Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

БАЛА – УЕНЧЫК ТҮГЕЛ

Быел Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле ясаган еллык хисап чыгышы җәмәгатьчелектә зур резонанс тудырды. "Начар эшлисез, фактларны теркәп бару һәм алар өчен борчылу гына аз", - диде омбудсмен Гүзәл Удачинага Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Фактлар игътибарсыз калдырырлык түгел шул. Эчке эшләр министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, быел балигъ...

Быел Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле ясаган еллык хисап чыгышы җәмәгатьчелектә зур резонанс тудырды. "Начар эшлисез, фактларны теркәп бару һәм алар өчен борчылу гына аз", - диде омбудсмен Гүзәл Удачинага Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Фактлар игътибарсыз калдырырлык түгел шул. Эчке эшләр министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, быел балигъ булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләр саны 40 процентка арткан. 1968 очрак теркәлгән. Шуларның 177се алимент түләмәү булса, 1100е балаларга кул салу белән бәйле. Тагын да борчыганы - 723е җенси көчләү характерындагы җинаять. "Көчләүне гаилә эчендәге җинаять дип атарга була. Чөнки 572 очракта бу хәл гаиләдә кылынган", - ди Гүзәл Удачина. Балалар хокукларын яклау, аларны социаль явызлыктан саклап калу турында "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре дә җыелып сөйләште. Күптән түгел, Россия һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, хокук саклау органнары белгечләре, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре катнашында ошбу мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәл үтте.
"Җинаятьләр санының болай күбәюе эчке эшләр органнарның оператив һәм яхшы эшләвеннән дә килә", - диде вәкаләтле вәкил. Җинаятьчеләр арасында балаларга инде берничә ел бәйләнеп килүчеләр дә ачылды. Мәсәлән, Әлмәттәге үги атаның кырын эшләре мәктәптә кыз бала тутырган анкета аркасында беленде. Моңа мәктәп психологының сизгерлеге сәбәп булды. Теләсә кайсы чиргә каршы беренчел профилактика, икенчел профилактика бар. Җинаятьнең беренче билгеләрен укытучылар, участок табибләре, бала белән аралашучы тренерлар, аның дуслары, классташлары күрә ала. "Мәктәп психологларын, балалар табибләрен махсус укытырга кирәк. Балаларның хәлен аерырга өйрәнсеннәр. Хөкемгә тартылган кешенең РФ Хезмәт кодексы буенча тәрбия учреждениеләрендә бөтенләй дә эшләргә хакы юк. Хәтта ишегалды себерүче булып та... Менә бу законны төгәл үтәргә кирәк, - дип тәкъдимнәрен әйтте Гүзәл Удачина. - Икенчедән, бала белән бәхетсезлек була калган икән, аңа реабилитация чорын үтү кирәк була. Моны кемнәр үз өстенә алырга тиеш - шуны билгеләргә кирәк. Аннан соң, бу хәлләрне сер итеп саклау сорала. Чөнки ул баланың әле үсәсе, яшисе бар".
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Александр Сидякин күп җинаятьләр тәртипсез тормыш алып баручы яки социаль куркыныч гаиләләрдә кылына, дигән фикерне кире какты. "Яхшы тормышлы, бай гаиләләрдә балалар җәберләнми дисезме әллә? Биек коймалар артында да деспотизм, кул салу бар. Узган ел Россиядә балигъ булмаганнарга каршы 80000 җинаять кылынган. Көчләүчеләрнең 80 проценты - якыннары яки таныш кешеләр. Аларның да 45 проценты - туганнар. Мине педофилларның төрмәдән чыгып яңадан җәмгыятькә кайтуы борчый. Гадәттә, аларның 70 проценты бозык гамәлләрен яңадан кабатлый. Алар төзәлеп чыкмый. Ә балаларга ышаныч телефонының барлыгын, бала хокукларын яклаучы органнар эшләвен һәрвакыт исләренә төшереп торырга, бу төрдәге мәгълүматны социаль роликлар, акцияләр ярдәмендә таратырга кирәк", - диде.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина профилактикага тотынганчы балалар белән сөйләшергә, аларны ишетергә кирәклеген әйтеп китте. "Бала үзенә кылынган җинаятьне аңламаска, сүз тыңламаган өчен үзем гаепле, дип йөрергә дә мөмкин. Бала күңелендә ниләр барлыгын бары тик аны сөйләштереп, сораштырып кына белеп була. Шул максаттан, мәктәпләрдә сораштыру үткәрү өчен без анкеталар хәзерлибез. Балаларны һәр мәгълүматны, яңалыкны дөрес кабул итәргә өйрәтергә кирәк. 1990 елда беренче мәртәбә Казанда "Интердевочка" фильмы күрсәтелә башлагач та, балалар белән эшләүче инспекторлар фильм алдыннан һәм фильм тәмамлангач озаклап лекцияләр сөйли иде. Фильмны төшерүчеләр нәрсә әйтергә теләгән, моннан нинди тәрбия алырга була һ.б. Моннан чыгып, бүгенге мәгълүмат чараларының үткән вакыйгаларга карата үз фикере, анализы яңгырасын иде. Алар халыкка үрнәк бит", - диде ул.
Мәсьәләгә ничек кенә карасаң да, бүгенге җәмгыятьтән башка аны хәл итеп булмый. Җәмгыятьне шундый итеп тәрбияләргә кирәк ки, бер баланың фаҗигасенә һәрбер кешенең йөрәге авыртсын. Татарча миһербан-шәфкать диләр аны. Җәмгыятьнең үзен тәрбияләү кирәк. Бу җәмәгать оешмаларының гына бурычы түгел. Телевидение, матбугат уңай үрнәкләрне күрсәтсен, язсын. Депутат Радик Ильясов менә шундый тәкъдим кертте.
Хәтерләсәк, 2005 елларда "Ишег­алды тренеры" дигән тәрбияче барлыкка килгән иде. Җәй көне, каникулларда бер ишегалдында яшәүче балаларны җыеп, уеннар оештыралар, ярыштыралар иде. Балалар караучысыз түгел иде.
Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторы Евгения Боброва бу чараларны кире кайтару кирәклеген искә алды. "Җинаятьләрне ачыклауда төп җаваплылык һаман да тәрбиячеләр, укытучылар җилкәсендә. Һәрбер кара көйгән урын, һәрбер кәефсезлек, күз яше игътибарсыз калмаска тиеш", - дип тә өстәде ул.
Юстиция подполковнигы Айрат Вәлиев мәктәптә укыту һәм тәрбия программасына җенси тәрбия бирүне кертергә тәкъдим итте, кайбер законнарның камил булмавын тәнкыйтьләде.
«Мәсәлән, безнең илдә хатын-кызларны фахишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр итүчегә хөкем бар. Ә менә үзен сатып йөрүче кызларга карата бер закон да юк. Шуның нәтиҗәсе буларак, япь-яшь кызларны чит шәһәрләрнең юл читләреннән тотып алып кайтырга туры килә. Мондый хәлләр килеп чыкмасын дисәк, балигъ булмаганнар белән эш өчен җаваплы оешмаларның гамәлләре формаль рәвештә генә бармасын иде. Һәрбер формальлек фаҗигагә китерә ала. Лениногорскида янып үлгән гаиләне алыгыз. Алар бит махсус исәптә торганнар, соңыннан төшерелгәннәр. Ата-ананың тәртибен белә торып, бу йортка инспектор да, хакимият вәкиле дә бер тапкыр да килеп карамаган. Бу кадәр салкын караш өчен, әлбәттә, хөкем итәргә кирәк", - дип сөйләде ул.
Сөйләшүне алып барган Татарстан Дәүләт Советы депутаты Любовь Захарова кайбер катгый законнар аркасында яшерен абортлар, яшь аналар үлеме килеп туу куркынычы барлыгын әйтеп үтте: "Без никадәр генә тырышсак та, бу мәсьәләләрне җәмгыять белән бергәләп тотынганда гына хәл итеп булачак. Шуңа күрә җәмәгать оешмаларын да, мәгълүмат чараларын да, гомумән, һәрбер кешене уртак максатка хезмәт итәргә чакырам. Без тәкъдимнәргә һәрвакыт ачык".
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев