Мәдәни җомга

БАЛБАЛЛАРДАН КИЛГӘН ТАТАР СЫНЫН УРАМНАРГА КИРӘК КАЙТАРУ

Төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы буларак, Казаныбыз бу көннәрдә төрле илләрдән килгән сынчы осталарны кунак итә. «Таш моңы» дигән халыкара скульптура симпозиумын Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы, В.Суриков исемендәге сәнгать институтының Казан филиалы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Русия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге...

Төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы буларак, Казаныбыз бу көннәрдә төрле илләрдән килгән сынчы осталарны кунак итә. «Таш моңы» дигән халыкара скульптура симпозиумын Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы, В.Суриков исемендәге сәнгать институтының Казан филиалы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Русия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге оештырды. Проектның авторы - сәнгать белгече Рауза Солтанова. Симпозиумда катнашучы осталар 20 көн эчендә Кремльдә ачык һавада һәрберсе үзенә аерым сын ясый. Ә иртәгә 14 сәгатьтә сынчылар җыенын ябу тантанасы була. Сыннар Казаныбызда кала һәм аларны шәһәр буйлап чәчмичә, бер урында туплап урнаштыру каралган. Ә эштән бушаган арада сынчылар республикабызның истәлекле тарихи урыннары белән таныша. Ә бер көнне алар В.Суриков исемендәге сәнгать институтының Казан филиалында кунак булды, студентлар белән очрашты, хәзерге заман скульптура сәнгатенең торышы турында гәп куертты.

Иң элек сәнгать фәннәре кандидаты Татьяна Кривошеева үз чыгышында татар скульптура сәнгатенең тирән тамырлары турында сөйләде. Чыннан да, безнең скульптура сәнгатебез кыпчак балбалларына барып тоташа. Ислам дине киң таралганнан соң, кешегә охшатып сыннар ясау гадәте бетә, аның каравы, бизәк һәм кечкенә сынчыклар киң тарала. Сынчыкларыбызда, Көнбатыш Аурупа сәнгатеннән аермалы буларак символизм көчле. Маклашеев авылы янында табылган Болгар чоры йозагы (Маклашеев җайдагы) моның ачык мисалы. Әмма Казан яуланганнан соң, Ислам дине эзәрлекләнә башлый. 1895 елда оештырылган сәнгать мәктәбенә, мәсәлән, «Закон божия»не бирә алганнарны гына кабул итәләр. Шулай итеп, татарлар анда совет хакимияте урнашкач кына укырга керә алган. Беренче профессиональ рәссам һәм сынчыбыз - Бакый Урманче. Әмма Мирзаҗан Байкиевне дә онытырга ярамый. Ул 30 елдан артык дәүләт Эрмитажында эшли. I Бөтендөнья һәм Ватан сугышы елларында Ленинградтан Эрмитаж коллекцияләрен эвакуацияләүдә катнаша. Ул Ленинградка Байки авылыннан килә. Гаиләләре ишле була. Әтиләре яшьли үлеп китә. Авылларыннан бертөркем яшьләр ипилек акча эшләргә Ленинградка чыгып киткәндә араларында Мирзаҗан да була. Анда ул сынчы Матвей Чижов остаханәсенә килеп эләгә. Скульптор татар малаен Штиглиц исемендәге училищега урнаштыра. Анда ул тәреләр сызарга, әвәләргә мәҗбүр була. Шуның өчен бергә килгән авылдашлары аннан йөз чөерә. Укуын тәмамлагач, М.Чижов М.Байкиевне Эрмитажга урнаштыра. Анда ул гади хезмәткәрдән баш реставраторга әйләнә. Әмма авылдашларының өнәмәве аңа тынгы бирми. Эшеннән дә китә алмый, чөнки бу вакытта Мирзаҗан Байкиев 5 бала атасы була инде. Бу хакта ул рәссам Бакый Урманче белән дә киңәшеп карый. Әмма барыннан да бигрәк аңа Муса Бигиевнең сүзләре ярдәм итә.

Кыскасы, беренче татар профессиональ сынчылары эшләрендә Аурупа сын традицияләре өстенлек ала. Татарлык темада гына саклана. Аннары соцреализм сәнгатьтә миллилекне тагын да оныттыра төшә. Ә бүгенге көндә традициянең кайтуы сизелә. Магнитогорскидан Нәзир Гайфуллин иҗаты да, Кадим Җәмитов әсәрләре дә моңа дәлил! Сынчы Илдар Ханов үзе генә дә ни тора. Аның иҗатында Болгар чорларында нәни сынчыкларда булган сыйфатларның монументаль формаларга күчүен күрәбез. Үз заманында бу останың эшләрен Казанга кертмиләр, һәм ул уй-хыялларын Чаллыда гәүдәләндерергә мәҗбүр була. Югыйсә, Казаныбызның йөз-сурәте камил түгел - урамнарда скульптуралар аз, булганнары да гел бертөрле. Һәйкәл проектларына оештырылган бәйгеләрдә, эшләре камил булмаса да, һаман бер үк скульпторлар җиңә.

Казанга килгән сынчылар фотосурәтләр аша үзләренең иҗаты белән безне киңрәк таныштырды. Кырымнан Айдер Алиев, мәсәлән, 38 яшенә кадәр Ташкентта яшәгән, туган ягына 1990 елда гына әйләнеп кайткан. Әмма аның Кырым чоры иҗаты шундый киңкырлы һәм бай. Аннан күренгәнчә, Кырымда монументлар да, парк скульптуралары да, кечкенә пластика да бар. Кырымда тамашачы актив, милли аң, иҗтимагый хәрәкәт көчле булырга охшаган. Без исә ничә еллар буена авыз суларын корытып сөйләнсәк тә, 1552 елда Казанны яклап һәлак булган бабаларыбыз истәлегенә һәйкәл куя алмадык.

Бакудан Мамәд Рәшидовка нибары 33 яшь. Шуңа да карамастан, аның иҗатта инде үз йөзе бар. Ул кулланудан чыккан тимер-томырдан әллә нинди заманча, кызыклы, креатив сәнгать әсәрләре иҗат итә. Эшкә пыяла да ярап куя. Сынчы экология проблемасын аеруча оста гәүдәләндерә.

Ә ни өчен бездә шундый талантлы яшьләр юк? Бәлки, бездә белем бирү системасы дөрес корылмагандыр. В.Суриков исемендәге сәнгать институтының Казан филиалында берничә ел имтиханнарда рецензент булган сәнгать белгече Рауза Солтанованың әйтүенә карганда, бездә төсле сурәт, графика, скульптура бүлекләрендә имтиханнарда академик өслүбтә иҗат итү шарт итеп куела. Юкса, сәнгать уку йортларыннан үз йөзе булган, өлгергән осталар чыгарга тиеш ләбаса. Ә менә Истанбулдан Метин Карның әйтүенә караганда, аларда укуның беренче елында гына академик сәнгать өйрәтелә. Аннары 2 ай эчендә төп материаллар - таш, тимер һәм агачтан сыннар эшләү күнекмәләре бирелә. Ә аннан соң инде укучыга материал, тема, өслүб сайлауда тулы ирек бирелә һәм уку гел диярлек гамәли дәресләрдән тора. Шулай итеп, яшь иҗатчы үз-үзен ниндидер кысалар белән чикләп өлгерми, укуны тәмамлаганда күбесе инде үз йөзен тапкан була, дип сөйләде Мәрмәрә университеты мөгаллиме Метин Кар.

Хикмәт белем бирүдә генә түгел, билгеле. Татарга дуслык, ярдәмләшү җитенкерәми. Көнчелек, бер-береңә юл куймау иҗат халкында аеруча көчле. Бу сыйфатлар адәм баласын үстерми, киресенчә, түбәнгә сөйри. Сәнгатькә акчаны дәүләт бирә. Ә дәүләт дилбегәсен тотучылар еш кына сәнгать мәсьәләләренә төшенеп җитми. Бу да мәсьәләне бик катлауландыра. Бөтен өмет чын белгечләр башлап йөргән шушындый симпозиумнарда.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: