Мәдәни җомга

АРЧАЛАРГА БАРГАН ИДЕК...

Басу-кырларда үстерелгән игеннәрне урып-җыю катлаулы имтиханга тиң. Иген-че, ел әйләнәсе уңайлы һава шартларына өмет баглап та, үзенең матди-техник, физик мөмкинлекләрен эшкә җигеп тә, чәчкән игеннәреннән мул уңыш алырга омтыла. Терлекчелектән көтелгән керем дә җирдән алынасы уңышка бәйле. Әмма эш керемдә генәме соң? Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бөтен ил халкы ихтыяҗын кайгырта...

Басу-кырларда үстерелгән игеннәрне урып-җыю катлаулы имтиханга тиң. Иген-че, ел әйләнәсе уңайлы һава шартларына өмет баглап та, үзенең матди-техник, физик мөмкинлекләрен эшкә җигеп тә, чәчкән игеннәреннән мул уңыш алырга омтыла. Терлекчелектән көтелгән керем дә җирдән алынасы уңышка бәйле. Әмма эш керемдә генәме соң? Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бөтен ил халкы ихтыяҗын кайгырта лабаса. Урып-җыю чорында инде 10 ел рәттән Татарстан язучыларын кунакка чакыручы Арча муниципаль районы җитәкчесе Алмас Назиров та менә шушы хакта кабат-кабат искәртергә тели, дип беләбез.

Менә быел да Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан җитәкчелегендә Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Камил Кәримов, Камил Сәгъдәтшин, Рөстәм Галиуллин, Фәйрүзә Мөслимовадан торган каләм әһелләре төркеме Арча районына десант булып төште. Кунакларны район чигендә үк, татар халкына хас булганча, чәкчәк белән, җыр-бию белән каршы алдылар. Чик буенда - "Татарстан" агрофирмасы кырлары, урып-җыюда 9 комбайн эшли. Хуҗалык рәисе Рүзәл Мәрданов кыскача гына эшнең барышы белән таныштырып үтте:

"Быел, корылык булу сәбәпле, уңыш бик мулдан түгел, бодай гектарыннан уртача 10 центнер, арпа 6-7 центнер, арыш 24 центнер булыр дип көтәбез. Бодай 500 гектар, арпа 600 гектар, яровойлар 1600 гектар мәйданда чәчелгән иде. Әле тагын 1400 гектар кукуруз кырларыбыз да бар. Терлекләргә азыкны үзебез әзерләмәсәк, хуҗалыкның киләчәге юк, дигән сүз. 3,5 мең баш мөгезле эре терлегебез бар, аларның санын узган елдагыдан 245 башка арттырдык. Сөт тапшырган өчен акчаны вакытында түлиләр. Хуҗалыкта 208 колхозчы эшли - гадәт буенча, шулай дип йөртәбез инде. Шәһәр якын булгач, калага китеп эшләүчеләр дә җитәрлек", - дип сөйләде ул.

Төркемдәге язучыларның һәммәсе дә авыл җирлегендә туып-үскәнлектән, иген кырларына карап, балачакларына кайткандай булдылар. Гәрәй Рәхим, хисләнеп, комбайнчыларга "Игеннәр илендә" дигән шигырен укып бирде. Арча баянчысы Марат Дәүләтшин исә, Камил Кәримовны күрүгә, аның сүзләренә язылган "Шәле тәрәзәләре" көен сыздырып җибәрде. Камил дә ялындырып тормады - көйгә кушылып, үз җырын үзе җырлады.


Хикмәтле кыяр

Түбән Аты авылындагы кыяр плантацияләре кунакларны шаккатырды дисәң дә ярыйдыр. Әйткәнемчә, авылда туып-үскән язучы халкы, шәһәр читендәге кечкенә бакчаларында булса да, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп булаша бит инде. Елына карап, дигәндәй, уңышның сөендергән чагы бар, куандырмаган чагы. Шуңа да, биредән кыяр үстерү серләрен өйрәнеп китү бер дә комачауламаячак иде.

"Кыярчы" Дамир Хәлиуллин эшен 30 сутый мәйданны үзләштерүдән башлап җибәргән икән. "Авыл хуҗалыгы институтының инженерлык-механика факультетында укыган чагым иде. 1989 елда әтием үлде дә, читтән торып укуга күчеп, әни янына кайттым, - дип сөйләде ул. - Менә бу теплица 1 гектар мәйданны били. Тагын 2 гектар җир әзерли башладык".

Әмма эш җирне киңәйтүдән генә тормый икән шул. Уңдырышлы туфрак булдыру, үсемлекләрне су белән тәэмин итү, чәчәкләрне серкәләндерү, җыелган уңышны каядыр тапшыру... - бу мәшәкатьләр гади күзгә күренеп торганнары гына әле. Кыяр үстерү технологиясен Башкортстанның Туймазы якларына барып, махсус өйрәнгәннәр. Су алыр өчен артезиан скважинасы борауланган. Теплицада 32 кеше эшли. Һәр төпне тиешле күләмдә тамчылап дымландыру эше компьютер технологиясе ярдәмендә башкарыла. Кыяр үстерү өчен углекислый газ күп таләп ителә икән, монда аны үзләре әзерлиләр - һәр саргайган яфракка кадәр компостка җыеп туплана бара. "Майский" хуҗалыгы, мәсәлән, углекислый газны Самарадан сатып ала", - ди Дамир әфәнде. Биредә дә акча чыгармыйча булмый, билгеле. Уңыштан керем алганчы, ел саен аңа миллионнарча сум капитал салына. Даими рәвештә туфракны, теплицаны каплаган полиэтилен пленкаларны алыштырып торырга кирәк. "Ник поликарбонат алмыйсыз?" - дигән сорауга Дамир Хәлиуллин гади генә: "Ул акчага 40 ел буе пленка алып була", - дип җавап кайтарды. Димәк, барысы да исәпләнгән. Сатып алуга килгәндә, Мари Иленең Бәрәңге районыннан торф кайтарып торалар. Чәчәкләрне серкәләндерү өчен оясы белән махсус шөпшәләр дә сатып алалар хәтта! (Монда килеп ишетмәсәк, кыярның да атасы һәм анасы булуын каян белер идек?)

"Быел, 28 февральдән башлап, 600 тонна кыяр саттык инде, - ди Дамир Хәлиуллин. - Продукцияне "Ашан", "Пятерочка", "Магнит" сәүдә челтәрләре сатып ала. (Турыдан-туры түгел, арадашчылар аша, билгеле. - Авт.) Үзебезнең 2 йөк машинабыз илтеп тапшырып тора уңышны».

Биредә күпмедер күләмдә болгар борычы, помидор да үсә, тик төп урынны шулай да кыяр биләп тора икән.

"Арча - кенәзләр шәһәре"

Кунакларны Арча "капка төбендә" каршы алган район башлыгы Алмас Назиров зур горурлык белән әнә шулай дип белдерде. Борын-борыннан зыялы-затлы нәселләр гомер иткән бу төбәк юкка гына мәгърифәт-мәдәният үзәге дә булып танылмагандыр шул. Биредә, Арчага килүче кунакларны каршылап, атка атланган татар кенәзе һәйкәле кую фикере дә әнә шуннан килеп чыккан. Һәйкәл урынын тәгаенләү өчен, район башлыгы язучыларга шәһәрнең тагын ике мәйданчыгын күрсәтүне кирәк тапты. Ә аңа кадәр әле, Федераль Сабан туеның киләсе елга Арчада үткәреләчәген искә төшереп, шагыйрь Гәрәй Рәхим мактаулы миссия башкарды: быел Пермь краеның Барда авылында узган Федераль Сабан туе билгесе булган бейсболкасын Алмас Назировка тапшырды.

Арчаның искиткеч матур, табигый стадион рәвешендәге Сабан туе мәйданы да күздән кичерелде. Татар, урыс, керәшен, мари халыклары традицияләрендә төзелгән агач йортлар да, биек ырыс капкалы ишегалдында урнашкан кунак йорты да үз кешеләрен дә, читтән килгән кунакларны да сокландырырлык итеп төзелгән. "А хәрефе рәвешендә мәйданга керү капкасы да ясасагыз, иллә шәп буласы, Арча да була, Алмас та була", - дигән идея "ыргытты" Камил Кәримов. Разил Вәлиев тә аны: "Дөрес. Без Казанда М хәрефе астында яшибез бит әле", - дип, үзенчә хуплап куйды. (Сүз уйнатулар, шаяртулар очрашу дәвамында мулдан яңгырады анысы.)

Әмма хикмәт кунакларны ничек каршылауда гына түгел, төп максат - үз халкыңның тормышын мәгънәле, файдалы, бәрәкәтле итүдән гыйбарәт. Сөрү җирләренә карап санаганда (68 мең кв.м), Арча - республикада иң зур район (гомуми территориясе буенча Мамадыш районы зуррак). Шулай да республиканың икътисади ярдәме һәр районга бертигез диярлек күләмдә күрсәтелә, ди район башлыгы. Шуңа күрә дә күп нәрсәдә үз көчеңә таянырга туры килә. 2001 елдан башлап, районда 70кә якын социаль объект сафка бастырылган. Берьюлы 15әр яңа мәктәп ачылган еллар булган. Соңгы чорда социаль ипотека буенча елына 150-160ар фатир куллануга тапшырылуын да санасаң...

Сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 730 кеше исәпкә кертелгән булган. Арча районы әлеге эшне дә намус белән башкарып чыккан. 674 ветеранга фатирларны, үз теләкләренә карап, район үзәгеннән биргәннәр. Ни дисәң дә, уңайлыклары күбрәк - аптекасы, кибете, хастаханәсе янәшә. "Күбесенең үз фатирларына балаларын-оныкларын кертүенә без каршы килә алмыйбыз, бу - аларның шәхси милке", - ди Алмас Назиров.

Җитәкченең район үзәгендәге урам исемнәренә мөнәсәбәте дә ошады язучыларга. "Геологическая", "Поперечная", "Нефтебаза", "Зеленая" дигән исемнәр нинди мәгънәгә ия инде? Аларны районда озак еллар җитәкчелек иткән Зәйнуллин, Борһанов, "Әлифба" төзүче Вәгыйзов, Вәлитова исемнәренә алыштырганнар.

Бу көннәрдә игътибар үзәгендә - иген уңышы. "Һава шартлары уңай килеп тормады быел. Районыбызның бер зонасында сирәк-мирәк яңгырлар сибәләп үтсә дә, бөтенләй корылык кичергән зонабыз да булды, - ди җитәкче. - Кыскасы, көтелгән уңышны ала алмадык. Башка районнар белән чагыштырганда, күрсәткечләребез уртача. Шулай да, быелгы уңышыбыз киләсе елга кадәр җитәрлек күләмдә. (Мәсәлән, безнең районга ел буена икмәк пешерү өчен 3,5 мең тонна он кирәк.) Калган игенне урып-җыеп бетерү өчен дә техникабызның көч-куәте җитәрлек".

Болыт белән узышып

Кунакларның юлы моннан ары "Мәрҗани" (җитәкчесе - М.Миначетдинов), "Северный" (җитәкчесе - Рөстәм Хәйруллин), "Ватан" (җитәкчесе - Мансур Әхмәтов) агрофирмаларына юнәлде. Көне буе, синоптиклар әйтмешли, "урыны белән" яңгырлар явып торганлыктан, болытлар белән узышып йөрелде йөрелүен. Әмма монысының да бер уңай ягы булгандыр: игенчеләр белән сөйләшү өчен, гөрләп эшләгән комбайннарны туктатып, "гөнаһлы булырга" туры килмәде. Сүз уңаеннан, ширкәт җитәкчеләренең һәммәсе дә ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре икән. Очрашу Рөстәм Хәйруллинның юбилеена - 50 яше тулган көненә туры килгән булып чыкты. Район җитәкчеләре - Алмас Назиров белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Мифтахетдинова - эш арасында котлап, шәһәрчә зур чәчәк гөләндәме тапшырдылар үзенә.

Авыл хуҗалыгында ат казану өчен, чыннан да, ат кебек эшләү лазем, билгеле. Җитмәсә, көне-төне тир түгеп җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе өчен чагыштырмача аз да түләнә бит әле. Фермабызда 1000нән артык баш сыерыбыз бар, ди Рөстәм Хәйруллин. Сөт тапшырган өчен (Арча сөт комбинатына) акча вакытында түләнә икән. Литрына 12 сумнан. "Ватан" ширкәте (М.Әхмәтов) көнгә 11 тонна сөтне литрын 16шар сумнан Мәскәүгә озата. Югыйсә, шәһәр халкы аны кибетләрдән 23 - 32 сумга һәм аннан да кыйммәтрәккә сатып ала бит!

Итнең дә тапшыру бәясе килосына 150-170 сум гына. Җитештерү өчен моның бернинди файдасы юк. Ә бит ишетеп торабыз: күп кенә чит илләрнең дәүләтләре авыл хуҗалыгына шактый зур дотация бирә. Базарга үз продукциябезне күбрәк чыгару урынына, чит илләрнекен сатып алып, аларга без дә (дәүләтебез, диюем) булышабыз, җитмәсә!

Авылда туып-үскән яшьләрнең күп очракта, уңайлырак шартларга, акчалырак эшкә өметләнеп, шәһәргә чыгып китүләре шуның белән аңлатыла да инде. Алай дисәң, "чит җирдә олтан булганчы, үз илендә солтан булган" кыяр үстерүче Дамир Хәлиуллин кебекләр дә бар. "Ватан" кырларында эшләүче бер төркем комбайнчылар арасында да япь-яшь егетләр белән таныштык. Элек, социализм заманында, дәвамчанлыкны хуплап, "династия" дигән сүз телләрдән төшми иде. Юкса, дәвамчанлык хәзер дә бар икән ул: әнә, абыйлы-энеле комбайнчылар Мидхәт белән Нияз Сәләхетдиновлар янына быел, армиядән кайтып, Мидхәтнең улы Зөлфәт килеп кушылган.

"Северный" ширкәте рәисе Рөстәм Хәйруллин мәктәп укучыларының җәй көне ферма сыерларын көтүләре турында әйтте. 3 әр сыер асраучы аерым хуҗалыкларга, ярты бәясен түләп (6мең сум), саву аппаратлары сатып алырга да булышалар икән биредә.

Мәктәпләрдә - каникул

Җәйге чорда мәктәпләрдә каникул вакыты. Шулай да, район белән танышкан чакта, аларны бөтенләй үк читләп узу дөрес булмас иде. Конкурслар аша үтеп, узган ел гына Габдулла Тукай исемен йөртү хокукына ия булган Ашытбаш мәктәбендә кунакларны якты йөз белән каршы алдылар. Мәктәп тыштан ук балкып тора: капкадан керүгә, иң оста дизайнерларны да көнләштерерлек искиткеч матур чәчәк клумбалары күзнең явын ала. Мәктәп белән таныштырганда, аның директоры Рәмизә Кавиева: "Бездә 226 укучы укый, 20 укытучы эшли. Балалар бакчасы да шушы ук бинада, анда 32 бала йөри, - дип сөйләде. - Быел мәктәпне 14 укучы тәмамлап чыкты, 4се алтын медаль алды. БДИда республикадагы уртача баллардан югарырак күрсәткечләргә ирештек. Бер укучыбызга инглиз теленнән 98 балл куелды".

Очрашу вакытында Разил Вәлиев укытуның нинди телдә алып барылуы, татарча гына булуын белгәч, имтиханнарда моның кыенлык тудыру-тудырмавы турында белеште. Әлбәттә, җавап сөендерерлек иде: БДИ баллары бу хакта үзләре үк сөйләп тормыймыни?!

Язучылар белән очрашуга кайбер укучылар да чакырылган иде. Каләм әһелләренә алар үз мәктәпләрен тәкъдир иттеләр. Укудан тыш, биредә актив җәмәгать эшләре алып барылуы - "Яшь ТНВ"ның "Тамчы-шоу" уенында җиңүләре, "Алтын каләм", "Сәләт" фестивальләрендә катнашулары, төрле башка иҗади конкурслар... - һәммәсе, һәммәсе турында горурланып сөйләделәр.

Апаз авылында Фатих Сибагатуллин (шушы авылда туып-үскән, хәзер РФ Дәүләт Думасы депутаты) төзеткән мәчеткә сокланып уздык. Үз авылы зиратын да 1 чакрым озынлыктагы таш койма белән әйләндереп алган ул.

Ә инде без кергән Хәсәншәех авылы мәчетен «Ватан» совхозы төзегән, ул чактагы Балтач районы җитәкчесе, хәзер ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та ярдәм иткән. Вафатына кадәр анда аның әтисе Готоф хаҗи имамлык кылган (мәчет бүгенге көндә аның исемен йөртә). Биредә хәзер Шамил хәзрәт Әхмәтгалиев имам булып тора.

Озак еллар буе динсез яшәгән халыкны, "яңадан тудырып" дигәндәй, дин-гыйбадәткә тарту җиңел эшләрдән түгел. Шамил хәзрәт тә бирегә ирләрдән даими рәвештә 2-3 кеше генә йөрүе, Рамазан аенда аларның 5-6 га җитүе турында әйтте. Шулай да 10-15 хатын-кыз тырышып дини белем үзләштерә, балалар өчен җәйге лагерьлар оештырыла - анда 20-25 бала йөри икән. Рамазан аенда спонсорлар ярдәме белән ифтар мәҗлесләре оештырылуы турында да сөйләде хәзрәт.

Сәфәребез Пешәнгер авылы мәктәбендә тәмамланды. Авылдан аз гына читтәрәк, калкулыкта урнашкан мәктәп ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Башлангыч мәктәп бинасына бер үк вакытта балалар бакчасы да, медпункт та, спортзал да сыйган. Көндез монда балалар шөгыльләнсә, кичен спортзалга яшьләр җыела икән. Бина үзе 2004 елда төзелгән: түгәрәк фонтанлы (мәктәп директоры Раушан Котдусов аны, мәктәпнең газ операторлары белән бергә, үзе ясаган!) иркен ишегалды, агачлары җиләк-җимешләрдән сыгылып торган бакчасы белән берлектә ул гаҗәеп бер әкият дөньясын хәтерләтә. Көн саен шушында укырга килүче 25 бала һәм балалар бакчасына йөрүче 20 сабый әнә шундый гүзәллек дөньясында тәрбияләнә. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, алар 1,5 чакрым ераклыктагы Апаз урта мәктәбенә баралар.

Сәфәр тәмам. Монда барысы да ал да гөл икән, арттырмадыгызмы, диючеләр дә табылыр, әлбәттә. Анысына җавап мондый: беркайда да һич мәшәкатьсез, проблемасыз тормыш була алмый. Әмма кеше шуларны хәл итү, каршылыкларны җиңү өчен яши дә бит инде. Халык әйтмешли, "Бар да килгән - җәннәттә"...

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: