Мәдәни җомга

БЕРЛЕК КАЙДА – КӨЧ ШУНДА

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V съезды булып узды. Анда 34 илдән, РФнең 61 төбәгеннән килгән 796 делегат, 300гә якын кунак, 100дән артык журналист катнашты. Съездның пленар утырышының беренче өлеше М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ...

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V съезды булып узды. Анда 34 илдән, РФнең 61 төбәгеннән килгән 796 делегат, 300гә якын кунак, 100дән артык журналист катнашты.

Съездның пленар утырышының беренче өлеше М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ тышкы эшләр министры урынбасары Григорий Карасин, БДБ эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Константин Косачев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Леонид Гильченко, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар, министрлык, ведомство җитәкчеләре, әдәбият, сәнгать әһелләре, галимнәр катнашты.

Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү чыгышында Бөтендөнья татар конгрессының 20 ел эчендә республика белән бергә зур юл үтүен искәртте. "Ул халкыбызны берләштерде, туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау буенча зур эшләр башкарды. Бөтендөнья татар конгрессы - уңышлы проект. Без Конгресска таянып эшлибез, ул безнең ышанычыбызны һәрвакыт аклый", - диде ул. Аннары Президент Татарстан Конституциясенең 20 еллыгын билгеләп үтүне искә төшерде, Төп Законыбызның Татарстан халыкларының милли үсешенә тигез мөмкинлекләр тудыруын әйтте. "Конституциябез республика җитәкчеләре алдына читтә яшәүче татарларга ярдәм итү бурычын да куя", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук мәгълүмати технологияләр үсеш алган чорда барлык татарлар өчен бердәм мәгълүмат кыры булдыруның мөһим икәнлеген белдерде. "Без тәүлек буе эшли торган "ТНВ-Планета" татар каналын ачтык. Хөкүмәт һәм Конгресс тарафыннан "Татар иле" порталы булдырылды. 2013 елда исә "Ана теле" он-лайн мәктәбе эшли башлый. Программа һәрбер теләгән кешегә татар телен өйрәнергә ярдәм итәчәк", - диде Президент. Ул үз чыгышында залдагыларның игътибарын шулай ук татар халкының уңган, булдыклы булуына юнәлтте. "Русия төбәкләрендә татарлар яши торган Урта Әләзән, Шыгырдан, Гали һәм башка авыллар тормышы барыбызга да үрнәк булып тора. Безгә татар дөньясында булган уңышлы тәҗрибәне киңрәк файдаланырга кирәк", - диде Илбаш.

Президент Рөстәм Миңнеханов делегатларны һәм кунакларны республиканың ирешкән уңышлары, киләчәккә планнары белән дә таныштырды. Татарстанда зур җитештерүчән хезмәтнең һәм безнең уртак тырышлыгыбызның нәтиҗәсе - республика икътисади, авыл хуҗалыгы, социаль өлкәдә, мәдәнияттә, мәгарифтә һәм спортта алдынгы урыннарны били. 2011-2015 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсеш программасы нигезендә, 2016 елга төбәкнең тулаем продукты 2 триллион сумга җитәргә тиеш, дип көтелә. Татарстанда моның өчен зур күләмле проектлар тормышка ашырыла. Кама инновация территориаль җитештерү кластеры республиканың икътисади үсеш ноктасы булырга тиеш. Анда КАМАЗ, Түбән Кама нефть химиясе, ТАИФ-НК, ТАНЕКО, Түбән Кама шин заводы, Аммоний һәм Алабуга икътисади зонасы биләмәләрендәге заводлар кебек эре предприятиеләр керә. Республикада шулай ук нык үскән инновацион инфраструктура формалашкан.

Президент Русиядә тиңе булмаган проект - Казанның "Иннополис" шәһәр спутнигы төзелеше турында да сөйләде. Анда югары класслы IT белгечләр яшәячәк һәм эшләячәк. Биредә үк IT университетлар да ачылырга тиеш. "Без интеллектуаль өлкә һәм бизнес вәкилләрен, шулай ук алдынгы татар яшьләрен бу проектларда катнашырга чакырабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. Аннары Президент Казанның 2013 елда үтәчәк Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерләнүе турында да искә төшерде. Республика җитәкчесе искәртеп үткәнчә, Казанның яңартылган аэропорты, тизйөрешле аэроэкспресс, 10 станцияле метро дөньяның 170 иленнән килгән күпсанлы туристлар һәм спортчыларны каршылаячак.

Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов читтә яшәүче милләттәшләребезнең эшчәнлегенә тукталып: "Соңгы елларда милләттәшләр белән дөньяның төрле почмакларында - Владивостокта, Алтайда, Австралиядә, АКШта, Польшада һәм Финляндиядә 40ка якын очрашу уздырдым", - диде. Ул шулай ук татар дөньясын һәм төрле халыкларны Сабан туе берләштерүенә игътибарны юнәлтте. Быел ул Русиянең 54 төбәгендә, 22 чит илдә узган. Ә инде билбау көрәше Универсиада программасына да кертелгән.

Татарстанда алып барылган уңышлы проектларның тагын берсе - борынгы Болгар шәһәрен торгызу. "Татар халкының бердәмлеге - республика өчен ныклы таяныч. Без милләтебезнең киләчәгенә якты өметләр белән карыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

РФ тышкы эшләр министры урынбасары Григорий Карасин, съездда катнашучыларны котлап: "Министрлык Татарстанга төрле яклап ярдәм итеп килә һәм алга таба да булышуын дәвам итәчәк", - дип белдерде. Ул шулай ук республикада Русиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар белән элемтәләрне үстерүдә бай тәҗрибә туплануын, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең бүген бары тик уңай бәягә генә лаек икәнлеген искәртте.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Леонид Гильченко иң әүвәл вәкаләтле вәкил Михаил Бабичның котлавын ирештерде. Ул үзе Бөтендөнья татар конгрессы съездында 3 нче тапкыр катнаша икән. "Форум татар милләтенең алга таба үсеше турында фикерләшкән җитди халыкара чара булу белән бергә, бар кеше өчен дә күңелле бәйрәм", - диде Л.Гильченко.

Утырыш барышында БДБ эшләре буенча федераль агентлык белән Татарстан арасында үзара багланышлар турында килешү төзелеп, аңа ТР Президенты Р.Миңнеханов һәм агентлык җитәкчесе К.Косачев кул куйды. БДБ эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе К.Косачев та әлеге съездда катнашу үзе өчен зур мәртәбә булуын әйтте. "Безнең бурычларыбыз бердәй, бу исә - үзара ярдәм һәм хезмәттәшлек итү өчен гаять зур мөмкинлек, дигән сүз. Мин бу хезмәттәшлек килешүенең имзалануына шат. Ул ниятләребезне гамәли эшләр белән ныгытырга, республиканың бай мәдәни тормышын бөтен гүзәллеге белән күрсәтү өчен уртак мөмкинлекләр табарга булышыр", - диде ул.

Съезд делегатларын һәм кунакларны Башкортстан Президенты исеменнән БР Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова сәламләде. Ул соңгы елларда ике республиканың мәдәният, мәгариф, тел программаларын үстерү һәм башка мәсьәләләрдә хезмәттәшлеге тагын да ныгый баруын әйтте. "Бүген безнең бергәләп, уртага салып тикшерердәй мәсьәләләребез күп әле, без шул юнәлештә эшләргә тиешбез", - диде Л.Гомәрова.

Аннары съездда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров төп доклад белән чыгыш ясады. (Аның белән 8-9 нчы битләрдә таныша аласыз).

Казахстаннан килгән милләттәшебез, профессор Гриф Хәйруллин үзләрендә татарларның үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәве, мәдәни үзәкләр булдырылуы, татар сәнгать мәктәбе эшләве, фестивальләр үткәрелүе турында сөйләде. "Әмма бу эшләребезнең кирәге бармы, киләчәге булырмы?" - дигән сорау куйды профессор. Аннары, халкыбызның тырышлыгын, эш сөючәнлеген, аның дин әһелләре, зыялылары, милләтне саклый торган кадрлары булуын исәпкә алсак, бар сыман, дип, үзе үк уңай җавап та бирде. "Дәүләт тарафыннан татар проблемаларына кырын карау, милләтне бүлгәләү безнең киләчәгебезне шактый катлауландыра", - диде профессор. Г.Хәйруллин бүген Татарстанда гомер итүче һәр татарга читтә яшәүче берничә милләттәшебез туры килүен искәртте. "Ул нинди генә патриот булмасын, республикадан читтә яшәүче 3-4 татарга булыша алмый. Безгә аларның үзләренә ничектер ярдәм итәргә кирәк. Без, Казахстан делегатлары, Татарстан Республикасына ярдәм фонды төзүне кирәк, дип саныйбыз", - диде галим. Г.Хәйруллин Казахстан татарлары исеменнән Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә милли өс һәм баш киеме, Президент Рөстәм Миңнехановка чапан бүләк итте.

Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин үз чыгышында: "Әгәр милләтебезне саклауда уңышка ирешергә теләсәк, дин әһелләре белән милли зыялыларыбызның бергә эш алып баруы кирәк", - дип белдерде. Хәзрәт соңгы елларда меңнәрчә мәчет, дини белем бирү йортлары ачылуын искәртте, әмма мәчетләргә йөрүчеләрнең аз булуына борчылуын әйтте. "Мәчетләргә милләттәшләребез күбрәк йөрсә, анда вәгазьләр дә татар телендә сөйләнер иде, - дип, дин юлында активрак булырга чакырды. - Зур милләтләр, зур дәүләтләр дингә тартыла".

Русия Фәннәр академиясенең Океанология институты директоры, академик Роберт Нигъмәтуллин, татар, башкорт милләтләрен бер халык, дип санавын белдерде. Ул үз чыгышында күптеллелек мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте, төрле милләтләр яшәгән илләрдә гармониягә күп телләрне өйрәтү аша гына ирешергә мөмкин булуын әйтте. "Бар телләрне дә белергә, өйрәнергә тырышырга, балалардан да шуны таләп итәргә кирәк", - диде Р.Нигъмәтуллин. Моннан тыш, белем бирү татар һәм татар-урыс телләрендә алып барыла торган мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханын ике телдә дә бирелүенә ирешү мөһим . "Бу мәсьәләдә уртак фикергә килергә мөмкин, дип исәплим", - диде академик.

Сарытау өлкәсе татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Камил Әбләзов балаларга һәм яшүсмерләргә халкыбызның тарихын һәм рухи кыйммәтләрен белгертү кирәклеген әйтеп, мәктәпләрдә милли мәдәният тарихы буенча дәресләр кертү кирәклеген искәртте һәм бу уңайдан гомуми белем бирү мәктәпләренә, югары уку йортларына дәреслекләр булдыру башлангычы белән чыгарга тәкъдим итте.

Русия Ислам университеты ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин, милли идеяләрне тормышка ашыру өчен институтлар булырга тиеш, дигән фикердә торуын белдерде. "Милләтебезне нинди оешмалар, нинди институтлар, нинди инструментларга таянып саклап кала алырбыз, дигән сорау, әлбәттә, барыбызны да борчый", - диде Р.Мөхәммәтшин. Ул үз чыгышында соңгы 10-15 елда милли җирлектән аерылган яшьләрне тыңлый-тыңлый традицион кыйммәтләрдән йөз чөерүче яңа мөселманнар буыны формалашып килүен әйтте. Моннан тыш, галим фикеренчә, үзидарә функцияләрен үз өстенә алган, үз-үзен икътисади яктан тәэмин итәргә омтылучы мәхәлләсез мәчет бүген үз вазифаларын тулысынча башкара алмый. "Исмәгыйль Гаспралының "Дәүләт эчендә дәүләт" дигән фикере бар. Татарларда менә шундый мәхәлләләрнең оешып китә алганы юк, - диде Р.Мөхәммәтшин. - Мәхәллә бүген мөселманнарның дини мәнфәгатьләрен алга куючы дини оешма булырга тиеш".

Пленар утырышта Казанның 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллинаның милли мәктәп турындагы чыгышы делегатлар һәм кунаклар күңеленә аеруча хуш килде. Ул үзе җитәкләгән гимназия укучыларының ирешкән уңышлары мисалында баланы ана телендә укытуның файдалы һәм отышлы булуын дәлилләп сөйләде.

Утырышта шулай ук татарча беренче социаль челтәр - "Татар иле" тәкъдим ителде. Аның белән порталның директоры Тәбриз Яруллин таныштырды. "Биредә хәтта милли мәктәпләр булмаган төбәкләрдә яшәүчеләр дә туган телләрен яңа ысул белән өйрәнә алачак", - диде ул.

Бу көнне пленар утырышта бартөркем милләтпәрвәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Ә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының югары бүләге - "Милләт каһарманы" медале белән бүләкләнде.

Аннары съезд үз эшен "Татар милләтенең үсеш юллары" ("Казан" милли мәдәният үзәге), "Татар мәгълүмат кыры" (IТ-парк) һәм "Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны" дигән секцияләргә бүленеп дәвам итте. Соңгысында, Татарстан Фәннәр академиясендә үткәнендә, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев рәислек итте. Бу секциядә мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, 450ләп делегат һәм кунак катнашты.

Министр Энгель Фәттахов үз чыгышында, татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең кыскартылуы милли мәгарифкә зур зыян китерә, дип ассызыклады. Министр китергән саннардан күренгәнчә, 2007 елда 427 татар мәктәбе булса, быел бу сан 294кә калган. Шулай ук федераль базис укыту планының дөрес сайланмавы сәбәпле, татар теле дәресләренең кыскартыла баруы да борчуга сала. Министр балаларга татар теле һәм әдәбияте укытуны үз эченә алган базис укыту планының икенче вариантын сайлауда татар иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеген активлаштыру, педагоглар, укучылар арасында аңлату эшләре алып бару кирәклеген әйтте. Э.Фәттахов искәрткәнчә, Русия төбәкләрендә Татар мәгарифе һәм мәдәнияте көннәрен даими үткәрү күздә тотыла. Министр туган телебезне өйрәнүдә уңайлы алымнар, дистанцион укыту мөмкинлекләрен куллану да әйбәт нәтиҗәләргә китерер, дигән фикердә тора. Шулай ук Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча башкарыла торган "Ана теле" дистанцион укыту проектының да 1 нче дәрәҗәсе әзерләнеп бетү алдында. Ул 9 баскычтан торырга тиеш, дип ниятләнә. Бу проектның мөмкинлекләреннән дөньяның теләсә кайсы кыйтгасында яшәүче милләттәшебез файдалана алачак. Э.Фәттахов һәр районда һәм шәһәрдә зирәк татар балалары өчен элитар гимназияләр ачу кирәклеген һәм бу юнәлештә эш башлаганлыгын да белдерде.

Министр Айрат Сибагатуллин үз чыгышында, халкыбызның милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда, милли оешмаларыбызны популярлаштыруда, талантларны барлауда, тарихи-мәдәни һәйкәлләрне яңартуда алып барылган эшләргә, күп төрле чараларга, фестивальләргә, проектларга тукталды.

Шуннан соң чыгыш ясаган Русия дәүләт сәүдә-икътисад университетының Сарытау филиалы гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире, профессор Фрид Рәшитов татарлар яшәгән төбәкләрнең тарихын активрак өйрәнү кирәклеген искәртте. "Мәктәпләрдә татар тарихын өйрәнү җитәрлек дәрәҗәдә түгел", - диде ул. Башкортстан татарлары конгрессының Стәрлетамак шәһәре бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе Илшат Насыйпов: "Милли белгечләр әзерләүче югары белем бирү йортларын саклау - безнең бурычыбыз", - диде. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, шагыйрь Ркаил Зәйдулланың чыгышы исә бер тын белән тыңланды. Аның чыгышында бүген татар халкының җанын авырттырган күп кенә мәсьәләләр күтәрелгән иде. "... Бүген татар халкы ул милләт булудан бигрәк, төрле телдә сөйләшә торган, төрле мәдәнияткә багынган иләт, ягъни население. Аны көчле милләт итеп оештырыр өчен оеткы кирәк. Ә ул бары татар мәктәпләрендә генә оеша ала. 90 нчы елларда сан артыннан куганчы, бөтен мөмкинлекләре, уңайлыклары булган, укучыларны конкурс белән кабул итәрлек 9-10 татар элитар мәктәбе ачарга кирәк булгандыр безгә. Һәм ул мәктәпләрдән 3-4 тел белгән яшь татар зыялылары чыгарга тиеш иде", - диде шагыйрь.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин: "Туган телен белмәгән кеше урта белем турында аттестат алырга тиеш түгел", - дип белдерде.

Секция утырышында чыгыш ясаучылар хәтсез булды. Шулардан чыгып, БТК башкарма комитетына, дәүләт органнары һәм идарәләренә татар халкының мәдәни мирасын саклау, милли мәгариф мәсьәләләрен хәл итү буенча уртак программа эшләп, тәкъдим итәргә кирәк, дигән уртак фикергә киленде, резолюция эшләнде.

* * *
Икенче көнне съездның пленар утырышы "Корстон" комплексында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узды. Утырыш БР Президенты Рөстәм Хәмитов, Курган өлкәсе губернаторы Олег Богомолов, Байкал аръягы өлкәсе губернаторы Равил Гыйниятуллин, Польша Президентының әнисе Анна Комаровскаядан, Алтай Республикасы, Красноярски крае җитәкчеләреннән, Австралия һ.б. илләрдә яшәүче күренекле милләттәшләребездән котлау-телеграммаларын уку белән башланып китте.

Пленар утырышның икенче өлешендә чыгыш ясаучыларны да иң нык борчыган мәсьәләләрнең берсе - ассимиляцияләшү барышының көчәя баруы иде. Швециянең татар оешмасы рәисе Түркәр Соуккан да: "Безнең киләчәгебез бик яхшыдан күренми, сәбәбе - ассимиляцияләшү", - дип белдерде, тормыштан мисаллар китерде. Ульяновски өлкәсе татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәмис Сафин өлкәдә берничә ел элек Татарстан ярдәме белән татар мәктәбе ачылуын, әмма анда хәзер балаларга урын җитмәве турында сөйләде. "Конкурс нигезендә генә кабул итәбез. Урын җитмәгәч, татар балалары урыс мәктәпләренә китә", - диде Р.Сафин. Татар телендә белем бирә торган мәктәпне тәмамлаучыларның 98 проценты югары уку йортларына кабул ителә икән.

Русия Дәүләт Думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни мохтәрияте советы рәисе Илдар Гыйльметдинов сүзен Дәүләт Думасында мәгариф турында кабул ителәсе закон проектыннан башлады. "Республикада дәүләт телләрен һәм туган телләрне өйрәнү буенча артка чигенеш юк, хәтта беркадәр алга китеш тә бар әле. Әйтик, законга авыл мәктәпләре өстәмә рәвештә финансланырга тиеш, дигән маддә өстәлде", - диде ул. И.Гыйльметдинов аннары Татарстанның төбәкләр белән эшләү буенча күп кенә килешүләре булуын, әмма аларның хәрәкәтсез ятуын әйтте. "Бәлки, республикада шушы мәсьәлә белән шөгыльләнә торган дәүләтара комитет төзергә кирәктер", - диде депутат.

Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Әзһәр Шакиров чыгышы да фикерле-эчтәлекле булуы белән истә калды. "Балаңны урыс телендә укыту, шул телдә имтихан бирдертү - татар халкының иң зур бәхетсезлеге. Әгәр без милли аңны үстерүне төп максат итеп куймасак, балаларыбызда үз халкы белән горурлану хисе уятмасак, безне киләчәктә инкыйраз көтә", - диде ул.

Съездда "Бөтендөнья татар конгрессы" халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге низамнамәсенә кертү өчен үзгәрешләр тәкъдим ителде.

Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин съезд каравына 8 биттән торган резолюция проектын тәкъдим итте. Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, резолюция танышу өчен РФ Президенты В.Путинга да юлланачак.

Съездда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының 77 кешедән торган яңа составы сайланды. Комитет беренче утырышында рәис итеп кабат Ринат Закировны, аның беренче урынбасары итеп Ренат Вәлиуллинны сайлады.

Съезд делегатлары һәм кунаклар бу көнне Казанның Спорт сараенда танылган сәнгать осталары концертын карады. Икенче көнне алар Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Питрәч районнары авыллары тормышы белән танышты.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: