Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Бәрәңгедә – Насретдиновлар мирасы

Насретдиновлар Бәрәңге райо­ны төбәгендә берничә гасыр дәвамында мөселманнарны үзара берләштереп, динебезне ныгытып торучы данлыклы нәсел буларак билгеле.

Һәр төбәкнең мактанып сөйләрдәй шәхесләре була. Ут күршебез Мари Эл республикасында яшәүче мөселманнар исә заманында Россия күләмендә танылган дин әһелләре Насретдиновлар нәселе белән горурлана. Шушы көннәрдә Бәрәңге бистәсенең мәдәният йортында «Мари Эл җирендә ислам гореф-гадәтләре. Фидай-Мөхәммәт (1869-1924) хәзрәт һәм аның улы Хəлилрахман хəзрəт (1890-1964) Насретдиновлар мирасы» дигән беренче төбәкара фәнни-мәгърифәти конференция узды. 

Аның эшендә катнашу өчен галимнәр, язучылар, журналистлар Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Йошкар-Ола шәһәрләреннән һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән иде. Җыен Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраевның, Марий Эл Респуб­ликасы мөселманнары Диния нəзарәте рəисе Фəрит хəзрəт Шагеевның, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Идел буе федераль округындагы вəкалəтле вəкиле Мөнир Бәюсовның конференциядә катнашучыларны сәламләү чыгышлары һәм мөфти Равил Гайнетдиннең конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгатен ирештерүдән башланды. 

Насретдиновлар Бәрәңге райо­ны төбәгендә берничә гасыр дәвамында мөселманнарны үзара берләштереп, динебезне ныгытып торучы данлыклы нәсел буларак билгеле. Төбәкне өйрәнүче Фирзия Сабирҗанованың конференциядә ясаган чыгышында Насретдиновлар һәм аларның нәселенең тормышы, эшчәнлеге шактый тулы яктыртылды. 

Бу нәсел Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында туып-үскән Насретдин бин Габдесәләмнән (1796-1868) башлана. Оренбург өлкәсе Сәгыйть бистәсендә Габдрахман мәдрәсәсендә белем алган егет шушы төбәктәге Яңавылга имам булып килә. Белемле, булдыклы Насретдинны бик тиз күреп алалар. Ул йортын да үзе салып чыга, арба-чаналарын да ясый, җирен сукалап, чәчеп, урып, игенен дә үстерә, тегү эшләрен дә белә. Әмма имам, иң беренче чиратта, тирә-юнь халкын үзенең матур мәкаме белән җәлеп итә һәм Бәрәңге халкы аны үзенә чакырып ала. Насретдин хәзрәт Бəрəңгедə 1771 елда төзелгəн үзəк мəчеттə 45 елдан артык имам булып тора, соңрак аның эшен улы Хафизетдин дәвам итә. Бу нәсел хакында Насретдиновларның нәсел дәвамчысы Рәйхана Гаязова белән тарихчы Фирзия Сабирҗанова ике китаптан торган «Нәсел хатирәсе» дигән хезмәт тә бастырып чыгарган, алар бергәләп нәселнең ­17 буынын барлаганнар. 

Насретдиннең уллары Хафизетдин һәм Борһанетдин башта әтиләре мәдрәсәсендә белем ала, аннары Мазарбашы мулласы Әхмәди бин Ихсан-Әхмәмсәвидә укыйлар. Биредә аларга ислам дине нечкәлекләрен үзләштерү белән бергә йолдызлар (астрономия), мантыйк буенча да гыйлем бирелә. Шул ук вакытта кечкенәдән бик зирәк, талантлы, гыйлемгә омтылышлы Хафизетдин шактый күп китаплар күчереп яза. «Егет алга таба белем алуын Бохарада дәвам итәргә ниятли һәм Габдулла Мәчкәрәви дәресләрен дә тыңлап юлга кузгала», – ди Фирзия ханым. Ул биредә Ш.Мәрҗани белән очраша, галим туган ягына кайтып киткәнче, аңарда өч ел укырга өлгерә. Бу вакытта аларның дуслыгы ныгып өлгерә һәм беркайчан да өзелми, дин әһелләре озак еллар хатлар алышып яши. Бәрәңге егетләре укуга да бик сәләтле була. Ш.Мәрҗани үзенең иң алдынгы 21 шәкертен билгеләгәндә, аларны 4-5 урыннарда язып куя. 

Хафизетдин юриспруденция һәм табиблык белән дә кызыксына, шул ук вакытта Ш.Мәрҗани турында хезмәт яза, басмага әзерләнгән «Коръән»нең корректоры да була. Хафизетдин, гомумән, тирә-юньдәгеләрне үзенә гыйлемлеге белән җәлеп иткән. Ул кая гына барып чыкса да, белгечне үз тирәләрендә калдырырга теләгәннәр. 

Хафизетдин берничә тапкыр өйләнә. Бәрәңгедә Хафизетдин бабаларының эшен дәвам итүче Зөлкәрнәй дөньяга килә. Дүртенче никах исә әтисе Насретдин үтенече буенча энесе вафатыннан соң тол калган итагатьле киленне ятлар кулына тапшырмас өчен укыла. 

Революциягə кадəр Бәрәңгедә 4 мəчет эшләгән. Аларда ­­Х. Насретдинов нəселеннəн булган муллалар һәм аның уллары Фидай-Мөхəммəт (1869-1924), Зөлкарнəй (1882-1917) имамлык иткән, шәкертләргә белем биргән. Моннан тыш алар бистәдә ислам дине белән бергә дөньяви белем укытуны да кертүчеләр буларак мәгълүм.

Фидай-Мөхәммәт Бәрәңге авылында туа, 21 яшенә кадәр атасыннан гыйлем ала, төрки телләрдә һәм гарәпчә язылган китаплар укый. Ул истәлекләрдә бик күркәм холыклы, тапкыр сүзле, ачык күңелле кеше буларак сурәтләнә. Егет 19 яшендә өченче мәчеттә мөәззин итеп билгеләнә. Бәрәңгедә беренче мәхәллә мөәззин Гаделшә бине Габделгазый бине Үтәгән вафат булгач, аның вазифасын үти. Шул вакытны Габид әл-Бәрәңгеви кызы Бибисаҗидәгә никахлана. Әмма аларга бергә озак яшәү насыйп булмый, Саҗидә яшьли бу дөнья­дан китә, аның Хәлилрахман исемле улы кала. Шуннан соң Фидай-Мөхәммәт Гайнелнәвал исемле хатынга өйләнә, аларның алты баласы дөньяга килә. 

Хәлилрахман башта Казанның Апанай мәдрәсәсендә укый, ­20 яше тулганда патша армиясенә хезмәткә алына. Яшь солдат, хезмәтен тәмамлагач, мәхәббәт хисләренә бирелеп, мулла гаиләсеннән икәнлеген дә исәпкә алмыйча, Польша кенәзенең кызына өйләнә, хатынын Бәрәңгегә алып кайта. Әмма поляк кызы бу яктагы тормышка җайлашып китә алмый – ислам динен дә кабул итәргә, татар телен дә өйрәнергә теләми, бала да тапмый. Хәлил хәзрәт хатынын берничек тә күндерә алмагач, аерырга карар итә. Поляк киленне, бирнәсен төяп, Казаннан карета яллап, Польша чикләренә кадәр илтеп куялар.

Аннары Хәлилрахман хәзрәт 3 ел Бохара мәдрәсәсендә белем ала. Аны әтисе кабат Бәрәңгегә кайтара, бистәдә мәдрәсәдә балаларга белем бирә башлый. Хәлил хәзрәтне 1918 елда булачак хатыны Гайшә белән таныштыралар, бу никахтан җиде бала туа. 

Хəлилрахман Насретдиновның Бәрәңгедәге Кызыл мәчеттә имамлык иткән вакыты диннәр эзəрлеклəнгəн елларга туры килə. Атеистлык дулкыны Бəрəңгене дə аямый, бистәдәге дүрт мəчетнең берсе дə исəн калмый. Дипломатик сыйфатларга ия Хәлилрахман хәзрәт, дин әһелләренә карата тискәре мөнәсәбәт башлангач, Мәскәүгә китә. Хәлилрахман хәзрәт башкалада Фидаев фамилиясе белән җәмигъ мәчетенә йөри башлый, 1932 елдан шушы Аллаһ йортында мөхтәсиб һәм казый булып эшли, ә инде 1936 елда аны Мәскәү җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы итеп билгелиләр. Шуннан соң ул Насретдинов фамилиясе белән таныла. Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәүдә бердәнбер эшләп килгән җәмигъ мәчетен тотып, фронтка китүчеләргә хәер-фатихасын бирүче, ватаныбызның җиңүе өчен бертуктаусыз догада торучы мөхтәрәм хәзрәт буларак билгеле.

1942 елның маенда Үзәк Диния нәзарәтенең беренче пленумы була. Бу җыенда башында Гитлер торган Алман иленә җиһад игълан итәләр. Анда Хәлил хәзрәт тә катнаша. Х.Насретдинов Бөек Ватан сугышы барган елларда Мәскәүдә халыктан ут эчендәгеләр өчен акчалата ярдәм җыя, аңа танк алынып, фронтка озатыла. Хәлилрахман хәзрәткә бу гамәле өчен Сталиннан рәхмәт хаты да бирелгән.1945 елда Хәлилрахман хәзрәт Согуд Гарәбстанына хаҗ кылучылар төркемен җитәкли. Анда ул хәтта кароль Габделгазиз белән дә очраша. 

Х.Насретдинов 1953 елда хакимият басымы нәтиҗәсендә эшеннән китә. Шуннан соң Мәскәү мөселман дини җәмгыяте имамны кире кайтару турында гариза яза, аңа СССР Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Ш.Хилалетдинов та теләктәшлек белдерә. Әмма үтенеч кире кагыла. Хәлилрахман хәзрәт соңгы көннәренә кадәр Мәскәү янындагы Малаховка бистәсендә – дачасында яши. Ул 1964 елда вафат була. 

Х.Насретдиновның турыдан-туры нәсел дәвамчылары берсе дә дин юлын сайламаган. Бары тик Насретдин хәзрәтнең алтынчы буын вәкиле, Хәлилрахман хәзрәтнең әтисе Фидай-Мөхәммәтнең бертуган энесе Зөлкарнәй генә муллалык эшен дәвам иткән. Бәрәңге халкы аны бик яхшы хәтерли. Хәзер аның оныгының улы Рамил хәзрәт Зөлкәрнәев, бистәдә дини тормышны җитәкли. Ул Бәрәңге бистәсе җирле дини мөселман оешмасы рәисе, имам булып тора. Ул Хәлилрахман хәзрәтнең туган ягына берничә тапкыр кайтып китүен искә алып сөйли. 

Бүген Бәрәңге районында ­­­15 меңгә якын кеше яши. Шуның яртысы диярлеге  – татарлар, калганнарының күпчелеге марилар һәм 8 проценты  руслар. Бәрәңге татарларының рухи тормышы актив төстə яңарыш кичерə. Бистәдә мөселман җəмгыяте ­2 яңа мəчет төзегән. Без, журналистлар, Бәрәңгедә бары тик татар телендә генә сөйләшүләргә игътибар иткән идек. Бистәнең туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре: «Бездә руслар һәм марилар да татарча сөйләшә», – дип аңлатты. 

Район башлыгы Әлфит Ибраев үз чыгышында искәрткәнчә, татар халкы күренекле галимнәргә һәм мәгърифәтчеләргә бай. Мари Эл республикасында да тарихта данлы эзен калдырган милләттәшләребез шактый. «Кызганыч, бу дәрәҗәле шәхесләрне бар-
лау эше моңарчы читтә калып килде. Дин өлкәсендә зур эз калдыручыларны шушылай олылау киләчәк буынны тәрбияләү өчен мөһим», – диде А.Ибраев.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.
   


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев