АЧЫЛДЫ ТАРИХТАН ТЕАТР ПӘРДӘСЕ...
Күптән түгел Ютазы районының Бәйрәкә авылында "Ютазы төбәге, аның тарихы һәм мәдәнияте мәсьәләләре. Бәйрәкә авылы һәм Ютазы районының Татарстанның көньяк-көнчыгышы һәм Идел-Урал төбәге мәдәнияте һәм цивилизациясендә тоткан урыны" дигән темага I төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Ул Русия тарихы елы һәм Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысаларына кертелгән иде. Җәмгыятебез, аерым алганда,...
Күптән түгел Ютазы районының Бәйрәкә авылында "Ютазы төбәге, аның тарихы һәм мәдәнияте мәсьәләләре. Бәйрәкә авылы һәм Ютазы районының Татарстанның көньяк-көнчыгышы һәм Идел-Урал төбәге мәдәнияте һәм цивилизациясендә тоткан урыны" дигән темага I төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Ул Русия тарихы елы һәм Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысаларына кертелгән иде.
Җәмгыятебез, аерым алганда, безнең халкыбыз өчен гаять әһәмиятле бу конференцияне оештыру мәшәкатенә Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты һәм район Советы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Русия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш институты, Казан федераль университеты, Татарстан Фәннәр академиясе һәм тагын уннарча фәнни оешмалар, тарих белән кызыксынучы үзәкләр, иҗтимагый фондлар, хәтта аерым затлар бик теләп, дәртләнеп алынган һәм аның мул нәтиҗә бирүенә ирешү хакына армый-талмый иҗтиһат иткән. 50 гә якын авторның мәкаләсен туплап конференциягә әзерлек җәһәтеннән нәшер ителгән бик саллы ике фәнни басма ("Ютазинский регион: проблемы истории и культуры", "Очерки истории Ютазинского региона") үзләре генә дә ни тора! Басмаларны дөньяга чыгаруга профессор Альберт Борһанов зур көч куйган. Фәнни-гамәли конференцияне оештыруның башында торучысы, төп әйдәүчесе дә ул иде. Җыентыкларда, төрле яклап карап, төбәкнең искиткеч бай тарихы бәян ителә, шул ук вакытта аларда халкыбызның үз үткәне белән тирән кызыксынуы да ачык чагыла: без кемнәр булганбыз?
Бу төбәктә гомер иткән татар һәм башка халыкларның күпгасырлык тарихы данлыклы вә шөһрәтле сәхифәләргә бай булган. Мәгәр анда фаҗигале вә газаплы дәверләр дә аз түгел. Монысы инде турыдан-туры Казанның язмышына бәйле. Казанның бәйсезлеге һәм иминлеге халыкны ирекле иткән, аның егылуы исә халкыбызның һәм безнең белән тугандаш халыкларның да фаҗигасенә әйләнгән. Бу хәлләрнең кәсәфәте, әлбәттә инде, Ютазы төбәгенә дә, бар булганы белән тигән. Мәгәр халкыбыз, шул җөмләдән Ютазы төбәге әһле дә, хезмәт сөюе, гыйлемгә омтылуы нәтиҗәсендә чарасыз калмаган, матди һәм рухи байлыклар тудыруда армый-талмый иҗтиһат кылган. Бу төбәк милли мәдәният үзәге буларак, элек-электән дан тоткан. Дәүләтчелек һәм мәгърифәтчелек белән турыдан-туры бәйле тарихи, мәдәни, сәяси эш алып бару Ютазы төбәгендә гасырлар төпкеленә барып тоташа. Төрки каганат, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм Нугай Урдасы заманнарында ук Ютазы төбәге һәм, гомумән, Татарстанның көнчыгыш биләмәләре милли дәүләтчелек һәм мәдәниятнең төп терәге булып торган. Һәм бу хәзерге үтә катлаулы һәм четерекле дәвердә дә шулай булып кала бирә. Моның, чыннан да, шулай икәненә ышану өчен төбәкнең бүгенге хәленә игътибар белән бер күз ташлау да җитә. Бүгенге көндә район биләмәләрендә 38 авыл-бистә бар. Халык саны 2011 елның 1 гыйнварына 21669 җан тәшкил иткән. Шуның 49 проценттан чак кына артыграгы шәһәрләрдә, калганы авылларда көн күрә. Ютазы, нигездә, татар районы, татарлар барлык халыкның 73,3 процентын алып тора.
Районның тарихи тамырлары бик тирән. Төбәкнең борынгы цивилизациягә ия булуы турында борынгы һәм урта гасырлардагы торак калдыкларының эзләре, курганнар, авыл зиратларындагы эпиграфик һәйкәлләр әйтеп тора. Бу җирләрдә таш гасырның 4 һәйкәле сакланган. Бронза чоры истәлекләре дә аз түгел. Биредә шулай ук урта гасырның 9 тарихи ядкәрен очратырга мөмкин.
Бәйрәкә авылында XIX гасырда һәм XX йөз башында төзелгән архитектура корылмалары аерым игътибарга лаек. Конференциягә килүчеләр эшне менә шушы корылмаларны караудан, музейларны тамаша кылудан башлады да инде. Болар - "Гобәйдия" мәдрәсәсенең таштан салынган биналары. Алар тарихи-мәдәни һәйкәл буларак теркәлгән һәм дәүләт тарафыннан саклана. "Гобәйдия" заманында Идел буе төбәгендә атаклы мәдрәсәләрнең берсе булган. Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Рәис Габдрахманов мәдрәсәнең тарихы турында бәян иткәндә хаклы рәвештә горурланып:
- Безнең бу мәдрәсә атаклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе дәрәҗәсендә булган, аңардан әлләни калышмаган, - дип белдерде.
Бу кадерле биналар бүген авыл мәктәбе комплексына керә һәм хәзер дә музей сыйфатында халыкка хезмәт итә икән. Әйтергә кирәк, музей бик бай, Бәйрәкә авылының, тулаем әлеге төбәкнең тарихын, үткәндәге хәл-әхвәлен ачык итеп күз алдына бастыра.
Бәйрәкә авылының мәчете дә тарихи-мәдәни һәйкәл санала. Аны атаклы Гобәйдуллиннарның бабасы имам Ибраһим 1812 елда төзеткән. Заманында биредә муллалар әзерләнгән. Дөньяга киң карашлы белгечләр әзерләве белән дә ул абруй казанган. Биредә укыган шәкертләр, укудан тыш, күңелләрне баету, зиһенне тулырак ачу максатында иҗат белән дә шөгыльләнгән. Мәсәлән, 1913 елда алар Гаяз Исхакыйның "Өч хатын белән тормыш" пьесасы буенча спектакль дә куйган. Менә шундый мәшһүрлеккә ия булган ул! Дини мәгърифәт үзәге буларак, мәдрәсә 1924 елны яшәүдән туктый. Бинаны исә төрле максатларда файдаланалар. 1993 елда аны реставрациялиләр, манара торгызалар һәм ул гыйбадәт йортына әйләнеп, мөселман җәмәгате хөкеменә тапшырыла. Ә үз вакытында Бәйрәкәдә 5 мәчет эшләп торган!
Тарихны өйрәнү өчен эпиграфия һәйкәлләре - зират-мазарлар, алардагы ташбилгеләр, кабер ташлары мөһим чыганак санала. Конференциядә катнашучылар аларны да читләтеп үтмәде, атаклы Гобәйдуллиннар нәселе җирләнгән урынны зыярәт кылды. Әйе, болар - үзенең үзенчәлекле бөтен дөньяга танылган, исеме Бах, Моцарт, Бетховен кебек даһилар белән беррәттән язылып йөртелә торган Софья Әсгат кызы Гобәйдуллинаның нәсел башлары.
Конференциянең пленар өлеше дә Бәйрәкә авылы һәм Софья Гобәйдуллина турында фильм күрсәтүдән башланып китте. Ул гына да түгел, музыка мәктәбендә укучы балалар композиторның фортепьяно өчен язылган берничә әсәрен башкарды. Конференцияне котлап чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев тә нотыгын, нигездә, Софья Гобәйдуллина шәхесен зурлауга багышлады.
-Ул - дөнья бәһасе шәхес. Ул - безнең халыкның горурлыгы, мактанычы, - диде Марат әфәнде.
Алгарак китеп, шуны әйтик, Софья Гобәйдуллина исемендәге хәзерге заман музыкасы фонды җитәкчесе Рәмзия Усейнова доклады да Софья Гобәйдуллинага багышланган иде. Дөресен әйтергә кирәктер, әлеге шәхескә карата безнең халыкта фикер бердәм түгел. Ләкин шуңа да карамастан Ютазы халкы, аерата бәйрәкәләр, Софья Әсгат кызының, һичьюгы бер тапкыр булса да, бабалары яшәгән җиргә кайтып күренеп, төбәк халкы белән аралашып, әңгәмәләшеп китүен көтә. Әгәр аларның теләкләре тормышка ашса, бу чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булыр иде. Чөнки, ничек кенә булса да, Софья Гобәйдуллина безнең милләтнең гаять сәләтле, булдыклы, планетар кимәлдәге халык булуын раслаучы затлар сафыннан ул. Гомумән, бу төбәктән чыккан атаклы кешеләр күп. Шулардан тагын берсен атап үтәсе килә. Ул - шагыйрь, яугир Хәйретдин Мөҗәй. Әйе, анысы шулай, ул Бәйрәкәдән кул сузымы гына ераклыктагы, хәзерге вакытта Туймазы районына керә торган кечкенә генә Төрекмән авылында туган. Ләкин ул нәкъ менә Бәйрәкә авылында торып гыйлем эстәгән. Мондый затларның шактые барланды конференциядә. Чөнки аның көн тәртибе "Ютазы районы һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлкәсенең мәшһүр шәхесләре" дигән теманы да колачлаган иде.
- Безнең төбәктә беренче тапкыр шушындый зур колачлы һәм бик мәртәбәле фәнни-гамәли конференция үтә. Безгә атаклы галимнәр, халкыбызның мөхтәрәм затлары килде. Бу безнең өчен олы дәрәҗә, - диде Ютазы муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев. - Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Бу - хакыйкать. Тарихта калыр өчен без бүген менә шушы рәвешле тарихыбызны барлыйбыз, үз-үзебезне дә кадерлибез. Моның бәһасен белик. Бу конференция тарихыбызны тагын да тулыландыру максатында иҗатка җилкендерер, дип ышанам. Чөнки әле ак таплар да бар, аларны ачарга, мәгълүм итәргә кирәк.
Академик Индус Таһиров конференцияне бик матур бәйрәм, җыен бәйрәме, зур туй, дип бәяләде. Аның бу котлавын җәмәгать көчле алкышлап кабул итте. Димәк, галимебез халкыбыз күңелендәген әйтеп биргән!
- Чыгышымны үз ана телемдә ясарга телим. Ул - безнең газиз телебез, күңелебез байлыгы, җаныбыз көзгесе, - дип дәвам итте ул сүзен. - Бүген Дәрдемәндне искә алмый мөмкин түгел. Ул:
Чыкты җилләр,
Купты тулкын -
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!
Шушы кораб әле һаман дулкыннар арасында, упкыннарга якыная бара. Исән калырмы ул кораб? Моңа җавапны шул ук Дәрдемәнд иҗатында табабыз. Татарның, һәрберебезгә мәгълүм, дәүләте булган. Татар - дәүләт тоткан халык. Әйе, дәүләтләр киткән, ләкин татарның сөте, каймагы, ягъни рухы, теле, моңы калган.
Ни газизрәк - бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!
Безнең бөек тарихыбыз булган. Ул тарих безнең йөрәкләрдә саклана, буыннардан-буыннарга тапшырыла. Бөек Тукай шигъриятендә дә моны ачык тоясың.
Тарихны барлаганда, кичергән кыенлыкларыбыз белән бергә, ирешкән уңай гамәлләребезне дә күрә белергә тиешбез. Узган гасырның 20 нче елларында без, автономия кысаларында гына булса да, дәүләтчелек алуга ирештек. 90 нчы елларда суверенлык игълан итүебез дә дәүләтчелегебезне торгызу юлында гамәлләребезне дәвам итү иде. Ил корабын җил сөрә. Ләкин безнең халкыбыз нык - аның сөте бар! Киләчәгебез - өметле.
Гомумән, конференциянең көн тәртибенә куелган мәсьәләләр күп иде. Арадан берсе татар халкы үсешендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарының тоткан урыны турында булды. Бу хакта Мәскәүдән килгән кунак, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы, Русия дәүләт гуманитар университеты профессоры Әгъдәс Борһанов чыгыш ясады. Сүз уңаенда бу мөхтәрәм галимнең шушы төбәк тумасы икәнен, балигъ булганчы Бөгелмәдә яшәгәнлеген, шушында укыганлыгын, берара эшләгәнлеген әйтик.
- Алга таба үсәр өчен, шулай итеп, бу дөньяда үз урыныңны ныгытыр өчен бөтен дөнья культурасы белән аралашырга кирәк. Бары урыс культурасы аша аралашып кына ерак китә алмыйсың. Татар теле дөньядагы иң матур, нәфис телләрнең берсе. Бу - бәхәссез. Шулай да безгә, дөнья белән турыдан-туры бәйләнешкә керер өчен мөмкин кадәр күп тел белергә, беренче чиратта, инглиз телен ныклап өйрәнергә кирәк. Шулай иткәндә генә без, кадерле татарларым, дөнья культурасы белән иркен һәм ныклап аралаша алабыз. Шулай иткәндә генә безнең киләчәгебез бар. Безнең зыялы бабаларыбыз берничә тел белгән ич, - диде галим.
Әйе, безнең тарихыбыз бик катлаулы. Әйтик, заманында Бәйрәкәнең гыйлем үзәгенә әйләнеп китүе дә ансат кына булмаган. Максатка ирешү өчен Гобәйдуллиннарга бик зур фидакярлек күрсәтергә туры килгән. Аларны, алар кебек, халыкны мәгърифәтле итү өчен янып-көеп йөрүчеләрне патша жандармериясе һәр адымнарын күзәтеп, эзәрлекләп торган, моның өчен җасусларны эшкә җиккән һәм алар могтәбәр затлар өстеннән жандарм идарәсенә әләкләрен һәрдаим җибәреп торган. Мәсәлән, 1911 елның гыйнварында Бөгелмә өяз жандармериясенә мондый эчтәлектәге язма хәбәр керә: "Бәйрәкә авылындагы мөселман җәмгыяте 3025 сум күләмендә керем ала, шуның 100 сумы мәктәп кирәгенә, 400 сумын мөгаллимнәр әзерләү өчен җәйге курслар оештыруга тота.., мөселманнар өчен һөнәр училищесы ачуга 1000 сум бүлеп бирелә".
Менә тагын бер әләк. "Бәйрәкә мөселман тәрәккыяте җәмгыятенең ирекле кертемнәрдән, әгъза булган өчен түләүләрдән торган еллык кереме 2000 сум тирәсе тәшкил итә. Шуннан 769 сумы һөнәргә өйрәтү сыйныфына, 200 сумы Бәйрәкә мәдрәсәсенә бирелгән... Җәмгыятьнең, мәдрәсәдә укучыларның сәяси эш алып баруы турында хәзергә мәгълүматлар юк. Алар өстеннән каты күзәтчелек оештырылды..."
Тагын бер хәбәргә игътибар итик әле. "Бәйрәкәдәге указлы мулла Мәсәгут Гобәйдуллин китап белән 1908 елда алган таныклама нигезендә сәүдә итә. Татар китаплары, гәзитләре һәм башка төрле басмалар сата. Китапларны Казаннан яздырып ала. Хәзерге вакытта дәреслекләр, әдәби китаплар сата. Рөхсәт ителмәгән басмалар табылмады".
Менә бу ләүхә дә гыйбрәтле. "Бәйрәкә мулласының Константинопольдә укып кайткан улы, ишетелгән хәбәрләргә караганда, Минзәлә һәм Бәләбәй өязләренең татар мәктәпләре буйлап йөри".
Бу мисаллар В.Сальниковның архив материалларын туплап нәшер иткән "Бугульминское земство: дела, тревоги и мечты" дигән китабыннан алынды һәм алар безгә үз телебездә гыйлем алу, үзебезчә яшәү, үсү өчен шартларның никадәр кысынкы, җәберле булуын күрсәтә. Әлбәттә, без боларны күрмәмешкә салынырга, онытырга тиеш түгелбез. Тарихның әһәмияте дә шунда - дәвер вакыйгаларын төгәл, тулы итеп чагылдыруда ич.
Конференция, чынлап та, тарихтан театр пәрдәсен ачуның бер мисалы булды.
Дамир АСЫЛОВ.
Ютазы районы,
Бәйрәкә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев