Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Авыл тарихчылары

Март азагында Казан каласының милли-мәдәни үзәк бинасында туган төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең беренче корылтае узды. Аңа Россиянең 35 төбәгеннән 250 гә якын һәвәскәр тарихчы җыелды. Бөтендөнья татар конгрессы идарәсе әлеге җыенны Россиякүләм корылтай дип атаса да, килгән кунаклар арасында Казахстан дәүләтенең Актүбә һәм Сәмәй (Семипалатинск) өлкәләреннән дә вәкилләр бар иде, димәк...

Март азагында Казан каласының милли-мәдәни үзәк бинасында туган төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең беренче корылтае узды. Аңа Россиянең 35 төбәгеннән 250 гә якын һәвәскәр тарихчы җыелды. Бөтендөнья татар конгрессы идарәсе әлеге җыенны Россиякүләм корылтай дип атаса да, килгән кунаклар арасында Казахстан дәүләтенең Актүбә һәм Сәмәй (Семипалатинск) өлкәләреннән дә вәкилләр бар иде, димәк ки, аның яңгырашы Россия чикләрен дә атлап чыкты.
Төбәк тарихын өйрәнүчеләр Казанда өченче ел рәттән шундый олы форумнарга җыела. Башкаладан тыш, татар тарихчылары Уфа каласында, Бөгелмә, Аксубай, Әлмәт, Киров өлкәсенең Малмыж, Төмән өлкәсенең Тубыл калаларында һ.б. төбәкләрдә дә фәнни-гамәли конференцияләр уздырган, тәҗрибә уртаклашкан. Асылда, төбәк тарихын тудыручылар эшчәнлеге үзешчән, вакытлыча, анда-санда гына кабына торган стихияле хәрәкәт булудан туктаган. Тынгысыз җанлы әйдәманнарыбыз Россия тарихында гына түгел, ә бөтендөнья аренасында да татар милләтенә лаек урын даулый. Әлбәттә, моның нигезе дә дәлилле һәм саллы. Татар милләте урысларга караганда дүрт-биш гасыр алда ук тәүге дәүләтләрен төзеп куйган халык. Алтай төбәгендә табылган һәм хәзер инде бар дөньяга мәгълүм кабер ташлары татарларның инде 552 елда ук мөстәкыйль дәүләт төзеп яшәүләре хакында бәян итә. Ташларга язылган һәм ул чакта ук бөек илбаш булган Билге каһан, Илтәгин, Күлтәгин атлы сәргаскәр-илтабарларыбызның исемен бүген дөньякүләм тарихчылар кабатлый. Аннан соңгы гасырларда да Кара диңгез ярында һәм Идел-Чулман буйларында Бөек Болгар дәүләтен, бөек Алтын Урда каһанлыгын, Казан, Әстерхан, Кырым, Касыйм, Ногай, Себер ханлыкларын тоткан шанлы милләт бит без! Корылтайга шәрәфле кунак булып килгән армия генералы Мәхмүт Гәрәев бик урынлы һәм горур тәкрарлый:
- Без Россия туфрагында басып алучы да, килмешәк тә түгел. Әдрән диңгезеннән алып Татар бугазына кадәр җәелгән һәммә дала-кырлар - безнең борынгы җир, ул - без туган туфрак!
Шуның ачык дәлиле - Россия мәйданында бүген әле дә 5500 авылда татар балалары гомер итә. Димәк, татарны гасырлар буена яуларда кырдырып та, Себерләргә сөреп кенә дә, чукындырып та юкка чыгарырга мөмкин түгел! Моны корылтайга күргәзмә өчен алып килгән китаплар да ачык дәлилли. Россия буйлап чәчелгән газиз милләтебезгә һәм татар авылларына багышланган китап­лар саны меңнән арткан инде.
Арада безнең өчен үтә газиз булган, меңәрләгән татар тилмереп көткән бәһасезләре дә бар. Корылтай бер көн эшләгәннән соң, кич белән милли-мәдәни үзәк сәхнәсендә "Алтын Урда - дөнья тарихында" исемле саллы хезмәтне тәкъдир итү кичәсе дә булды. Әйе, татарга да үз казанында гына кайнап, үз балалары өчен генә тар кысалы китаплар тудырудан бик туктарга вакыт. Алтын Урда - ярты җиһанга хуҗа булып, калган яртысын дер селкетеп тоткан, кешелек үсешенә һәм тарихына искиткеч нык тәэсир иткән дәүләт. Мәскәү тарихчылары ничек кенә күрмәмештә калырга яки үз милләтләрен күккә чөяргә тырышмасын, урысларга берләштерелгән тәүге мәмләкәтне татар каһаннары, татар баскаклары төзеп биргән. Явыз Иван башлаган, Петр патша диварларын корып бетергән Россия империясе дә нәкъ Алтын Урда дәүләте кысаларында аякка баскан. Шуңа күрә Мәскәү тарихчыларына, хакыйкатьне танып, "бүгенге Россия - кичәге Урда бит ул", дип тәкрарлау да комачау итмәс иде. Алтын Урда тарихын, әлеге дәүләт бөеклеген бар җиһанга танытырга, татарга да кешелек аренасында үз урынын дауларга бик вакыт.
Кичә барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тарафыннан яңгыратылган мөрәҗәгате, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет рәисе Ренат Закиров, төбәкне өйрәнүче тарихчылар җәмгыятенең җәмәгатьчелек советы рәисе Камил Әбләзов, күренекле филология фәннәре докторы, меңгә якын татар зиратларының кабер ташларын өйрәнгән Марсель Әхмәтҗанов, "Алтын Урда..." китабын төзүчеләрнең координаторы булган Илнур Миргалиев, 90 яшен тутырган армия генералы Мәхмүт Гәрәев, башка чыгыш ясаучылар, гомумән, барча татар җәмәгатьчелеге татар халкы һәм татар тарихының дөньякүләм яңгыраш алуын таләп итә, үз дәүләтчелеген кабат торгызу уе белән яна. Кичә барышында Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Рафаэль Сәхәбиев, Гөлзада Сафиуллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова тарафыннан башкарылган җырлар да, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбльнең Алтын Урда дәүләте мәдәниятен чагылдырган биюләре дә халкыбызның асыл һәм бөек тарихны кайтаруга сусавын раслый.
Шунысы бик кызганыч, күләме белән 1000 биттән дә артык булган әлеге олуг хезмәтнең бер генә данәсе дә сатуга куелмады. Ни галәмәт, ул бик аз санда гына бастырылган. Нәтиҗәсе күзгә күренмәгән юллар салу, алар урынында икенче айда ук хасил булган чокыр-колеяларны төзәтү, акчасы-табышы Мәскәү караклары кесәсенә агачак нефть һәм газүткәргечләрне яңарту өчен миллиард тәңкәләр дә һич кызганыч түгел. Ә менә татар милләте байрак итеп күтәрергә лаек китапларны унар меңәрләгән тираж белән нәшер итү өчен хөкүмәт биш-алты миллион сумлык та акча таба алмый. Ә югыйсә, үрнәк алу өчен, һәм кунакка дигәндә түрәләр бик яратып йөри торган кардәш күршеләр бар. Әнә, Баку университеты галимнәре үзләрен дөнья кендеге һәм цивилизация бишеге дип санаган Европа галимнәренең күзләрен ачу өчен "Шәрык дөньясы тарихы" сериясеннән генә дә йөздән артык китапны инглиз, алман, француз гына түгел, хәтта һинд һәм кытай телләренә тәрҗемә итеп, йөзәр меңле тираж белән таратты бит инде. Шушы ук "Алтын Урда - дөнья тарихында" китабын Европа телләренә тәрҗемә һәм соңыннан нәшер итеп таратыр­лык та акча тапмыйбыз, шул гамәлне кылмыйбыз икән, бөек милләт исемен дәгъвалау да коры хыял вә тәмле төш кенә булып калачак бит!..
Әзәрбайҗан - Мәскәү коллыгыннан котылган мөстәкыйль дәүләт бит ул, дисәгез, безгә хәтта ут күршеләребез дә үрнәк була ала. Әнвәр Әсфәндияров җитәкчелегендәге Уфа галимнәре әллә кайчан "Башкортстан авыллары тарихы" китабын 8 томлы (!) итеп нәшер итте. Ул гына җитмәгән, "Гәрәй кабиләсе", "Минзәлә өязендәге башкорт авыллары" дип, инде рус теленә тәрҗемә ителгән үтә саллы китаплар чыгара һәм безнең Татарстандагы 200 дән артык авылга дәгъва итә башладылар. Меңәр еллык тарих өчен көрәш - кабинетта төшемле кәнәфине саклап утыру түгел. Димәк ки, әнә шундый карагруһ агымга каршы көрәшү өчен дә тарихи эзләнүләр һәм шулар нигезендә дистәләрчә китап нәшер итү, ә алар өчен акча, акча кирәк...
Әлбәттә, Россиянең 35 төбәгеннән җыелышкан һәвәскәр тарихчылар "Алтын Урда..." яки "Башкортстан авыллары тарихы" дәрәҗәсендәге саллы китаплар турында хыяллана алмый. Онытмагыз: корылтайга алып килгән бер меңгә якын тарихи китап­ларның күпчелеген аларның авторлары йә үз хисапларына, йә үзләре ялварып-теләнеп тапкан химаячы-меценатлар ярдәмендә дөньяга чыгарган. Алар Мәскәү, Петербург, Оренбург, Уфа архивларында да үз хисапларына барып чокынган, үз хисапларына кунакханәдә яшәгән, үз хисабына тамагын туйдырган. Аларның күпчелеге пенсионерлар һәм сәрмаялары да җитди эзләнүләр өчен һич җитәрлек түгел. Алар - үз төбәкләренә гашыйк һәм үз милләте өчен янып-көюче милләтпәрвәр. Күбесе - Россия буйлап сибелгән татар әйдәманы. Шуңа күрә әлеге үзешчән тарихчыларны - милләтебезнең аерым төбәкләрдәге таянычы, ышанычы дип санау да бик урынлы.
Аңлашыла булыр: туган төбәк яки туган авылларга багышлап чыгарылган китаплар арасында төрлесе бар. Кайбер үзешчәннәр авылдашларына һәм туган-тумачасына ярау максатыннан, авылдагы урам, хәтта инде юкка чыккан йорт нигезләренең хуҗаларына, соңрак аларның кая күченеп китүләре яки нинди дәрәҗәләргә ирешүләренә тик­ле санап чыга. Зиратта табылган һәрбер вак-төяк ташның сурәтләрен яки эчтәлеген китап битләренә урнаштыру да һич мәҗбүри түгел. Әлбәттә, моның ише әфтиякләр милләт тарихын баетырдай хезмәт була алмый. Шулай ук, күп авторлар авыл яки төбәк тарихын өлкәннәрнең истәлекләренә яки гаять шикле, тотрыксыз шәҗәрә кәгазьләренә нигезләнеп яза. Китапларда бәян ителгән шәхесләр һәм вакыйгалар архив документлары, кабер ташларындагы гыйбрәтле язулар белән дә расланмый. Аптырарлык та түгел: китап авторларының күпчелеге гарәп имлясындагы язуларны таный-укый алмый, аннары байтагының архивларны барып актарырдай матди байлыгы юк. Тик аларны авыл тарихын язуга алынулары өчен гаепләү дә урынсыздыр. Бәлки, шушы язмалары яңа буын эзтабарлар өчен җирлек-нигез булып хезмәт итәр әле...
Архивларда актарыну һич тә җиңел түгел. Татарның язма мирасы, документлар, нәкъ милләт балаларының үзләре кебек үк, Россиядәге дистәләрчә архив буйлап сибелгән, таратылган. Фәүзия Бәйрәмова үз чыгышында әйткәнчә, көчләп чукындырылган яки еллар үткәннән соң үз диненә кире кайткан татарларның язмышын белим дисәң, чиркәү яки консистория архивларына кереп тә өйрәнергә туры килә. Ә ерактагы Сургут, Магадан, хәтта Сахалинга тикле куылган татар гаиләләренең документларын шул "җәһәннәм"дәге Сахалинга барып өйрәнмичә булмый, әмма, ни үкенеч, андагы язма байлыкның коточкыч күпчелеге сыңар татар эзтабарының бармагы да тимәгән көенчә онытылып ята.
Аннары Россиянең соңгы еллардагы карак-демократлары корып куйган тагын бер киртәне искә алмый булмый. Хөкүмәт ятим хәлдә калдырганга күрә, күпчелек җирле архивлар материалларны кулланган өчен аерым "ясак" кертте. Әйтик, Оренбург каласындагы архивтан беренче алты "эш"не алган өчен, һәркайсына утызар сумнан "ясак" түләсәң, җиденче, унынчы, унбишенче "эшләр" өчен инде ике йөзәр тәңкә чыгарып салырга туры килә. Газиз милләтенең тарихын яки үз шәҗәрәсен ачыклауны максат иткән студент йә аспирант егетләр андый чыгымнар һәм айлар буе чит шәһәр кунакханәсендә яшәү турында хыяллана да алмый...
Безнең тарихны яшереп кенә калдырмыйлар, бозып та күрсәтәләр. Милләтебез 1930 еллар үрендә коточкыч хата ясаган - ул үзенең 40 меңнән артык гаиләсен, большевик комиссарлар һәм булдыксыз ярлы-­ябагай котыртуы нәтиҗәсендә, кулакка чыгарып, байлыгын йолкып-талап, Татарстаннан чит җирләргә куган. Мәсхәрәле шундый көннәргә калачагын алдан сизенгән елгырлары, әле үз хуҗалыкларын тартып алганчы ук, Ижау-Пермь якларына, хәтта Урта Азия далалары белән Кавказ тауларына тикле чыгып качкан. Ә авылдашлары талап һәм куып җибәргән татарларның күпчелеген ОГПУ этләре 1930 елларда башланган зур төзелешләрдә бушлай эшче куллар һәм кол рәвешендә кулланган. Мисалга, бер Магнитогорск каласы һәм андагы завод төзелешендә генә дә 30 меңгә якын татар бушлай бил бөккән, ул чагында андагы өч эшченең икесе татар булган. Шул ук татарлар әллә каян гына бүрәнә һәм тактасын юнәтеп, кала читендә татар бистәсе төзеп куярга да җаен тапкан. Ни үкенеч, күпчелегенең балалары коточкыч ачлыкка һәм зәхмәт чирләренә түзә алмыйча, кырылышып беткән. Җитлегеп егет булганнары фронтта ятып калган. Әмма Магнитогорск каласы белән андагы заводны татарлар төзеде дигән хакыйкатьне Мәскәүдә генә түгел, бүген инде Уралның үзендә дә танучы һәм санга сугучы юк. Татар эзе белән татар даны, яндырылган салам чүмәләсеннән калган көл өеме төсле, сибеп таратылган, юкка чыгарылган. Әле ярый, Магнитогорск каласында яшәүче тарихчыларыбыз шушы данны яклый, безнең күзне ача...
Башкортстанда яшәүче татар тарихчыларына да бик үк җиңел түгел. Анда һәр ел саен район үзәкләрендә Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрелә, аеруча татарлар күмәкләп яшәгән авыллардан Уфа галимнәре китеп тормый. Башкортны кырык ырудан хасил булган милләт итеп күпертү "эшчәнлеге" канат җәйгән, тамырын инде биш йөз яки өч йөз ел элек үк җибәргән татар вәкилләрен дә "сез - гәрәйле, сез - меңле, димәк, башкорт", дип агулау туктап тормый. Безнең республикада аның ише Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрү, нәсел агачын ачыклау дигән үзаң әле йомыркадан борын төрткән чебеш хәлендә генә. Мисалга, Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Сарман, Азнакай, Әгерҗе районнарындагы халыкның күпчелеге үзенең байлылармы, яки бүләр, гәрәй, җәнәй кабилә вәкилеме икәнен дә белми. Шул сәбәпле әлеге төбәкләрдә яшәп калган яки читкә күчеп киткән милләттәшләребезнең Уфа галимнәре һәм Мәскәү карагруһчылары ясаган басымга каршы тора алыр­лык егәре, гыйлеме, горурлыгы бик чамалы...
Әлбәттә, үзешчән төбәкчеләр профессионал һәм академик галимнәр җитәкчелегенә, аларның киңәшенә мохтаҗ. Шуңа күрә корылтайда Дамир Исхаков, Альберт Борһанов, Хатыйп Миңнегулов, Искәндәр Гыйләҗев, Нурулла Гариф, Җәмил Мөхәммәтшин, Фәүзия Бәйрәмова, Альта Мәхмүтова, Фәйзелхак Ислаев, Илдар Габдрәфыйков (Уфа), Гулливер Альтин (Кырым), Шамил Әхмәтшин (Санкт-Петербург), Зәйтүнә Тычинских (Тубыл) һ.б. галимнәрнең чыгышлары кунак­лар тарафыннан көтеп алынды. Корылтай делегатлары Татар төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте төзү турында карар кабул итеп таралды.
В.ИМАМОВ.
. Корылтай президиумында М.Гәрәев, Р.Ратникова, Р.Закиров, К.Әбләзев.
. Тарихчылар армия генералы Мәхмүт Гәрәев белән.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев