Мәдәни җомга

ҖАНЫ ОЛЫНЫҢ ГАМӘЛЕ ДӘ ОЛЫ

Быел татар халкының күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче, мәшһүр галим, тарихчы, педагог, язучы һәм журналист, бөтен мөселман дөньясына танылган дин әһеле Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 155 ел тулды. Шул уңайдан галим дөньяга килгән Кичүчат авылында, Әлмәттә һәм Казанда фәнни-гамәли конференцияләр, очрашулар, кичәләр булып узды. Күптән түгел Әлмәт районының Кичүчат авылы мәктәбендә...

Быел татар халкының күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче, мәшһүр галим, тарихчы, педагог, язучы һәм журналист, бөтен мөселман дөньясына танылган дин әһеле Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 155 ел тулды. Шул уңайдан галим дөньяга килгән Кичүчат авылында, Әлмәттә һәм Казанда фәнни-гамәли конференцияләр, очрашулар, кичәләр булып узды. Күптән түгел Әлмәт районының Кичүчат авылы мәктәбендә "Ризаэддин Фәхреддин: рухият, мәдәният, мәгърифәт" дигән темага I Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Дин әһелләре, галимнәр, укытучылар катнашында узган бу конференция ел дәвамында бөек галимебезгә багышлап үткәрелгән барлык чараларга йомгак ясау да иде.


Конференциядә катнашучыларны Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән аның урынбасары Наҗия Хәйдәрова сәламләде. Фәнни-гамәли җыенны алып баручы КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, Бөтенрусия мөселманнары үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин тәбрикләүләрен ирештергән "Ихлас" мәчете имамы (Уфа) Мөхәммәт хәзрәт Галләм үз чыгышларында: "Ризаэддин Фәхреддин - дөньякүләм әһәмияткә ия шәхес, төрки-татарларының юлбашчысы" дип искәртеп үтте. Конференция дәвамында шушы фикерне куәтләгән, галимне киңкырлы шәхес буларак, тормыш юлын һәм эшчәнлеген төрле яклап ачкан фәнни чыгышлар тыңланды. "Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре турында сөйләгәндә, аның шулкадәр киң планда эшләгәненә игътибар итәсең. Иң әүвәл ул - исламият галиме, Шиһаб Мәрҗани үзе тәкъдир итәрдәй дәрәҗәдәге галим. Ул - яңа татар әдәбиятенең нигезләрен салышкан талантлы язучыбыз. Ризаэддин Фәхреддин - журналист. Ул татар галәмендә беренче тапкыр "Шура" әдәби журналын нигезләгән һәм шунда 10 ел дәвамында югары кимәлдә эшчәнлек алып барган шәхес. Басманың йөзе, аның эчтәлеге, юнәлеше тулысынча Ризаэддин Фәхреддин карамагында булган. Без бүген, журналның төпләнмәләрен карап, өйрәнеп, үз вакыты өчен киң планда татар теленең киләчәге хакына сөйләшү-әңгәмәләр башлап җибәрелүен күрәбез. Анда шул чор зыялыларыбыз бик актив катнашкан. Һәм телебез язмышының бүген дә көн тәртибеннән төшкәне юк", - диде КДУ профессоры филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин. Ул искәртеп үткәнчә, бүгенге шартларда телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре нәкъ менә ХХ йөз башында мәгърифәтче галимебез куйган юнәлештә алып барыла.

Соңгы елларда бездә Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен барлау, кайтару, аны эшебездә куллану юнәлешендә шактый зур эш алып барылды. Бу җәһәттән Фоат Галимуллин күптән түгел арабыздан киткән Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Хәйринең гаҗәеп олы эш башкаруын искәртте.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин да үз чыгышында Әнвәр аганың эшчәнлегенә киң тукталды. "Без Ризаэддин Фәхреддиннең язганнары белән дә таныш булмаган буын идек. Әнвәр Хәйри галимнең әниләр, балалар, тәрбия темасына багышланган хезмәтләрен, "Болгар вә Казан төрекләре", соңрак "Ислам дине - нинди дин" кебек китапларын әзерләп, бастырып чыгару хәстәрен күрде, шул хакта мәкаләләр язды", - диде Фаяз Хуҗин. Ә инде Ризаэддин Фәхреддин кебек күренекле фикер ияләре, совет идеологиясе күзлегеннән караганда, өйрәнелергә тиеш тә булмаган. "Әнвәр Хәйри исә үзенең 45 елга сузылган иҗат гомерендә бары тик халыкка кирәге булган, ул көткән, моңа кадәр бөтенләй өйрәнелмәгән хезмәтләрне кайтаруга алынды", - диде Фаяз әфәнде.

Конференциядә әйтелгәнчә, мәшһүр галимнең хезмәтләрен халыкка кайтару эше акрынлык белән булса да бара. Әйтик, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Әнисә Алеева Ризаэддин хәзрәтнең сәяхәтнамәләрен өйрәнгән. Мәшһүр галимнең, дин эшлеклесенең Болгарга, Санкт-Петербургка, Финляндиягә баруы, хаҗ кылуы, гарәп илләрендә йөрүе билгеле. Р.Фәхреддин аларның һәркайсы турында язып бара. "Нариман сәяхәте" дигән әсәр белән танышканда бөтенләй яңа форма, яңа жанр белән очрашасың. Сәяхәтнамә жанрының мөмкинлекләре арта, кысалары киңәя баруын күрәсең", - диде Ә.Алеева. Ул шулай ук Ризаэддин хәзрәтнең сәяхәтнамәләрен кириллицага күчерүен, 3 томлык әзерләвен әйтте.

Әйе, Р.Фәхреддин олы, киңкырлы эшчәнлек алып барган тирән тамырлы шәхес. Аның хезмәтләре дә, нәсел-нәсәбе дә зур. Шуңа күрә конференциядә чыгышлар, әйтелгән фикерләр гаять күп булды, сөйләргә теләүчеләр дә хәтсез иде.

Әлбәттә, иң күп теләкләр балаларыбызны, ул-кызларыбызны, булачак аналарны Ризаэддин хәзрәт хезмәтләре нигезендә тәрбия кылу турында иде. КФУ укытучысы, филология фәннәре кандидаты Сиринә Трофимова искәрткәнчә, бу мәсьәләдә эшләребез күп булуын беләбез. "Ризаэддин Фәхреддин әйткәннәрне күңел хәзинәсе итсәк, аларны көндәлек эшебездә, гамәлебездә куллансак, башкаларга да өйрәтсәк иде. Шул чакта олуг галимебезнең рухы шат булыр иде", - диде Хатыйп ага Миңнегулов. Ә менә Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләрен нигез итеп, балаларны тәрбия кылу Баулы районының Керкәле урта мәктәбендә күптән бара икән инде. "Телне саклап, табигатьне ихтирам итә торган тәрбияле, итагатьле, әдәпле балалар үстерик", - диде ветеран укытучы Галия апа Рәхимова.

Конференциядә Р.Фәхреддиннең әле өйрәнелмәгән хезмәтләре күп булуы, моның өчен белгечләр җитешмәве дә искәртелде, мәшһүр галимебезнең илнең төрле архивларында һәм китапханәләрендә сакланган язма мирасын алга таба да өйрәнү өчен, гыйльми совет булдыру кирәклеге әйтелде. Шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм Русия Ислам университетына Ризаэддин хәзрәтнең күп томлык энциклопедияләрен әзерләү өчен кадрлар хәстәрен күрү тәкъдим ителде. Сүз дә юк, балаларыбызны олуг мәгърифәтче тәгълиматлары нигезендә тәрбияләү өчен аның китаплары һәркайсыбызның өстәлендә торырга тиеш. Әмма әлегә аларны юнәтү шактый кыен. Шуңа күрә галимнең педагогика буенча фәнни-популяр хезмәтләрен татар һәм урыс телләрендә "Гаилә педагогикасы" сериясендә чыгару гаять игелекле эш булачак.

***

Конференция кысаларында кунакларга Ризаэддин Фәхреддиннең мемориаль музее күрсәтелде. Аның эшчәнлеге белән музей директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова таныштырды.

1995 елда Татарстанның ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында ачылган мемориаль музей елдан-ел байый, тулылана бара. Килүчеләрне иң әүвәл мәшһүр галимебезнең рәссам М.Шәйдуллин иҗат иткән зур портреты каршы ала. Аны Ризаэддин хәзрәтнең тууына 140 ел тулу уңаеннан беренче Президентыбыз М.Шәймиев бүләк иткән булган. "15 ел дәвамында ел саен 10 меңләп кеше музей белән танышуны шушы портретны караудан башлый, галимебезгә якынрак булырга тырыша", - диде Д.Гыймранова. Музей заллары Р.Фәхреддингә кагылышлы ядкәрләрне кадерләп саклый. Биредә "Шура" журналы төпләнмәләрен, 2х3 сантиметр зурлыктагы Коръән китабын күрергә мөмкин. Согыд Гарәбстаны әмире бүләк иткән поднос, хуш ис таратучы чүлмәк тә биредә саклана. "Бу ядкәрләр хәзрәтнең Уфадагы һәм Казандагы оныкларында иде. Алар безнең экспозициядә кабат очрашты", - диде бу уңайдан Диләрә ханым.

Әлбәттә, музейда мемориаль истәлекләр күп. Алар арасында галимнең документлары, көнкүреш әйберләре, китаплары, фоторәсемнәре бар. Һәм аларны туплауда музей директоры Диләрә Гыймранованың кешеләргә ягымлы мөгамәләсе, Ризаэддин хәзрәтнең туганнары белән җылы мөнәсәбәт урнаштыра алуы әһәмиятле роль уйнагандыр. Диләрә ханым аларның һәркайсы белән үз туганыдай якын итеп аралаша.

Бу юлы да музей директоры кунакларны яңа экспонатлар белән таныштырды. Аларның берсе - 1755 елда ясалган Красильников картасы. Анда Кичүчат авылының Нугай даругасына кергәнлеге күренә. Бу экспонатны хәтер мәгарәсенә төбәк тарихын өйрәнүче Булат Заһиров бүләк иткән.

Музейда иң кызыклы залларның берсе - үзәгендә шәҗәрә куелган бүлмә. Анда Р.Фәхреддин нәселенә кагылышлы 800гә якын кеше барланган. Бу зал да яңартылган. Анда фоторәсемнәрнең берьюлы алгы өлешен дә, артына язылган сүзләрен дә укый алырлык итеп эшләнгән стендлар эленгән. "Фоторәсемнәрнең күбесен Разия белән Атлас Моратаевлар бүләк итте. Ә инде фотосурәт артына язылган сүзләрне быел апрель-март айларында Әнвәр абый Хәйри белән бергәләп укыдык. Мин язуларның сканер аша күчермәләрен алып, Интернет аша юллыйм да, ул укып, сүзен-сүзгә язып җибәрә иде", - диде Диләрә ханым.

Фотоларга карыйсың да, алардагы кешеләрнең зәвегенә, затлылыгына игътибар итәсең. Р.Фәхреддин фотога төшүне "Аерым бер сәнгатьтер", дигән. Килүчеләргә рәсемгә төшү әдәбен күрсәтү ниятеннән бу көнне музейда "Мизгел" фотосалоны ачылды. Анда махсус тегелгән затлы киемнәрне киеп тә фотога төшәргә мөмкин. Тиздән музейның фотоальбомы да дөнья күрергә тиеш икән.

Дөрестән дә, музей истәлекләргә бик тә бай, әмма агачтан салынган бина инде тузып бара, ә экспонатларны урнаштыру өчен урыннар тарайган икән. "Музей фондында 4300 экспонат бар, аларның 410ын гына халыкка күрсәтә алабыз", - диде Диләрә ханым. Шуңа күрә конференциядә катнашучылар музей өчен яңа бина кору, хәтер мәгарәсенә Ризаэддин Фәхреддиннең музей-утары статусын бирү кирәклеген дә әйтте.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: