Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

БИТАРАФ ЯЗУЧЫ БУЛАМЫ?

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан белән әңгәмә - Бу ел Россия Президенты указы белән Әдәбият елы дип игълан ителде. Узган ел Россиядә дә, Татарстанда да Мәдәният елы иде. Бу уңайдан бераз каршылыклар бар кебек. Әдәбият - мәдәниятнең бер өлеше түгелме соң? - Әлбәттә, шулай. Әдәбиятны мәдәнияттән аерып карау мөмкин...

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан белән әңгәмә


- Бу ел Россия Президенты указы белән Әдәбият елы дип игълан ителде. Узган ел Россиядә дә, Татарстанда да Мәдәният елы иде. Бу уңайдан бераз каршылыклар бар кебек. Әдәбият - мәдәниятнең бер өлеше түгелме соң?

- Әлбәттә, шулай. Әдәбиятны мәдәнияттән аерып карау мөмкин түгел. Мин, хәтта, әдәбият - беренчел, дигән фикердә торам. Борынгы дәүләтләрнең культурасын безнең чорга китереп җиткергән тегәрҗеп - ул әдәбият бит инде. Без Гомер, Софокл, Плутарх кебек антик язучыларның әсәрләреннән борынгы заман тарихын күз алдына китерәбез. Мин үзем әдәбият белән кызыксынмаган, әдәби китаплар укымаган кешенең мәдәнилеге, әхлакый зәвыгы, зыялыгы түбән, дип саныйм.

Советлар Союзы вакытында Язучылар берлеге, Мәдәният министрлыгы кебек үк, аның белән бер дәрәҗәдә йөри торган оешма иде. Аларның эшчәнлеге партия күзәтүе астында алып барылды. Ә хәзер Язучылар берлеге һәм тагын биш иҗат берлеге йөзләгән иҗтимагый оешмалар белән бертигез дәрәҗәгә куелды да, әдәбият мәдәнияткә, Язучылар берлеге Мәдәният министрлыгына буйсындырылды. Ләкин аның эшчәнлеге дәүләт казнасыннан турыдан-туры түгел, бәлки бюджеттан тыш фондтан һәм Министрлар Кабинетының резерв фондыннан бүлеп бирелгән акчага алып барыла башлады. Ә ул акча Мәдәният министрлыгы аша үткәрелә. Шулай итеп, Язучылар берлеге Мәдәният министрлыгының бер тармагы, гап-гади бер бүлеге шикелле килеп чыга. Әдәбиятны язучылар тудыра. Язучының төп эше - иҗат итү. Ә бүген язучыдан әсәр иҗат итү түгел, төрле мәдәни чаралар үткәрү таләп ителә башлады. Язучының төп вазифасын аңлап бетермәү аркасында дәүләт җитәкчеләре тарафыннан еш кына иҗат берлекләренең эшчәнлегеннән канәгатьсезлек белдерүләр ишетергә туры килә.


- Россиядә Әдәбият елының тантаналы ачылышына багышланган һәм "Культура" каналында күрсәтелгән кичә тулысы белән рус әдәбиятын яктыртуга корылган иде. В.Путин да чыгышында "рус әдәбияты, туган тел, бөек рус халкы", дип сөйләде. Бу күренеш "Әдәбият елында милли әдәбиятлар күләгәдә калмасмы?", - дигән шикле сорау да уятты.

- Андый шик бар иде. Чөнки Әдәбият елы ул Россиядә игълан ителде. Ә Татарстанда 2015 ел - Парклар һәм скверлар елы. Шәһәрләребездә парклар, скверлар чынлап та игътибар, төзекләндерү сорый, ә ишегаллары исә хәтта ташландык хәлдә, дип әйтсәң дә ярыйдыр. Бәлки, быел аларны адәм рәтле хәлгә кертү өчен республикада ни дә булса эшләнер, дип өметләнергә кирәк. Ә инде әдәбиятка килгәндә, без бит Россия составындагы бер республика, җитмәсә, татарлар Россиянең төрле төбәкләрендә тупланып яши, шуңа күрә Әдәбият елыннан татар әдәбияты гына читтә калмас, дип уйларга кирәк.

- Әдәбият елын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин да бу елның төп максаты: "Җәмгыятьтә әдәбиятка кызыксыну уяту" - дип ассызыклады. Бүгенге көндә әдәбиятка кызыксыну уятуның юллары бармы соң ул?

- Мин Россиядә, бигрәк тә Мәскәүдә, Әдәбият елының планнары белән кызыксындым. Күбесе, гадәттә, китапханәләр тирәсендә, мәктәпләрдә үткәрелә торган китап укучылар конференцияләренә, күргәзмәләргә кайтып кала. Әдәбиятка кызыксыну уяту өчен шушы эшләрне башкару кирәктер дә, бәлки. Безнең берлек бу юнәлештә болай да күп эшли. Ләкин мин Әдәбият елын әдәбиятка кызыксыну уяту өчен генә оештырырга кирәк булгандыр, дип санамыйм. Әдәбият елында язучыларның иҗатын стимуллаштыру, каләм хакы өчен түләүләрне, гонорарны күтәрү, әсәрләрен - чит телләргә, башка халык язучыларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү, язучыларның, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләренең социаль хәлен тагын да яхшырту буенча күпмедер эш башкарырга мөмкин булыр, дип өметләнәм.

- Язучы үзе генә әдәбият тудыра алмый... Әдәбият - ул акыллы язучы һәм укучының очрашу мәйданы, дигән фикер яши.

- Әлбәттә, шулай. Язучы тудырган әдәби әсәр укучыга барып җиткәндә генә әдәбият үзенең тулы мәгънәсен ала. Шуңа күрә дә язучыларыбыз әсәрләренең китап булып басылып чыгуына бик зур игътибар бирә. Аллага шөкер, безнең дәүләт тарафыннан финанслана торган Татарстан китап нәшрияты бар. Анда ел саен 150-ләп язучыбыз үз китапларын бастырып чыгару бәхетенә ирешә. Мондый бәхет тагын Башкортстан һәм Якутиядән кала бер генә төбәк язучыларына да тәтеми. Хәтта Мәскәүнең үзендә дә.

- Каләмне кылыч белән чагыштырмыйлар, дисәләр дә, язучыларның җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә битараф калуы да бераз сәеррәк бит... Шул ук вакытта язучы сүзе бүген зур кузгалыш уятмый.

- Язучылар җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә битараф, дип кистереп әйтмәс идем. Ни үкенеч, байтак язучыларның публицистик чыгышлары беркадәр тыныч рухта, канәгатьләнү тойгысында языла. Илдә, дөньяда барган сәяси проблемаларга карата бөтенләй диярлек битарафлык күрсәтелә. Күпчелек әдип әхлак, тәрбия, белем бирү системасы турында язуны өстен күрә. Аннары республиканың төп басмаларында язучыларга теге яки бу темага махсус заказ биреп яздыру дигән нәрсә бетте. Газета корреспондентлары күбесенчә үзләре яза. Ә язучы җитди нәрсә күтәреп чыкса, матбугатта, Интернетта аның шәхесен тикшерү белән мавыга башладылар. Бигрәк тә "Матбугат.ру" порталында хәтта күренекле әдипләребезне дә эттән алып эткә салган кайтавазлар дөньяга чыгарыла иде. Шөкер, март аенда "Матбугат.ру" бу әшәке эштән ваз кичте. Газеталарның үзләрендә дә шул ук хәл, күбрәк газета корреспондентлары акыл сата. Шул акыллы башларның сүзен кабатлап, "Каян килә бу татарга шундый тар күңеллелек?" дип әйтәсе килә. Ә бит дөньяга күрсәтерлек әдипләребез белән горурланырга, алар турында әйбәт итеп кенә язарга иде дә бит... Безнең Татарстанның дәүләт җитәкчеләрендә дә шундый ук тар күңеллелек, кирәгеннән артык сак кылану тенденциясе яши. Заманында әгәр Константин Симонов белән Никита Сергеевич Хрущев арасында сөйләшү булмаса, безнең Муса Җәлил атлы герой-шагыйребез дә булмас иде. Ил җитәкчесенең: "Нишләп СССРда фашистларга каршы көрәштә Юлиус Фучик шикелле гражданлык батырлыгы күрсәткән язучы булмаган?" дигән соравына каршы К.Симонов: "Нишләп булмасын, татар шагыйре Муса Җәлил дошман тылында зур батырлык күрсәткән", - дип, җәлилчеләр турында сөйләп биргән. Хрущев шул моментта ук Җәлилгә "Советлар Союзы Герое" исемен бирергә дигән әмер чыгарган. Әсәрләре өчен Ленин премиясен бирдергән. Ә бит 1960 елларда безнең дә СССРда зур танылу алган Рәсүл Гамзатов, Чыңгыз Айтматов, Мостай Кәрим, Кайсын Кулиев, Давыт Көгелтинов, Юван Шесталов һ.б.га тиң торырлык бөек әдипләребез бар иде. Тегеләр, республика җитәкчеләренең әдәбиятка, әдипләргә мөнәсәбәте яхшырак булу аркасында, СССР күләмендә танылу алдылар. Ә безнең Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗевләребез үз Казаныбызда гына кайнап калды. Шул ук хәл бүген дә күзәтелә.

- Язучыларның матди хәле белән әдәбиятның җәмгыятьтәге урыны бер-берсе белән бәйләнмәгән кебек...

- Киресенчә, турыдан-туры бәйләнгән. Язучының җәмгыятьтәге урынын санга сукмау аның матди хәле турында кайгыртмауга китерә. Алда әйткәнемчә, бездә Язучылар берлегенә иҗтимагый оешма итеп кенә карыйлар. Ә бит һәркем дә язучы була алмый. Язучы булу өчен тумыштан сәләтең кирәк. Күп кеше хәтта хат та яза алмый. Шигырь, хикәя, роман, пьеса язу турында әйтеп тә торасы юк. Ә менә шундый әсәрләр иҗат итүне бүген профессионаллар эше дип карау җәмгыятьтә, бигрәк тә дәүләт җитәкчеләрендә юк. Язучы - ул профессия. Профессионаллар башкарган эш өчен түләү дә әйбәт булырга тиеш. Ә бездә бөтенләй түләмәскә тырышалар. Радио-телевидение инде күптән түләми. Драматурглар куелган спектакльнең пьесасы өчен тиен-миен ала. Газета-журналлар шулай ук ипи-чәйлек тә хезмәт хакы түләми. Айлар, еллар буе утырып язган китап өчен дә кайсыдыр һөнәр иясе ике-өч көндә эшләп ала торган күләмдәге гонорар белән чикләнәләр. Мин айга бер тапкыр чәч алдырам. Чәч алучы ун-унбиш минутта, аннан-моннан кыркып, прическамны бозып бирә дә, 450 тәңкә акчамны алып кала. "Мәдәни җомга" газетына бер полоса шигырь өчен дә шуның хәтле акча түләргә мая бирмиләр. Бер полоса шигырьне язар өчен ничә ай вакыт кирәк икән!..

Язучыларыбызны вафат булганнан соң зурлап җирләү, каберләренә затлы таш-һәйкәлләр куйдыру да аларның җәмгыятьтәге урынын билгели. Миңа былтыр Бакуда, Әзәрбәйҗан Язучылар берлегенең 80 еллык юбилей тантаналарында катнашу насыйп булды. Төрле илләрдән килгән кунакларны Бакуның күренекле әзәри шәхесләре җирләнгән зират-пантеонга алып бардылар, каберләренә чәчәк салдык. Республиканың күренекле дәүләт, сәясәт, хуҗалык, җәмәгать, сәнгать эшлеклеләре белән беррәттән күмелгән язучыларның каберләренә куелган һәйкәлләрне күреп шаклар катып, исем китеп кайттым. Бездә андый һәйкәлләрне мәйданнарда да куймыйлар. Менә шуны күреп, вафатыңнан соң кабереңдә шундый һәйкәлең торачагын уйлап, ничек итеп начар язучы буласың, ди?! Кеше ихтыярсыз рәвештә әйбәт әсәр иҗат итәргә омтылачак. Шулай булмау мөмкин түгел. Югыйсә, Әзәрбәйҗан Язучылар берлегенең тарихы да 80 еллык кына. Аларның әдәбияты да татар әдәбиятыннан әлләни артык түгел. Аларның да халык язучысы исемен йөрткән әдипләре утызлап булыр. Пантеонда каберләр саны утыз гына түгел, йөзләп. Әнә шулай, язучыларын зурлый белә әзәри кардәшләр.

- Бүген татар әдәбиятында дөньяга яңгырарлык әсәрләр бармы? Милли әдәбиятның үсеше әдәби тәрҗемә мәсьәләсенә дә барып тоташа бит.

- Шөкер, әдәбиятыбыз бик бай. Безнең алда классик әдипләребезне дә, бүгенгеләрнең әсәрләрен дә дөньяга чыгару бурычы тора. Акрынлык белән булса да, бу юнәлештә дә күпмедер эш бара. Соңгы ике елда төрек теленә тәрҗемә итеп алты китап чыгардык. Бу өлкәдә Төркиядән килеп Казанда яши башлаган язучыбыз Фатих Кутлу нәтиҗәле эшли. Быел без аның белән Тукайның 130 еллыгына аның 130 шигырен төрекчәгә тәрҗемә иттереп, Төркиянең үзендә бастырып чыгару турында килешү төзедек. Шигырьләрне "Кардәш каләмнәр" журналының баш мөхәррире, төрек шагыйре Али Акбаш тәрҗемә итәчәк. Аксенов-Фест фестивале кысаларында утызлап яшь шагыйрьнең шигырьләрен русчага тәрҗемә итәргә бирдек. Былтыр Марсель Галиевнең "Рух" китабын русчага тәрҗемә иттереп, ике телдә, татарчалы-русчалы итеп бастырдык. Шулай ук балкар шагыйре Муталип Беппаевның шигырьләр китабын татарча чыгардык. Аннан алда казах шагыйре Мәгъҗан Җомабаевның, кыргыз әдибе Чыңгыз Айтматовның, авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның китаплары татар телендә дөнья күрде. Чувашстанның халык шагыйре Юрий Семендер 123 татар шагыйренең шигырьләрен чувашчага тәрҗемә итеп, "Татар шигърияте таҗы" дигән китапны бастырдык. Тарихи шәхесләребез турында романнар язылып беткәч, аларны берьюлы русча һәм инглизчәгә тәрҗемә итү турында планлаштырып торабыз. Кыскасы, ниятебез, ниһаять - тәрҗемә турында сүздән эшкә күчү.

Әңгәмәне Гүзәл Сәгыйтова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев