Мәдәни җомга

АК КАЛФАКНЫҢ ТАБЫЛГАН ЧАГЫ

Актаныш районында "Ак калфак" Бөтен­дөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешма бүлекчәсе булдырылуына - нибары бер-ике ел. Әмма аккалфаклылар алып барган гамәлләр инде бик күпләрне кызыксындырырга өлгергән, башкарылган күркәм эшләр дә хәтсез. Бу Актанышның "Яшьлек" мәдәният үзәгендә үткәрелгән конференциясендә дә чагылды. Курчак кына димәгез Актаныш районы гомер-гомергә үзенең уңганнары, кул эше осталары,...

Актаныш районында "Ак калфак" Бөтен­дөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешма бүлекчәсе булдырылуына - нибары бер-ике ел. Әмма аккалфаклылар алып барган гамәлләр инде бик күпләрне кызыксындырырга өлгергән, башкарылган күркәм эшләр дә хәтсез. Бу Актанышның "Яшьлек" мәдәният үзәгендә үткәрелгән конференциясендә дә чагылды.
Курчак кына димәгез
Актаныш районы гомер-гомергә үзенең уңганнары, кул эше осталары, моңлы җырчылары, ут уйнатып биючеләре белән дан тота. Әйтик, Актаныштан Илиза Хәкимованың чигеп нәкышләгән эшләре районда үткәрелгән "Илемне саклаучыга", Түкедән Бания Гыйльметдинованың иҗаты "Сабантуй батырына" кебек конкурсларда җиңүче дип тәгаенләнгәч, аларның республикакүләм бәйгеләрдә дә катнашуын хәтерлим. Илиза Хәкимова исә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында үзенең шәхси күргәзмәсен дә тәкъдим итте.
Бу юлы да мәдәният үзәгендә кунакларны милли җыр-биюләр белән каршы алдылар. Сәгадәтле авыл урамы күренеше - читәнле, коелы, төзек йорт корылган мәйданда Зөбәер авылы мәдәният йорты үзешчәннәре куйган "Кичке җыен", Актанышның 4 нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре башкарган "Каз өмәсе" хәтерләрдә милли йолаларыбыз­ны яңартып җибәрде.
Икенче иркен залда "Милли киемле курчаклар" күргәзмәсе оештырылган иде. Анда район мәгариф бүлеге белән берлектә игълан ителгән конкурста иң яхшы дип табылган эшләр куелган. Бәйгедә район мәктәпләре, балалар учреждениеләре, иҗат оешмаларыннан, аерым кул эше осталары арасыннан 125 кеше катнашып, жюри игътибарына бер-берсен кабатламый торган 187 курчак тәкъдим ителгән. Пластик материалны яки кызыл балчыкны әвәләп, пешереп һәм яндырып, буяп ясалган камил йөзле курчаклар нәфис һәм зәвыклы итеп тегелгән милли киемнәре белән дә җәлеп итә. Без шунда ук балалар иҗат үзәге педагогы Резеда Зарипова белән танышабыз. Ул сәнгатьнең бу төре белән үзлегеннән шөгыльләнә башлаган, кул эшләрен күргәзмәләргә йөртә, конкурсларда катнаша, кадерле кешеләренә бүләк итә икән. 1 нче мәктәп-гимназиядә рәсем укытучысы Зөһрә Хәбибуллина ясаган курчакларга игътибар итми мөмкин түгел. Күргәзмәдә аерым күренеш итеп ясалганнары да бар. Әйтик, Пучы балалар бакчасы тәрбиячеләре иҗатында чишмәгә суга килгән кыз янында егет гармун уйнап басып тора. Әлбәттә, курчаклар сайлап алынган темага туры китереп киендерелгән. Гади крәстиян кызлары чигүле алъяпкычлар киеп, яулыкларын чөеп бәйләсә, йон оекбаш белән чабатадан булса, морза нәселенекеләр калфактан һәм затлы күлмәктән, чигүле читекләрдән. Күргәзмәдә шулай ук төрле милләт вәкилләрен дә күрергә мөмкин. Сәнгать мәктәбенең рәсем укытучысы Ләйлә Галимова курчак ясау сәнгате буенча Россия күләмендә уздырылган конкурста үзенең иҗаты белән беренче урынны алуга да ирешкән. Залда теләгән кешеләр өчен курчак ясау буенча беренче дәрес алу мөмкинлеге дә тудырылган: берничә урында осталыкка өйрәтү почмаклары оештырылган иде.
Залда шулай ук юеш һәм коры йонны әвәләп чәчәкләр, гаҗәеп картиналар ясау остасы Илсөяр Шәрипова эшләре белән дә таныштык. Аның иҗаты үзгә бер матурлыкка ия. Илсөяр шушы ысул белән картиналар ясауны 3 ел элек үз иткән, һәр буш вакытын күңеле тартылган шөгыльгә багышлый икән. Шулай ук талчыбыктан үрелгән эреле-ваклы вазаларга, кәнфит савытларына да күз төшә. Алар - мәдәният хезмәткәре Сәйдәр Хәертдиновның иҗат җимеш­ләре. Оста әби-бабасыннан мирас булып калган һөнәрне гомерлек мавыгуы иткән, ул теләгән кешеләргә бишекләр, каз оялары да үреп бирүен әйтә.
Буш вакытны файдалы үткәрергә ярдәм итә торган бу шөгыльләр балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, иҗат үзәкләрендә дә тамырлана.
Зур елгалар чишмәләрдән башлана
Конференциядә "Ак калфак" оешмасының бүлекчә җитәкчесе Айгөл Галимәнова ясаган чыгыштан күренгәнчә, районда милли гореф-гадәтләр, йолаларыбызны кайтару, әхлаклы балалар тәрбияләү мәсьәләләренә игътибар бирелә. Бүлекчә үзенең эшен 12 комитетка бүленеп алып бара.
Яшерен-батырын түгел: рес­пуб­ликада яшьләребез арасында тәмәке тарту, хәмер капкалау, хәтта әфьюн белән дуслашу кебек начар гадәтләрне дә үз итүчеләр хәтсез. Төрледән-төрле иҗади конкурслар, халык йолаларына, гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән милли бәйрәмнәр, актуаль темаларга түгәрәк өстәл утырыш­лары үткәрү, аларда егет-кызларыбызны катнаштыру аларның беришен упкынга илтә торган юлдан саклап калырга һичшиксез булышачак. Әйтик, "Яшьләр эшләре" комитеты, "Татар кызы -2015", "Татар егете - 2015" конкурслары үткәреп, Актаныш үсмерләре үзләренә өлге итеп алырдай кыз-егетләребезне, аларның мавыгуларын, җыр-биюгә, музыка уен коралларында уйнау­да сәләтләрен, кылган матур гамәлләрен күрсәткән. Милли киемнәрдән сәхнәгә чыккан конкурсантлар үзләре дә соңыннан җаннарын рәхәт тойгылар биләп алуына хәйран калган. Билгеле ки, яшь-җилкенчәккә өлкәннәр үзләре үк матур үрнәк күрсәтә. Районның Түке авылында әүвәлгерәк елларда авыл советы рәисе булып эшләгән Бания Гыйльметдинова, яңа ачылган җәмәгать үзәге буш тормасын дип, 3-4 ахирәт белән шунда җыела, бияләй-оекбаш бәйли, мендәр тышы, сөлге башы чигә, бер-берсен тәмле ризыклар пешерергә өйрәтә, соңыннан бергәләп чәй эчә торган була. Тора-бара өлкәннәрнең үрнәген кабул итеп, үзәккә килүчеләр ишәя, үзенә күрә клуб барлыкка к
илә. Күптән түгел аккалфаклылар, Түке авылына барып, "Кич утыру" йоласын да яңартып кайткан.
"Милли тормыш һәм дин" комитеты җитәкчесе Зөһрә Закирова искәрткәнчә, актанышлылар дин, әхлак белән бәйле кичәләргә яратып йөри, вәгазьләрне тын алмыйча тыңлый. Әмма яшьләребезне начар юлдан саклап калу, егетләрне - әти, кызларыбызны әни булырга өйрәтү өчен мәгариф оешмаларында әхлак дәресләре алып бару, гаилә мәктәпләре оештыру кирәк. Ислам дине куәтле булган, мәчетендә Коръән ашлары даими үткәрелеп торган Кормаш авылында спиртлы эчемлек кабу гадәте бөтенләй диярлек бетеп бара инде.
"Ак калфак" оешмасы район бүлекчәсенең Такталачык авылы филиалы җитәкчесе Диләрия Гайсина, дөрестән дә, халыкка бер матур үрнәк күрсәтү мәслихәт икәнлеген искәртте. Ул үзе авылда үсмерләр өчен "Сердәш", "Бөркет" клубларын оештырып җибәргән. Аларда яшьләр белән төрле темаларга сөйләшүләр, кичәләр үткәрелә. Егетләр-кызлар клубларда үзара аралаша, фикер алыша. Авылда өлкәннәр өчен булдырылган "Хәзинә" клубы - аеруча популяр. Алар, кул эшләре күргәзмәләре, милли ризык әзерләү, "Аулак өй"- ләр үткәрү белән генә чикләнмичә, Коръән сүрәләре, догалар, мөнәҗәтләр өйрәнә. Очрашулар еш кына дин дәресенә дә әверелеп китә, гарәп имлясында уку һәм язу белән дә кызыксына башлаганнар. 10 кешене туплап эшли башлаган клуб хәзер 50 ләп хатын-кызны берләштерә.
Әлбәттә, авыллардагы тәртип­ле, югары әхлаклы гаиләләр һәрвакыт үрнәк итеп куелырга тиеш. Бу уңайдан Теләкәй филиалы җитәкчесе Дифинә Шәмсиева авылда ишле гаиләләр катнашында күп чаралар уздырылуын әйтте. Ул күршеләре Сабира ханым һәм Әхнәф әфәнде гаиләсен искә алды. 12 кеше яшәгән бу җыйнак кына йортта һәрвакыт тәртип, чиста, тыныч, рәхәт булуы, балаларның барысына да үз эше билгеләнү турында сөйләде. Менә шундый гаиләдә үскән егет-кызлар үзләре дә матур тормыш кора, балалар үстерә.
Конференциядә кешенең ихласлыгы, намус аклыгы, изгелек кылу кебек мәсьәләләр дә күтәрелде. Бу җәһәттән Теләкәй авылында гомер иткән мәктәп директоры Зәки ага Сәрвәров турында искә алып үтелде. Бик намуслы, игелекле кеше була ул. Соңгы сулышын алганда: "Шөкер, кешеләрне рәнҗетмәдем, халык сугыш җәфаларыннан, ачлыктан интеккән елларда ничек тә булышырга тырыштым, бер кешене дә төрмәгә озатмадым", - дигән сүзен әйтә.
Иҗтимагый оешма рәисе Кад­рия Идрисова да яшьләребезне гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, уңай мисаллар йогынтысында тәрбия кылырга кирәклеген искәртте. "Без бүген курчак киендерсәк, иртәгә үз өс-башыбызга күз төшерергә чират җитә", - диде ул. Кадрия ханым респуб­ликаның Азнакай районында укытучыларның да мәктәпкә йөрү формасы бар икәнлеген, башларында калфак булуын искә төшерде. Аннары балаларыбызга тарихи романнар, Гаяз Исхакый әсәрләре дә зур сабак бирер иде.
Һәр зур елга кечкенә чишмә­дән башлана. Милләтебезне сак­лап калу өчен шушы юнәлештә хәрәкәт итү кирәк.
Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: