяфәтенә карасак, нәрсә күрәбез соң? Беренчедән, тарихи биналарны тоташтан җимерү һәм яңадан торгызабыз, дип уйлап йортларга якынча тарихи кыяфәт бирү. Болар һәр икесе дә югалту. Архитектура ул - халык һөнәрчелеге түгел, ә дәүләт төзелеше", - дип сөйләде галим. Нияз Хаҗи улы, үз белемнәренә таянып, Милли архитектураны үстерү концепциясен төзегән. Аны шәһәр хакимиятенә тәкъдим иткән. Әмма бу хезмәт белән кызыксынучы булмаган.
Белгеч күзлегеннән караганда, хәзер башкала биналарының стиле инвесторлар заказыннан тора. "Йортка милли төсмер бирүче гөмбәз ясарга инвесторның акчасы жәл. Хәер, бер Казанда гына түгел, Европаның бик күп шәһәрләре шулай үсә. Итальяннар шундый заманча стильгә милли бизәкләрен кертә башлады һәм ренессанс стиле туды. Бу алымны хәзер бар дөнья куллана. Мин дә Казанда "Панорама" рестораны кебек йортларны күреп сөенәм. Кызганыч, бу мөһим эш аерым архитекторларның тоемлавы аркасында гына бара, ә тарихны, гореф-гадәтләрне үз эченә алган комплекслы план белән алып барылмый", - ди архитектура докторы.
Нияз әфәнде күтәргән икенче мәсьәлә - Казанда элеккеге исемнәр, топонимнар бөтенләй дә кулланылмый. "Кремль эчендә бер генә дә татар атамасы юк. Ни урам, ни тыкрык. Хәтта Бишбалта исемен дә бирдертә алмады халык. "Корстон", Ривьераларны "Шәм-палас" кебек сүзләр белән алмаштырсаң да, биналарга милли төсмер биргән кебек була".
Милли хәрәкәт вәкиле Фәрит Зәкиев тә үз тәкъдимнәрен әйтеп узды: "Универ­сиада өчен биниһая зур биналар төзелде. Шуларның берәр җиренә милли бизәкләрне төшерергә була иде бит. Татарларның ат яратуы белән мактанабыз, әмма Казаныбызда бер атлы һәйкәл дә юк. Әйтик, тимер юл вокзалы каршында кунакларны Олуг Мөхәммәд ханның атлы сурәте каршы алса, никадәр яхшы булыр иде. Ә Җиңү проспектына (Южный трассасы) (Болгар юлы) Алмыш ханны бастырып куярга мөмкин. Топонимика мәсьәләсендә милләтне бигрәк тә рәнҗетәләр. 9 мет­ро тукталышының нибары 2се татарча атала. Иҗтимагый хәрәкәт булачак яңа 3 тукталышка "Сөембикә", "Олуг Мөхәммәд", "Бәхтияр Канкаев" исемнәрен тәкъдим итә. Казанның парк һәм скверлары да европача стильдә. Ни өчен аларда һәм балаларның уен мәйданчыкларында татар әкиятләре геройларын яки Тукай персонажларын кулланмаска?
Башкала хакимияте ике дәүләт теле турындагы канунны санга сукмавын дәвам итә. Химиклар мәдәният сарае паркында Россиянең күренек­ле химикларының тормыш юлын чагылдырган аллея ясалды. Барлык язмалар да рус телендә генә булу өстенә, үзебезнең күренекле татар химигы Гыйлем Камайга биредә урын табылмаган. Мин бу паркта шул рәвешле закон бозучыларны штрафка тартыр­га чакырам".
Яшь галим, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов: "Башкалада күрсәтмә такталарда татар теле 5 процентка гына кулланыла. Хәтта инглиз теле дә күбрәк очрый. 18 министрлыкның элмә такталары бары тик рус телендә генә. Шәһәребездә барган төзелешләргә, куелган символларга карата һәр ике милләт тарафыннан да каршылык юк дип белә идек. Әмма шәһәр хакимиятенең Әби патшаны мәңгеләштерер­гә теләве интернетта да, халыкта да бәхәсләр уятты. Без патшабикәнең таш мәчетне төзергә рөхсәт бирүен болай да онытмыйбыз. Моның иң зур истәлеге булып Мәрҗани мәчете бүген дә эшләп тора. Шул ук вакытта аның башка рус булмаган милләтләргә карата кыру сәясәте алып баруын да онытмыйк. Мәчет салырга указны да ул инде Казан татарлары соң чиккә килеп җиткәч, изелүгә түзмичә баш күтәрүләр булмасын өчен, ташлама рәвешендә чыгарган. Патшабикәгә истәлек булып, Бауман урамында каретасы утыра. Казанны саклаучыларга һәйкәл дә куелмаган килеш, бер үк кешегә 4 урында истәлек билгесе булдыру - гаделсезлек", - дип, татар яшьләренең уртак фикерен җиткерде. Аның фикерен Тәбрис Яруллин да куәтләде. "Самодержавиене мәңгеләштерү Казан халкына нәрсә бирә? Безнең һәйкәл куярлык үз шәхесләребез бар", дигән фикерләр дә яңгырады. Казан архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы, шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна Белицкая шәһәр идарәсе игълан иткән бәйге Екатерина II гә түгел, ә аның таш мәчет төзергә рөхсәт иткән карарына багышлана дип искәртте. Ул бөтен проектлар да җәмәгать тыңлаулары аша үтә, диде. Ханым бу тәкъдимне кем кузгатуын әйтә алмады. Яшьләрнең Казанда яшәп иҗат иткән шәхесләребез Рөстәм Яхин, Сара Садыйковаларга һәйкәл булдыру тәкъдименә: "Акча юк", - дип кенә җавап бирде.
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
.Нияз Халитов Казандагы әлеге бинаны татар архитектурасы өслүбендә төзелгән дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев